Исәнме син, татар киносы?

Исәнме син, татар киносы?

Казанда XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале төгәлләнде. Бер атна дәвамында фильмнар аша төрле илләрнең, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, көнкүреше, мәдәнияте белән таныштык. Безне беренче чиратта, әлбәттә инде, татар киносының хәле кызыксындырды.

КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ УРЫСЧА СӨЙЛӘШӘ

Әлеге чара белән мин 2010нчы елдан, Казанга укырга килгәннән бирле таныш. Шул елдан бирле төрле матбугат чараларына фестиваль турында язам. Бу язманы әзерләгәндә, шул 10-11 ел элек язылган мәкаләләрне дә табып, нәрсә үзгәргән, ә нәрсә шул килеш калганын барлап утырдым.

Баштарак фестивальнең «Алтын мөнбәр» дигән матур исеме дә бар иде, аннары ул төшеп калды. 17нче тапкыр үткәрелсә дә, «мөселман кинофестивале» дигәннең асылын аңлап бетермәүчеләр күп. Монда дини кино гына дип аңлыйлар. Һәм шулай дип уйлап килеп утырган кешеләр фильмнарда тәмәке тарту, исерткеч эчемлек эчү, сүгенү, сугышу, көч куллану, үтерү кебек күренешләрне күреп, гаҗәпкә кала. Мәсәлән, быел «Блокада көндәлеге» дигән нәфис фильм күрсәтелде. Анда сүз Ленинград блокадасы турында бара. Мөселман кинофестивале дигәнгә бер җире дә туры килми кебек. Ахырда төп рольдәге кыз, үзе ачлыктан тилмерсә дә, үзеннән хәлсезрәкләргә ярдәм итәргә карар кыла – мөгаен, жюри конкурска сайлап алганда шул фикерне нигез итеп алгандыр. Ә фестивальнең төп призын 90нчы елларда Алма-Атаның наркотикларга батуын тасвирлаган «18 килогерц» (Казахстан) фильмы яулады. Элекке елларда: «Бу мөселман киносы фестивале, ә сез нинди кинолар күрсәтәсез!» – дип әйтүче тамашачылар да була торган иде. Монда катнашучы фильмнар дин турында түгел, кешелеклелек кыйммәтләре, гуманлылык турында, дип аңлата килде оештыручылар. Алай булгач, ни өчен атамасында «мөселман киносы» дигән сүз бар – бу сорау бүген дә ачык кала. Хәзер аны бирүчеләр генә сирәгрәк, чөнки ияләндек инде.

17нче тапкыр уздырылучы фестивальгә һаман да реклама, таныту җитеп бетми. Кинопроектлар тәкъдим итү чарасына килгән Русиянең халык артисты Виктор Сухоруков та әнә: «Бу фестиваль турында әллә ни ишеткәнем юк иде. Сагаеп калдым, атамасында ниндидер шовинизм бар кебек. Аннары бер кешедән, православ киносы фестивале бармы, дип сорадым, бар дигәч, ярар алайса, дидем», – дип сөйләде.

2017нче елда фестивальдә «Милли конкурс» дигән махсус номинация булдырылды. Анда Татарстанда төшерелгән фильмнар гына катнаша. Истә әле, баштагы елларда Татарстанда төшерелгән барлы-юклы берничә фильмны конкурска тәкъдим итеп карыйлар, ләкин күпчелек очракта үтмиләр иде. Нишләтәсең, Иран, Төркия, Европа илләре, Казахстан, Үзбәкстанда төшерелгән сыйфатлы кинога көндәшлек тудыра алмыйлар. Шул ук вакытта үз республикаңда шундый халыкара фестиваль уза торып, шушы җирлектә яшәүче режиссерларның эшләре читтә калуы да матур күренеш түгел. Шуңа күрә «Милли конкурс» номинациясе бик хуплап кабул ителде. Татарстанда да кино бар икән бит, дип әйтергә нигез булды. Башта сан булсын, сыйфат аннары булыр, безнекеләр дә эшли-эшли остарыр, дип өметләнәбез.

Шунысы бар: быел «Милли конкурс» номинациясендә фәкать урыс телендәге фильмнар гына җиңде. Аның урыс телендә төшерелгәннәре күбрәк тә шул. Кызык инде: барыбызга да яхшы таныш Камал театры артистлары уйный, ә кадрда урысча сөйләшәләр. Вакыйгалар, әйтик, Буа районының чеп-чи татар авылы Каенлыкта бара, татар кешеләре Фәрит, Илгизләр турында сөйләнә, ләкин геройлар вата-җимерә булса да урысча аралашалар. Татарча төшерү чыгымлырактыр шул: урыс телендә субтитрлар яздырасы, өстәмә белгечләр табасы булачак. Шуңа күрә күпләр урысча төшерә. Киноның ясалма килеп чыгасын белсәләр дә.

АКЧАСЫЗЛЫКТАН ИНТЕГЕП ТӨШЕРЕЛГӘН ФИЛЬМ

Быел төп игътибар режиссер Илдар Ягъфәров төшергән татар телендәге «Исәнмесез?» фильмына юнәлгән иде, дисәк, ялган булмас. Ул төп конкурс программасына кертелгән иде, ягъни чит илләрдән килгән эшләр белән ярышты. Бөтен җирдә «Исәнмесез» дип кушылып язылса да, «Исәнме сез?» дип аерып язу мантыйк басымын дөресрәк куярга ярдәм итәр иде. Атамасының нәрсәдән алынганын фильмны карагач аңлап була. Явыз Иван Казанны яулап алгач, исән калган татарлар урманнарга качып китәләр. Күпмедер вакыттан кардәшләрен очраткач, бер-берсеннән «Исәнме сез?», «Исәнме сез?» дип сорый торган булалар. Шулай итеп, бу сүз татарның исәнләшү сүзенә әйләнеп кала, дип риваять сөйли фильмның төп герое Тамерлан.

Иран фильмы булсынмы ул, Төркия, Мисырмы, әллә Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстанмы, бер дә булмаса, күршедәге Башкортстанмы – барысын да берләштерә торган бер сыйфаты бар. Ул – миллилек. Әллә кайдагы Көнбатыштан үрнәк алып тормыйлар, тоталар да үз милләтләре, үз гореф-гадәтләре, көнкүрешләре турында төшерәләр. Һәм бу күңелгә үтеп керә. Төрек яки үзбәк булмасак та, алар төшергәнне тын да алмыйча карыйбыз, фестивальләрдә югары урыннар бирәбез. Ни өчендер без, татарлар, үзебезнең милли үзенчәлекләрне күрсәтүгә барып җитә алмый идек. «Исәнмесез?»дә шуңа таба бер адым ясалган. Татарларга хас таркаулык, куркаклык күрсәтелгән әлеге фильмда. Ләкин фильм яхшы тәмамлана: куркаклар ахырда батырлык кыла, нәсел берләшә, шул рәвешле милләтнең берләшүенә дә ишарә ясала.

Фильмны карагач, Казахстаннан килгән бер тамашачы «татарлар куркак» дигән сүз белән килешергә теләмәде. Шулай ук залдан берәү: «Бөек Ватан сугышы статистикасына карасаң, татарлар арасыннан иң күп батырлар чыккан», – диде. Ләкин монда физик курку турында сүз бармый, әлбәттә. Мәсәлән, татарларның куркак булуын раслый торган бер мисалны милли активист, «Безнең гәҗит»нең даими укучысы һәм авторы Илгизәр Акъегет китерде: «Мәктәпләрдә татар телен кысканда, татар директорлары дәшмәде, укытучыларны якламады, бер Шмаков («СОлНЦе» мәктәбе директоры. – Авт.) кына яклап чыкты. Менә бу курку турында сөйли бит инде», – диде. Дөрес, аңа озак сөйләргә бирмәделәр. Чөнки монда күңелсез темаларга сөйләшергә түгел, татар киносын карарга дип җыелган идек. Ә кино, чынлап та, карарлык килеп чыккан. Карау мөмкинлеге дә тудырылсын иде инде. Алайса фестивальдә кинозалга керә алмыйча калучылар бик күп булды. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да, соңга калып килүе сәбәпле, ишек төбендә баскычка утырып карарга мәҗбүр булды. Коридорда нәүмизләнеп калганнар: «Берничә залда күрсәтсәләр, түләүле ясасалар да була иде инде, керер идек», – диештеләр.

Фильмда яңа йөзләр булуы бик сөендерде. Яңа сулыш, дисәң дә арттыру булмас. Камал театры артистларыннан кала да төшәрлек кешеләребез бар икән бит! Бөтен Татарстан театрларын җәлеп итәргә тырыштык, диделәр. Сүз уңаеннан, Мансур Гыйләҗев язган «Исәнмесез?» моңарчы Камал театры сәхнәсендә куелган иде инде. Анда төп роль – Тамерланны уйнаган Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинга фильмда кечкенә генә табиб роле эләккән. Ә Тамерланның кино-версиясен Чаллы театрыннан коллегасы Инсаф Фәхретдинов башкарды. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Зәй һәм Сарман районнарында төшергәннәр, кадрларда авыл халкы да күренә. Фильм ахырында төшерү эшендә кемнәр катнашканы, кемнең өлеше кергәне язылган озын исемлек чыга. Аңа карагач, нинди зур эш башкарылганын чамаларга була.

Татар киносын төшерүчеләр, гадәттә, бюджет турында сөйләргә яратмый. Аларны аңларга да була. Бөтен җирле фильмда диярлек иң башта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, аннары мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтелә. Йә күпмедер акча биргән булалар, йә – коры фатиха (коры дигәч тә, анысы да аз түгел!). Һәм шуларның фатихасыннан соң, авыз тутырып «акчаны аз бирделәр, җитмәде» дип әйтү, әлбәттә, уңайсыз. Сер түгел: татар кинематографында акча аз инде. Драматург Мансур Гыйләҗевның (ул фильмның сценарий авторы) әнисе Нәкыя апа да залда иде. «Илдарның (режиссер Ягъфәров. – Авт.) ничек итеп акча эзләп йөргәнен беләм. Хәерче кебек акча эзләп йөрде. Баламның әйберсе матур булсын дип, мин кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Акчасызлыктан интегеп төшерелгән кино бу», – дип ачынып сөйләде ул. Русиядә төшерелгән «Девятаев» фильмы белән чагыштырдылар: ул 780 млн сумга төшкән, ә «Исәнмесез?» – 12 млн сумга. Тагын 500 мең сумны өстәп куярга була, чөнки Казан халыкара мөселман кинофестивалендә «Исәнмесез?» фильмы Татарстан Президенты призына лаек булды. Премиянең күләме – 500 мең сум. «Иң яхшы фильм», «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы оператор» кебек мәртәбәле номинацияләрдән, ни кызганыч, әлегә читтә калабыз.

 

Татар киносы ничә сум тора?

(Ачык чыганакларда табып булган мәгълүматлар һәм шәхсән үзебезгә билгеле саннар)

«Зөләйха» (2006нчы ел). Режиссер-куючысы Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин матбугатка, фильмның бюджеты 6 млн сумнан күбрәк, дип сөйләгән иде.

«Бибинур» (2009нчы ел). «Азатлык» радиосы (ят агент) мәгълүматына караганда, татарча төшерелгән бу фильмга 30 млн сум акча тотылган, ә аны күрсәтүдән 2 млн сум гына табыш кергән. Сүз уңаеннан, режиссер Юрий Фетинг төшергән «Бибинур» 2010нчы елда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә иң яхшы фильм булып табылган һәм гран-прига ия булган иде.

«Эт» (2011нче ел). Режиссеры Фәрит Дәүләтшин 27 ел «Үзбәкфильм»да эшләгән булса да, 2007нче елда Казанга күченде. Урыс телендә төшерелгән әлеге фильмның бюджеты – нибары 50 мең сум, анысы да режиссерның үз кесәсеннән. «Эт»не интернетта табып карап була. Тамашачыларга Фәрит Дәүләтшин «Бичаракай», «Мәдинә» дигән татар телендәге фильмнары аша таныш.

«Корбан-роман. Бер корбан тарихы» (2014). Режиссер Салават Юзиевның фильмында мәхәббәт өчпочмагы да, «шәрә» күренешләр дә, машина шартлату кебек Голливуд алымнары да бар. Татар музыкантлары Марс һәм Йосыф турында булса да, урыс телендә бара. 2014нче елда Казан халыкара мөселман кинофестивалендә фильмны халыкка тәкъдим иткәннән соң, залдан берәү: «Нишләп татарча төшермәдегез?» – дип сорагач, Салават Юзиев дорфа гына (әмма татарча!): «Төшермәдем әле», – дип җавап биргән иде. Фильмның рәсми бюджеты 22 млн сум дисәләр дә, «Звезда Поволжья» газетасының элекке баш мөхәррире мәрхүм Рәшит Әхмәтов, тотылган акча 50 млн сумга җитә, дип белдерде.

«Ак чәчәкләр» (2015). Режиссеры – Ренат Әюпов. 10 сериягә дәүләттән 6 млн сум бүлеп бирелгән, ул «Татарстанда 2014-2020нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү программасы» кысаларында төшерелгән, дип язды «Татар-информ».

«Тапшырылмаган хатлар»ны (режиссеры – Рөстәм Рәшитов) төшерә башлаган 2016нчы елда, телләр үсеше турындагы дәүләт программасы нигезендә 1,8 млн сум бүлеп бирелде, дигән мәгълүмат чыккан иде. Фильмның актык бюджеты сер булып калды.

«Исәнмесез?» фильмының режиссеры Илдар Ягъфәров узган 2020нче елда «Снег» электрон газетасына (элеккеге «События недели») биргән интервьюсында: «25 млн сум сораган идек, безгә Татарстан казнасыннан 15 млн бирделәр. Ләкин аннан да азрак акчага төшердек, чөнки салым түләргә кирәк иде. Кулда 12 млн сумга якын акча гына калды», – дип сөйләгән иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии