- 18.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
16 майда Казанда шахмат дөнья беренчелегенә кандидатлар бәйгесендә ярымфинал уеннары үтте. «Азатлык» сәхифәсе бәйгенең барышы белән таныштырып барды.
Финалга чыгу өчен, Борис Гельфанд (Израил) белән милләттәшебез Гата Камский (АКШ) һәм ике русияле – Владимир Крамник белән Александр Грищук көрәште. Узган атна ярымфиналның дүрт уены да тигез нәтиҗәгә тәмамланганнан соң (2:2), дүшәмбе кыска вакытлы уеннар (тай-брейклар) башланды. Һәр шахматчыга бер уенга 25 минут вакыт бирелеп, барлыгы дүрт уен уйналды.
Камский Гельфанд белән уйнап 1-2нче уеннарда тигез нәтиҗәгә ирешсә, 3нче уенда җиңде, әмма 4нче дә җиңелде һәм исәпләр тагын тигезләште. Аннан соң һәр уенчыга 5 минутлык вакыт бирелгән блиц уенында Гата Камский Гельфандка 2 тапкыр оттырды. 4 уенны да тигез нәтиҗәләргә төгәлләгән Грищук-Крамник арасындагы кыска уеннарда Грищук бер тапкыр җиңде. Шулай итеп, финалга Грищук белән Гельфанд чыкты. Камский белән Крамник төшеп калдылар.
«Азатлык» радиосы Камскийларның тормыш юллары Оренбур белән бәйле дип хәбәр итә. Танылган шахматчының бабасы Гата (Гатаулла) Сабиров-Камский – күренекле артист, Ташкент, Оренбур, Сәмәрканд, Орск шәһәрләренең татар театрларында уйный. Аның иң озак хезмәт иткән урыны – Оренбур татар драма театры (1923-1940).

Комментарии