Үткәнен белгән – киләчәген биләгән

«Черек милләт өчен сынмас терәк сез;
Тугыз корбан суеп алган теләк сез»

Г. Тукай.

Язмамны Габдулла Тукайның шигырь юллары белән башлавым юкка түгел. «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремегезгә» дип исемләнгән шигырендә ул бөек татар халкының тугыз корбаны хакында атап яза.

– 1182 ел монголлар тарафыннан оештырылган яу – Чынгызхан сугышы,

– 1237 елда Чынгызның оныгы Бату хан Болгар халкын кырып калаларын җимерүе,

– 1380 елда Мамай Төмән бәк аркасында 100 мең татар кешесе сугышта үтерелү,

– 1431 елда Мәскәү ягыннан чуар Василий килеп Болгарның нигезен җимерүе, хатын-кызларның, ирләрнең әсир булулары,

– 1535 елда Алтын Урда белән Болгарстанны харап иткән Мур кырышы,

– 1391, 1395 елларда Аксак тимер Болгарның биналарын җимереп, галимнәрен, муллаларын утка атуы, һ.б.

Татарларның шушы корбаннары хакында укыгач, ирексездән күңелгә сөекле шагыйребез Г.Тукайның шушы шигъри юллары килә:

«Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңеленнән…»

Олы корбаннарыбызның берсе – 1552 елда, чәчәк атып утырган Казан ханлыгының кансыз Иван тарафыннан тар-мар ителүе, казнаның талануы, меңләгән татар халкының кол булуы. Моннан 461 ел элек, безнең бабаларыбыз тигезсез көрәштә, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, Ватаныбызны, Казанны яклап үз гомерләрен биргән! Йөзләгән мәчетләр яндырылган, дистәләгән мең татарлар үтерелгән, кызларыбыз, хатыннарыбыз мыскылланган… 200 ел буе татар дәүләтен торгызу өчен көрәш барган.

Изображение удалено.

Һәр ел, безнең якты киләчәк өчен, татар халкы өчен аяусыз көрәштә булган бабаларыбыз батырлыгын яңартып үткәрелә. Ул көнне табигать тә елый, пыскак яңгырлы була. Быел да, көн яңгырлы булуга карамастан хәтерле халык мәйдан биләде.

Хәтер көне башланыр алдыннан бер атна «Хәтер вахтасы» дип исемләнгән чаралар җыелмасы булды. Татар иҗтимагый үзәгендә хәтер кичәсе оештырылды. 1552 ел вакыйгалары Фәүзия Бәйрәмова һәм рәссам Рушан Шәмсетдинов белән берлектә яңартылды. 11 октябрь көнне Хәтер җомгасы үткәрелде. Бергәләшеп зикер әйтелеп, бабаларыбыз рухына дога кылынды. Хәтер көненә чакыру видеоязмаларын бу чараның күркәм бер өлеше дип әйтергә буладыр. Равил Шәрәфиев, Илфат Фәйзрахманов, Илгиз Зәйниев һәм башка күренекле шәхесләр белән бергә Хәтер көненә чакыручы видеоязмалар әзерләнде.

Быел Хәтер көне, элеккеге еллардан аермалы буларак, Камал театры мәйданында билгеләп үтелде. Элеккеге елларда ул Ирек мәйданында уздырыла иде. Милләтнең бәйсезлеге хакында булган митингларның Ирек мәйданында булырга тиешлеге көн кебек ачык. Казан хакимияте машиналар йөрешендә торгынлыклар булачак дигән сылтау тапты, Казан кирмәненә хәтер йөрешен тыйды. «Азатлык» яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин фикеренчә, Казан шәһәре җитәкчелеге төрле ысуллар белән Хәтер көнен үткәртмәскә тырышкан.

Изображение удалено.

– Без Хәтер көнен элекке еллардагы кебек Ирек мәйданында башлап, Казан Кирмәненә барачагыбызны белдергән кәгазь тапшыргач ук: «Тукай һәйкәле янында үткәрегез, урам йөрешенә дә рөхсәт бирәчәкбез», – дип әйттеләр. Бөтен матбугат чараларына да аларның шушы сүзен җиткердек, бик күп матбугат чаралары Хәтер көненең Тукай һәйкәле янында узачагын язып чыкты. Тик Хәтер көненә ике көн кала, Каюм Насыйри урамы буйлап кына йөрешкә рөхсәт бирәчәкләрен белдерделәр. Ел да Казан мэриясеннән татар байраклары алып тора иде, быел аларны да бирмәделәр. «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм милли хәрәкәт Татарстан байракларын үзе табарга, сатып алырга, каяндыр теләнергә мәҗбүр булды, – ди Наил.

Сәгать ярым барган митингка яңгыр комачау итә алмады. Г.Камал театры мәйданына якынча 500гә якын кеше җыелды. Шул исәптән хокук сакчылары да. Катнашучылар арасында марилар берлеге Мари ушем, ТИҮ һәм чуаш милли хәрәкәте вәкилләре бар иде. Мин халыкны бөртекләп санап йөрмәдем, ләкин узган елларга караганда халык азрак иде, дип әйтә алам. Чара Наил Нәбиуллинның чыгышы белән башланып китте. «Хәтер көне ул шәһит булган ата-бабаларны искә алу гына түгел, шуңа өстәп милләтебезнең бүгенге авыр хәленә бәя бирү, аның киләчәге турында борчылу җыйды безне монда… Безнең өчен аяусыз көрәштә булган бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк», – дип мәйданны яңгыратты «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе. Митинг Коръән сүрәләре белән ачылып китте дисәм дә ялгыш булмас. Гомәр хәзрәт Батырша Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылды. Мөфтият исеменнән Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов та чыгыш ясады. Иң ялкынлы, үзәк өзгеч чыгышларның берсе итеп Фәүзия апа Бәйрәмованың чыгышын атап булыр иде. Һәр елдагыча, ул үз сүзләре белән хакыйкатьне ярып салды. Чыгышы ахырында «Азатлык» рәисе Наил Нәбиуллинның кулын өскә күтәреп: «Бөтен өмет сездә» дигән сүзләр әйтте. Бу үзенчә, милли бәйсезлек өчен көрәш эстафетасын «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисенә тапшыру кебек күренде. Һәр чыгышлар арасында тәкъбир әйтелде. Мәйдан «Азатлык» иман кәлимәсе һәм «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән яңгырап торды. Янәшәдән үтеп баручыларны бу җәлеп итми калмагандыр, минемчә. Митингта шулай ук танылган җәмәгать эшлеклесе Кәрим Яушев, ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев та чыгыш ясады. «Азатлык» берлегенең Нурлат шәһәре рәисе Илсур Зәйдулла милләтебезнең беркайчан да бирешмәве һәм бәйсезлек өчен көрәшне туктатмавы хакында белдерде. Ә менә «Азатлык» татар яшьләре берлеге вәкиле Илназ Маннаповның чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, минемчә. Егет гитарада уйнады һәм татар милләтенең бүгенге хәле турында җыр башкарды. Татар яшьләре арасында да милләт өчен чын мәгънәсендә янып йөрүчеләр булганын күреп ихластан күңел сөенә. Танылган шагыйрьләр Нәҗибә Сафина, Ркаил Зәйдулла милләтебез язмышын шигъри калыпка салып халыкка җиткерделәр. Шундый күренекле шәхесләребез дә Хәтер көненнән читләшмәде, битараф калмады, яшь буынга чып-чын үрнәк күрсәтте. Чаллы шәһәреннән ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов та чыгыш ясады. Шулай ук танылган яшь шагыйрьләребез Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Булат Ибраһим мәйдан яңгыратып үз шигырьләрен сөйләделәр. Хәтер көненә килгән Чуаш, Мари делегациясе вәкилләренең чыгышлары да булды. Чуаш милләте вәкиле: «Без һәрвакыт татарлар белән», – дип сүзен башлады. – Сезнең көрәш – безнең көрәш, бергә көрәшергә кирәк! Бергә бәйсез булачакбыз!» Мари делегациясе вәкилләре исә: «Тиздән яңа йолдыз яначак, – дип чыгышын җөпләде. – Ул йолдыз – Бәйсез Идел-Урал», – диде. Безнең белән бергә башка милләт вәкилләре дә иңен куярга әзер булганда, безнең көрәштән тукталырга хакыбыз юк!

Мәйданда 1552нче елда шәһит булып киткән бабаларыбызга багышланган һәйкәл макеты да урын алды. Аның авторы – Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез, сынчы Шәйнур Абдуллин. Явыз Иван Казанны яулап алганга 461 ел тулса да, һәйкәл мәсьәләсе каралмый, шул килеш кала бирә. Милләт өчен аяусыз көрәшкән бабаларыбызның истәлеге итеп һәйкәл куелмау, аның макет хәлендә генә калуы чын мәгънәсендә йөрәкне әрнетә. Шул ук вакытта, Казан үзәгендә диярлек, шул ук яуда һәлак булган урысларны искә төшерүче һәйкәл-храм юл буенда кукыраеп утыра.

Быел Хәтер көненең үзенчәлекләре күп булды. Шуларның берсе – баннерлар. Хәтер көнендә төп баннерларның берсе итеп, латин графикасы белән «Идел-Урал Азат булачак» һәм аның инглизчәгә тәрҗемәсе итеп «Татарстан бәйсез булачак! Идел-Урал бәйсез булачак» дигән баннер булды. Ул баннердагы инглизчә язулар аша, ниһаять, татар милли хәрәкәтенең халыкара мәгълүмати даирәгә кысылуын, Ауропа, АКШка татар халкының ни теләгәнен алар телендә җиткерү мөмкинлеген, татар һәм урыс телен белмәүчеләргә татарларга ни кирәген аңлатуга адым ясалды. Хәтер көненә «Азатлык» оешмасы Сөембикә һәм Ядегәр хан рәсеме төшерелгән махсус календарь чыгарган иде. Алар турында игълан иткәч,
күз ачып йомган арада 3500 календарь таралып та бетте.

Митинг танылган яшь шагыйрь, «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзасы Фәнил Гыйләҗевның «Алар тез чүкмәде» шигыре белән тәмамланды. Митингтан соң Г. Камал театрыннан Каюм Насыйри урамы буйлап, Мәрҗани мәчетенә кадәр матәм йөреше булды. «Азатлык», «Бәйсезлек», «Татарлар берләшегез», «Аллаһу Әкбәр» шигарьләре урамны, хәтта бөтен Казанны яңгыратты. Матәм йөрешен йомгаклап, Мәрҗани мәчетендә өйлә намазы укылды.

Чара тәмамланганнан соң, митингтан төркем-төркем кешеләр хәтер эзләре буйлап юнәлде. Баштан Казан кирмәне астындагы, Казанны яклаучыларга куеласы җирдәге таш янына җыелды, Сөембикә манарасын сәяхәт кылды, аннан ханнар төрбәсе янында дога кылынды. Төркемнәр составында күбесенчә яшьләр булуы күңелне шатландыра. «Азатлык» берлеге рәисе сүзләренә караганда, аларга Сөембикә манарасы янында Татарстан байрагын күтәреп фотога төшәргә ирек бирмәгәннәр. Полиция хезмәткәре килеп: «Бүген Татарстан байрагын күтәрергә ярамый», – дип белдергән. Муса Җәлил һәйкәле янында фотога төшәргә теләгәч: «Монда да байрак белән фотога төшәргә ярамый», – дип, «утыртып» кую белән янаганнар.

Хәтер көненнән соң, «Азатлык» берлегенең еллык корылтае узды, оешманың еллык нәтиҗәләре ясалып, югары шура һәм рәис сайланды. «Азатлык» татар яшьләре берлегенең рәисе итеп кабат Наил Нәбиуллин билгеләнде. Берлекнең рәисе итеп башка кешене билгеләп тә булмыйдыр ул, минемчә. «Азатлык» корылтае киләсе 2014нче елны – Туран елы (Төрки-туран халыкларының бердәмлеге елы) дип игълан итте. Ул Казанны Халыкара төрки оешмасы тарафыннан 2014нче елда төрки илләрнең мәдәни башкаласы игълан итүе белән бәйле булды.

Хәтер көне «Азатлык» ТЯБ һәм ТИҮ оешмалары тарафыннан оештырылса да, быел митингны оештыруда «Азатлык» яшьләренең алгы планда булуы һәм инициативаны үз кулына алуы сизелде. «Милли хәрәкәт икенче елга Хәтер көнен барыбер Ирек Мәйданында үткәрергә җыена, без барыбер Ирек мәйданына кайтачакбыз», – дип белдерде «Азатлык» берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

Алсу НУРГАТИНА.

 

Комментарии