Татарстан Республикасы мәгариф министрына Ачык хат

2021нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган телгә багышлап Татарстанда төрле чаралар: олимпиадалар, фестивальләр һәм башкалар үткәрелде. ТНВ каналы, татар матбугаты да бу теманы читләтеп үтмәде кебек. Татар теле буенча комиссия эшли. Татар конгрессы бар… Ләкин шул ук вакытта татар теленә каршы, астан, халыктан яшеребрәк эшләнә торган эшләр дә бар. Мисал өчен, 1866-1930нчы елларда Минзәлә кантоны, соңрак Минзәлә районы Күзкәй волосте үзәге булган Күзкәй авылы (1984нче елдан Тукай районына керә) һәм Күзкәй урта мәктәбе тирәсендәге бүгенге хәлләр белән танышып китик. Авылда урта мәктәп 1922нче елда төзелә башлый. Беренче урта белемле чыгарылыш 30нчы еллар ахырына туры килә. Бүгенге көнгә мәктәпне тәмамлаучыларның гомуми саны берничә мең кешегә җитә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, мактаулы хезмәт алдынгылары, галимнәр, танылган шагыйрьләр һәм язучылар – Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин, Салисә Гәрәева, Габделхай Сабитовлар бар. Галимҗан Вәлиев – язучы, «РСФСРның атказанган укытучысы», авыл һәм мәктәп тарихына багышланган әсәрләр, төрле әдәби һәм документаль әсәрләр, «Мең дә бер фикер» дип аталган фәлсәфи хезмәт авторы. Галимҗан Вәлиев үз вакытында шушы мәктәпне тәмамлап, соңрак берничә дистә еллар мәктәбебездә физика фәнен укытты. Югарыда әйтелгәннәр мәктәбебездә төрле чорларда җитәрлек дәрәҗәдә көчле укытучылар коллективы эшләгәнлеген күрсәтә.

Татар авылларында урамда очраган һәр кеше белән, ул таныш булмаса да, исәнләшә торган гадәт бар. Күптән түгел урамда олы яшьләрдәге бер ханым очрады. Минем исәнләшүгә каршы ул миңа таба борылып, чыраен сытып карады да бер сүз дә әйтмәде, ләкин күз карашында «Говори по-русски» дигән сүзләр ярылып ята иде.

Соңгы елларда безнең Чаллы тирәсендә, татар авылларында урыслар йорт сатып алып, шунда күченеп утыра башладылар. Күзкәйдә дә бүген берничә урыс гаиләсе яши. Югарыда искә алынган ханым да шуларның берсе булып чыкты. Аларның балалары безнең авыл мәктәбенә укырга киләләр.

Бүгенге көнгә кадәр 100 процент татар яшәгән авылда һәм мәктәптә татар мохите хөкем сөрде. Ләкин соңгы елларда вазгыять үзгәрә башлады. БДИны сәбәп итеп, 9-11нче классларда урыс телендә укыту башланды. Монысын әле күпмедер дәрәҗәдә аңларга да булыр иде. Ә менә түбәнрәк классларда, класста бер урыс баласы булса, бөтен классның урыс телендә укытуга күчүен ничек аңларга була? Ни өчен төп халык булган татарларны кимсетеп, әллә кайдан килгән килмешәкләргә мондый өстенлек бирелә? Бу балаларга «без татарлар икенче сортлы халык» дип әйтү түгелме?

XVII-XVIII гасырларда барган мөселманнарны көчләп чукындыру чорында йөзләгән мәчетләр җимерелә, меңләгән татар туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Ләкин колонизатор зур уңышка ирешә алмый, чөнки татарның милли горурлыгы, меңләгән елларга сузылган Бөек тарихы, мәдәнияте була. Татарларда беркайчан да коллык та, «крепостное право» дигән нәрсә дә булмады. Моңа кадәр татар авылы татар телен һәм милләтен саклаучы бастион булып торды. Бүген менә шушы – милләтнең үзе утырган таза ботагына балта белән чабу бара. Мәктәпләрдә татар телен кысып, халыкны телсезгә, динсезгә әйләндереп, Русиядә бүген дә чукындыру сәясәте бара. Менә шушы чукындыру сәясәтенә, безнең мәктәп вариантында, кем үзенең өлешен кертә? Бу укытучылар инициативасы белән эшләнәме, яисә кемнеңдер өстән фәрманы беләнме? Сездән җавап көтәбез.

Р. СӘГЫЙДУЛЛИН

Тукай районы, Күзкәй авылы

Комментарии