Киләчәгебез матур булыр

Караболак Чиләбе өлкәсендә иң зур авыллардан санала. Явыз Иван Грозныйның көчләп чукындыруыннан качып калган татар, мишәр кешеләре урнашкан монда. Кара урманны кисеп иген чәчәләр, мал-туар асрап, балык тотып көн күрәләр. Авылга 1554-55 елларда нигез салына. Үз вакытында ул 4 районга бүленә, 4 мәчете, 8 зираты була.

Нинди генә мәсхәрә, фаҗига күрмәде икән авыл мәчетләре. 4се дә ватылды, җимерелде. Укымышлы шәкертләр Себергә авыр эшләргә җибәрелде. Аларның сөякләре чит җирләрдә калды. Урыннары җәннәттә булсын.

Авылның уртасында дин сөюче, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан баручы намуслы халкым көче белән зур матур мәчет калкып чыкты. Мулла Таһир Кинәрбаев җитәкчелегендә күпләр, олы яшьтә булуына да карамастан, мәчет төзүгә бөтен тырышлыгын куйды. Җитәкчеләрнең бусагаларын Сөнгать Йосыповка күп таптарга туры килде. Җомга намазына йөрүче картларга, мәчет төзүдә катнашкан һәммә кешегә тырышлыклары өчен Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәте булсын.

Хәзер имам вазифасын Рифкать Кәримов башкара. Мәчетебез чиста, матур, һәрвакыт ачык. Үзебездә китапханә дә бар. Соңгы елларда балалар да мәчеткә “ нигезләре” дәресенә йөри башлады. Район конкурсларында Мактау кәгазьләре алып кайталар. Өйлә вакыты җитсә, манарадан азан яңгырый. Аның өчен без Габдрахман хәзрәт Әхмәтҗановка рәхмәтле. Дини бәйрәмнәр вакытында авылыбыз чын бәйрәм төсе ала. Түбәтәй кигән яшьләр, олы яшьтәгеләр, матур итеп киенгән хатын-кызлар, машиналар белән урам тула. Зиратларда моңлы дога тавышы яңгырый.

Безнең авылда Мәскәү якларыннан да булып киттеләр. Мәчетебездә ике тапкыр Фәүзия Бәйрәмованы да күрергә насыйп булды. Ул авыл халкы, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясады, китапларын бирде. Ул үз халкының Караболакта нурланыштан интегүен, күпмесенең вакытыннан алдан үлүен исбатлаучы, шуңа чын йөрәктән борчылучы кеше. Радиация пычраткан урыннан күчерелгән Мөслим авылы халкы да аңа зур рәхмәтле. Ничек ул ханым җинаятьче булсын, ди?!

Хәзер шунысы кызганыч: мәчеткә йөрүчеләр саны сирәгәйде. Яшь балаларыбызның мәчеткә килеп дәрес алуы безне дулкынландыра, сөендерә. Белмәссең, киләчәктә безнең янәшәгә алар да намазга басар.

Равил ҖӘМИНОВ.

Чиләбе өлкәсе, Коншак районы, Караболак авылы.

Хезмәт итеп күрсәт халкыңа!

Һәйкәл булып менеп басар өчен,

Хезмәт итеп күрсәт халкыңа.

Әйткән сүзең тугры булсын синең,

Хыянәт итмә биргән антыңа.

Йөзек кашы булган Тукай-Исхакыйлар

Милләтемне зурлый килгәннәр.

Җәлил-Алиш кебек ир-егетләр

Тез чүкмичә үлә белгәннәр.

Тургай сайрый, аннан сандугачы

Һәркайсына вакыт бирелгән.

Хәким ага сүзе – Сара көйләренә

Мәңгелеккә “виза” бирелгән.

Әгәр алга таба юллар яралмасаң,

Һичьюгында, татарым дип багалмасаң,

Иман нуры иңдерергә тырыш, балам.

Зур өлешең һәм дә файдаң булыр татарыңа!

Равия ГАЗИЗУЛЛИНА.

районы, Зур Өске авылы.

Комментарии