- 18.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Безнең күп кенә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә ишек алдындагы этләренә һәм абзар тирәсендәге кош-кортларына урыс телендә эндәшә. Әйтерсең, алар инде оптимизацияләнгән мәктәпләрдә, урыс компоненты белән белем алганнар.
Хайваннарга нинди телдә эндәшсәң дә бер, тик ашарына бирүеңне генә бел, алар шулай яратылган. Тик аларга үз телеңдә эндәшсәң, үз күңелеңә үк рәхәтрәк булыр иде дип уйлыйм. Үз балаларыгыз, оныкларыгыз белән дә чит телдә аралашып, бер дә җаныгызга ләззәтлек тоймыйсыздыр яки инде без шулкадәр гадәтләнеп, башны җүләрлеккә салабызмы?
Бездән кала торган нәсел хайван түгел ләбаса, аңа да ана телендә тарихыбызны, әдәбиятыбызны һәм мәдәни мирасыбызны өйрәтеп калдырырга бурычлыбыз.
Безнең җирле җитәкчеләр дә, толерант булыйк диеп, инде 90нчы елларда ук яуланган уңышларыбызны сатып-биреп бетерделәр. Аларның күбесе үз байлыкларын гына кайгыртып яши. Синең милләтең аңа нәрсә – бары тик аны гына кузгатмасыннар.
Әгәр гадел яшәгән булсалар, безнең халык бу хәлгә калмас иде. Кирәк бит: үз ана телебездә белем алма, имтиханнарны урысча гына бир, ялган тарихны өйрән, ислам кануннары белән яшәмә, милли гореф-гадәтләреңне читләргә бир, сөйләм телеңә яраклы латин графикасын алма, инде студентларын җыеп укыта башлауга карамастан, милли университетыңны ачма… Поезд киткәч, университет ябылгач кына, исем чыгарган булып, төрле органнарга хатлар юллаган булдылар үзе. Аны карарлар чыгарганчы ук әзерләргә кирәк иде ләбаса. Нәрсә, үзебезнең Югары Советта бу хакта белмәделәрме? Сизмәделәрме? Нишләп утыра Думадагы депутатларыбыз? Милли хәрәкәтне күтәреп, яклап була иде бит. 90нчы елларда дәүләт суверенитетын милли хәрәкәт алып бирде ләбаса. Әкренләп-җайлап дигән булып, саклый гына алмадык.
Әйе, һәр нәрсәнең үз вакыты бар – калган эшкә кар ява шул. Аның каравы, татар мәктәпләрен, мәчетләрен ябып, алдынгы карашлы милли-дини каһарманнарыбызны кимсетеп, гаделлек һәм бәйсезлек өчен көрәшкәннәре өчен судлар белән җәфалап бетерергә булдылар. Инде җитмәсә, тагын, 80 яшьлек милли җанлы олы шәхесебез Зәки абыйга карата аның «Русия глазами татарина» дигән мәкаләсе өчен эзәрлекләү башланды, ришвәтчелеккә, төрле тәртипсезлекләргә каршы көрәшәсе урында.
Соң ул безнең Татар конгрессы нишләп ята? Милләтебезне якларга тиеш түгелме соң? Кирәк чакта берләшергә кирәктер. Җырлап-биеп кенә ерак китәрбез инде?!
Хөрмәтле, милли интеллигенциябез! Нишләп сез халык белән түгел? Әллә бу дөньяда тамак өчен генә яшисезме? Халыкны үзегездән аңгыра дип уйламагыз, милләтебез һәр яктан булдыклы, тик бераз төртеп җибәрергә генә кирәк. Булышыгыз!
Күп вакытта безнең хакта начар итеп язалар-күрсәтәләр. Шул ук Куликово сугышы җыры, «Орда» фильмы һәм башкалар. Нишләп дәшмибез? Судларга бирмибез? Халыкны күтәреп имзалар җыймыйбыз? Кайда сез теге 12 кешедән торган «җанатар»лар, юристларыбыз? Вакытында хаклык өчен көрәшмәгәнгә, кемгәдер ялагайланып йөргәнгә соңыннан үкенерсез бит.
Мәскәү бер ел эчендә яңа тарих дәреслеге язарга тиеш. Халкыбыз турында дөрес мәгълүмат яздыру өчен төрле юллар белән көрәшергә кирәк, тагын йоклап калмыйк. Сез бит галимнәр, сүзегезне әйтегез! Ана телебезгә, милләтебезгә битарафлык күрсәтүебезне дәвам итсәк, телебез «кухня теле» генә булып калачак бит. Балаларыбыз туган телебездә атнага ике генә сәгать укып, киләчәктә сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерә торган кешеләр булып үсеп җитәр дисезме?
Инде Татарстан милли республикасын һәм президент атамасын бетерергә диеп теш кайрыйлар. Матвиенко килеп, кабат бу хакта кисәтте. Аларның карары һәм срогы да бар – билгеле дә! Ул көн бик тиз килеп җитәчәк. Әле кичә генә 2012 ел иде, бүген инде 2013 ел… Әкренләп йоклаталар – гамәл кирәк!
Татар халкының төп өлеше Татарстан белән Башкортстанда гына яши, калганнары бөтен җиргә сибелгән. Әле аларын да төрле кавемнәргә бүлгәлиләр һәм бүленәләр. Мәгълүмат чараларында татар-мөселманнар белән куркыту бара, дине-халкы хакында бернинди аңлатма бирелми, билгеле башка милләтләрдә безгә карата начар караш хасил була. Монда безгә каршы, безне начар, шакшы, вәхши итеп сурәтләгәндә, христиан дип әһелләре тарафыннан ясалган ялган тарихның да өлеше күптер. Бу бит аларның көнләшүеннән килеп чыккан гамәл. Чөнки ислам динле татар милләте, гадел яшәү рәвеше тели, беркемгә дә теле белән дә кулы белән дә зыян китермичә.
Безнең ерак кардәшләребез Чыңгыз хан һәм аннан соң Алтын Урда варислары үз дәүләтчелеген гадел кануннар белән идарә иткәннәр һәм барча кеше дә нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, закон каршында тигезлектә, һәр нәрсәдә дә тәртиплелектә – Ислам дине нигезендә, шәригать кануннарын кулланып, үз кул астындагы халкын, дәүләтен саклаганнар. Шуңа да урыс иленең күрше князьлыклары тарафыннан кыерсытылган князьләре алардан ярдәм сораганнар.
Заманында Алтын Урда дәүләте тарафыннан христианнарга хөрмәт күрсәтелгән, чиркәүләрен мәсхәрәләү, динен, телен хурлау, милкен җимерү тыелган һәм моның өчен суд юлы белән үлем җәзасы кулланылган. Ни эшләмәк кирәк, Алтын урда тарафыннан князьлыкларның яшәү тәртибен рәткә китерү, Көнбатыш Европаның ярдәме белән үзебезгә каршы эшләнгән явызлыклар булып әйләнеп кайта.
Бу арада яулыкларга бәйләнеп алдылар. Юкса, гаиләдә һәм мәктәптә дини тәрбияле балалар булуга шатланырга гына кирәк ләбаса. Түр башындагы «шайтан тартмасы» күбебезне азгынлыкка, җинаять кылуга өйрәтеп бетерә инде. Яулык бәйләүне дин ягыннан гына карау да дөрес түгел. Яулык бит ул кыш-көз көне салкыннан, ә җәйдә тузаннан, кояшның ультрамиләүшә нурларыннан саклый. Яшьләребезне кечкенә чактан ук бозыклыктан саклап, ир балаларны киләчәктә хатыннарына изгелек кылучылар, ә инде кызларыбызны ирләренә тугры хатын, балаларына мәрхәмәтле ана итеп тәрбиялисе иде, бер-беребезгә булышып һәм шулай ук ана телебезне ничек булса да саклап калып, кулланышта үстерик, безгә берәү дә ярдәм итмәс үз хәлебезне үзебез үзгәртмәсәк!
Җәмәгать, безнең барыбызга да түбәтәй вә яулыктан йөрергә кирәк.
Илгизәр АКЪЕГЕТ,
Осиново бистәсе.

Комментарии