- 15.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Әйе, нәкъ шулай, очрашуыбыз сәбәпчесе – Милли китапханә. Бигрәк тә анда эшләүче Наилә Заһидуллина тырышты, аңа рәхмәт. “БГ” редакциясе белән КДУның Журналистика һәм социология факультетының I һәм II курс студентлары очрашуын әйтүем. Бик җанлы һәм күңелле әңгәмә, фикер алышу килеп чыкты. Безне булачак татар журналистларының газетабыз турында фикере кызыксындырса, студентлар редакция тормышы хакында күбрәк белергә теләде. Мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановка бирелгән сорауларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
–
Газетагызның иганәчесе бармы?
– Иганәче – халык. Подписка акчасына яшибез. Тираж кими икән, димәк, газетага үзгәрергә кирәк. Аллага шөкер, без әле артабыз гына.
–
Сезгә язма җибәрсәм, аны бастырачаксызмы?
– Әлбәттә, языгыз. Хатларның моңын сакларга, аларны кыскартмаска тырышабыз. Басылган материаллар өчен гонорар да түләнә.
–
Татар газеталарының тиражы кимүне ничек аңлатасыз?
– Халыкны укымауда гаепләп, тәнкыйтьләргә ярамый. Укырлык итеп язарга, кыю язмалар бастырырга кирәк. Хәзер кешенең вакыты тар, яшьләрнең тормыш кыйммәтләре икенче. Без яшь чакта ябырылып китап укый идек, ә хәзер аңа исләре китми. Яшьлегендә укыган кеше югалып калмый, китап фантазияне эшләтә.
–
Сезнеңчә, милли матбугат бүген нинди функция үти?
– Мәгълүмати функция үтәми дип саныйм. Чөнки рус газеталары, интернет безгә кадәр үк ул мәгълүматны җиткергән була. Ә тәрбияви функциясе рус матбугатына караганда зуррак. Журналист – укытучы кебек тәрбияче булырга тиеш. Милли матбугатка аналитик жанрга өстенлек бирергә кирәк.
–
Аналитик жанрда эшли белүче татар журналистлары, сезнеңчә, кемнәр?
– Фирдүс Гыймалтдинов, Раиф Усманов, Гөлнара Сабирова, Искәндәр Сираҗи, Рәмис Латыйпов, Флера Низамова.
–
Сары матбугатка карашыгыз?
– Ә нәрсә соң ул? Берәрегез сары матбугатның ни икәнен аңлатып бирә аламы? Җырчыларның нәрсә киюен, кем белән йөрүен язучы газета дисәгез, “БГ”да артистларга, шоу-бизнеска урын бик әз бирелә. Анысын да теләр-теләмәс язабыз. Рәсми һәм шәхси газеталарны сары һәм сары булмаганнарга бүлеп, бутик белән вьетнам базары дип чагыштыручылар да булды. Минемчә, бу – дөрес бәя түгел.
Соңыннан оештыручы Наилә Заһидуллинаның “БГ” турындагы фикере белән кызыксындым.
– Газетагыз бик ошый, һәр биттә кызыклы язма бар. Үзем авыл темасын, гыйбрәтле язмышларны, сканвордны яратам. Нәрсә өстәргә, үзгәртергә кирәк дигәннән… Белмим… Бүгенгедәй бай эчтәлекле газета булып калыгыз! Китапханәгә йөрүче яшьләр кайбер газета турында: “Әй, анда укырлык әйбер юк”, – ди. Ә “БГ”ны яратып укыйлар, – диде ул.
Укучыларыбыз белән элемтә булдыру, газетаның уңай һәм тискәре якларын ачыклау, киләчәктә яхшы якка үзгәрү өчен мондый очрашулар безгә дә бик мөһим. Мәкаләләргә карата фикерегезне белдерергә, күңелегезне борчыган мәсьәләне күтәрергә, безнең белән хезмәттәшлек итәргә сез дә ашыгыгыз. Хатлар, кызыклы язмалар көтеп калабыз!
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
ТАТАРЛАР КИМЕРГӘ МӨМКИН
Киләсе елда татарлар Русия халык саны буенча икенче урынны саклап калырмы? 11-12 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының (БТК БК) еллык нәтиҗә чыгару һәм киләсе елга эш планы билгеләү буенча киңәйтелгән утырышында каралган мөһим проблемаларның берсе әнә шул иде.
Киләсе елны узачак халык санын алу вакытында «милләт» графасын тутыру мәҗбүри булмаячак. Әйтсәң – язалар, әйтмәсәң юк. БТК БК әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, татарлар арасында милләтен яздырырга теләмәүчеләр дә табылыр. “Шул рәвешле Русиядә халык саны буенча икенче урында торучы милләт булудан туктарга мөмкинбез, — ди ул. — Моны инде узган җанисәп вакытында ук эшләмәкчеләр иде. Әлегә без сан буенча икенче урында. Ә хәзер безнең арттан украиннар куып килә. Анда хәлләр катлаулы. Рәсми Уфа башкортлар санын 45%ка җиткермәкче. Янәдән 200 мең татарны югалтабыз дигән сүз”.
Татар конгрессының бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев татар гаиләсенең дәрәҗәсен күтәрү яклы. “Гаилә үзен кем дип саный, күпчелек шуннан тора. Башкортстанны күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, аларда авылларда шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла. Безгә дә бу яхшы үрнәк. Кеше үзенең нәсел тарихын белсә, татарлыгын да саклаячак”, – ди Фәрит әфәнде.
Бу проблемага 11 декабрьдә Казанда узган татар конгрессы һәм башкорт корылтаеның уртак утырышыннан соң матбугат очрашуында да кагылдылар.
– Кеше үзен кем итеп тоя, шулай язылырга тиеш, – диде башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев. – Безгә татарның артуы да, башкортның үсүе дә куаныч, чөнки башка милләтләр узган халык санын алуда кимеде. Бездә дә башкортларның рус дип язылу куркынычы бар. Мисал өчен, яшьләребезнең 200-300 меңләбе туган телен белми. Без бу мәсьәләдә уртак фикердә булырга тиеш, үзара җәнҗалга мин каршы.
Шулай итеп, ике милли оешма да киләсе елга төп максаты итеп халык санын алуга әзерлекне күрә. Татар конгрессы белән башкорт корылтае уртак эш итмәкче.
РУСИЯНЕҢ МИЛЛИ СӘЯСӘТЕ
Боларның барысы да Русиянең үз милли сәясәтенә кайтып кала. Без күпме генә Русия милли сәясәте юк, дисәк тә, БТК БК рәисе Ринат Закиров фикеренчә, аның асылы милләтләрне ассимиляцияләүгә, руслаштыруга юнәлтелгән. “Моның шулай икәнен соңгы елларда кабул ителгән кануннар да раслый, — ди Ринат Закиров. — Думада инде 5–6 ел буе милли сәясәт концепциясе проекты ята. Аның төп фикере илдә “россиян” дигән милләт булдыруга юнәлтелгән. Милли республикаларны бетермәкчеләр. Янәсе, алар сепаратизмга сәбәпче. Милли мәктәпләргә дә нәкъ шундый гаеп ташлыйлар. Уйлап карагыз: татар, башкорт, чуаш һ.б. милләт балаларының ана телендә белем алуы Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан милли мобилизация факторы дип бәяләнә”.
Киңәйтелгән утырыш вакытында төп темаларның берсе милли мәгариф иде. Ринат Закиров үз чыгышында конгрессның III съездыннан соң делегатларның Казан Кремлендә Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуын исенә төшерде. “Русия Президенты татар вәкилләре гозерен уңай кабул итте сыман, зур вәгъдәләр бирде. Федераль хөкүмәткә күрсәтмәләр дә төшерде. Ә инде мәктәпләрдә ана телен укытуны тыюны “полная дурь” дип атады. Шушы вакыйгадан соң 7 елдан артык вакыт узды, әмма өметләр акланмады. Биргән вәгъдәләрне санга сукмыйча, нәкъ кире гамәлләр башкарылды. “Полная дурь” шушы була түгелме?” — дип ачынды Закиров.
Утырыштан соң бик җитди максатлар куелган резолюция билгеләнде. Аерым алганда, шәхси татар гимназияләре төзү кирәклеге ассызыкланды.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Остазлар һәм шәкертләр
Татарстанда каләм осталарын барлау һәм үстерү өчен күп эшләнә. “Алтын каләм” фестивале үзе генә дә ни тора. Киләсе елга ул 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
КДУның Чаллы филиалы журналистика һәм социология факультеты беренче мәртәбә “МедиаПоколение” төбәкара яшьләр матбугаты фестивален үткәрде. Быел республиканың төрле почмакларыннан: Уфа һәм Воронеждан, хәтта Сербиядә 71 ел дәвамында чыгып килүче мәктәп газетасыннан эшләр кабул ителгән. Болайга китсә, фестиваль киләсе елда халыкара статус алырга мөмкин.
– Сезнең алда һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк, – дип шаяртты КДУның Чаллы филиалы ректоры Анатолий Макаров. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы, жюри рәисе Васил Гарифуллинның катнашучыларга “каләмдәшләр” дип мөрәҗәгать итүе генә ни тора!
Мастер-классларда дизайн нечкәлекләре белән таныштырдылар, хәтта “соры” хәбәрдән кәнфит ясарга өйрәттеләр. Җиңүчеләрне “Татар телем – туган телем”, “Бөек Ватан сугышы – онытылмас хатирә”, ”Гаилә – гасырлардан килә торган мирас”, “Дизайн ягыннан иң яхшы мәктәп газетасы” номинацияләрендә бүләкләделәр.
Әлеге очрашу булачак журналистлар өчен бик файдалы булгандыр дип уйлыйм.
Линар ЗАКИРОВ.
Чаллы шәһәре.
Татар рухын саклаучы
Ноябрь аенда Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәренә кунакка барырга туры килде. Килгән-килгән, биредә яшәүче милләттәшләребезнең хәлен белергә булдым һәм шул ният белән шәһәрнең “Татар рухы” автономиясенә юл тоттым. Ул Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында урнашкан. Биредә мине татар мәдәнияте бүлеге җитәкчесе, оешма рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Кадрия Исхакова каршы алды. Ул Татарстанның Балтач районында туып-үскән.
–
Кадрия ханым, Магнитогорск якларына ничек килеп төпләндегез?
– Моннан күп еллар элек ирем белән бирегә күченеп килдек. Башта 5-6 ел балалар белән өйдә утырдым, аннары эш эзләргә керештем. Татар телендә сөйләүче диктор кирәк дигән белдерү буенча телевидениегә барып карадым. Ләкин мине анда «белемең юк» дип кабул итмәделәр. Озак та үтмәде, үзләре үк радиога чакырдылар. 1995 елның сентябреннән бирле «Ватан» тапшыруын алып барам. Хәзер ул 10 минутлык, атнага бер чыга. Халыклар дуслыгы йортында 1997 елдан эшлим. Ул вакытта бина Милли мәдәниятләр үзәге дип атала иде. Автономия исә 80нче елларда Татар мәдәнияте үзәге буларак оешты, аннары ул “Татар рухы” автономиясе исемен алды.
–
Әле шуның өстенә «Татар рухы» газетасын да чыгарырга вакыт табасыз икән…
– Әйе, бу газета автономия тарафыннан 2000 елдан нәшер ителә. Газета ике телдә, шактый күләмле, төсле булып чыга, үз хәбәрчеләребез дә бар.
–
Магнитогорскида татарлар күпме?
– Шәһәрдә 24 меңнән артык татар кешесе яши.
–
Кадрия ханым, читтә яшәүче татарлар нәрсәгә мохтаҗ? Аларны нинди проблемалар борчый?
– Яшьләр телне белми. Әмма күбесенең теләге зур. Атна саен мәдәни чаралар оештырабыз. Шулай да Татарстан безгә күбрәк игътибар итсен иде. Артистлар да читтә калдырмасын, без аларны һәрчак ачык йөз белән каршылыйбыз.
–
Кеше берничә көнгә генә читкә китсә дә, туган ягын, якыннарын сагына башлый. Сез сагышны ничек басасыз?
– Татарстанга елга бер тапкыр кайтып киләбез. Алай да өйгә кайтып китү теләге булып алган иде. Тик монда үземне кирәгрәк дип саныйм, чөнки Татарстанда минем кебекләр күп, алар арасында югалып калачакмын. Ә бәлки, пенсиягә чыккач, туган ягыма кайтырмын. Анысын бер Ходай гына белә.
Әңгәмәдәш – Эльвира ШАКИРОВА
Фәүзия Бәйрәмова белән Дамир Шәйхетдингә кагылмагыз!
“Иттифак” партиясе рәисе Фәүзия Бәйрәмованы һәм “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррирен яклап, 13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә пикет узды. Анда 30лап кеше катнашты. Шигарьләр мондый эчтәлектә иде: “Ф.Бәйрәмова – бәйсезлек өчен көрәш йөзе”, “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррирен сүз иреге өчен эзәрлеклиләр”, “Татарлар – ирекле халык, Русия коллары түгел”, “Татар патриотларын сәяси эзәрлекләүне туктатыгыз”.
Гомумән алганда, сәясәт эшлеклеләре һәм мөселманнарга карата җинаять эзәрлекләвен бетерергә кирәк дигән таләп белән чыкты алар. Шундый ук чаралар башта Казан, Уфа, Кырым, Киев һәм хәтта Франциянең Русия илчелеге бинасы каршында да узган иде. Әгәр эзәрлекләү туктатылмаса, мондый акцияләр башка төбәкләрдә да үтәр, мөгаен.
Комментарии