- 17.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №18 (12 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Халык санын алу якынлашкан саен, Башкортстандагы хәлләр борчу уятмый калмый. Андагы татарларны “башкорт” итеп яздыру, алай гына да түгел, башкортстан татарларын үзләрен үк “башкорт” икәненә ышандыру өчен, ниләр генә эшләнми. Хәер, үзебез дә ничә еллар буе: “татар – башкорт” дуслыгы, “бер кошның ике канаты”, – дия-дия, бу сүзләргә шулкадәр күнектек ки, күпчелегебездә андагы хәлләр борчу да уятмый. Күп бит без, нәрсә, 300-400 мең милләттәшне башкортка бирү жәлме әллә?!
…БСТ телеканалында кыргыз ыруы башкортлары турында тапшыру бара. Алып баручы борынгы Кытай шәһәренә яу белән килүче, аксыл чәчле, озын буйлы кыргызлар турында ниндидер елъязмадан өзек китерә дә, матур гына итеп: “Бүген, кыргыз ыруына кергән башкортлар Нефтекама, Туймазы, Октябрьск якларында яши”, – дип, нәтиҗә чыгарып куя. Монысы инде бу яклардагы бөтен аксыл чәчле татарларны да уптым-илаһи башкортка язып куярга бер өстәмә төртке – “бабаларыбыз да шундый булган бит”, янәсе…
Бүген Башкортстандагы җанисәпкә әзерлек масштабы, чыннан да, глобаль төсмер алды. Кем әйтмешли, үтүк кабызсаң да, аннан: “Без башкорт, сез башкорт, монда бар да башкорт”, – дигән сүзләр ишетергә буладыр, мөгаен…
Башкортлаштыру идеологлары Гитлерның пропаганда министры Йозеф Геббельсның: “Йөз кат кабатланган ялган дөреслеккә әйләнә. Безгә дөреслек түгел, ә эффект кирәк”, – дигән алымын оста файдаланып, республика татарларына аларның бабалары башкорт булганын такылдый. Бу кадәр ялганга исә кемнәрнеңдер, чыннан да, ышануы да бар… Хәер, иң беренче, “башкорт” атамасына игътибар итик, Башкортстан тарихчылары күпме генә тырышмасын, “борынгы башкортлар” дигән гыйбарә, миф, абсурд төшенчә ул дияргә дә була. XV гасырдан элгәре бу атама белән угор (венгр) телле халыкны атап йөрткәннәр һәм ул халыкның бүгенге башкорт дип аталучыларга мөнәсәбәте юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, Нугай урдасы татарлары тәэсирендә татарлашкан иштәк булган, һәм XVI-XVIII гасырларда алар да башкорт дип атала башлаган. Ләкин бүген башкорт исеме астында билгеле халык, нигездә, шул ук дала татарлары ул. Әлбәттә, барлык күчмә халыклар кебек Нугай урдасында да ыруларга бүленү булган. Шул ук Юрматлылар, Меңнәр һәм башкалар. Ләкин XVI гасыр азагыннан “башкорт” атамасы, нигездә, социаль атама буларак кына кулланыла һәм һич тә милләтне аңлатмый. Нугай урдасы татарларының үз-үзләрен татарлар дип, телләрен “татар теле” дип атавы шул чордан калган дистәләрчә рәсми документларда теркәлгән. (Посольские книги һәм башкалар). Ә бүгенге “чын” башкортларның кем булганы турында XVIII гасырда алар белән тыгыз аралашучылар ап-ачык итеп язып калдырган. “Сей народ, по известием от самих башкирцев, был один с нагайцами…” “Нынешние башкирцы, будучи еще под именем нагайцев…” – болары Н.Рычков сүзләре. Ә менә хәзерге Башкортстан җирләрен аркылыга-буйга йөреп чыккан И.Кириллов: “Обще-башкирский народ, который старое звание кирский народ, который старое звание имеет “иштяк”… а башкирское название утвердили себе с того времени, как пришли в Российское подданство по названию последнего их владетеле нагайского хана…”, – дип, Сенатка 1735 елда рапорт яза (РГАДА. Фонд – 248. нн. 169). Газета матераилларында шул ук Рычков, Кириллов һәм башка тикшерүчеләрнең барлык сүзләрен дә китерергә мөмкинлек бирми, әлбәттә. Ләкин алда бик кызыклы фактлар бар. Гомумән, XVI гасыр азагы, XVII-XVIII гасыр документлары, бары да, нигездә, “башкорт” атамасының һич кенә дә милләтне түгел, ә сословиены аңлатканын сөйли. “Башкорт” социаль катламына татар-мишәрләр дә, Казан татарлары да, марилар да кергән һәм бүген шул катламга керүчеләрне башкорт милләте вәкилләре дип язу – гап-гади ялган.
Бүген Башкортстанда асаба башкорт бабаларны, ягъни русча әйткәндә, вотчиникларны һәм “башкорт” ыруларын барлау модада. Башкорт тарихчылары вотчиник-асабаларны “менә алар чын башкорт”, – дип язарга ярата. Архивларда эзләнсәң, бу темага кагылышлы кызыклы гына мәгълүматлар табарга мөмкин. Менә, әйтик, Байлар һәм Кыр-елан волосте “асаба башкорт”ларына кагылышлы зур бер документ ТР милли архивындагы 994нче фондта ята. Анда 17 гасыр уртасында Казан өязе, Нугай юлы Күгәрчен авылында яшәгән ясаклылар Ишмәт белән Теләүлек Дусаевның патша Алексей Михайлович Романов исеменә язган гаризасы сакланган һәм ул документта Теләүлек белән Ишмәтнең элек-электән Ык буенда вотчина җире булуы, аларның аны заманында 7 өлешкә бүлүе теркәлгән. Документтагы Теләүлек җирендә булган Нугыш, Кандыз, Кадыш, Бишинде елгалары, Туба, Баулы, Ямады, Дүрткүл, Чирмеш Кылган урманнары, бүгенге Татарстанның Баулы, Башкортстанның Ярмәкәй, Туймазы, Шаран районнарына караган җирләрдә урнашкан. Теләүлек белән Ишмәт шул ук чорда Көчек Бикбулатов дигән кеше белән җир өчен бәхәсләшеп алганнар. Документта Көчек – “башкирец” дип аталган, ләкин аның шул ук Күгәрчен авылы татарлары белән бер нәселдән икәне дә ачыкланган. Шул ук документта 1641 елда Казан өязе Җөри юлы Балтач авылыннан (Балык Бистәсе районы) Шәехдербыш балаларының да бу якларда, әйтик, Тукай авылында вотчина җирләре булуын раслаучы грамоталар бар. XVIII гасыр азагында Шәехдербыш балаларыннан Ишәй Заитов дигән кеше Бөгелмә өязе судына, балаларына 1658 һәм 1679 елларда әлеге җиргә булган хокукларын яклап бирелгән грамоталарны да китерә. Болар да асаба башкорт саналган. Шунысы да кызык: архив материаллары Марсель абый Әхмәтҗановның Шәехдербыш шәҗәрәсен тулысы белән раслый. Бүген XVI-XVII гасырлар чигендә Балтач авылында яшәгән Шәехдербышның нәселе Баулыда да, Туймазыда да, Октябрьск каласында да, Эстониядә яшәп ята. Араларында нәсел шәҗәрәләре белән ныклап кызыксынучылар да бар. 1795 елдан аларның бабалары башкорт катлам-сословиесына керсә дә, барысы да үзләренең татарлыгын ныгытып саклый.
Архивларда моңарчы кагылмыйча яткан документлар кайчак “сюрприз”лар да ясап куя шул. Әйтик, башкорт галимнәре “Мең ыруы башкортлары” дигән гыйбарәне бик яратып куллана. “Башкортстанның Русиягә үз ирке белән кушылуы”, дигән уйдырма бәйрәмнең 450 еллыгын билгеләгәндә дә меңнәр ыруына, аның башлыгы Канзафар (документларда Казанфар) бигә зур игътибар бирелде. Мең ыруы шәҗәрәсенең бер күчермәсенә (анысы чиста татар телендә язылган) нигезләнеп, Казанфарны “башкортларның Русиягә килгән беренче парламентарие диючеләр дә булды. Мең ыруы шәҗәрәсен Марсель абый Әхмәтҗанов өйрәнеп, аларның татарлыгын исбатласа да, бу урында шәхсән үзем тапкан берничә документтан да кайбер мәгълүматлар китерәсе килә. Мең шәҗәрәсендә Казанфарның һәм аның туганы Чублекның балалары Янбакты князь Кудаш улы, Камачык Яйыксыбы улы, Уразлы Урман улы һәм Мәхмүт Дистан улларының (Дистан – Казанфер бий улы) 1567 елда Мәскәүгә баруы һәм ак падишаһтан җирләргә документ алуы, аларга 171 сусар тиресе һәм 18 батман бал күләмендә ясак салынуы язылган. Ә менә архивларда сакланучы документлар бу хәлнең 1671 елда булуын һәм патша Алексей Михайлович Романов имзасы куелган әлеге грамоталарның нәкъ шәҗәрәдә китерелгән кешеләр исеменә төзелүен күрсәтә. (РГАДА.Фонд – 1324). Шәҗәрәне күчерүче ялгышканмы, аны тикшерүчеләр бутаганмы, ләкин даталар белән хәлләр шундый. Йөз елдан артык аерма, ягъни мәсәлән. Хәер, башкорт галимнәре, башкортлар Русиягә Казан алынып бер-ике ел үткәч тә кушылган дип барса да, бу вакыйганы күрсәткән бер генә документ та юк, була да алмый. Чөнки бу вакытта “башкорт” дигән халык та юк әле. Исмәгыйль би чорында, Нугай урдасы берничә ел үзен Русия кул астына кергән дип саный, бәлки шул ялгыштырадыр галимнәрне?! Ә меңнәргә килсәк, югарыда әйткән “сюрприз” шул: Татарстан милли архивында Минзәлә өязенә караган документларны актарганда килеп чыкты ул. Башкорт галимнәре, меңнәрчә җир биләүгә бирелгән документның (жалованная грамота) югалуын яза. Аның эзләре исә хәзерге Сарман төбәгендә табылган.
1755 елда Минзәлә өязе Котысаз авылы указлы мулласы Сәйфулла Тимеркәев белән Чыршылы авылы ясаклы татары Габдрахман Смәелов хәзерге Сарман төбәгендәге Сарсаз Тәкермән, Шыгай, Өчиле Саклау, Сөлек, Дөреш, Келәнчетамак, Табын, Саклаубаш һәм башка авыллар татарлары исеменнән Минзәлә өяз судына үзләрен башкорт катламына кертүне сорап гариза яза. Бу вакытта 5 ревизия (халык санын алу) бара һәм башкорт сословиесына кереп калу күпмедер дәрәҗәдә матди җиңеллек бирә бит. Үзләрен башкорт катламына кертүне сораганда, алар бер үк нәселдән булган кайберәүләрнең типтәр һәм башкорт булып язылуы белән нигезлиләр һәм бабалары Дистан Казанфаров, Мәхмүт Дистанов, кенәз Янбакты Кодашев, Уразлы Урмановларның патша Алексей Михайловичка татар телендә (на татарском диалекте) гариза язуларын һәм башкорт салымы (171 сусар, 18 батман бал) түләүләрен язалар. Ә шул бабаларга патша тарафыннан бирелгән документның моңа кадәр Сәет авылында (Мөслим районы) яшәгән татар (“из башкир татарин”) Абдулла Уразманов йортында саклануын әйтәләр.
1240нчы фондта сакланучы әлеге документ башкорт, типтәр кебек гыйбарәләрнең нәкъ менә сословиены аңлатканын бик яхшы күрсәтә. Баксаң, Казан һәм Нугай юлларындагы җирләр (Меңнәр хәзер Башкортстанның Миякә якларында, Дим буенда, Благовор, Чишмә районнарында таралган) аларның бабаларына яхшы хезмәт өчен патша тарафыннан бирелгән булган икән. Ә менә үзләренең ясаклы катламына керүләрен, әлеге татарлар 1725 елдагы беренче ревизия вакытында, татар булган Казан губернасы морзалары һәм кенәзләренең ясаклы итеп язылуларын, шул исәптән үз балаларының да әлеге сословиегә эләгүен күрсәтәләр: (а в бывшую 1725 году ревизию … бывшие тогда по Казанской губернии как татарского происхождения князья и мурзы так и их деды и отцы вошли с протчими податными иноверческими людьми с платежом пятидесяти пяти копеек…”)…
Менә шундый хәлләр. Хәер, архивларда Башкортстан татарларының бабаларына кагылышлы документлар әле бик күп һәм алар үз тикшерүчеләрен көтә. Шунысын гына ассызыклап әйтәсе килә. Бүген кайберәүләр “көнбатыш башкортлар”, – дип тамга салырга йөргән милләттәшләребез – чын татарлар ул һәм моны исбатлау авыр эш түгел. Төрле катлам кешеләре гел булган. Татарлар заманында “башкорт”, “типтәр”, “чемоданный”, “ямьщик”, “йомышлы”, “ясаклы” катламнарына кергән дип кенә, бүген аларны шулкадәр милләтләргә бүлергә кирәкме? Ахмаклык ич бу…
Илфак ШИҺАПОВ
Татармы, башкортмы?,
Комментарии