- 20.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Хатын-кызлар үзләрен борчыган берәр нәрсә турында ныграк уйлана башласа, сөйләп тә күрсәтәләр инде: хис тә калмый, ир-атларыбызның әйтергә кыюлыгы җитмәгән җитди тәкъдимнәр дә. Сүз белән генә дә чикләнмиләр, күп очракта үзләре үк эшне дә башлыйлар. Үзем дә шул җенестән булганга мактанып утыруым түгел. Зур оешмалар, шәһәрләр, хәтта дәүләтләр белән идарә итүче көчле затларыбыз да таныган фактны кабатлыйм гына. Узган атнада Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров сүзләре белән әйтсәк, менә шундый «авыр артиллерия», ягъни хатын-кызлар җыелды. Уенын-чынын кушып әйткәндә, ир-атларга юлны чистартып куйды алар.
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы. Татарстан Республикасы районнарыннан – 60, Русия төбәкләреннән – 250, чит илләрдән 93 делегат. Исеме һәм катнашучылар саны саллы булса да, чарага берникадәр шикләнү белән караган идем. Бездә форумнар да, башка чаралар да еш үтә. Аларда татар теленең, татар милләтенең киләчәге хакында да, башка җитди мәсьәләләр турында да купшы-купшы сүзләр сөйләнелә, шуларны тормышка ашыруга килеп төртелгәч кенә эш авырлаша. Хатын-кызлар нәрсә майтара алыр икән? Гүзәл затларыбызның мөселман модасы тудыру юнәлешендә эш алып барулары аңлашыла, ә күпкә җитдирәк мәсьәләләр белән ничек булырга? Менә шушы сорауларга җавап табу һәм, бәлки, туташ-ханымнарны үзем өчен яңа яктан ачу нияте белән бардым мин форумга.
Алдан ук әйтеп куйыйм әле: форум дәвамында, чыннан да, җитди темаларга сөйләшүләр булды. Хәзер анда күтәрелгән мәсьәләләрнең, сөйләнгән сүзләрнең нәтиҗәсен көтәргә кала. Монысы гадәти схема буенча бара, ягъни нинди генә очрашу яки форум булса да, башта киңәш-тәкъдимнәрне исәпкә алып, регламент төзелә, аннары шуңа карап эш башкарыла. Форум беткәннең икенче көнендә онытып җибәрмәсәләр, әлбәттә… Бер мине генә борчымый икән бу. Форумның пленар утырышында чыгыш ясаган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова: «Без хәзер мондый зур чараларны шоу дәрәҗәсенә күтәрәбез, татарча итеп әйткәндә, шау-шу ясыйбыз. Читтән карап торган кешеләр, шаулашып та карадылар инде, дип әйтәләр дә, шушының белән түбәләребез күккә тия. Безнең бу җыелышуыбыз әнә шул шау-шуга әйләнмичә, ниһаять, без көткән хыял һәм максатларның тормышка ашуына юл ачсын иде», – дип сөйләде.
Бүгенге заман татар хатын-кызларының эшләгән эшләре байтак икән – форумда берәмтекләп саный торгач, шуны аңладым. Татарстанда яшәгәч, безгә гадәти булып тоелган кайбер эш-гамәлләр башка төбәк яки чит илдә бик зур уңыш, батырлык бит. Мисал өчен, Свердловск өлкәсеннән килгән Фәүзия ханым Идиятуллина китапханәче булып эшли. Тайга эчендәге бистәдә, төрле милләт халыкларын җыеп, «Дуслык» дип аталган клуб оештырган ул. Клубка йөрүчеләргә Тукай, Җәлил шигырьләрен өйрәтә икән. Толерантлыкны үстерү буенча зур уңышларга ирешеп, губернатор премиясенә лаек булган ханым әлеге бүләкне Чулпан Хаматованың «Подари жизнь» дигән хәйрия фондына күчерергә уйлый.
Сахалинда төрмәдә берәр татар үлсә дә, хастаханәгә беркеме булмаган ялгыз татар килеп эләксә дә, татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитовага шалтыраталар: «Тут ваш татарин умирает», – дип хәбәр итәләр. Зәкия ханым әбиләр белән ул больницаларга, картлар йортларына, төрмәләргә, ятимнәр йортларына барып, бәхетсезлеккә дучар булган татарларга булыша, үлсәләр, аларны мөселманча юып, Сахалиндагы бердәнбер татар зиратына алып барып күмә икән. Бу матур мисалны язучы Фәүзия Бәйрәмова үз күзләре белән күреп кайткан.
Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүдәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Наилә Фатехованың үз уңышы. «Бари Алибасов татарча җырлый, «Буран әбиләре»н татарча җырларга өйрәттем. Марат Бәшәров татарча җырларга күптәннән хыяллана иде. Ә хәзер җырлый да, татар концертларын алып та бара. Бу концертларның Мәскәүнең биш-алты мең кеше сыешлы залларында аншлаг белән үткәрәбез», – дип шатлыгын уртаклашты ул.
Дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезнең сөйлисе сүзләре шул хәтле күп җыелган ки, пленар утырышта чыгыш ясарга тиеш туташ-ханымнар регламентка сыешмадылар хәтта. Ахырга калган берничә кешегә җиде урынына өч минут кына тәтеде. Тик хатын-кыз үзенекен итми каламыни соң инде?! Себердән килгән Луиза Шәмсетдинова: «Татарстанлыларның чыгышын ун минут булса да тыңлап утырдык, Себер кадәр Себердән килеп, биш минут сөйләсәм дә гаеп итмәссез, дип уйлыйм», – дигән сүзләрен зал хуплады гына. Луиза ханымның тәкъдимнәре дә җитди иде. «Этномәдәни дип атала торган этке-төртке компонетларны яратмыйм мин. Атнага бер-ике сәгать кенә укытып, татар телен саклап калып булмый. Гаиләдә өйрәтә алабыз, әлбәттә, тик хөкүмәтнең дә өлеше керергә тиеш. Без бит Русия казнасына салым түлибез, аларга балалар үстереп биреп, армиягә җибәрәбез.
Себер татарларының аерылып чыгасы килә, дигән сүзләр ишетергә туры килгәне бар. Бер грамм да шундый теләгебез юк! Себернең төп халкы, дигән тануны аласыбыз килә, чөнки нефть-газ чыга торган районнарда яшәгән татар халкын танып, шушы кара алтынның бер өлешеннән безгә дә өлеш чыгарырга тиешләр. Татарстан бөтен җирдәге татарларга ярдәм итә алмый, шуңа күрә җирле халык статусы булдырырга кирәк».
Фәүзия ханым Бәйрәмова да регламентка үз тәкъдимнәрен кертте. «Милләт шунда бар – кайда аның милли китаплары языла һәм укыла, кайда аның тарихы саклана, кайда аның милли белгечләре әзерләнә, читтә болар инде юк дәрәҗәсендә… Ни кызганыч, шушы ук фаҗига Идел-Урал татарларына да яный, ашыгыч чаралар күрелмәсә, аны юкка чыгу көтә», – дип сөйләде ул.
–Фәүзия апа, форумга тикшерүчедән рөхсәт сорап килдегезме? – дим. Ник дигәндә, Фәүзия Бәйрәмовага Чаллыдан чыгу рөхсәт ителми иде.
– Закон буенча «подписка о невыезде» 10 гына көн. Аны озайту өчен эшне судка тапшырырга яки яңа эш ачарга кирәк. Миңа да ике тапкыр яңа эш ачып карадылар, шәһәрдән чыгармау турында ике тапкыр карар чыгардылар. Аларның да вакыты узды инде. Шуңа карамастан, мин моңа хәтле әле гел гаризалар язып йөрдем. Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Корылтаена язылган гаризамны имзаламадылар, мине Казанга җибәрмәделәр. Курганга барырга гариза яздым, баш тарттылар. Ирем барып-барып карады, тикшерүчене тапмады, ул, миңа хәбәр дә итмичә, ялга киткән булып чыкты. Мин пионер кебек көтеп утырам. Уйладым да, башта 90 яшьлек әнием янына кайтып киттем, аннан ирем белән туганнарны урап чыктык. Карыйм, миңа кисәтү ясаучы юк. Ясый да алмыйлар, чөнки закон буенча мин хаклы бит. Аннан бу форумга чыгып киттем. Рөхсәт сорамыйча, чөнки рөхсәт сорарга кеше дә юк. Ике ай инде Чаллыдан чыкканым юк иде.
– Регламентка сәясәткә кагылышлы тәкъдим дә керттегез…
– Русия һәм БДБ илләре кебек демократия булмаган илләрдә сайлауларда катнашудан мәгънә юк, чөнки монда халыкны һәм хаклыкны түгел, хакимиятне яклаган кешеләр генә депутатлыкка үтә ала. Ә менә Европада, Балтыйк буе илләрендә яшәүче татар хатын-кызларына мин сайлауларда катнашырга, парламентларга үтеп керергә тәкъдим иттем. Европарламентта да безнең үз татарларыбыз булырга тиеш, алар мондагы хәлләр-проблемалар турында дөнья дәрәҗәсендә сүз алып барырга тиешләр. Тик бу тәкъдимне регламентка кертмәсләр шул. Эш юнәлешен үзгәртергә кирәк, дип тә әйттем. Хәзергә бездә җырлыйлар-бииләр, 20 елга җитте ул башлап җибәрергә. Тик аның белән генә ерак китеп булмый. Милләткә интеллектуаль югарылыкка күтәрелергә кирәк.
Регламент кабул ителде, форум тәмамланды. Татар хатын-кызлары өйләренә кайтып китте. «Аллаһка шөкер», – дип түгел: «Әле әбиләрнең әниләргә, әниләрнең бәбиләргә җиткерәсе тәрбиясе бик күп. Эшләнәсе эшләребез алда, тынычланырга ярамый әле», – дип таралышты алар.
Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии