1552 ел: Хәтерлибезме?

1552 елның октябрендә татарларга ни булды? Асылда, бу бетә башлауның башы иде. Татарлар дәүләтчелеген, шуның белән матди һәм мәгънәви көчен, горурлыгын югалтты. Алар үтерелде, таланды, сөрелде.

ни сәбәпле бирешкән – үзара талашып яткангамы, белем һәм технологияне үзләштерә алмагангамы, әллә инде руслар бик көчле булгангамы? халкы моннан сабак алганмы? динен тоту халкыбызны саклап калуның бер ысулы булганмы, әллә инде мескенгә әверелдергәнме? Киләчәгебез бармы? Менә шушы һәм аңа охшаш йөзләгән сораудан кайсына җавап таба алдык? Җаваплар бу көннәрдә Казанда да, олы дөньясының башка почмакларында да эзләнә. Төркиядә дә Истанбул белән Анкарада кечерәк чаралар белән булса да шәһитләре искә алынды. Башка җирләрдә дә моңа охшаш җыелышлар булып үтте дигән хәбәрләр бар.

Казан халкы матәмне дә, бәйсезлекне дә бер үк урын – Казан Кремлендә урнашкан Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете белән бәйли. Беренчесе – безнең коллыкка төшү, икенчесе исә чоры символы. Халыкка алар тарихны хәтерләтәме, бу архитектура әсәрләреннән тәэсирләнәме?

Бәлки, юктыр да. Чөнки халыкның тарих белән бәйләнеше өзелгән, үткәнен белми. Тик анда-монда мескен Сөембикә дип күз яше агызу белән канәгать булу җитә кебек. Сөембикәне руслар да ярата торгандыр, ник дисәк, ул татар халкының нинди мескен хәлдә калуын сурәтли бит.

Дөньяда коллыкта калган башка халыклар булмадымы? Булды һәм байтак. 21нче йөздә дә алар саны йөзгә җитәдер. Күбесе аз санлы халыклар булса да, араларында миллионнар белән исәпләнгәннәре дә бар. Мисал өчен, 1991 елда төзелгән Вәкиллек ителмәгән милләтләр һәм халыклар халыкара оешмасына бүген 57 -халык әгъза булып тора. Узган елларда татар-башкортлар да бирегә керә иде, ләкин алар, нигәдер, мандатларын төшергән. Бу эш белән шөгыльләнүче юк. Ә Русиядән коми, мари, удмурт, чиркәсләр, чечен, тува, бурятлар – һаман да әгъза. Бирегә үз хокукларын тыныч юл белән даулаган халыкларның вәкилләре кабул ителә.

Татар-башкортларның әгъзалыгына ни булган соң? Әллә инде татарлар белән башкортлар бәйсезлек өчен кулларына корал алган идеме? Әллә үзләре ташлап киттеме алар оешманы? Дөресе –икенчесе. Чөнки аларга, әгәр дә бу эштән ваз кичсәгез, Истанбулда берәр вәкаләтле вәкилчелек ачарсыз дип әйтелгән булуы ихтимал. Мәгълүм ки, бездә берәр эш рәсми рәвештә оештырылмаса, аңа игътибарны җәлеп итеп булмый. Казан шәһитләрен яки бәйсезлек көрәшебезнең тыныч билгесе – 1918 елда ирекле аркылы сайланып Уфада ачылган “Эчке һәм Себер мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесен” искә алабыз дисәгез, беркемне дә кызыксындырып булмый.

Беренчедән, бу тарихны халык белми, икенчедән, ил хуҗалары мондый котыртучы фактларның искә төшерелүен теләми. Бу рухта тәрбияләнгән халык үз сәяси һәм мәдәни хокукларын еллап түгел, көнләп югалта. Ул хәзер һәммә нәрсәгә “бәрәкалла!” дип әйтергә генә күнеккән. Чит басым астында яшәү бер халыкның да язмышы түгел. Моны Алтын Урда хакимиятеннән котылган руслар бик яхшы белә. Үзләре башкаларны яулаган руслар, икенче яктан башка халыклар азатлыгына да сәбәпче булганнар иде. Мисал өчен, 1829 елдагы госманлы-рус сугышы нәтиҗәсендә греклар, 1878 елгы сугыш аркылы румыннар, серблар, болгарлар бәйсезлек казанды. Аларның кайберләре дүрт гасырдан артык госманлы кулы астында иде.

Шулай итеп, алар үз бәйсезлегенә читтән тыкшыну аркасында, госманлының бу очракта русларга оттыруы сәбәпле бәйсезлеккә иреште. Ләкин аларның барысы диярлек аңа кадәр дә бертуктаусыз баш күтәреп торды. Чөнки аларда милли рух бар иде. Аларга бу рухны исә үз чиркәүләре бирде. Алар халыкка дин кагыйдәләрен генә түгел, милли үзенчәлекләрен дә өйрәтеп торды.

Патша чорында Русиядә дә мөселманнарга дини ирек, хәтта дини хокук танылды. Ләкин безнең муллалар, төрекләргә каршы торган правослау чиркәүләрдән аермалы буларак, татарга дин белән бергә милли рухны, тәрбияне бирә алмады. Бүген дә руханиларыбызның халыкка милли тәрбия биргәнен күрсәтүче ишарәләр юк. Алардан күбрәк «Исламда милләт юк» дигән тәкәббер сүзләр генә ишетелә. Халык үз җитәкчеләре, мәгариф системасы, мәчетеннән шул милли тәрбияне алмаса, каян белсен инде ул тарихының нинди булганын, үзенең кем икәнен?

Сабантуйга бирелгән әһәмиятнең йөздән бер өлеше генә тарихи вакыйгаларны искә алуга бирелсә иде. Хәтер көнендә һәрбер татар бәлки Казан өчен шәһит киткәннәр рухы өчен, һичьюгы, өендә дога укытыр иде. Асылда моны башкарган халыклар байтак. Алар үткәннәрен диаспорада яшәсәләр дә онытмый. Мисал өчен, әрмәннәр Төркияне һәр ел саен 24 апрельдә геноцидта гаепләүдән ваз кичми. Бу да аларның кайда гына яшәмәсен, әрмән булып калуына сәбәп булды. Яһүдләр исә дөньяның һәр илендә диярлек антисемитизм кануннарын чыгаруга иреште. Бәлки, татар әрмән яки яһүд хәтле аңлы түгелдер, ләкин ничек кенә булмасын, үзләренең күп гасырлы тарихы булуын гына аңларлык акыллары бардыр. Үзебезне ничек кенә хурласак та, татарлар арасыннан чыккан күп кенә зыялы, укымышлы, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләребез җитәрлек. Милләтне туплаучы идеяләр нәкъ алардан килергә тиеш.

Бер үк вакытта тарихны искә алу өчен, гауга-талаш куптару да шарт түгел. Бабаларыбызны, алар язмышын өйрәнү, аңлату, искә алу өчен, җитәкчеләрдән рөхсәт кирәкми. Мәдәниятеңне яшәтү, үстерү теләгеңне генә күрсәтергә кирәк. Алга киткән халыклар шуны эшли. Моны җитәкчеләр, чиновниклар, муллалар эшләсен дип көтсәк, озакка сузылыр. 19 гасырда болгарларны руслар коткарды, әмма безне коткаручы әлегә күренми. Нәтиҗәдә, һәр халык үз язмышын үзе билгели. Үз парламентында татар депутаты татарча сөйләми, туган телдә чыккан матбугатны укымый, татар булудан ояла икән – мондыйлар белән татар халкының хәле тагын да начараячак кына.

Һичшиксез татарлар да беркөн ирекле дөнья әгъзасы булыр, ләкин кайчан һәм ничә татар бу бәхеткә ирешәчәк – моны белеп булмый. Шулай да инде 457 ел золым, басым астында түзгән икән, бәлкем саны азаеп та бер көнне иреккә чыгар дип ышанасы килә.

Милләтләрнең бәйсезлек чоры әле 20нче гасыр урталарында ук башланды, һәм бернинди көч тә бу куәтле тәрәккыятьне туктата алмады. Фактлар моны яхшы күрсәтә: 1945 елда Берләшкән милләтләр оешмасында 51 генә бәйсез ил әгъза булса, бүген аларның саны 192гә җитте.

Милләтнең тарихи хәтере бик көчле бер фактор, татарларга менә шуны истә тоту һәм аның тирәнлеген аңлау мөмкинлеген бирә.

Профессор
Надир ДӘҮЛӘТ,

Төркия, Истанбул. azatliq.org

Мин-син татар – без татар…

Күбебез Казан ханлыгы юкка чыгуның тарихи фактларын белү белән чикләнеп, вакыйганы аңлап бетерми, анализламый. Һәм бу – безнең зур хата! Баксаң, тарихтан күп төрле гыйбрәт алырга мөмкин икән. 1552 елда Казанны яулап алучылар кем? Казан ник бирешкән? Әлеге вакыйгалардан соң Русия нинди үзгәрешләр кичергән? Русия – икенче Алтын Урдамы? “Казан ханлыгының яулап алынуы: тарих һәм гыйбрәт” дигән фәнни семинарда галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре шушы сорауларга җавап эзләде. Тарихчылар докладыннан өзекләрне, дискуссиянең кайбер өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Дамир Исхаков:

– Мәскәү һәм тарихчыларының икесенә дә хас проблема күзәтелә. Һәркайсы тарихны үз каланчасыннан чыгып кына өйрәнә. Әйтик, Казан ханлыгының җимерелүендә русларны гына гаепләү дә – дөрес түгел. Аннан соң, Алтын Урда ислам кабул итү сәбәпле юкка чыккан, дигән фикердә дә хаклык бар. Русларның башка милләтләрне басып алуы дөньяның икътисадый үсеше белән аңлатыла. XV-XVI гасырда сәүдә юллары дәүләткә нык йогынты ясаган. Ә Алтын Урда нәкъ шул нокталарда утырган да. Татар – корбан, рус – җиңүче дип кенә түгел, киңрәк фикер йөртегез. Тарихны бүгенге үлчәмнәр белән бәяләргә кирәкми.

Искәндәр Гыйләҗев:

– Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнгәндә, бүгенге симпатия һәм антипатиягә нигезләнәбез. Кызганычка, Казан ханлыгы җиңелгән. Әлеге вакыйга нинди нәтиҗәләргә китергән соң? Мәскәү өчен зур җиңү: Иделне үз кулына алу, көнчыгышка юл ачылу, табигый байлык. Икенче яктан, сынау. Чөнки җирләрне басып алу нәтиҗәсендә, ул әзер байлыкка кызыгучы үсеш юлына баса. Шул вакытта эчке реформасын камилләштергән булса, Европадан артта калмас иде.

Казан өчен, беренчедән, үз дәүләтен югалту, буйсындырылган халыкка әйләнү – коточкыч фаҗига. Икенчедән, шәһәр структурасы бетерелә. Казан татар шәһәре булудан туктый, анда татарларга яшәү рөхсәт ителми. Казан һәм зур юллар янында урнашкан татар авыллары юкка чыгарыла. Татар авыл халкына әйләнә. Авыл тормышын мактасак та, аның мөмкинлекләре чикләнгән. Чөнки белем, зыялылар шәһәрдә. Бүген дә шәһәр татар телен боза, бетерә. Өченчедән, татар феодаль структурасын югалта. Милләт үссен өчен, аның төрле катламы булырга тиеш. Күренекле рус язучылары, талант ияләре алпавыт, җирбиләүче гаиләләреннән булуы билгеле. Ә татар феодалсыз һәм шәһәрсез кала. Аннары, көчле милли-мәдәни изү астына эләгә. Димәк, милләт алга таба үсә алмый.

Марсель Әхмәтҗанов:

– Бүген Явыз Иван заманындагы кебек кеше өстенә пычак күтәреп килмиләр. Ләкин телебез, иманыбыз югала бара. Балаларны телле, иманлы итәргә кирәк безгә. Моның бик үтемле, ансат юлы – шәҗәрәбезне төзү. Шәҗәрә туганнарны берләштерә, якынайта.

Илдус Заһидуллин:

– Патшага “Явыз Иван” дип исем бирүчеләр без түгел, аның үз милләттәшләре. Опричнина (боярь- князьләр оппозициясен тар-мар итү һәм үзәкләштерелгән дәүләтне ныгыту өчен үткәрелгән чаралар) өчен шулай атыйлар аны. Христианлаштыру процессы бу чордан соң гасырлар буе барган. Көчләп чукындыру турында тарихта бер сүз дә юк. Имеш, ул үгетләп, тыныч кына алып барырга кушыла. Һәр чукынучыга төрле ташламалар булган, әйтик, салымнан, армия хезмәтеннән азат ителгән. Армиягә барасы егетләрнең шактые динен алыштыра, чөнки 25 ел хезмәт итү авыр.

Семинарның икенче өлешендә тарихчылар залдан килгән сорауларга җавап бирде.

Халык булып ничек сакланып калырга?

Искәндәр Гыйләҗев: “Дөрес пропаганда алып барырга, татар элитасын һәм мәктәпләрен үстерергә кирәк. Һәм, әлбәттә, милек тупларга, чөнки матди байлыктан башка берни эшләп булмый. Үзегездән башлагыз, җәмәгать! Мин – татар, ә балаларым, оныкларым кем? Моның өчен Шәймиев җавап бирми. Мин дә, син дә татар булсак, без татар булабыз”.

Безнең уңышсызлыкларга хакимият гаеплеме, әллә үзебез зәгыйфь милләтме?

Дамир Исхаков: “Үзебездән тора, ә хакимиятне халык үзе сайлый. Чиләгенә күрә капкачы, дигән мәкаль нәкъ татар турында. 1990 елларда милли хәрәкәтне яклаучылар татарның 10%ы гына иде. Калган 90%ы кайда булган соң?”

Семинарда эмоциягә бирелү дә, фәннилек тә җитәрлек иде. Ә.Әдиатуллина “Тынычлыкның яратылуы” рок-фестиваленең Кол Шәриф мәчете янында үткәрелүе хакында: “Кая карыйбыз? Кремльдә шайтан туе бара. Милләтебезнең йоклавына, сүзен әйтә алмауга шаккатам. Кол Шәриф бабабызның кан тамган җирендә бәбәгенә бастылар бит! Афәт китерә торган чара ул, бөтенесен куарга кирәк моннан”, – диде. Австралиядән кайткан И.Гарипов: “Инглизчә бер сүз белмичә киткән идем, хәзер тәрҗемәче булып эшлим. Татар Казанда бетсә, читтә дә бетәчәк. Баш имәгез!”

Фикерләр төрле. Һәркемгә уйланырлык, үз-үзенә нәтиҗә ясарлык җирлек бар. Хәтер көне уңаеннан үткәрелгән мондый очрашуның әһәмиятен әйтеп тә торасы юк.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии