97 яшемдә дә милләт өчен янам…

2012 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулды. Бәйсезлек игълан иткән Татарстан Республикасының үз язу әлифбасы, үз дәүләт теле, үз грамматикасы булырга тиеш иде. Кызганыч ки, Татарстанның, халкының моңа ирешә алганы юк әле. Без Бөек Октябрь биргән ирекләрдән дә, соңгы 20 елдагы Конституция биргән бәйсезлекләрдән дә тиешенчә файдалана белмәдек. Бигрәк тә телебез, язуыбыз, орфографиябез һәм грамматикабыз мәсьәләләрендә.

1917 елгы Октябрь революциясенән соң, Совет власте шартларында татар халкы 3 әлифба кичерде. Мин, 97 яшемдәге кеше, бу 3 әлифбаны да хәзерге көнгәчә яхшы гына беләм. Алар арасында безнең халык өчен иң кулае – латин әлифбасы. 1929 елга кадәр гарәп әлифбасын өйрәнеп укыдык. Гарәп әлифбасын да начар иде дип әйтә алмыйм. Әнә хәзер дин сабаклары өйрәнүчеләр күбәйгән заманда аның бик тә кирәге чыкты. 1929 елдан 1940 елга кадәр диярлек латин әлифбасын өйрәндек. Халык аны бик җиңел үзләштерде. Бөтенләй кирәкмәгәнгә, 1939 елда хәзерге кириллицага күчерделәр. Без, ул еллардагы укытучылар, моңа бик каршы тордык. Чөнки ул татарның тел сөйләмен дә, язуын да боза. Менә 70 елдан артык татар кешесе шушы әлифба белән җәфалана. Әгәр дөнья халыкларының 80 проценты латин графикасы белән файдалануын исәпкә алсак, безгә дә латин графикасының өстенлеге аеруча ачык күренә.
Татар теленә һәм язуына яраклыгы ягыннан латин графикасы һәм кириллицаны чагыштырып карыйк. ХХ гасырның 50 елларында татарның кайбер тел галимнәре, әйтик Х. Курбатов һәм башкалар, татар язуын рус әлифбасына (кириллицага) нигезләп төзүне культурабыз үсеше өчен әһәмиятле булды дип расларга тырышсалар да, тәҗрибә моның киресен күрсәтте. Кириллицага күчү безне Европа культурасыннан читләштерде. Рус графикасының бүгенгәчә дөньякүләм аренага чыга алганы юк. Кириллицага күчү татарларны руслаштыруны көчәйтте. Без славяннарга түгел, ә төрки халыкларга керәбез. Руслаштыру сәясәтенең җимешләрен бүген аеруча яхшы күрәбез. Татар телендә чыгучы матбугат чараларында бүгенге көндә русча сүзләрне, хәтта текстларны еш очратасың. Гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләре белән генә татар теле табигый яңгырый. Безгә аның бетүенә юл куярга ярамый, моның өчен беренче чиратта латин графикасына күчеп кую мәслихәт.
Күптәннән күзәтеп киләм, минем фикерләргә тәңгәл килгән фәнни аңлатмаларны өлкән галимнәребездән академик Мирфатыйх Зәкиев әйтә килә. Аңа мин бик рәхмәтле. Республикабыз җитәкчеләре мондый галимнәрнең кадерен белсә иде. Татар теле өлкәсендә хәзерге яшь галимнәр латин графикасына күчү мәсьәләсенә куркыбрак карыйлар. Проблемаларның бәхәсле булып торуы да безгә каршы эшли. Бәхәсләрнең сәбәпчесе итеп мин нәрсәне күрәм: җитәкчеләребез, галимнәребез, оешмаларда эшләүче хезмәткәрләребез руслашып беткән, төп тормозны шулар ясый, аларга татар теленнән башка да бик рәхәт.
Татар теле өчен иң кирәкле әсбап итеп мин 1936 елда Казанда басылган русча-татарча сүзлекне саныйм. Анда әлифба да, грамматик телебез дә нәкъ безгә кирәкле дәрәҗәдә, әйтер идем, иң югары дәрәҗәдә эшләнгән. Мин бер гасырга якын сузылган гомер юлымда очраган проблемаларның иң мөһимнәреннән берсе итеп туган тел мәсьәләсе торуына инандым. Урыс арасында да яшәдем, сугыш кырларында бөтен Европаны гизеп исән-сау әйләнеп кайттым. Газеталарда латин графикасына каршы язучылар белән бер дә килешмим, алар тормыш тәҗрибәләре җитенкерәмәү аркасында яшь буынга ялгыш булган фикерләрен сөрәләр. Аек акылга өстенлек бирик, мөхтәрәм җәмәгать. Рус телен мәктәпләрдә өйрәнү дәверендә кириллица кулланылса, чит телләрне өйрәнү дәверендә барыбер латин графикасы кирәк. Шәһәрләрдә латин графикасы белән эленгән төрле элмә такталар, рекламалар да әлеге графиканың безнең тормышка ныклап үтеп керүен күрсәтә. Шуны татар теленә дә кертеп җибәрәсе генә бар. Казанда узачак Универсиадага әзерлек эшләре дә безне латин графикасын максималь дәрәҗәдә кулланырга мәҗбүр итә. Бу чаралар халкыбызга кабат латин графикасына кайтуны ансатлаштыра һәм шартлар тудыра. Минем чын йөрәгемнән чыккан сүзләрем дә, васыятем дә бу. Яшь буынның һәм милләтебезнең киләчәге өчен янып-көюдән әйтелгән фикерләрем.
Миргасим КАСЫЙМОВ.
Азнакай районының Почётлы гражданины, сугыш һәм хезмәт ветераны.

Комментарии