- 19.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №28 (16 июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Узган җәй алты яшьлек кызыбыз Динә бакчадан кайтып керде дә: «Карт әбием, мин оныкчык, Дима (күрше малае) нишләп внукчык түгел, ә правнук», – ди. Ни әйтергә белми карап тордым да: «Белмим, балам, безнең заманда син дә оныкчык түгел, ә турун идең», – дидем. Динә: «Турун», – дип сузды да әнисе янына – аш бүлмәсенә кереп китте. Озак та тормады чыкты һәм: «Карт әбием, давай мин дә турун булам, турун – это круто, чем оныкчык, – диде, кимсетүле тавыш белән, – как-будто мин кеше түгел, кешечек», – ди.
Хәзерге газеталарны укысаң, кешечекләр бик күп шул. Такым, матбаҗ, бурычлык, ябкын, яшелчәк, кәмпитер, сәпит – ниләр генә юк. Штан түгел – ыштан, стакан түгел – ыстакан. Менә шулай.
С.ӘХМӘТШИНА.
Мамадыш районы.
Комментарии