- 15.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Халкыбыз күп гасырлар империя колы булып яшәү дәверендә, бертуктаусыз төрледән-төрле кимсетүләргә дучар ителеп яшәгән. Әле хәзерге цивилизация заманында, акыллы, укымышлы, белемле, зыялы кешеләр яшәгән вакытта да, патша заманындагы кебек урыс булмаган халыкларга карата төрле-төрле һөҗүмнәр оештырылып тора. Инде аларны саный башласаң да тиз генә санап бетерерлек түгел.
Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Казанга килгәч, Татарстан Республикасы җитәкчесенең «президент» дип аталуы, аның эчен пошыра башлавы турында әйткән иде. Күп еллардан бирле шушы исем белән яшәгән Татарстанның Мәскәүгә нинди зыяны булгандыр, анысын ул үзе дә белми бугай. Төрле оешмаларның җитәкчеләре дә «президент» исеме белән атала бит. Мисал өчен, Фәннәр Академиясе, шахмат Федерациясе һ.б. Аларның җитәкчеләре президент исеме белән аталудан беркемгә дә зыян килмидер дип беләм.
Тагын икенчесе, аның тынычлыгын алып, эчен пошырган нәрсә, илдәге регионнарның күп булуы икән. Регионнарга кемнәр керә торгандыр, РФ Конституциясендә регион дигән сүз юк. Без Татарстан Республикасында яшибез. «Федерация» сүзе куркыткан кебек «республика» дигән сүз дә куркыта башлады бугай Мәскәү түрәләрен. Безгә уңайлы булган латин әлифбасы илнең бөтенлегенә яный дигән мәгънәсезлек белән тыйдылар. Шундый зур, көчле «СССР» дигән илне, 3 кеше, Белорусия урманында, Кирилл хәрефләре белән язып, сугыш та чыгарып тормыйча, тарката алдылар. Чыннан да, хәрефләр бик хәтәр нәрсә икән дип уйлап куюың да бар.
Төбәкләрне берләштерүгә килгәндә, ул безнең өчен файдалы гамәл түгелдер кебек тоела. Бер уйлаганда, күрше төбәкләрдә яшәүче татар халкы безгә кушылса – яхшы буласы да бит, аларның саны алай күп булмау сәбәпле, андагы башка халыкның безгә кушылудан, Татарстанда татар халкы азрак булып калуның безгә кирәге юктыр. Ничек булса да, халкыбыз һәм җитәкчеләребезнең теләге белән эшләнә торган эш бу. РФ Конституциясендә дә шулай әйтелгән. Владимир Путинның матбугат конференциясендә безнең хәбәрчебез Динә Газалиева бу турыда аңа сорау биргәч, Путин дипломатларча итеп, әгәр бу турыда Республикалар үз теләкләре белән мөрәҗәгать итсәләр, берләшү мөмкинлеге булачак, дигәнрәк җавап биргән иде. Бөтен ил халкы алдында аның шулай әйтүе дә ярап тора бугай әле. Димәк, бу безнең теләк белән генә хәл ителә торган гамәл дип аңларга була.
В.В Путин ил җитәкчелегенә президент булып килгәндә, Конституциягә кулын куеп, андагы язылган законнарны һәм кеше хокукларын яклармын дип ант итсә дә, гел киресен эшләп тора. Конституция ул – төп закон. Яңа кабул ителә торган законнар да, Конституция кысаларыннан чыкмыйча кабул ителергә тиешлеген белмиләрме икән әллә ул закон чыгаручылар? Урыс булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен санга сукмыйча, аларның телләрен, милли хисләрен оныттырып, илнең барлык халыкларын бер исем белән «Русияле» дип атау хыялы белән яши башладылар.
Халыкларга милләт исеме Президент Указы белән бирелмәгән кебек, ул Президент Указы белән юкка да чыгарыла торган гамәл түгел. Бу дөньядагы сугышлар да, күбесенчә, милли мәсьәләләр аркасында килеп чыга бит. Ил җитәкчелегендә утырган түрәләр, махсус рәвештә, илдәге тынычлыкны бетереп, илне тагын бер таркату максаты белән яна башладылармы икән әллә, дигән уйлар килә башлады. Аллам сакласын! Русиядә акыл белән эш итә белә торган җитәкчеләр булсын иде дигән теләктә каласы килә.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии