ЯВЫЗ ИВАН КИРЕ КАЙТМАСЫН! СӘЯСИ АЧЛЫК!

Узган атна милли вакыйгаларга бай булды.

Сишәмбе, эштән иртәрәк качып, Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында күрсәтелгән, «» фильмын карарга бардым. Эшне ташлап, баш югалтып чабуым юкка түгел иде. Бу фильмда 1944нче елда булган коточкыч вакыйга сурәтләнә. 18нче майда, Сталин, милләтеннән булган һәркемне хыянәтче дип игълан итеп, Кырым татарларын депортацияләү хакында карар кабул итә. Нәтиҗәдә, авылларына төн уртасында Совет гаскәрләре басып керә дә, халыкка җыенырга 15 минут вакыт биреп, ялгыш әйтелгән бер сүз өчен дә кыйнап яисә атып үтереп, аларны туган җирләреннән куып чыгара! Кайбер мәгълүматлар буенча, безнең ата-балаларыбызга да шул ук куркыныч янаган, ләкин татарларның «артык күп» булуын «өстәгеләр» соң булса да аңлаган күрәсең.

Бу фильмга баруымның берничә сәбәбе бар иде. Беренче һәм иң төп сәбәп: үз халкым язмышына, тарихыбызга битараф түгелмен. Икенчедән, Кырымда яшәүче бик күп татарлар белән танышмын һәм алар бу фильмны карарга киңәш итте. Өченчедән, әле декабрь аенда гына Истанбулда булган Халыкара Төрки яшьләр корылтаенда Кырым татарларының шушы фаҗигане бик тетрәндергеч итеп сөйләве күңелгә сеңеп калган. Шунлыктан, хәтта Азнакайга булган командировканы да башка атнага күчереп, фильмны карауны иң мөһим бурычым итеп билгеләдем.

БИТАРАФ БУЛМАУЧЫЛАР КҮП

«Родина» кинотеатрына килеп җиткәндә, фильм башланырга бер сәгать чамасы вакыт бар иде әле. Залның ишек төбендә торучы кыз, хәзерге вакытта кино карап утыручыларның чынлыкта «Хайтарма»га дип килүен, алдан ук кереп урын алуларын хәбәр итте. Караңгылыкны ертып мин дә эчкә уздым. Инде баскычларда да урын алырга өлгергән кешеләр бар, рәтләр арасында абайланган берничә буш урын да киләсе фильм өчен алып куелган. Ничек итсәм иттем, кеше аякларын таптап йөри торгач бер буш урын таптым бит. Тиздән бу фильм тәмамланды. Залдан нибары 6 кеше урын бушатып чыгып китте. Ишек төбендә торган 100ләп кеше залга агылды һәм буш урын калмауга гаҗәпләнеп, кайсы-кая баскычка утырышты. Бер урындыкка икешәр кеше утыручылар да күп булды. Ләкин кире кайтып китәргә борылучы гына күренмәде. Экран астындагы идәнгә тезләрен бөкләп утыручылар күренде. Нәтиҗәдә, кинотеатр җитәкчелеге тагын бер залда шушы ук фильмны күрсәтеп, залны бушатырга мәҗбүр булды. Әйтергә кирәк, барыбер баскычка тезелешкән кешеләр кимемәде.

ХӘЗЕР ДӘ СӘЯСӘТ ШУЛ УК

Фильмның төп эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Төп герой Аметхан-Солтан, приказга буйсынмый, әйткән вакытта үз самолетын кире бормый һәм фашист самолетын бәреп төшергәч кенә кире әйләнеп кайта. Батырлык өчен аңа медаль тиеш булса да, җәзага тартырга телиләр, ләкин командирның аны артык хөрмәт итүе аркасында, сугышчыны өч көнгә Алупка авылына ялга озаталар. Аметханны анда сөйгәне Фәридә көтеп тора. Солдат кайту шатлыгыннан, бөтен авыл бәйрәм итә һәм шунда милли бию «Хайтарма» да биелә. Шунда төп герой, үзенә ияреп кайткан французга һәм урыс дустына аңлатма бирә: «Хайтарма – ул кире кайту дигәнне аңлата».

Фильмның яртысы татарча барганга, субтитрларны укымыйча да рәхәтләнеп аңлап карап утырдык. Кырым диалекты безнекеннән бераз аерылса да, таныш сүзләрне ишетү җанга рәхәт! Бәлки, туган телебездә барганга да шундый тәэсирле булгандыр ул фильм.

Сугыш вакыты. Һәр йортта кемнедер көтәләр… Балалар, урамнан узып барган Аметханны үз әтиләре дип белеп, аның кочагына килеп сарыла. Кыскасы, сугыш барысының да үзәкләренә үткән.

Шуңа күрә бер төнне Совет гаскәрләре килеп кереп, бар кешене тиз-тиз машинага төяп, татарларны хыянәтче дип атаганда… Ирексездән күзгә яшьләр килә. Бу фильм барышында ирләр дә күз яшьләрен тыя алмады. Менә бер әби үзен этеп-төрткәләгән солдатларга горур рәвештә җавап бирә: «Минем биш оныгым сугышта үлеп калды. Алтынчысы әле дә Советлар Союзы өчен көрәшә. Әгәр аны очратсагыз, хыянәтче икәнен әйтегез!» Менә икенче бер гаиләдә, әйберләрен җыясы урынга гаилә әгъзалары карт әбиләрен бер зур япмага салып, шуны 4 почмагыннан күтәреп чыгып баралар. Солдат аптырап сүз ката:

– Ташлагыз сез ул әбине, аны алганчы, юлга ашарга алыгыз!

Ана кешегә, олыларга кадер-хөрмәт, динилек һәр адымда ярылып ята монда.

Менә бер хатынның йорт ишеген кадаклап куялар һәм ул, илереп, эчтә калган күкрәк баласы янына ташлана. Йорт эчендә бала тавышы ишетелә. Ана инде кадакланган ишекне тырнап елый, ә аны урыслар йолкып чыгарып ташлыйлар!

«Без шушы җирдә тудык, монда үләбез», дигән өчен, авыл аксакалларын бер тамчы кызганусыз берьюлы диварга терәп аталар. Моны 5-6 яшьлек балалар күреп кала. Бу әлеге кансызлыкны беркайчан да кичермәячәк һәм «Хайтарма» төшерелгән вакытта да үз хатирәләре белән режиссерларга булышачак, массалы күренешләрдә катнашачак буын!

…Вагоннарга да аларны суларга һава да калдырмыйча тутырып, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан һәм СССРның башка төбәкләренә озаталар. Шыплап тутырылган вагоннарның берсендә, авырлы хатын бала таба. Җиһанга аваз салган бу балага Хайтарма дип исем кушалар. Кешеләр туган якларына кире кайтасына, үз ата-бабалары кендек каны тамган җирдә яшисенә шул чакта да ышана әле. Кичә генә иренең Сталинны мактап утыруын исенә төшергән хатын күз яшьләре аша сорау бирә:

– Шушымы ул синең Сталин, шушымы?

– Юк, ул бу хакта белмидер, – ди ир. Нинди кансыз, җансыз сәясәтчеләрнең колы булуын кеше аңламый шул. Ничек инде тулы бер милләт хыянәтче булсын?!

Фильм тәмамлангач залдагы халык торып басып, үкси-үкси, ярты сәгать чамасы кул чапты. Конкурстан тыш кына күрсәтелгән, Русия Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан кисәтү ясалуы аркасында бәйгегә кертелми калган әлеге фильмның иң зур җиңүне яулавын аңлатучы фал иде бу. Башка фильмнар нинди генә призларга ия булмасын, Кырымда төшерелгән «Хайтарма» халык мәхәббәтен яулады һәм безнең өчен, тамашачылар өчен ул җиңүче!

Уйлап кына карагыз: рәсми мәгълүматлар буенча 188 мең кеше менә шулай чит җирләргә озатылган. Юлда 190нан артык кеше үлгән. Аннары исән калган халыкның да 46%ы ачлыктан һәм яшәү шартлары начар булудан һәлак булган. Бу әле рәсми мәгълүматлар гына! Чынлыкта бездә вәхшилек саннары киметелеп күрсәтелүе һәркемгә мәгълүм.

ЧАГЫШТЫРЫП КАРАГЫЗ!

Фильмнан шундый тәэсирләнеп кайттым ки, ярты төн эчендә елый-елый русча язма яздым. Кырымда эшләүче таныш журналистларыма юлладым. Татарстанда яшәүче бөтен татар халкы исеменнән, аларның әле дә булса шундый фильмнар төшерә алуына һәм милли рух ягыннан бездән күпкә көчлерәк булуына рәхмәт әйттем. Ул язманың бер өлеше шул арада интернетта Кырым татарлары арасында таралды да.

Кырымда бу фильмның премьерасы 2013нче елның 17нче маенда булган! Фаҗигале дата алдыннан! Русиядә аны беркайда да күрсәтмәделәр. Аның каравы, без «Орда» фильмын карадык. Татарларның шакшылыгын, вәхшилеген, ахмаклыгын күрсәтә торган фильмны… Ни кызганыч, халык күпме генә зарланмасын, Татарстан хөкүмәте бу зарны ишетмәде. «Орда» фильмын тыймадылар, бер сүз әйтмәделәр.

Хәзер исә Кырым татарлары белән безне чагыштырып карыйк. Гафу итәрсез, ләкин Кырымга юллаган язмамда да мин Татарстанның чын йөзен күрсәттем. Безнең татар мәктәпләрен ябалар, балалар өчен татар бакчалары юк дәрәҗәсендә. Университетыбызны федераль итеп үзгәрттеләр дә татар теле һәм әдәбияты факультеты бөтенләй юк ителде. Татар журналисты булырга дип укырга керүчеләр дә быел 10 бөртек кенә! Казанда татарча язылган элмә такталар кайда? Без бит бөтен дөньяга таралып яшәүче татарларның башкаласында яшибез! Бердәм дәүләт имтиханын нигә без русча тапшырырга тиеш? Минем үз телемдә укырга, имтихан тапшырырга, сөйләшергә хакым юкмыни? Башкортстандагы кебек бездә дә автобусларда тукталыш исемнәрен үзебезчә язып булмыймы? Нигә бар да гел урысча? Безнең халыкта горурлыкның әсәре дә юк.

ЯВЫЗ ИВАН ҮЛМӘГӘН

Шимбә көнне «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Татар телен саклау доктринасы» дигән темага конференция уздырды. Бу конференциядә күтәрелгән мәсьәләләр шулкадәр зур иде ки, аның хакында аерым язарга кирәк. Конференциядән соң, Бауман урамында митинг узды. Мин бу митингның исемен үк «Китмибез!» митингы дип атар идем, чөнки ул Татар иҗтимагый үзәге бинасын сатуга куелуга каршы оештырылган иде.

Изображение удалено.

1552нче елда Казанны яулап алганнан соң Явыз Иван татарларны шәһәрнең үзәгеннән куып чыгарып, хәзерге Иске Татар бистәсе урынында булган сазлыкларга «сөргән». Татар милли хәрәкәте тупланган, татар яшьләре өчен милли-мәдәни, дини чаралар узучы бу бинадан татарларны куып чыгару да шул ук Явыз Иван сәясәте кире әйләнеп кайтуның бер кайтавазы кебек яңгырый! Явыз Иваныбыз гына Метшин битлеге артында мәкерле елмаеп карап торадыр кебек. Күпме язарга, күпме митинглар уздырырга була инде?

Митинг вакытында 1990нчы елның тагын бер аяныч тарихы кабатланды. «Азатлык» берлеге рәисе Наил Нәбиуллин митингта сәяси ачлык игълан итүен белдерде һәм Карл Маркс урамы, 41не йорт адресы буенча сатуга куелган бинага кайтып, берничә кеше шунда ачлык үткәрергә булды. Арада яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Шушы материалны басмага әзерләгән вакытта менә инде 3нче көн шул бинада 5 кеше ач утыра. Теләүчеләр әле дә кушылырга мөмкин. Соң милләтебез өчен ач утырырдай кешеләр 5әү генәмени?!

Ахыргы сүз итеп, яшьләрне ач утыруга кадәр илтеп җиткергән Татарстан хөкүмәтенә рәхмәт әйтәсе килә! Әйдәгез, татар балаларын менә шулай шәһәр үзәгендә карап торып үтерик! Бу бит сезне зур үсешкә илтәчәк, Мәскәүгә мактаулы төстә күрсәтәчәк бер вакыйга булачак. Ә соңыннан ул бинага Казанда яшәүче урыс шовинистларын кертеп тутырырсыз. Даныгыз тагын да артыр!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

йортын саклап калыйк!!!

Барып чыктык, җәмәгать! Татарстанда татарга урын юк.
20нче сентябрьдә Казандагы татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) йортын саталар.

Татарстанда бөтен милләтләргә халыклар дуслыгы йортында бүлмәләр бар, тик татарга гына юк. Вакытында ТИҮ күпме тырышып, милләт мәнфәгатьләре өчен ач торды, Дәүләт Советы янында митинглар оештырды, Татарстан суверенитеты турында имзалар җыйды, күп татар мәктәпләрен ябылудан саклап калды һәм башка бик күп эшләр башкарды. Ә хәзер ТИҮ кирәкми һәм бетте! Аларны ничә еллар буе тоткан йорттан куып чыгаралар. Нәрсә, Татарстанда татар халкы һәм йорт өчен түләргә 11 млн сум акча табылмыймы? Ат чабышларына, хоккей, футболга миллиардлап акча таба бит дәүләт җитәкчеләре. Кайда безнең хөрмәтле Президентыбыз һәм Дәүләт киңәшчесе? вакытында Руслан Хасбулатов татар Президентын тимер рәшәткә эчендә Мәскәүгә китертеп суд ясыйбыз дигән иде бит. Кем яклады соң аны? Татар халкы һәм ТИҮ әйтте: без үз Президентыбызны үзебез сайладык, кирәк булса үзебез төшерербез, диделәр. Шуны оныттыгызмы? Ә татар халкы бик хәтерли аны. 11 млн сум таба алмыйсызмыни? Сез таба алмасагыз, халык табар. Мин пенсиядәге табиб! Эшлим, окладым – 7800 сум. 300 мең сумны җыеп, табып, кредитка алып булса да шул йортны сатып алырга, бирергә әзер. Гомер буе Мәскәү сүзен тыңлыйбыз бит. Ат кебек эшлибез, ил өчен бөтен сугышта алда сугышабыз. Тик Мәскәүгә ярап булмый! Әйдәгез, татар халкы, ТИҮ үзәген саттырмыйк, саклап калыйк!

Вазыйх СИТДЫЙКОВ.
Чаллы шәһәре.

 

Комментарии