- 19.02.2025
- Автор: Рүзәл ЮСУПОВ
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Шөкер, безнең халык шөһрәтле шәхесләргә бай. Шуларның берсе – философия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге премиясе лауреаты һәм башка мактаулы исемнәр иясе Таҗи (Таҗетдин) улы Казбек Гыйззәтов.
Мин бу кеше белән күптән таныш идем, һәм шушы язманы әзерләү уңае белән, аның тормыш юлын тулырак итеп өйрәнгәч, аны моңарчы аз белгәнлегемне аңладым, һәм алдымда күп яктан үрнәк, күркәм шәхес образы пәйда булды. Бу уңайдан тагын шуны да искәртеп куйыйм: Казбек Гыйззәтовның гыйбрәтле тормышы һәм югары бәяләнерлек эшләре белән танышканда, аның мәшһүр әтисе Таҗи Гыйззәтнең һәм аның үзенә лаеклы чордашларының игелекле эшләрен дә күбрәк белдем. Һәм шундый фикергә килдем: без, ягъни узган гасырның урталарында үсеп формалашкан өлкән буын кешеләре, хәзерге яшьләрдә исә бигрәк тә, үзебезнең тарихны, шул исәптән унтугызынчы йөзнең азагында һәм егерменче йөзнең беренче яртысында сәнгать һәм әдәбият хәзинәләре иҗат иткән күренекле шәхесләребезне аз беләбез яки бөтенләй белмибез булса кирәк. Бу, минемчә, безнең мәгарифнең бер җитешсез ягы: уку йортларында элекке көнбатыш илләре һәм Русия тарихы шактый тулы үзләштерелсә дә, татар халкының үз тарихы, аның бөек, күренекле кешеләре тиешенчә өйрәтелми. Хәер, бу үзе бер зур сөйләшү темасы. Язманың героена әйләнеп кайтыйк.
Казбек Гыйззәтовның күркәм сыйфатларын, гомумиләштереп, болай сурәтләргә мөмкин: ул зур ихтыяр көченә ия, искиткеч эшлекле, туры сүзле, гаделлек өчен көрәшүче, кыю кеше иде. Аның бу сыйфатлары бабасыннан һәм атасыннан килә. Бабасы Кәлимулла Әгерҗе якларында гаделлеккә табынучы, кыю йөрәкле, тәвәккәл, гаярь ирләрнең берсе булган. Яшьтән атасыз калып, тормышның бөтен ачысын татып, махсус белеме булмаса да, үзлегеннән өйрәнеп, чиксез зур тырышлыгы белән, татар халкының күренекле драматургына, режиссеры, актеры, зур җәмәгать эшлеклесенә әверелгән әтисе Таҗи Гыйззәт (Таҗетдин Гыйззәтов) Казбек Гыйззәтов өчен гомере буена якты маяк була. Ул, атасыннан үрнәк алып, аның татар сәнгате өлкәсендәге фидакарь эшләрен дәвам иттерергә, аңа турылыклы булырга тырышып яши. Һәм чыннан да атасына лаеклы, аның рухи мирасын, баетып, үстергән олуг шәхес иде.
Казбек Гыйззәтовның яшьлек чоры ил өстенә төшкән зур афәт – Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул, 1943нче елның гыйнварында Казан мәктәпләренең берсендә 10нчы класста укып йөргәндә, 18 яше дә тулмаган килеш, Кызыл армия сафларына алына. Ленинградта хәрби артиллерия училищесын тәмамлагач, фронтка җибәрелә. Ул вакытларда аның абыйсы – 19 яшьлек лейтенант Үзбәк Гыйззәтов, үзе командалык иткән танк эчендә янып үлгән була.
Сугыш тәмамлангач та, Казбекны офицер буларак, армиядән җибәрмиләр. Ул төрле хәрби округларда (соңгы хезмәт урыны Сахалинда була) 10 ел хезмәт итә. Аны бары тик 1955нче елның гыйнварында Татарстан язучылар союзы председателе, СССР Югары Советы депутаты Гомәр Бәшировның Оборона министрына үтенече нәтиҗәсендә армиядән азат итәләр. Бу үтенечнең сәбәбе исә шул була: Казбекның әтисе Таҗи Гыйззәт инде ул чакта үлем түшәгендә ята.
Казбек, әтисе үләр алдыннан, ике ай буе аның янында була. Шул көннәрдә әтисе белән әңгәмәләрендә күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең нинди зур шәхес икәнлегенә төшенә, аның фидакарьлек белән үткән тормыш юлын, татар мәдәнияте, театр сәнгате үсешенә керткән гаять зур өлешен йөрәге аша үткәрә. Һәм яшьлек еллары армия сафларында узган Казбек гомерен әтисе хезмәт иткән өлкәгә – татар мәдәниятенә багышларга, әтисе юлын дәвам иттерергә дигән ныклы фикергә килә.
Әтисе үлгәннән соң, Казбек аның кулъязмаларын җентекләп өйрәнә, күп санлы пьесаларының төрле вариантлары, публицистик мәкаләләре, хатлары һәм башка материаллары тупланган шәхси архивын тәртипкә сала. Ул туган якларыннан аерылып торган арада үзе өчен әтисе тормышында булган драматик сәхифәләрне ача. Армиядә чагында Казанда булган хәлләр турында аңа хәбәр итеп тормаганнар икән. Казбек моны авыр кичерә, әтисенә авыр вакытларда шактый еллар өйдә була алмавы өчен, үзен аның алдында гаепле итеп тоя. Нәтиҗәдә авиация яки химия-технология институтларының берсендә укырга дип уйлап йөргән запастагы офицер (чөнки ул урта хәрби-техник белемле була), әтисенең гомере буе башкарган эшләрен ташларга үзенең мораль хокукы юк дигән карарга килә. Һәм, шулай итеп, Казбек Гыйззәтовның киләчәк язмышы хәл ителә. Ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Кырыс тормыш тәҗрибәсе алып өлгергән, мәгънәле яшәү принцибы белән сугарылган Казбек, бөтен көч-куәтен биреп, белем алырга керешә. Ул, «бишле»гә генә укып, Сталин стипендиясе ала, фәнни эшләргә тартыла, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Моңа кадәр пушка, автомат белән эш иткән студент Гыйззәтов «Әдәбиятта милли үзенчәлекләр» дигән теманы үзенең фәнни эшенең төп юнәлеше итеп сайлап ала.
Казбек, университетта укуын тәмамлагач, күренекле галим М.И. Абдрахманов җитәкчелегендә философия буенча аспирантурада калдырыла. Һәм ул тиздән «Сәнгатьнең милли формалары мәсьәләсе» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.
Казбек Гыйззәтовның шуннан соңгы тормышы югары уку йортларында студентлар укытуга, философия, эстетика, социология һәм әдәбият белеме өлкәләрендә гаять актив, нәтиҗәле гыйльми эшкә һәм әдәби иҗатка багышлана.
К.Т. Гыйззәтовның милли сәнгать турында бай эчтәлекле китабы ике тапкыр (1974, 1982 елларда) дөнья күрә. 1978нче елда ул шушы тема буенча Мәскәү университеты советында уңышлы рәвештә докторлык диссертациясе яклый. Шулай итеп, ул эстетика буенча беренче фән докторы була.
Казбек Гыйззәтовның татар телендәге икешәр томлык «Философия» һәм «Нәфасәт» китаплары дөньяга чыгу – татарларның иҗтимагый тормышында олы вакыйга була. Катлаулы гыйльми темаларга татарча шул кадәр зур күләмле фәнни хезмәтләр язып бастыру – рус телен дә, татар телен дә бик яхшы белгән зур эрудицияле, киң кырлы олпат галимнәр кулыннан гына килерлек эш. Мондый зур эшне, гадәттә, академик тикшерү институтлары гына башкара.
Профессор К.Т.Гыйззәтовның төрле юнәлешле гыйльми эшләрендә яктыртылган бер бик җитди проблема хакында әйтми китсәк, күркәм шәхес турындагы хикәябез тулы булмас иде. Бу милли идея проблемасы.
Казбек Гыйззәтов Мәскәүдә рус телендә басылып чыккан «Национальная идеология» («Милли идеология») дигән ике томлы зур хезмәтендә хәзерге чор өчен бик актуаль «милли идея», «милли идеология» төшенчәләрен реалистик фикер йөртү җирлегендә аңлата, һәм монда галимнең әлеге бик әһәмиятле мәсьәләне бүгенге чынбарлык белән бәйләп объектив яктыртуы хәзерге үтә катлаулы, буталчык социаль хәлләрне реаль итеп, дөрес күзалларга мөмкинлек бирә.
Милли идея, К.Т.Гыйззәтов карашынча, теге яки бу халыкка тумыштан һәм мәңгегә бирелгән сыйфатлар җыелмасы түгел (болай фикерләү метафизика булыр иде). Милли идея ул – һәр конкрет тарихи чорда һәрбер халык өчен хәл ителергә тиешле проблема. Мәсәлән, татарлар өчен бүгенге чорда милли идея халкыбызның телен, мәдәниятен һәм шуның белән бергә аның үзен саклап калу һәм үстерү бурычыннан гыйбарәт.
Казбек Гыйззәтовның 40 еллык укытучылык тәҗрибәсе күп педагоглар өчен үрнәк булырлык. Аңа коллегалары белән аралашуда, студентларга белем һәм тәрбия бирүдә югары культурага ия булу, әдәплелек һәм тыйнаклык хас иде.
Ул югары уку йортларында беренчеләрдән булып философия, эстетика кебек катлаулы курсларны татарча укыта, катлаулы материалларны студентларга гади телдә, аңлаешлы итеп җиткерү принцибы белән эш итә
Профессор Казбек Гыйззәтов зур галим, күренекле педагог булу белән бергә, үзен әдәби иҗат өлкәсендә дә күрсәтә. Әтисенең драматурглык сәләте аңа да бирелми калмаган, күрәсең. Ул әтисе Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясе буенча күп серияле телевизион фильм сценариен яза. Бу фильм 1980нче елда экраннарда күрсәтелә. 90нчы елларда ул рус телендә «В августе 91 года» дигән 8 серияле телевизион фильм сценариен эшли. Монысы 1997нче елда аерым китап булып басылып чыга.
Казбек Гыйззәтовның шәхси сыйфатлары турында сөйләгәндә, әтисенең истәлегенә, иҗатына аеруча зур ихтирам белән каравы турында әйтми мөмкин түгел. Ул Таҗи Гыйззәтнең тууына 80 ел тулу уңае белән аның әсәрләрен 4 томлык итеп бастырып чыгара, 2009нчы елда исә әтисенең әсәрләренең 5 томлыгын бастыра. Шулай ук әтисенә багышланган «Таҗи Гыйззәт. Фикерләр. Истәлекләр. Хатлар. Бәхәсләр» дип аталган зур күләмле хезмәт әзерләп чыгара.
Әтисе юлыннан тайпылышсыз барган Казбек Гыйззәтов үзе дә балалары өчен үрнәк булып яшәде. Ул үзенә лаеклы алмаш әзерләп калдырды. Аның кызлары Гүзәл белән Гөлназ да аталарының һәм бабаларының бай рухи мирасын кадерләп саклыйлар һәм үстерәләр. Гүзәл Гыйззәтова күп еллар инде Казан вузларының берсендә инглиз теле кафедрасын җитәкли. Ул, татар теле фразеологизмнарын инглиз теле чаралары белән чагыштырып өйрәнеп, уңышлы рәвештә докторлык диссертациясе яклады, профессор исеменә лаек булды. Гүзәл, инглиз теле белгече булуга карамастан, татар теле мәсьәләләре белән дә актив шөгыльләнә. Аның Оксфорд университетында татар телендәге сурәтләү чараларын бәян итеп ясаган фәнни доклады чит ил галимнәре тарафыннан югары бәя алган.
Тиздән профессор Гыйззәтов Казбек Таҗи улының тууына 100 ел. Аны якыннан белгән һәм хөрмәт иткән күп санлы укучылары бу олуг шәхесне зурлап искә алырлар һәм аның исемен озак вакытлар күңелләрендә кадерләп сакларлар.
Академик Рүзәл ЮСУПОВ
Комментарии