Кайбер законнарны раслау һәм үтәү бик җиңел түгел…

Кайбер законнарны раслау һәм үтәү бик җиңел түгел…

1990нчы елларда, азатлык шаукымы кузгалып, Татарстан суверенлык турында декларация кабул иткәч, республикада «ТР халыклары телләре турында» Закон гамәлгә керде. Аның төп уңышы шул булды: урыс теле белән беррәттән татар теле дә республикада дәүләт теле дип игълан ителде. Әлеге Законда һәм аның дәүләт программасында күп кенә башка пунктлар да телгә алынган иде. Закон проектын әзерләүчеләрнең берсе – Русия Федерациясе Гуманитар Фәннәр академиясе академигы, профессор Фуат Әшраф улы Ганиев белән 90нчы еллар башына әйләнеп кайтып, нәрсәнең үтәлгән, нәрсәнең сүздә генә калган булуы хакында гәпләштек.

– Фуат әфәнде, Сез – «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР Законын һәм аның Программасы проектларын төзүдә, комиссия әгъзасы буларак, турыдан-туры катнашкан кеше. Законның раслануына 20 елдан артык вакыт үткән. Аның эшләнеше һәм бүгенге көнгә үтәлеше турында сөйләгез әле?

– Законда һәм Программада бик күп төрле чаралар каралды. Мин бары лексикографиягә һәм татар тел белеменә караганнары турында гына беркадәр мәгълүмат бирә алам.

1990нчы еллар башында Татарстан Республикасында телләр турында закон кабул итәргә дигән карарга киленде. Закон әзерләү буенча комиссия төзелде һәм төп эш Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Комиссия әгъзаларына (Институт директоры – М. З. Зәкиев (җитәкче) һәм баш фәнни хезмәткәр Ф. Ә. Ганиевкә (төзүче) тапшырылды.

Безгә иң башта Европа Советы кабул иткән «Региональ телләр яки аз санлы халыклар телләре турында Европа хартиясе» (Страсбург, 5нче ноябрь, 1992нче ел) белән җентекләп танышырга туры килде. Анда мәгариф өлкәсендә түбәндәгеләр каралган:

1) региональ телләрдә һәм аз санлы халыклар телләрендә мәктәпкәчә белем бирергә мөмкинлек тудырырга; мәктәпкәчә белем бирүнең шактый өлешенә тиешле региональ телләрдә һәм аз санлы халык телләрендә мөмкинлек тудыруны тәэмин итәргә;

2) региональ телләрдә һәм аз санлы халыклар телләрендә башлангыч белем бирү өчен мөмкинлек тәэмин итәргә; яки региональ телләрдә һәм аз санлы халыклар телләрендә башлангыч белем бирүнең шактый өлешенә мөмкинлек тәэмин итәргә;

3) региональ телләрдә яки аз санлы халыклар телләрендә урта белем бирергә мөмкинлек тәэмин итәргә; яки региональ һәм аз санлы халыклар телләрендә урта белем бирүнең шактый өлешенә мөмкинлек тудыруга;

4) региональ телләрдә яки аз санлы халыклар телләрендә университет һәм югары белем дисциплиналары сыйфатында бу телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырырга; яки региональ телләрдә һәм азчылык халыклар телләрендә университет белеме яки югары белем бирүне хупларга һәм (яки) моңа юл куярга;

Күренгәнчә, югарыда әйтелгән телләр турында Хартиядә, белем бирүнең барлык баскычларында региональ һәм аз санлы халыклар телләрендә белем бирүне тәэмин итәргә, диелгән.

Мәсьәләне өйрәнүне дәвам итеп, Әзәрбайҗан һәм Эстония Республикаларының телләр турындагы законнарын соратып алып, алар белән дә таныштык.

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР Законы проекты Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде, институтның гыйльми советында тикшерелде. Анда караганнан соң, әйтелгән киңәшләрне искә алып, проектның яңа варианты әзерләнде һәм яңадан гыйльми советка тәкъдим ителде. Шулай итеп, гыйльми советта проектны берничә мәртәбә караганнан соң, ул ТР Министрлар Кабинетына тапшырылды. Министрлар Кабинеты аны раслау өчен ТР Югары Советына җибәрде.

Ул проект Югары Советта шактый талкынды. Проектта, татар халкы тегеләйме, болаймы мөрәҗәгать итәргә туры килгән учреждение хезмәткәрләре билгеле бер дәрәҗәдә татар телен белергә тиеш, дигән пункт бар иде. (Мәсәлән, сәламәтлек саклау, дәүләт структурасы, хокук органнары хезмәткәрләре һ. б.) Югарыда күрсәтелгән тармакларда эшләүче, ике дәүләт телен дә белгән хезмәткәрләргә эш хакына 15% түләү каралган иде. Әмма бер төркем депутат бу пунктка каршы чыкты. Закон 1992нче елның 8нче июлендә расланды. Бу документның иң әһәмиятле ягы шунда: урыс һәм татар телләре Татарстанда дәүләт телләре дип игълан ителде.

Закон проекты институтта берничә мәртәбә тикшерелгәч, аның эчтәлеге киң җәмәгатьчелеккә, әлбәттә, билгеле булды. Күп кенә хезмәт коллективлары татар телен өйрәнү өчен курслар һәм түгәрәкләр оештырды һәм, укытучы сорап, безнең институтка килде. Халык хуҗалыгының һәм мәдәниятнең төрле өлкәләрендә эшләгән хезмәткәрләр өчен 20дән артык «Русча-татарча лексик минимум» төзелеп нәшер ителде. Минимумнарда якынча 1500дән алып 3 меңгә кадәр сүз бирелде.

Тел турындагы Законның проектын Чувашстан Республикасы парламенты комиссия рәисе Атнер Хузангай соратып алдырды. Башкортстаннан да үтенеч килде. Якутсктан (Сахадан) Казанга комиссия рәисе профессор Петр Алексеевич Слепцов махсус үзе килеп, документларның күчермәсен алып китте.

Телләр турында Закон кабул ителгәч, билгеле булганча, аны үтәү өчен программа кирәк. Ул ничек эшләнде һәм анда нәрсәләр истә тотылды?

– Телләр турындагы Закон Югары Советта расланганнан соң, «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы»н эшләргә кирәк булды. Ул да, Закон кебек үк, шул ук институтта эшләнеп, гыйльми советта берничә мәртәбә тикшерелеп, Министрлар Кабинетына тапшырылды. Министрлар Кабинеты аны, раслау өчен, Югары Советка бирде. Ул Программа 1994нче елның 20нче июнендә расланды.

Программа бик киң итеп төзелде, анда шундый зур пунктлар кертелде: ТР дәүләт телләрен норматив хокук ягыннан тәэмин итү; дәүләт телләрен фәнни өйрәнү; мәктәпкәчә учреждениеләрдә, урта һәм югары уку йортларында дәүләт телләре, уку йортлары челтәрен үстерү буенча оештыру эшләре; техник тәэминат; татар теле буенча эшчәнлеккә мәгълүмат технологияләрен кертү; нәшрият эше; китапханә эше; дәүләт телләрен куллану өлкәсе; кадрлар әзерләү системасы; республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү һ. б.

Программаның нигез тармакларын эшкәртүдә шул тармактагы төп белгечләргә мөрәҗәгать ителде. Мәсәлән, татар теле буенча эшчәнлеккә мәгълүмат технологияләрен кертү проблемасы турында академик Җ. Ш. Сөләйманов белән киңәшләштек.

Бүгенге көнгә Программада каралган чараларның шактый өлеше үтәлде. Әмма үтәлмәгәннәре дә бар. Лексикография өлкәсендә 2005нче елда «Татар теленең бертомлык аңлатмалы сүзлеге» басылып чыкты (52 мең мөстәкыйль сүз, 6 мең фразеологик берәмлек), 2007нче елда «Татарча-русча икетомлык сүзлек» нәшер ителде (56 мең сүз, 7 мең фразеологик берәмлек). 2006нчы елда «Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләре» дөнья күрде (7 мең исем һәм фамилия). Сүзлектә барлыгы 15 мең кеше исеме һәм фамилиясе тупланган иде. Министрлар Кабинеты, акча юк, дип, сүзлекнең яртысын гына бастырып чыгарырга акча бирде. Институтның диалектологлары үз эченә 40 мең сүз алган зур диалектологик сүзлек төзеп бастырып чыгардылар (2009).

2009нчы елда киң катлау укучылар өчен 30 мең сүздән торган массакүләм «Русча-татарча сүзлек» басылып чыкты (тиражы 50 мең). 2014 елда мәктәпләр өчен «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дөнья күрде. Дөрес, кайбер сүзлекләр кимчелекләрдән азат түгел иде: икътисадый сүзен икътисади дип, ихтыярый сүзен ихтыяри дип язу, берничә сүзлектә изобразительное искусство (тасвирый сәнгать) гыйбарәсен сынлы сәнгать, заповедник (саклаулык) сүзен тыюлык дип һ.б. тәрҗемә итү очрый иде.

Күренгәнчә, узган чорда сүзлекләргә кытлык булмады. Әмма татар лексикографиясе өлкәсендә Программада каралган «Татар теленең академик орфоэпия сүзлеге» һәм «Татар теленең академик орфография сүзлеге» шулай да әзерләнеп басылып чыга алмады.

Шул чорда татар тел белеме өлкәсендә сүзлекләр төзү белән беррәттән татар телен фәнни юнәлештә өйрәнү һәм матбугатта бу юлда хезмәтләр чыгару шактый күләмдә алып барылды. Аспирантлардан югары белемле белгечләр әзерләү эше дәвам итте. Әмма бу мәсьәләдә кирәкле дәрәҗәдә конкурс оештырыла алмады. Югары уку йортлары өчен татар теле грамматикасы буенча тиешле сыйфатта эшләнеп, дәреслекләр басылып чыкты (М. З. Зәкиев, Д. Г. Тумашева, Ф. М. Хисамова, Ф. Ә. Ганиев һ. б. дәреслекләре).

Күләмле монографияләр дә урын алды. Татар теле буенча бөтен тюркология өчен үрнәк булып торган монографияләр язылды (М. З. Зәкиев, Ф. Ә. Ганиев, Д. Г. Тумашева хезмәтләре).

– Сезнең хезмәтләрегездә татар теле кушма сүзләргә бай дигән фикер үткәрелә. Моны ничек аңларга?

– Дөнья телләре синтетик һәм аналитик телләргә бүленә. Синтетик телләрдә яңа сүзләр приставка һәм кушымчалар белән ясала. Аналитик телләрдә яңа сүзләр ике компонент (сүз) белән ясала, ягъни кушма сүз ике яки (сирәк) өч компоненттан тора. Төрки телләр, шул исәптән татар теле, аналитик телләр рәтенә керә. Мәсәлән, кыңгырау чәчәк (колокольчик), күгәрчен күзе (незабудки), укып чыгу (прочитать ), überlеsen (немец телендә) һ. б. шундый сүзләр. Япон телендә, мәсәлән, фигыльләр, татар телендәге кебек, ярдәмче (модификацияләүче) фигыль белән ясала: каки – язу, дасу – башлау, какидасу – яза башлау.

А. П. Баранников «Хиндустани» дигән грамматикасында, һинд телендә төп фигыльгә ярдәмче фигыль кушылып, кушма фигыль ясала, дип яза. Тикшереп карасаң, бу күренеш татар теленең фигыльләр системасына тулысынча туры килә. Татар теле шулай ук фигыльләргә бай тел. Мондый ясалыш белән барлыкка килгән тезмә (кушма) фигыльләр саны берничә дистә меңнән артып китә. Татар телендәге фигыльләр системасы югарыда телгә алынган дөнья телләре фигыльләр системасы белән бәрабәр.

Татар телендә фигыльләр системасын тулысы белән җәмәгатьчелекне таныштыру йөзеннән, «Тезмә фигыльләрнең аңлатмалы сүзлеге» дигән ике томнан торган сүзлекне төзеп бастырып чыгардым (2009-2012нче еллар).

Әңгәмәдәш – Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии