Үләбезме, тереләбезме?

Үләбезме, тереләбезме?

«Татар теле бетүгә бара, татарча укыту елдан-ел кими, без кая барабыз?» – дип борчылучы милләттәшләребезне хөрмәтле галимнәребез, тел белгечләре «юата». Дөньяда һәр елны дистәләгән тел юкка чыга, кулланыштан бөтенләй төшеп кала. Татар теле дә шулар хисабында, вак тел, ягъни мәсәлән. Бөтенләй юкка чыкса да, аптырыйсы юк, янәсе. Тел бетсә, без дә халык, милләт буларак юкка чыгабыз түгелме соң? Үз балабызга газиз туган телебездә «әти», «әни» сүзен әйтергә өйрәтә алмадым димибез, татар теле барыбер кирәксез, кулланыштан төшеп, югалып бара, дип, үзебезне юатабыз.

Мәгълүм бер әфәнденең эш-гамәлләре белән бөтенләй килешмәсәм дә, бер фикерен бик дөрес дип саныйм. Глобальләшү чоры, татар теленең кирәге бетә дип уфтанган милләтебезнең ничә халык артисты бар? Ничә Тукай бүләге иясе бар? Халык шагыйре, халык язучысы күпме? Кайсы халыкныкы соң алар? Тулы бер армия! Шушы милләткә бетү, юкка чыгу куркынычы яныймы? Телевизордан Тукай музее хезмәткәренең чыгышын тыңлагач, янә исем китте. Тукай премиясе лауреатлары, кайда сез, Тукайның кем икәнен беләсезме, оныттыгызмы? Аның әле саллы гына премиясе түгел, ярдәмгә мохтаҗ музее барын да беләсезме? Мин үзем гомер буе татар телендә китаплар, әсәрләр укырга яраттым. Тик соңгы елларда газиз туган телебез кимсетелеп, дәрәҗәсе төшә барган саен, халык язучылары, милли премия лауреатлары күпләп арта бара. Яхшы шигырь язу, яхшы әсәр иҗат итү бу әле милли җанлы дигән сүз түгел бит.

Телебезнең дәрәҗәсе кими баруын без хәзер мулла, имамнарның мәчетләрдә вәгазьләрне татарча сөйләмәвеннән күрәбез. «Язучылар берлеге сайтын нигә рус телендә ачтыгыз?» – дигән сорауга: «Хәзер яшьләр татарча бик укымый», – дип җавап бирә хөрмәтле халык язучысы. Ә мулла: «Мәчеткә татар телендә аралашучы халык кына түгел, башка милләт кешеләре дә йөри. Алар да аңласын өчен кайчакта рус телендә дә сөйлибез», – ди.

Телебезнең югала баруында Мәскәү дә, руслар да гаепле түгел. Депутатлар арасында күпме милләттәшләребез бар. Янып-көеп, үрсәләнеп татарча чыгыш ясаучы Туфан агабыз үзе генә ни тора иде! Җәмәгать палатасында татар милләтенең күпме күренекле затлары эшли. Ләкин ике дистә ел буе кәнәфидә утырып, тел, дин, татар мәгарифе мәсьәләсендә борчылып, ике җөмлә сүз әйтмәгән депутатларыбыз байтак шул.

Күптән түгел Дәүләт Думасында кесәсендә пистолет йөрткән бер чечен депутаты турында шаулап алдылар. Берсеннән-берсе сәер һәм үзләредәй сәер-сәер тәкъдим-кануннар әвәләп утыручы Дәүләт Думасы депутатлары пистолет түгел, автомат күтәреп йөрсә дә, гаҗәпләнмим. Димәк, алар өчен корал йөртү гадәти хәл. Пистолет кыстырып йөрү ярамаган гамәл дип кабул итсәк, мәсьәләнең икенче ягы миндә бу депутатка хөрмәт хисләре уятты. Ул депутат үз милләттәшләренә, гаделсез сугышта һәлак булган хатын-кызларга, алар истәлегенә куелган һәйкәлгә тел-теш тидерттерми, Дума хәтле Думада үз халкын яклый белә. Ә безнең «мәңгелек» депутатларыбыз Явыз Иван гаскәрләренә каршы изге көрәштә Казанны яклап һәлак булган бабаларыбызга һәйкәл кую мәсьәләсендә каршы тавыш биреп утыралар.

Тагын шуны әйтәсем килә: кайчакта, кунакчыл Татарстаныбыз күренекле кешеләрдән татар каны эзләү белән бик мавыгып китә. Казанга кадерле кунак булып килгәндә, аларның һәммәсендә дә «татар каны» ага, Казаннан ераклашуга ул тамырлар юкка чыга. Әллә кемнәрдән, татарны бөтенләй бар дип тә белмәгән затлардан татар каны эзләп йөргәнче, телебез, милләтебез язмышы өчен игелеклерәк гамәлләр кылсагыз, файдасы зуррак булыр иде.

Сер түгел, хәзер «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында алып баручыларның күбесе – күренекле кешеләребезнең балалары. Сүз дә юк, татар телендә бик матур, чиста сөйләшәләр. Сокланып утырам, бу фәлән-фәләнеч баласы, шәһәрдә үскән, укыган баладыр инде, дим. Ә менә шоу-тамаша, спектакльләрне әзерләүче җаваплы кешеләрнең татарчасы ташка үлчим дигән фикер туа. Яңа ел тамашасын көтеп алдым былтыр. Без татарча укып белгән Галәветдиннең тылсымлы лампасы турында иде ул. Тик ул монда Галәветдин түгел, Аладин. Бу тамашаны әзерләүченең гомердә дә бу әкиятнең татарча вариантын укыганы юк дигән тәэсир калды. Миллионлаган татар тамашачысы хозурына тәкъдим итәсең икән, татарча булырга тиештер. Хөрмәтле халык артисты катнашында барган бу тамашада Аладин: «Эшлә минем хатыннан Шахрезада», – ди. Бу нинди җөмлә. Әлбәттә, татар сүзләреннән төзелгән. Ләкин: «Минем хатынымны Шаһзәдәгә әйләндер яисә әверелдер», – дисә, дөрес буласы бит. Телебез шулай имгәнеп, гарипләнеп юкка чыгып бара.

Фәния СӨНГАТУЛИНА.

Казан шәһәре.

Комментарии