- 17.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Казан үзәгендәге «Черек күл» бакчасы язмышы кыл очында. Аны бөтенләй юк итеп, монда машиналар кую урыны төзелергә мөмкин. Казан университеты галиме, Русиянең тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау җәмгыятенең Казан бүлеге вәкиле Искәндәр Ясәвиевне, Татарстан Президенты Миңнеханов, шәһәр башлыгы Метшин һәм башка түрәләрнең әлеге бакча капкасы янына килеп, фикерләшеп торуы сагайткан.
16 апрель көнне җитәкчелек машина кую өчен салыначак күпкатлы биналарны кая урнаштыру мөмкинлеген тикшереп йөргән иде. Хөкүмәт порталына эленгән видеода Президент янында булган түрәләрнең берсе авызыннан нәкъ «Черек күл» кырыенда «бер каты барыбер аста булачак инде аның» дигән сүзләрне дә ишетергә була (видеоның 4нче минутында). Искәндәр Ясәвиев: «Иң кулай ял итү урыны булган «Черек күл» бакчасының юкка чыгу куркынычы да бар», – дип тә әйтә. «Белүемчә, анда төзеләчәк машина кую урынының ике проекты бар. Берсе – 1300, ә икенче бер проект 1900 машинага исәпләнгән. «Бу хәл тормышка аша калса, зур һәлакәт булачак. Казанда яшеллек булган урыннар бик аз. Мин үзем шәһәр үзәгендә яшим. Балалар белән кая да булса ял итү урыны юк. «Черек күл» әлегә кадәр шундый бердәнбер урын иде. Хәзер инде анысы да куркыныч астында», – ди И.Ясәвиев. «Черек күл» Татарстан башкаласындагы балалар өчен бердәнбер бакча булып та исәпләнә. Юлкүрсәткечләрдә шулай дип атала.
Геологлар: «Күрше биналар җимерелергә мөмкин…»
11 майда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте вәкилләре геологлар белән сөйләшкән булган. Геологлар «Черек күл» бакчасы астында җир асты күлләре бар, дип белдергән. Белгечләр: «Әгәр машиналар кую урыны төзелә калса, әлеге күлләрдән кысрыкланган суның янәшәдәге биналарның идән асларын да басу куркынычы бар», – дип белдергән. Тарихта мондый вакыйгалар булгалаган инде. Монда кайчандыр барлыгы алты күл җәйрәп яткан. XIX гасырда аларны күмгәннәр. Ә 1890 елда Александр пассажы бинасында зур-зур ярыклар барлыкка килә. Дзержинский урамының ике ягындагы йортлар да әлеге хәлгә дучар була. Белгечләр, әгәр субайлар сугып бина төзелә башласа, шул тирәдәге йортларга һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бинасына да зур зыян килергә мөмкин, дип әйтә.
«Черек күл» республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас булып тора. Аны юк итү Русия халыкларының мәдәни мирасы турындагы 73нче канунны бозу булачак. Болар хакында тарихи һәм мәдәни истәлекләрне саклау җәмгыяте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган ачык хатта да әйтә. Әлеге хатта җәмгыять «Черек күл»не тагын да матуррак итү өчен, үз проектын да тәкъдим итәчәген белдерә. Машина кую урыны өчен эшлекле тәкъдим белән чыгачагын да әйтә.
Бу көннәрдә, Ясәвиев сүзләренчә, әлеге бакчаны саклап калу өчен имзалар җыела. Интернетта vkontakte сәхифәсендә үз төркемнәрен булдырганнар.
Сүз бар, ә эш күренми
Казан җитәкчелеге соңгы вакытта тарихи биналарның һәм истәлекле бакчаларның әһәмияте, аларны саклау турында сөйли башлады.
11 майда шәһәр мэры Илсур Метшин «Иске татар» бистәсендә булып, Юнысовлар мәйданын төзекләндерү проекты белән дә танышты. Гадәттә, бер-бер тарихи бина, я булмаса, бакча тирәсендә шау-шу чыга башласа, җитәкчелек яхшы гамәлләре белән игътибарны башка бер урынга юнәлтергә тырыша. Искәндәр Ясәвиев тә, җитәкчелек соңгы вакытта тарихи урыннарны саклау турында күп сөйли, әмма әлегә кадәр бөтенесе дә сүздә генә кала, дип әйтә. «Әлегә «Черек күл» мәсьәләсе тикшерелә генә. Әгәр машина кую урыны төзү турында карар булса, ул вакытта прокуратурага шикаять итәргә нигез булачак», – ди И.Ясәвиев.
Казан бәласы – машина агулары
2009 елның гыйнвар азагында, Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт башлыгы булып эшләгәндә, Татарстан Экология министрлыгының еллык утырышы вакытында: «2013 елда булачак Универсиада уңаеннан, Казанны гына алыйк. Соңгы вакытта башкалада ничә парк барлыкка килде? Берәү дә юк…
Без Лондонга барганда, һәрвакыт паркларның күплегенә гаҗәпләнәбез. Әле күптән түгел генә Минскида булып кайттык, ул да башкача. Казан бит үзебезнең шәһәребез. Нигә анда шундый парклар юк?» – дигән иде.
Наил АЛАН.
Халык фронты кем өчен?
Русия премьер-министры Владимир Путин «Гомумрусия халык фронты» оештырылачагы турында белдерде. Владимир Путин, Президент Медведев та әлеге проектка уңай карый, дип чыгыш ясаса да, Ил башының бу проектка шикләнеп каравы һәм аны «сайлау технологиясе», дип кенә бәяләве билгеле булды.
«Бердәм Русия» сәяси партиясе кысасында «Гомумрусия халык фронты»ның пәйда булуы сәясәтчеләр өчен Русия хакимиятендәге тандемның аерылуын күрергә тагын бер сәбәп булды. Пәнҗешәмбе көнне дәүләт телевидениесенә сәфәр кылганда, Русия Президенты, әлеге фронтның оешуын сайлау кануннарына туры килә, дип әйтсә дә, шул ук вакытта, бер генә партиянең дә башкалардан өстен булып тормавы турында белдерде. Моңа өстәп ул, әгәр дә бар нәрсә дә алдан хәл ителгән дип уйланыла икән, димәк безнең сәяси системаның киләчәге була алмый, дигән иде. Аның сүзләренчә, «Бердәм Русия» кебек башка сәяси партияләр дә моңа охшаш фронтлар кора ала.
«Фронт» сүзе сугышта гына кулланыла»
«Гадел Русия» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге Шура әгъзасы Рәис Фәрдиев, «Бердәм Русия» фиркасе хакимияттә калу өчен бу фронтны оештырды, әлеге хәрәкәтнең хәтта исеме дә дөрес түгел, дип белдерә. «Фронт булгач, сугыш булырга тиеш. Илне сугыш хәленә кайтармаска иде. Безгә бу фронтка керү тәкъдиме булмады. Моңа кадәр дә «Бердәм Русия»гә оппозициядә идек, моннан соң да шундый булып калачакбыз. Безнең партиянең соңгы корылтаенда да бу сүз әйтелде.
Хәзер инде «халык фронты» дигән сүзләр белән генә халыкны сайлауларда тавыш бирергә җәлеп итеп булмый. Матур сүзләр, матур вәгъдәләр 90нчы елларда калды. Кемнең, кайда, нинди эш белән шөгыльләнгәнен бик яхшы белә халык. Хәзер интернет заманы, бар нәрсә язылган»,– ди Рәис Фәрдиев.
«Исемендә халык бар – җисемендә юк»
Русия коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә, 20 ел буена халык өчен берни эшләмәгән «Бердәм Русия» фиркасе, сайлаулар якыная башлагач, «Халык фронты» исеменә таянып, Дума сайлауларының контроль пакетын алырга җыена, дип саный.
«Әлеге «Халык фронты»ның нигезе юк, дип әйтер идем мин. Моны комнан бина төзү, дип аңларга кирәк. «Халык фронты» халыкныкы булсын өчен, ул өстән боерык белән түгел, астан – халык арасыннан килеп чыгарга, халык ихтыяҗын, халык мәнфәгатен яклый торган фронт булырга тиеш. Әмма бу фронт башында олигархлар утыра. Ә олигархларга халык түгел, «Халык фронты» дигән төшенчә генә кирәк. Мондый блоклар, фронтлар сайлау алдыннан хасил була да, сайлаулар узгач, юкка чыга. Моны суга батучының саламга тотынуы кебек, дип аңларга кирәк», – ди Русия коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Райнур ШАКИР.
Чабак тотарга да билет кирәк…
2004 елның декабрендә кабул ителгән «Балык тоту һәм суның биологик ресурсларын саклау» канунына Русиянең Дәүләт думасы яңа төзәтмәләр кертте. Үзгәртелгән канун буенча, балык промыселлары гына түгел, ә гади балык тотучылар да дәүләткә матди файда китерергә тиеш.
Лаеш районында елгалар диңгез кебек җәелеп ята. Ә инде Атабай авылын күпләр балыкчылар оҗмахы, дип атый. Чулман белән Идел кушылган җирдә ничек балык булмасын инде! Авыл турында шундыйрак әйтем дә бар: «Атабай – балык давай».
Иптәшем белән су буена төшеп кармакларны салып озак кына утыргач, ниһаять, балык чиртте. Алмаз исемле дустыма терсәк буе кызылканат капса, минем үземне балык инспекциясе вәкиле «каптырды». Иптәшем Алмаз 60-70 метр читтәрәк утыргач, инспектор башта минем янга тукталды. Әле ярый, чиләгем буш иде, юкса, яз көне, балык уылдык чәчкән вакытта балык тоту тыелган икәнлеген онытып җибәргәнмен. Ләкин барыбер, быелдан башлап, елга янына кармак тотып чыгу өчен билет алырга кирәк. Су буена төшсәң, тикшерү көт. Хәзергә качып-посып елга буена баруга күнекмәгәннәр. Сакчылар үзләре дә шундыйрак хәлдә.
«Балык сакчысы» шактый кызмача, үзе аралашучан кеше булып чыкты: «Яр кырыеннан кармак белән балык ауларга рөхсәт, ләкин тотылган балык кеше башына 5 килограммнан артмаска тиеш», – диде ул.
Кая инде ярдагы камышлыктан ул кадәр балык тоту, көне буе утырып та 5-6 балык каптырып булмый? Хәзер бит балык уылдык чәчкән вакытта суны җибәреп алалар да, уылдыклар җир өстендә ятып кала, ә коры җирдә үсеп, тернәкләнеп китәргә Русия балыклары әлегә җайлашып бетә алмый…
Интернеттан шуны белешкән идем – АКШның балык тотарга яратучылары үз бюджетларын 24-28 миллиард долларга баета. Бездә андый хыяллар юк-югын, шулай да…
Урам чатында җыелган агайлар билетлы балык тоту турында сүз куерта. Гаҗәп түгел: хәзерге вакытта Русиядә кимендә 25 миллион балыкчы катлаулы хисләр кичерә. Әңгәмәнең иң кызу вакытында авыл халкының ни сөйләгәнен тыңларга чыгып утырдым.
Рафаил абый ярсып-ярсып сөйләнә:
– Билетлы булсын: бөтен дөньясы белән монда тулдылар бит инде. Акчага калгач, бәлкем, әзрәк кимерләр иде. Ни җәй, ни кыш көнне урамга чыгар хәл юк, балаларны таптап китәрләр дип куркып, өйдән дә чыгармыйм.
– Әйтмә дә, Рафаил, дүрт кибетнең берсендә чират тормыйча әйбер дә алып булмый бит хәзер, чистый бастылар авылны…
– Әй, ул балыкны элек-электән кача-поса тота идек инде без. Рыбнадзор тотса – түләдек, хәзер дә шул ук булачак ул. Балыгын гына агулап бетерделәр.
– Шулай, Дамир, ул агулы судагы балыкны ашап, күпме кеше начар авырудан китеп бара бит әле. Кысалар инде, иртәгә һава суларга да билет алдырсалар, берсекөнгә яшәгән өчен дә түләргә туры килер. Әле әзме-күпме шул тоткан балыкны сатып, көнлек акча керә бит. Су буенда торып, балык тотарга рөхсәт ал – имеш, адәм хурлыгы…
Кыскасы, әңгәмә озак барды, авылдашларның кайсы-кая ярсып, бу канунга каршы чыкты, кайберләре хуплады, ә күбесе бары тик битарафлыкларын гына сиздерделәр. Казан, Самара, Воронеж, Псков шәһәрләренең балык тотарга яратучылары канундагы үзгәрешләргә битараф калмады. Ризасызлык билгесе буларак оештырылган митинглар – шуның ачык мисалы.
Хәзер шимбә көн җиткәч, авылга кайту теләге дә кимеде инде. Төзәтмәләр кертелгән канун әле тулы көчтә эшләмәсә дә, ял итүнең мондый төреннән күңел читләшә башлады. Киләчәктә тагын нинди үзгәрешләргә дучар булачакбыз – билгесез, ләкин яңалыклар балыкларга гына кагылмаячагы көн кебек ачык. Шунысын да әйтергә кирәк, бушлай балык тоту бәхетенә сугыш ветераннары һәм пенсионерлар гына ия, дип әйтеп булмый. Башка балык җене кагылганнарга да мондый ташламалар каралган. Ләкин бер шарт белән: ярдан 50 метрга эчкәрәк керү тыела. Хәзергә әле – елга ярында басып торырга рөхсәт…
Булат АТАБАЙ.
Башкортстан халкы һаман хәерчеләнерме?
Башкортстан халкының 12 проценттан артыгы хәерчелекнең аръягында көн күрә. Бу хакта республика хөкүмәте утырышында бәян ителде.
Әлеге киңәшмәдә республика икътисадына кагылышлы башка күңелсез саннар да китерелде. Баксаң, республиканың эш яшендәге 74 процент халкы республикада уртача хезмәт хакыннан азрак акча ала икән. Башкортстанда иң югары һәм иң түбән эш хакын алучылар арасындагы аерма бик югары дәрәҗәдә кала. Мисал өчен, 2010 елда республикадагы керемнәрнең яртысы диярлек 20 процент халыкның кесәсендә калган. Шул ук вакытта, иң түбән эш хакы алучы 20 процент халык барлык керемнәрнең нибары 5 процентына гына хушланырга мәҗбүр.
Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәт утырышында чыгыш ясап: «Иң бай кешеләрнең керемнәре 2010 елда иң ярлыларның керемнәреннән 18 тапкырга диярлек артыграк», – дип белдерде. Бу җәһәттән, Башкортстан Идел буе федераль округында иң соңгы урыннарның берсендә.
Ленара Иванова әйтүенчә, республикада иң югары эш хаклары, әүвәлгечә, табигый байлыклар чыгару белән шөгыльләнүче ширкәтләрдә һәм, әлбәттә инде, финанс оешмаларында. Бу тармакларда хезмәт хаклары матур гына яшәрлек булса, республиканың 500 меңнән күбрәк кешесе хәерчелек чигендә җан асрый.
Алдагы берничә елда хәлләр тагын да мөшкелләнергә мөмкин, дип фаразлый кайбер икътисад белгечләре. Танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин фикеренчә, моңа кадәр соңгы елларда, республикада икътисад һаман түбән тәгәрәде, хезмәт хаклары артмады, шул ук вакытта, инфляция күренешләре хафага салырлык дәрәҗәгә җитте.
«Әмма тагын да зуррак кыенлыклар алда әле. Чөнки Башкортстанның элекке хакимиятләре республика милкен уңга-сулга сатып, икътисадны кризиска терәп китте. Ә егылган икътисадны бер-ике елда гына аякка бастырып булмый. Президент Рөстәм Хәмитовның кайбер тәкъдимнәре өметләр уята-уятуын, әмма аларны тормышка ашыру өчен булдыклы команда кирәк», – ди Ринат Гатауллин.
Фәнис ФӘТХИ.
Түбән Новгородта татар каберлекләре мәсхәрәләнгән
Түбән Новгородта 50гә якын татар каберлеге мәсхәрәләнгән. Җирле татарлар губернатор яки мэрга мөрәҗәгать белән чыгарга җыена. Алар соңгы елларда әлеге хәлләрнең артуына борчыла.
Электән үк татарлар күмелеп килгән Румянцевская һәм Марьина роща зиратында фотосурәтләре булган каберлекләрне кара буяу белән сылап чыкканнар, ә калганнарының хәрефләре өстенә төрле сүзләр язганнар. Түбән Новгородның «Тәүбә» мәчете имамы Абдулбарый хәзрәт Мөслимов әйтүенчә, мондый хәлләр инде хәзер шәһәрдә даими күзәтелә башлаган. «Соңгы елда каберлекләрне мәсхәрәләүләр көзен дә, кышын да, яз башында да булды. Инде шәһәрдә мәсхәрәләнмәгән бер генә татар каберлеге дә калмады», – ди ул.
Кайбер интернет басмалар инде мөселман каберлекләрен мәсхәрәләүдә шикләнелүче балигъ булмаган балаларны тотканнар, дип язса да, Мөслимов моңа ышанмый, ул исбатланмаган, ди.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии