Манараларда ай нуры – хәтер чаткысы

“Кол Шәриф” мәчетенә ай куюны карап торырга насыйп булды миңа. Җыелган халыкның күзендә яшь. Бу нәрсәдән – сөенечтәнме яки көенечтәнме?

Шул сорауга җавап эзләдем. 1552 елның 3 июлендә Явыз Иван җитәкчелегендәге Мәскәү гаскәре 150 мең сугышчысы һәм 150 зур һәм кечерәк туплары белән Европа һәм Азиядә иң алга киткән дәүләтләрнең берсе булган Казан ханлыгын яуларга юнәлә. Казан дәүләтенең соңгы ханы җитәкчелегендәге батыр бабаларыбызның, Мәскәү армиясеннән берничә мәртәбә ким гаскәрен, илбасарлар октябрь аена кадәр җиңә алмый. Казан гаскәрләренең күренекле хәрби юлбашчылары белән Чапкын бәкләрнең: “Йә тормыш, йә үлем”, – дигән ялкынлы чакырулары белән рухланган батыр бабаларыбыз дәүләтнең мөстәкыйльлеге, азатлыгы, киләчәге өчен арысланнарча ярсып сугыша. Бер кулында – Коръән, икенчесендә кылыч белән Сәет Колшәриф дошманга ташлана. Әмма көчләр тигез булмый. 42 көн буе камалышта сугышканнан соң, Казан шәһәре яулап алына. Шәһәр, алда вәгъдә ителгәнчә, рус гаскәрләренә талау өчен өч көнгә һәм өч төнгә бирелә. Шул вакыт эчендә кайчандыр чәчәк атып утырган бөек кала яшәүдән туктый. Халкы талана, ир-атлар үтерелә. Хатын-кызлар көчләнә һәм коллыкка сатыла. Елъязмаларда язылганча, һәр рус сугышчысына бер әсире кол итеп бүләк ителә. Меңнәрчә үлгән кешенең каны Казансуга агып төшә һәм елга кызыл төскә керә. Ничә еллар буена шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл кую мәсьәләсе сөйләнсә дә, бу онытылып бара.

Сөембикә манарасындагы ай белән “Кол Шәриф”тәге ярымайдан нур сибелә. Әйтерсең лә бу нурлар үткәндәгеләрне хәтергә төшерә.

Дөньяда тиңе булмаган шундый вәхшилек һәм канлы геноцид аша узган биш гасырга якын дәвам иткән мыскыллауга һәм җәберләүгә тешен кысып түзгән, әмма рухын сындырмаган татар халкы бүген милли дәүләтчелеген мәгърифәтле юл белән кайтарып алу өчен актив көрәш алып бара. Ерак китми, үзебезнең Азнакай районы эшчәннәрен генә алыйк. һәм күләмендә мәдәни, мәгариф үсешендә зур уңышларга ирешкәннәре өчен, берничә ел элек ЮНЕСКОның зур бүләгенә лаек булдылар. Мәчетләрдә ай балкый. Иманыбызга кайтабыз. Бабаларыбызның зирәк тәҗрибәсенә таянып һәм фаҗигале язмышыннан гыйбрәт алып, дәүләтебез һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре, милләтпәрвәрләр татар милләтен саклап калу һәм аны дөньядагы иң цивилизацияле ил итү өчен, әнә шулай мәгърифәтле гамәлләр кыла. Бәлки, бу гамәлләр шундук уңай нәтиҗәсен дә бирмәс. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый да озак эшләп, нәтиҗәсе соңрак күренгән эшләрне яратмауның зыянлы булуын искәрткән. Без дә шулай итик, бүген чәчеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм алмасы булмагач, агачны бәреп, сугып бетермик. Тагын хезмәт кылырга тотыныйк. Бара-тора вакыты җиткәч, алмасы да, файдасы да булыр.

Манараларда ай нуры үткәннәрне хәтерләтә һәм киләчәктә сак булырга искәртә.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы.

ХӘТЕР ТАСМАСЫ

Шау-гөр итеп быел да Хәтер көнен билгеләп үттек. Хәтер барларга гына түгел, дәүләтчелек таләп итәргә, “Азатлык!” шигарен яңгыратырга чыккан халык арасында яшьләрне дә, инде чаларган өлкәннәрне дә күрергә мөмкин иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чарага әзерлек, массаларны җәлеп итү күренеше берничә көн алдан башланды. Бу дөрес тә. Тарихка пиар, реклама җитми бездә.

Казан шәһәренең үзәк урамнарында Хәтер көненә чакыручы, халык санын алу вакытында “татар” булып язылырга өндәүче листовкалар, Татарстан әләме рәвешендәге тасмалар таратучы яшьләрне күреп, күпләр гаҗәпләнгәндер. Алар “Хәтер тасмасы” исемле акция оештырып, халыкта, аеруча яшьләрдә милли үзаң үстерү юнәлешендә эш алып баруны максат итеп куйган. “Азатлык” иҗтимагый-сәяси оешмасы яшьләре махсус шушы эш өчен 1552 тасма ясап, халыкка таратты.

– Символик сан – 1552. Шул елда рус гаскәрләре безнең бәйсезлекне тартып алган, күпме ата-бабаларыбыз яу кырында ятып калган. Татарстан әләме – дәүләтчелек символы. Бүген дәүләтсез халык булсак та, кайчандыр безнең дә үз дәүләтебез булган, киләчәктә дә дәүләтле булачагыбызга ышанам, – диде әлеге акцияне оештыручыларның берсе Наил Татар.

Элеккеге Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты каршында шундый ук тасмалар таратуның да үз мәгънәсе бар икән: ул югары уку йорты исемендә “Татар” сүзе кулланылган, димәк, азмы-күпме милли рух сакланган. Хәер, анысы да үткәндә калды ич инде. Хәзер ул да Казан федераль университетына берләштерелгән югары уку йортлары сафында.

Хәтер көнендә дә шул ук “Азатлык” оешмасы яшьләренең алгы сафларда булуын күреп сөендем. Маршрут автобусына утыргач та, Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышыннан рухланып бардым әле. Ниһаять, аны да вакытыннан алда азат иткәннәр. Бер өлкән яшьтәге татар апасының сүзе генә уй-фикерне чәчеп атты. Ирек мәйданына җыелган халыкны күреп, ул болай диде: “Бу халык нәрсәгә җыелган икән монда? Татарстан әләмнәрен тотып, кая бармакчы булалар икән?”

Журналистика факультетына укырга кергән елны, кайсыдыр дәрестән азат итеп, бер укытучыбыз Хәтер көненә алып чыккан иде. Шуннан бирле ел саен бу чарада катнашмый калган юк. Һәрхәлдә, 15 октябрьдә Ирек мәйданы яныннан үткәндә, Татарстан әләмнәре тоткан кешеләрне күреп: “Тукта, болар монда нишләп йөри икән?” – дигән сорауны бирмәячәкмен. Бәлки, татар филологиясе факультеты студентлары да ул сорауны бирмәс. Хәер, әлеге фикер үзе үк калын сорау астында, чөнки татфак студентлары бу чарада әллә ни актив катнаша, димәс идем. Тагын чаларган һәм татар язучылары, татар матбугатчылары бу хакта сорамас дип уйлыйм. Ә калганнар… Ә менә калганнар бу чара турында хәбәрдар түгел, миңа калса. Шуңа күрә ел саен Хәтер көнендә бер үк йөзләр. Яр Чаллы шәһәренең рәисе Рафис Кашапов әйтмешли, бәлки, аны барлык Идел-Урал халыкларының матәм көне итеп билгеләргә кирәктер? Бәлки, бу чараның форматын үзгәртеп, яшьләрне җәлеп итү урынлы булыр? Тарихын оныткан һәм проблемасына битараф халыкны тагын ничектер уятырга мөмкин икән, белмим дә…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Дәүләтебез булган – аны торгызырбыз!

Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ Президиумы “”н уздыру уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, һәм Хәтер көнендә резолюция кабул ителде. (Икесе дә кыскартып бирелә).

Моннан 458 ел элек, 1552 елның октябрендә Ватаныбыз өстенә олы афәт килгән. Баскынчылар тарафыннан татар халкының дәүләте – Казан ханлыгы җимерелгән. Каһарман бабаларыбыз үз илләрен саклап, соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшеп, шәһит киткән. Казан алынгач, татарның башка дәүләтләре – Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары да шул ук ачы язмышка дучар ителгән. Бу вакыйга шул ягы белән дә фаҗигале: Казанның алынуы Евразия киңлекләрендә йөзәрләгән милләтне инкыйразга яки коллыкта яшәүгә дучар иткән һәм хәзергәчә күп халыкка бәла-каза, җәбер-золым ясап торучы олы империянең төзелүенә дә сәбәпче булган. Шунлыктан бу көн – Русия империясеннән, аның колониаль сәясәтеннән җәбер-золым күргән барлык милләтләрнең дә матәм көне һәм рухларын ныгыту көне.

Татарстан хөкүмәтеннән, Казан хакимиятеннән 1552 елда башкалабызны саклаучыларга һәйкәл салуны төгәлләвен сорыйбыз. Якын арада Татарстан Дәүләт Советының 15 октябрьне рәсми рәвештә “Хәтер көне” дип игълан итүен көтәбез.

Ел саен 15 октябрьгә кадәрге вакыт бабаларыбыз алдындагы изге бурычны үтәү, күңелләрне пакъләндерү, рухны яңарту чоры булсын! Милләттәшләребез яшәгән һәр урында зиратлар чистартылсын, тарихи урыннар пакъләндерелсен, дәүләтебез тарихына багышланган кичәләр уздырылсын, матәм җыеннары үткәрелсен, хуҗалыкларга, мәктәпләргә, гимназияләргә Колшәриф, Япанчы, Сөембикә кебек данлы шәхесләр исеме бирү тантаналары булсын.

Без бу көнне шулай ук Идел-Урал җирендә күп гасырлар бергә яшәүче рус, башкорт, чуаш, эрзя һәм мукшы, мари һәм башка халыкларының да теләктәшлегенә өмет итәбез. Аларның Хәтер көнен уртак җиребездә тарихи дөреслеккә, гаделлеккә, саф әхлакка нигезләнгән чын дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен уздырыла торган чара итеп кабул кылуларын һәм безнең белән булуларын телибез. Кыскасы, бу октябрь көннәре барча халыкның тарихи гаделлекне торгызу, милләтара гаделлек урнаштыру, тарихтан гыйбрәт-сабак алу, дуслык-туганлыкны ныгыту чоры да булсын иде.

Бүген Татарстанның табышы тулысынча диярлек тартып алына. Сәяси һәм икътисадый тормышта “вертикаль” хөкем сөрә. Русия буенча 2 меңнән артык татар мәктәпләре ябылды, Татарстанда һәм Башкортстанда укыту рус теленә күчә. 309нчы канунны бик тиз генә кабул итеп, милли мәгарифне һәм милли мәктәпне юк иттеләр. Әле исән калган татар мәктәпләре Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирүдән мәрхүм ителгән.

Бердәнбер татар югары уку йорты, Дәүләт телевидение һәм радио комитеты, “Дулкын”, “Тәртип” радиосы, Русиядәге татар радио, телевидение тапшырулары, газета, журналлар юк ителә. Русия түрәләреннән “Федерация” дигән сүзне ишетеп тә булмый хәзер.

1552 елның октябрендәге вакыйгалар һәм халыкның физик һәм рухи һәлакәте – татар милләтенең фаҗигасе. Бу көн көне генә түгел, ул бәйсез дәүләтне торгызу өчен туктаусыз көрәш башланган көн. Күп илләрнең рәсми календарьларында Хәтер көне күрсәтелгән, нигәдер, Татарстанда һәм Русиядә юк. Егерме ел буе хөкүмәт һәм Президент шәһит булган бабаларыбызга һәйкәл куярга вәгъдә итә. Бүген бу вәгъдәләр онытылды.

Хәтер көнендә таләп итәбез:

1. Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне һәм 1992 елның 21 март бөтенхалык референдумы нәтиҗәләрен тормышка ашырырга.

2. Русия һәм Татарстан Конституциясенә, халыкара хокукка таянып, тулы кыйммәтле татар мәгариф системасын торгызырга.

3. Милли хәрәкәт юлбашчыларын, дини оешмалар активистларын, бәйсез журналистларны эзәрлекләүне туктатырга.

4. Хәтер көнен Татарстан һәм Русия рәсми календарена ял көне итеп кертергә һәм бу көнне матәм һәм мәдәни чаралар уздырырга.

Коллыкка бирешмәдек…

Кылычны тыктык без кынга,
Башыбызны иеп бирештек,
Мәңгелек коллыкка күндек без,
Мәңгелек коллыкка килештек.
Йөз еллар, гасырлар үтсә дә,
Күз яшьләре күптән кипсә дә,
Барыбер йөрәкләр “Азатлык” дип тибә,
Тынычланмыйсың, күңел, нигә?!
Тарихны сөйлимен балама,
Тарихыбыз – ачы хакыйкать,
Белеп үс син, балам,
Син дә тыныч булма,
Без бөек, без милләт, мәмләкәт!
Йөз еллар, гасырлар үтсә дә,
Күз яшьләре күптән кипсә дә,
Буыннан-буынга

“Азатлык” дип сөйләп,
Тапшырыла изге аманәт.
”Азатлык” – искелек калдыгы,
Диеп бутамагыз башларны,
Үз вакыты җитеп,
Аңыбызга килеп,
Җыярбыз сибелгән ташларны.
Йөз еллар, гасырлар үтсә дә,
Күз яшьләре күптән кипсә дә,
Ышана бит күңел,
Күңел – үле түгел,
Әҗәлебез, бәлки, җитсә дә.
Ирекне сатуы бик ансат,
Чат саен торадыр сәүдәгәр,
Түземлекне генә сатып алып булмый,
Тырышмагыз, зинһар, бу кадәр!
Йөз еллар, гасырлар үтте дип,
Күзегездә яшьләр кипте дип,
Ышанычларыгыз,
Куанычларыгыз,
Белегез – иртәрәк, иртәрәк!
Кылычны тыктык без кынга,
Башыбызны иеп бирештек,
Мәңгелек коллыкка, ләкин бирешмәдек,
Мәңгелек көрәшкә ирештек…

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии