- 18.02.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №02 (февраль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Танылган рәссам, Россиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгьзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит абый Гаимовка да 75 яшь тулды. Ул гомере буена Казанда яшәде, рәсем сәнгате буенча изостудияләрдә, гимназияләрдә, институтларда укытты. Һич уйламаганда җитмеш яшен узгач, Казандагы фатирын алмаштырып Арча шәһәренә яшәргә кайтып китте. Чөнки Арча әнисе Гарифә апайның ватаны, ул Ашытбаш авылында туган. Рәшит абый шулай ук талантлы рәссам, абыйсы Фәрит белән кечкенәдән Ашытбашка Казаннан кунакка кайтып йөргән. Рәшит абыйның әнисе гомере буена Казанда 7нче заводта эшләгән. Рәшит Гаимов – Татар халкы тарихына кагылышлы күп рәсемнәр иҗат иткән рәссам. Аның эшләре тарихыбыз һәм мәдәниятебез турында күп нәрсәләр сөйли. Ул Республикада беренче тапкыр офорт техникасы стилендә Татар халкы эпосы «Идегәй» һәм «Казан ханлыгы» турында тарихи рәсемнәр иҗат итте. Рәшит Гаимов иҗаты туган җиргә мәхәббәт, батырлык, патриотизм тәрбияләүче тарихи дәреслек. Аның 265 эше музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә дөнья буйлап таралган. Аларны Татарстан Республикасының дәүләт сынлы-сәнгать музеенда, «Хәзинә» милли-сәнгать галереясында, Вологод өлкәсе картиналар галереясында, Арча тарих-этнография музеенда, Булгар музей-заповеднигында, Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Яшел Үзән, Лениногорск сәнгать галереяларында, Россия, Америка, Франция, Германия Италия илләрендәге шәхси коллекцияләрдә күрергә мөмкин. Рәшит Хәмит улы Бөтенроссия, региональ, халыкара күргәзмәләрдә дә бик теләп катнаша. 2020нче елда Бөтенроссия пленар-симпозиумда I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Рәшит абый Арча тарих-этнография музее белән дә бик дус, анда Арча районының матурлыгына, тарихына багышланган бик истәлекле рәсемнәр күрергә мөмкин. Ул музей фондына офорт стилендә ясалган унбер картина бүләк иткән. 2021нче елда «Казан арты» музее аннан борынгы Арчаны гравюра стилендә ясавын үтенгән. Ул бу үтенечне бик теләп башкарган, «Көтү» һәм «Крепостьны саклаучылар» дигән офортларын иҗат иткән. 2022нче елда «Казан арты» музеенда Рәшит Хәмит улының шәхси күргәзмәсе ачылган иде. 2024нче елда ул «Арча – Татарстанның энҗе бөртеге» дигән картиналар сериясен башлап җибәрде. Аның бөтен эшләре дә музейның күргәзмәләр залына куелган. Бу эшләрдән без Арчада күпме кызыклы, уникаль бай тарихлы биналар барын күрәбез. Рәшит абый хезмәтләрендә гади кеше күзе күреп бетерә алмаган элементлар да күренә. Һәрбер эшен яратып, күңел биреп, илһамланып иҗат итә ул. «Арчага кайтып оттырмадыңмы, үкенмисеңме?» – дим мин. «Юк, монда мине хөрмәт итәләр, эшләргә зур мөмкинлекләр тудыралар, күңелемне күтәрәләр!» – ди ул елмаеп. 75 яшьтә дә иҗат итә алу зур бәхет шул инде! «Арчаның даны булган бөекләр: Габдулла Тукай, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов портретларын ясадым, хәзер инде Гәлиәсгар Камал рәсемен ясарга тотындым!» – ди мәшһүр оста шатланып. Киләчәктә дә зур сәламәтлек, иҗат уңышлары телим Рәшит абый!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН
Татарстанның рәссамнар һәм
журналистлар берлеге әгьзасы

Комментарии