- 20.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №2 (19 гыйнвар)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Алдан ук әйтәм: удмурт халкын ишетеп кенә белүчеләрдән түгелмен. Безнең Кукмара районында татар, рус, шул ук удмурт, мари, чуаш һәм башкалар үзара дус-тату булып көн итә. Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләргә толерант караш, бер-береңә хөрмәт – болары инде гадәти күренеш. Шуңа күрә чит якларга чыгып китсәм дә, татарлар һәм башка милләт вәкилләренең дус яшәвенә гаҗәпләнмим. Иң сокландыра торган күренеш – читтәге татарларның бердәмлеге.
Ижау – корал башкаласы
(Иман нуры мәчете)
Тарихка күз салсак, Удмуртия яклары ул – татар җире. Бу якларга иң беренчеләрдән булып татар һәм удмурт халкы килеп төпләнгән. Ә хәзер халык саны буенча рус һәм удмуртлардан соң татарлар өченче урында тора. Биредә барлыгы 110 мең чамасы татар яши.
Ижау тарихы исә тимер заводыннан башланган. Бөек Ватан сугышы елларына Ижауда машина төзү, металлургия, корыч кою һәм башка күп заводлар, төймә фабрикасы, шулай ук республика дәрәҗәсендәге һәм җирле сәнәгатькә бәйле 27 оешма, 14 артель була. Шуларның барысы да диярлек сугышка кирәк-ярак әзерли башлый һәм Ижау шәһәре Русиянең корал башкаласына әверелә. Сүз уңаеннан, бөтен дөньяга танылган Калашников бүген дә шул шәһәрдә яши.
Биредә әле дә һәр тукталыш диярлек завод-фабрика исеме белән аталган. Күзәтүләремнән соң, үз алдыма көйләп куйдым: Ижауда уңга карасаң да – завод, сулга карасаң да – завод, утырып еласаң да…
Ижау тагын Русиядәге иң яхшыдан саналган зоопаркы һәм циркы белән билгеле. Әллә шаярып әйттеләр, әллә чынлап, биредәге цирк кереме ягыннан Мәскәү һәм Петербургтан соң өченче урында тора икән. Гәрчә әлеге шәһәрләрдән күпкә кечкенәрәк булса да.
Шәһәр буйлап йөрдем-йөрдем дә тамак ялгап алырга булдым. Кибеткә кергәч, бәя чагыштыра торган гадәтем бар. Шулай итеп, Ижаудагы бәяләргә килгәндә… Ипи, сөт һәм башка азык-төлек Казандагыга караганда 2-3 сумга арзанрак. Ә менә йомырка Удмуртиядә, киресенчә, кыйммәтрәк йөри. 10 йомырканы 50 сумга алсаң, тавыкны йортыңда ук асрый башларсың. Яңа елдан соң арткандырмы, юктырмы, мин барганда шәһәр эчендәге транспортта йөрү бәясе 11 сум гына иде. Казанның кызыл автобусларында билет 18 сум булырга өлгергән көннәрдә анда шундый тотрыклылык саклану шатландырды.
Үзенчәлекле татарлар
(Удмуртиядәге татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов)
Удмуртиядә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” матбугат һәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ирек Шәрипов Ижау татарлары көнкүреше белән таныштырды.
– Бу як татарларының үзенчәлеге нәрсәдә, беләсеңме? Бездә 86% татар – шәһәр кешесе. Бары тик 14%ы гына авылларда яши. Әйтик, Чуашстан, Ульян ягы татарларының күпчелеге авылларда төпләнгән. Ә анда тел мәсьәләсе барыбер ул кадәр кискен куелмаган әле. Татар мәктәпләре исәбенә халык саны да сакланып килә. Пермьдә дә шул ук хәл. Аларда атаклы Барда районы бар. Ә бездәге татарларның 70 меңе Ижау шәһәрендә яши. Биредә руслар да, удмуртлар да, татарлар да бергә. Ассимиляция күренеше дә читләтеп үтми, әмма татарлар саны стабиль рәвештә сакланып килә. Шуңа күрә үзебезнең Удмуртия татарларын бик хөрмәт итәм, – диде ул горурланып.
Ижауда “Энҗе” татар балалар бакчасы эшли, башка бакчаларда да татар төркемнәре бар. Шәһәрдә 600дән артык укучыга исәпләнгән татар гимназиясе дә укучыларга кытлык кичерми. Мәчетләр дә бар.
Ике клубта татар дискотекалары даими уздырылып тора икән. Әйтик, айга бер тапкыр Казан кунаклары – “Барс-медиа” белән хезмәттәшлек итүче җырчылар килеп, дискотека уздыра. Шулай ук ел дәвамында утыздан артык татарча концерт куела биредә. Мәсәлән, быелгы “Татар җыры”ның ике “Алтын барс” алган абсолют батыры Салават та Ижауда өч концерт куйды диделәр. Халык йөрмәсә, билет сатылмаса, Салават кадәр Салават анда кадәр барып та йөрмәс иде. Шулай ук “Ижау моңнары” фестивалендә дә зал шыгрым тулы иде.
Татарча концертлардан тыш, милли матбугат чаралары да татар мохите тудыруга зур өлеш кертә. Һәм бу өлешнең иң зурысы “Яңарыш” матбугат һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре җилкәсендә. Атнага бер тапкыр 16 битле булып чыгучы “Яңарыш” газетасын гына алыйк. Татарстаннан читтәге республикада татар газетасының 6-7 меңлек тиражы булу – үзе үк зур хезмәт күрсәткече. Телетапшыруларга килгәндә, биредәге милләттәшләребез иярчен аша ТНВ каналын карый икән. Андый мөмкинлеге булмаганнар өчен “Моя Удмуртия” каналында да татар телле сигез тапшыру күрсәтелә. Арада мәгълүмати-публицистик тапшырулар да, балалар өчен чыгучы “Күңелле кыңгырау” да, башкалар да бар. Кыскасы, бөтен төрле аудитория дә исәпкә алынган биредә.
Хатын-кызлар салган мәчет
(Иман нуры мәчете төзелешен башлап тйөрүче Әнисә апа)
Удмуртия Республикасында 23 мәчет бар.
Ижаудагы “Иман нуры” мәчетенең үзенчәлеге шунда: ул тулаем хатын-кызлар көче белән салынган. Мәчет төзелешенең башлап йөрүчесе, әле дә мәчет дип янып-көеп торучы Әнисә апа Закировага 70 яшьне биреп тә булмый.
– Бу проект буенча Франциядә бер мәчет салынган булган, менә икенчесе бездә төгәлләнеп килә. Салынып бетмәгән булып исәпләнсә дә, 3 ел биредә гыйбадәт кылабыз, – диде Әнисә апа мәчет белән таныштыру барышында. – Бу бинаның буш торганы юк. Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр күп, дәресләр уздырабыз. Хатын-кызлар төркемнәре, ир-атлар – барысы бергә йөзләп кеше гарәпчә Коръән укырга өйрәнә. Үзем 11нче елын укытам инде. Мәчеткә кадәр социаль-тәэминат бүлегеннән безгә бер бүлмә биргәннәр иде, шунда аренда өчен акча җыеп укыдык, өйрәндек. Хәзер менә өченче елын биредә укытабыз. Укулар акчага түгел, ниндидер кәгазь дә бирмибез, бу фәкать савап өчен эшләнә.
– Ни өчен мәчеткә нәкъ менә “Иман нуры” исеме бирелде?
– Без “Әниләр мәчете” дип атарга теләгән идек, чөнки биредәге бар эш тә хатын-кызлар көче белән эшләнде, гәрчә төзелеш фонды рәисе ир-ат булса да. Юк, хатыннар таш ташыды, ком болгатты дигән сүз түгел бу. Бөтен оешмаларга хатлар язып, соранып йөрдек, акчасын да, материалларын да таптык. Аллага шөкер, сорап килгәндә кире боручы булмады. Бигрәк тә яшьләр кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Тик соңыннан исем сайлаганда гына уртак фикергә килү авыррак булды. “Әниләр мәчете” дип атасак, бу хатын-кызлар өчен генә салынган мәчет кебек күзалланыр дип уйлаучылар булды. Кыскасы, нәтиҗәдә менә шундый уртак фикер табылды.
– Мәчете булган, ә Удмуртиядә аларга ихтыяҗ бармы?
– Ничек кенә бар әле: җомга көнне менә бу зал тулы була, – диде Әнисә апа беренче каттагы залга уң кулын изәп. – Хатын-кызлар икенче катта. Барысы 150-200ләп кеше җыела инде. Рамазан айларында халык күп булды. Ифтар ашлары үткәреп, 3300ләп кеше тукландырдык. Бердәнбер зарым: сүзлекләр юк. Татарча-гарәпчә, гарәпчә-татарча сүзлекләр булсын иде. Булганнарында сүзләр саны аз – шунысы кызганыч.
Ижауда тагын бер мәчет төзелеп ята. Үзәк мәчет дип аталасы әлеге бина “Кол Шәриф” мәчетенең кечерәк варианты булырга тиеш икән. Татарстан һәм Удмуртия Президентлары – Шәймиев белән Волков кул кысышып, әлеге мәчет төзелеше турында сөйләшкән булган. Нәтиҗәдә, Үзәк мәчет ике милләт дуслыгы символы функциясен дә үтәячәк.
Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге президенты, мәчет төзү фонды мөдире Фнүн Мирзаянов миңа шулар хакында сөйләде.
– Гает намазларының урамда укылуы, мәчетләр аз булу, соңгы елларда диннең көчәеп китүе мәчеткә ихтыяҗ тудырды. Нәтиҗәдә, 2005 елда бу мәчеткә беренче нигез ташы салынды, – диде ул. – Бу мәчетне салу барышында бары тик халык көченә генә таяндык, матбугат чаралары аша халыкка мөрәҗәгать белән чыктык һәм җыелган сәдака белән бу эшне башкарып чыктык дисәм дә була. Рәсми ачылыш быел булыр, иншалла. Әгерҗе районы якын гына – шунда яшәүче татарлар күп ярдәм итте. Сәдака тапшыру өчен генә Казаннан бирле электричка белән килүчеләр дә булды. Дөрес, Президентыбыз Волков та 1 миллион сум акча бүлеп бирде. Тулаем алганда, мәчет үзе 33 миллионга төште. “Кол Шәриф” мәчетендәге кебек, сәдакалары белән ярдәм итүчеләрнең исемлеген булдырып, китап та ясарга уйлап торабыз.
Авыл баласы булгангамы, бик аз шәһәрләр генә күңелдә җылы хис тудыра, ниндидер эз калдыра. Ижау шундый азларның берсе булды. Ни өчен дигәндә, биредә мин татар мохитен тоя алдым. Ә шәһәр өчен бу могҗиза дәрәҗәсендәге күренеш. Сирәк-мирәк кенә булса да урамда татарча сөйләшүчеләрне очрату, удмурт республикасы башкаласында татарча җыр фестивален карау, шундагы татарлар белән аралашу, истәлеккә дип алган “Яңарыш” газетасының яңа саннары… – боларның барысын күргәннән соң, Ижауның Удмуртия башкаласы булуына ышанасы да килми. Ышанырлык та түгел.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Ижау-Казан.
Ижау һәм татарлар турында,
Комментарии