- 19.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял иткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал белән очрашып, аның сорауларына җавап бирде.
– Үткәннәргә әйләнеп караганда, горурлык хисе тудырган нинди казанышларыгызны әйтә алыр идегез?
– Иң зур казанышыбыз – татар халкы дәрәҗәсен күтәрү. Бәлкем, без кылган гамәлләрдән тулысынча канәгатьлек хисе юктыр да. Шуңа да карамастан, соңгы ун-унбиш ел эчендә татар халкының дәрәҗәсе Русия күләмендә, якын-тирәдәге дәүләтләрдә һәм чит илләрдә дә бик күтәрелде дип әйтер идем. Ә без аңа мохтаҗ идек. Чөнки, үзегез дә беләсез, элеккеге СССРның бөтен идеологиясе дәреслекләрдә дә, балаларны укытканда да безне татар-монголларга тиңләп, татар-монголларның Русияне яулап алуына, 300 еллык вакытка нигезләнеп, халкыбызга карата тискәре караш тудырган иде.
Татарлар Татарстанны туган җир, тарихи Ватан дип саный. Татар милләте, кайда гына яшәмәсен, үзенең татар икәнен яшерми хәзер.
– Югары җитәкче булу, бигрәк тә Татарстан кебек катлаулы республикада, кайвакыт кырыс карарлар кабул итүне таләп итә. Андый чаклар да булгандыр. Бар кешегә дә ярап бетеп булмый, кемгәдер каты итеп тә әйтелгәндер…
– … Карарлар ничек кабул ителгәнен, ниләр уйланылганын – барысын әйтеп бетереп тә булмый.
Үзгәртеп кору чорының бигрәк тә беренче елларын искә алсак, татар милли интеллигенциясе һәрвакыт көчле булды. Аның хәле җиңел түгел иде. Телен тыеп, тешен кысып яшәгән интеллигенция бит ул. Татарстан үзгәртеп кору елларында үз хокукын саклап калу юлында беренчеләрдән булып барды. Беркем дә Татарстаннан алда нинди дә булса кыю гамәлләр кылмады, дип әйтер идем. Безнең Шартнамәдә язып куелган: Татарстан Президенты ике телне белергә тиеш. Анда шундый маддәләр, күп кенә мәсьәләләр каралган.
–Сез өченче президент булыр дип уйлыйсызмы?
– Гомергә булыр дип уйлыйм. Әгәр дә Русия Федерациясе демократик юл белән бара икән, әлеге мәсьәләләргә кагылырга тиеш түгелләр, дип саныйм. Бу – Татарстанның үз эше, турыдан-туры безнең вәкаләтләр. Аңа тыгылырга теләүчеләр, куллары кычытучылар күп. Бигрәк тә Дәүләт Думасында.
– «Азатлык”ның Казан бюросына килгәндә, бик хикмәтле сүзләр әйткән идегез. Мин аны укып та китәм. “Матбугат чараларының ирекле булуы турында без бәхәсләшергә дә тиеш түгел. Әгәр дә җәмгыятькә турыдан-туры зыян китермиләр икән, аларның үзенчәлекле, башка төрле карашларны халыкка җиткерергә тиешлеге табигый. Әмма халыкка да моңа әзер булырга кирәк. Ә кабул итәргәме моны, юкмы – һәркем үзе нәтиҗә ясый ала. Менә шундый дәрәҗәгә барып җитсәк, гражданлык җәмгыяте үзеннән-үзе барлыкка килеп, башка уңай демократик процесслар алга барачак дип саныйм”, – дигән идегез. Хәзер күпмедер вакыт үтте. Бүген Татарстандагы демократия торышында Сездә борчылу уятырлык нәрсәләр бармы?
– Татарстанның үзендә юк. Хәзер инде барыбыз да әкренләп акылга утырабыз. Икътисад белән сәясәт икесе бергә барырга тиеш. Аннары халык бит әле үзаң буенча да, тормыш дәрәҗәсе ягыннан да катлам-катлам. Нәрсә генә язсагыз да, ни генә сөйләсәгез дә, сезнең белән санлашып торырга вакытым юк дип кенә караучылар да күп булды. Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, матбугат чаралары иреккә иртәрәк чыкты. Барысына да түздек, берсен дә япмадык бит. Яңа җитәкче булсам бер хәл иде. Мин теге иске системадан килгән кеше. Барыбер акылыбыз, түземлегебез җитте.
– Сезнең президентлык чорында, бик сөйләнмәгән, ләкин шактый зур бер казаныш булды – татарлар саны Татарстанның үзендә 52%ка җитеп, күпчелекне тәшкил итә башлады. Әлбәттә, бу татарларның табигый үсешеннән тыш, читтәге татарларның кайтуы хисабына да булды. Икенче яктан, читтән кайтырга теләүче татарлар саны һаман да зур, әмма аларга булышу, Татарстан җәмгыятенә интеграцияләү проблемасы бар. Бигрәк тә хәзерге кризис чорында андый кайтучылар өчен хәлләр тагын да начарайды. Милләтне тарихи Ватанга кире туплау мәсьәләсенә ничек карыйсыз? Чөнки бу Татарстанны татарлы итү мәсьәләсе генә түгел. Читтәге татарлар, чыннан да, зур проблемалар кичерә. Урта Азиядәге яшь дәүләтләрне алыйк. Алар хәзер үз милләтен кора, аларда татар кайгысы юк. Милләтне Ватанга туплау кирәклеген Татарстан җитәкчелеге аңлыймы һәм моңа ничек ярдәм итеп була?
– Аңламый дисәм, дөрес булмас инде. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Ул әкренләп хәл ителергә тиеш. Тормыш шартлары авыр елларда безнең республикадан киткән гаиләләр күп булды. Үзгәртеп кору чорларында 270-300 мең кеше монда кайтты. Алар урнашты.
Ә менә читтә туып үскән яңа буын вәкилләре арасында кайтырга омтылыш бик юк. Алар тормышларын ничектер үзләре кора.
Хәзер бу мәсьәләне хәл итүнең икенче юлы бар. Менә Казан дәүләт университеты нигезендә федераль университет оештырыла. Кайда гына яшәмәсеннәр, татар балаларына Казанда, гомумән, Татарстанда югары, урта белем алу мөмкинлекләрен тудырырга кирәк. Мөмкинлекләребез көннән-көн ачыла. Чөнки 2013 елда Казанда Бөтендөнья Универсиадасы үткәреләчәк. Бу – дөньякүләм ярыш. Килгән кунаклар, катнаша торган илләр саны буенча ул Олимпиада кебек үк. Без бөтен уңайлы шартлар белән Универсиада авылы төзибез. Шул биналарны югары, урта уку йортларына биреп, укырга күбрәк балалар кабул итә алачакбыз.
– …Һәм татарча өйрәтергә кирәк.
– Сүз дә юк. Күбесе татарча белә. Бу гаҗәпләндерә дә. Дөресен әйткәндә, кайчакта алардан өйрәнергә кирәк. Яшьләр килсә, бердән – ике, икедән күп була. Ил буенча шундый күңелсез мисал бар: соңгы берничә елда үлүчеләр саны туучыларга караганда артыграк булды. Шул ук вакытта, демографик ситуацияне гомумән алганда, Татарстанда бер елда да халык саны кимемәде.
–Менә халык санына килеп җиттек. Шушы елның октябрендә яңа җанисәп тора. Үткәненнән аңлашылганча, бу янә татар өчен чын мәгънәсендә көрәш булачак. Бигрәк тә Башкортстанда. Бу тагын күп сөйләнми торган, әмма ифрат әһәмиятле, күз йомып булмый торган бер проблема. Һәр якның да аргументлары бар. Уфадан да үзләренчә акланалар. Казан ягында да үз дәлилләре. Сезне, гадәттә, компромисслар остасы дип тә атыйлар. Бу уңайдан Мортаза Рәхимов белән бер утырып, проблемага ике якны да канәгатьләндерерлек бер чишелеш табу теләге юкмы?
– Бу мәсьәләдә Башкортстанның хәле, гомумән, авыррак. Бервакытта да кемнедер гаепләп сөйләгәнем юк, сөйләмим дә. Чөнки башта үзеңне шул урынга куеп карарга кирәк. Башкортстан -зур республика, шул ук вакытта анда башкортлар саны кимрәк. Дөресен генә әйткәндә, чынбарлыкта, анда иң күбе – руслар, аннан – татарлар, аннан – башкортлар. Бу минем үз күзәтүем, язуга карап әйтмим, халык саны язылган документларга да нигезләнмим. Әмма, чыннан да, анда татарлар күбрәк.
Шуңа күрә, Башкортстан дип аталгач, башкорт халкының саны күбрәк булсын иде дип, шуның турында хыялланып яши торган республика инде ул. Шул ук вакытта, кайчагында Башкортстан идарә органнарының кайбер адымнары аңлашылып бетми. Алар ничектер онытып җибәрә: без бит демократик юлга баскан халык, җәмгыять. Кешене көчләп яздырып кына, аңа: “Төп милләт булып язылсаң, сиңа юллар тизрәк ачыла”, – дип кенә, шуңа хисап тотып кына мәсьәләне хәл итеп булмый. Бүген башкорт булып язылса да, ул барыбер татар була. Шуңа күрә моны үз-үзеңне тынычландыру дип кенә атар идем. Иң мөһиме – татар халкы да, башкорт халкы да исән булсын, ишәйсен, дус яшәсен.
–Сезнең президентлык азагында милли тормышны 309нчы федераль канун, татар телен укытуны чикләү тырышлыклары тетрәтте. Гомумән, минемчә, иң аянычы – соңгы елларда татар теле хәзерге глобальләшү чорында яшәп калырлык дәрәҗәдә тамыр җәя алмады.
– Тел мәсьәләләре мине гомер буе борчый. Соңгы вакытта менә шундый нәтиҗәгә килдем. Телебез төрки телләр төркеменә керә. Телебезне төрки телләр нигезендә саклап калып була.
– Димәк, глобальләшүгә каршы тору чарасын тугандаш телләрнең бер-беренә якынаюында күрәсез булып чыга. Ягъни Сез унификация ягында?
– Әлбәттә, үзебезнең тел үзебезгә якынрак, анысы турында шик тә юк. Һәр халыкның үз теле кадерле. Әмма төрки телләрне бергәләп сакларга кирәк. Димәк, татар теле дә шул хисаптан сакланачак, башка телләр дә.
Без төрле экспериментлар ясап карадык. Телне югалтмас өчен, аны гаиләдә сакларга кирәк. Бу бер халыкка да җиңел түгел. Туган телне балалар бакчасында саклау зарур. Аннан башлангыч мәктәптә. Менә шушында моның нигезен балага гомерлеккә салып калдыра алабыз. Башка чарасы юк. Чөнки хәзер белем алуның күләме зур. Кеше гомере 200 елга әйләнмәде бит әле, 100 яшькә җитә алган юк. Барыбер шул ук 10-11 ел эчендә белемнең ниндидер күләмен алып калырга кирәк.
Бу мәсьәләдә без Русия буйлап та эш башладык, милли телне тулысынча, күпме кирәк, шулкадәр өйрәнергә дип килештек. Югары уку йортларында да татар теле укытырга тырышып караган идек, әмма ул реаль нәрсә түгел. Аңа вакыт җиткереп булмый. Сүз дә юк, туган телне яратабыз. Ана теле, әни теле бит ул. Ләкин гел татарча гына өйрәнеп, татарча гына белеп яшәсәк, дөрес булмас иде. Чөнки дөньяда конкуренция бара. Инглиз телен белмәсәң, башкача белем дәрәҗәң ким булса, димәк, син үз-үзеңә аяк чаласың. Бу сүзләрне әйтү җиңел түгел, моны хәл итәргә, аңлап эшләргә кирәк. Без зур эшкә тотындык. Аны Рөстәм Нургалиевич дәвам итәчәк, чөнки бергә башладык. Монда аңлашу бар. Шул ук вакытта, бу бик күп акча да таләп итәчәк. Хәзер башлангыч һәм урта мәктәпләрдә балаларны укыту программасы ясыйбыз. Бу әле беренче программа булачак. Башка илләр тәҗрибәләрен өйрәндек. Бик кызыклы анализлар, аңа нәтиҗәләр ясалды. Мәгариф министрыбыз да бу мәсьәләләрдә уйлый торган кеше, чит илдә эшләү тәҗрибәсе бар. Уртак фикергә килдек, дип әйтәсем килә. Башлангыч мәктәп укытучыларының хезмәтләрен ана телен ничек өйрәтүенә карап кына бәяләячәкбез. Соңгы чыгышларымның берсендә әйттем: укыткан өчен кеше күпмедер хезмәт хакы ала икән – алсын. Аттестация нәтиҗәләре буенча шундый ук еллык хезмәт хакын бирергә кирәк. Программада каралган белем бирелгәнме, балалар ана телен беләме? Ул башка милләтләр өчен дә шулай ук. Менә шушы башлангыч мәктәп укытучысы имтиханын тапшырды, аттестацияне узды икән, аңа бер тапкыр грант бирергә тиешләр. Аның критерийларын эшлиләр хәзер. Нәтиҗә шул: чын укытучы булдырырга, мәктәп программасына кешедән лидер ясауны салырга кирәк. Табигатьтән бирелгән сәләтне тартып чыгарырга.
–Бу эшне кем алып барачак соң? Мәгариф министрлыгымы?
– Әлеге программа белән турыдан-туры Президент җитәкчелек итәргә тиеш. Аны бер ел элек башлап җибәрдек. Әле киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә дә өлгермәдек. Барысын да халык белән киңәшеп-сөйләшеп эшләячәкбез. Бу илдә беренче шундый программа булачак. Башлаган эшне ерып чыга алмыйча калганыбыз юк әле.
– Минтимер әфәнде, шушы әңгәмәгә вакыт тапкан өчен бик зур рәхмәт Сезгә!
Комментарии