- 14.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Яңа ук елы башланганга 10 көн вакыт үтсә дә, дистәгә якын белем учагында (әле монысы без ачыклаганы гына) капиталь ремонт һаман дәвам итә. Нәтиҗәдә, укучылар тиешле дәресләрне алып бетерә алмый: кайдадыр балалар көндезге ашсыз калган, озайтылган көн төркемнәре эшләми, кемнәрдер икешәр сменада укырга мәҗбүр. Гаепне йә подрядчы оешмага, йә мәктәп җитәкчелегенә сылтыйлар. Русия өчен мәңгелек сорау – кем гаепле? Кайбер мәктәпләрдә без шул сорауларга җавап эзләдек.
УКУЧЫЛАРГА ИҢ КҮБЕ – 4 ДӘРЕС
Яңа уку елы кайбер мәктәп укучыларын кыңгырау белән генә түгел, пычкы, борау тавышлары белән дә каршы алды. Әйтик, 1 меңнән артык бала укучы Казанның 96нчы гимназиясендә шулай. Бинаның төп өлешендә капиталь төзекләндерүне 2нче сентябрьгә тәмамлыйлар анысы. 33 млн сум акчага ишек, тәрәзә һәм түбә алышына. Ә менә мәктәпнең янкормасында ремонт эшләре һаман кайный. Хәзер 10 млн сум акчага ашханә бинасын төзекләндерәләр. Мәктәп директоры Сергей Бузюкин белән күрешүгә үк, ул сорауга дипломатик җавап кайтарды. «Бездән генә тормый, өстәмә төзекләндерүгә акчаны соң бүлеп бирделәр. Төп сәбәп шул», – диде ул. Шунда ук сүзгә төзүче фирма директоры Рәмзил Солтанов кушылды. «Срок кыска. Ремонт 15нче августта гына башланды. Сентябрь уртасына эшләрне тәмамлыйбыз. Өлгерәбез», – ди ул да өстәп.
Биредә 200 бала өчен ашханә эшләячәк. Тик кайнар ризык булмау сәбәпле, укыту процессына җитди үзгәрешләр кергән. Балалар көненә 4 сәгать кенә белем ала.
– Бу атнада балалар 1 генә сменада укый. Аларга көненә иң күбе 4 дәрес укытыла, – ди Казан шәһәренең 96нчы гимназия директоры Сергей Бизюкин.
– Моннан укыту программасына зыян киләме? – дим.
– Без дистанцион укыту системасын кулланабыз. Аңлыйбыз, кайнар ризыксыз аларга кыен булыр иде, – ди ул.
Капиталь ремонт тәмамланмаган мәктәпләр арасында Яшел Үзән районының Усаклык (Осиново) бистәсе гимназиясе дә бар. Җылылык системасы, тәрәзәләр вакытында алышына, бәдрәфләрне тулаем төзекләндерәләр. Хәзер эш түбәдә генә калган. Монда уку гадәттәгечә дәвам итә, дип ышандырдылар.
– Түбәне яңа материал белән ябалар. Эш күп калмады инде. Өстәмә акча бүлеп бирделәр дә, эшләтәбез. Укуга зыян килмәде, гадәттәгечә дәвам итә, – ди С.К.Гыйматдинов исемендәге Усаклык гимназиясе директоры Фаил Абдрахманов.
14НЧЕ ГИМНАЗИЯ ИШЕКЛӘРЕ ҺАМАН ЯБЫК
Моңа кадәр күзәткән мәктәпләр ярыйсы гына булган. Чын тәртипсезлеккә без Казанның 14нче гимназиясендә юлыктык. Мәктәпнең 2нче бинасына ата-аналар инде атна дәвамында балаларын укырга җибәрә алмый. Биредә эшләрнең очы-кырые күренми. Әлегә җылыту системасы белән түбә генә эшләнгән. Безне, әлбәттә, күрергә теләмиләр иде. Шулай да мәктәпнең техник хезмәткәрләре эш сыйфатыннан тулысынча канәгать булмауларын белдерде.
– Хәзер алар, ашыгып кына, өстән-өстән генә эшлиләр. Ишекләрне начар итеп куеп киттеләр. Канәгать түгелбез.
– Батарейлар ага. Әле 3нче катка гына менгән идем. Яңа торбаларны менә шулай «яхшы итеп» куйдылар.
14нче гимназиянең 2нче бинасында (450дән артык бала сыйдырышлы) ремонт сузылу сәбәпле, хәзер 140 укучы өчен исәпләнгән мәктәпнең 1нче бинасында 630га якын бала белем ала. Мәктәп карамагында 2 бина булса да, алар рәттән урнашмаган. Төзекләндерү барганы – Луначарскийда, ике катлы 1нче бина – Беломорскийда. Укучыларны икешәр сменага бүлеп укыталар.
Белем йортының ни сәбәпле әзер булмавын мәктәп директоры да ачык кына әйтә алмады. Баксаң, төзекләндерүче подряд оешмасының исемен дә белми булып чыкты җитәкче кеше. «Мин укыту процессына гына җавап бирәм», – ди Миләүшә Вәхитова. Әмма шуны искә төшерер идем: әле күптән түгел генә, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләренә муниципаль берәмлек, подрядчы оешма һәм мәктәп җитәкчелеге җавап тота. Димәк, Миләүшә Әхәтовна да кызыксынып торырга тиеш. Республика мәктәпләрендә капиталь ремонт 5 еллык программа нигезендә башкарыла. Ел саен моның өчен Татарстан казнасыннан 2 млрд ярым сум акча сарыф итәләр. Акча бар, тик эшнең нәтиҗәсе ташка үлчим.
14нче гимназия башлыгы безгә ата-аналарның шундый шартларга риза булуын гына хәбәр итте.
– Ата-аналардан бернинди дәгъва да юк. Аларны 2нче сентябрьдә җыеп аңлаттым. Барысы да риза-бәхил, – диде Казан шәһәренең 14нче гимназия директоры Миләүшә Вахитова гади генә.
Шуннан тагын бер ата-ананы очратырга туры килде. Директор әйткән фикер – «ата-аналар риза» дигән сүзләр аңа шул хәтле ят иде.
– Кичә дә, бүген дә мәктәпкә килдем. Монда эшләүчеләр аз күренә. Нүжәли без ноябрьга, декабрьга кадәр көтәргә тиеш? Хәзер ул мәктәптә укып, балалар да арый, – дип зарланды безгә Гөлсинә Вәлиева.
«ИНТЕРВЬЮ БИРСӘҢ, ЭШТӘН КУАМ!»
Ремонт эшләре сентябрь уртасында төгәлләнәчәк, дип вәгъдә иттеләр мәктәптә. Күргәннәрдән соң ышанасы килми. Эшкә июльдә генә тотынганнар чөнки. Гәрчә ремонт апрельдә үк башланырга тиеш булган.
Тик сәер хәлләр моның белән генә тәмамланмады. Озак та үтми, мәктәпнең техник хезмәткәрләре: «Сезгә интервью биргән өчен, безне эштән алу белән янадылар», – дип зарландылар. Алар сүзләренчә, белем бирү учреждениесенең хуҗалык эшләре җитәкчесе шундый сүзләр ыргыткан. Ә инде завхоз дигәннәре безне күрүгә юкка чыкты. Шулай да, нигә шундый янаулар булуы хакында без янә мәктәп директорыннан сорадык.
– Эштән мәктәп директоры гына алырга мөмкин. Завхоз түгел. Әмма техник хезмәткәрләрнең үз эше бар. Алар үз эшләрен башкарырга тиеш, шулай бит, – ди Казан шәһәренең 14нче гимназия директоры Миләүшә Вахитова.
– Аларның йә балалары, йә оныклары да биредә укый, – дим.
– Бездә андыйлар юк, – диде кырт кисеп Миләүшә Әхәтовна.
«БЕЗНЕҢ МӘКТӘПКӘ КЕРМӘГЕЗ!»
Мондый сәер хәлләр бер 14нче мәктәптә генә түгел. Шундый ук очракка без Яшел Үзәндә дә юлыктык. Шәһәрнең 2нче коррекцион мәктәбендә дә бүген укучылар юк. Физик мөмкинлеге чикле 147 бала Яшел Үзәннең башка мәктәбенә барып белем алырга мәҗбүр. Мәктәпкә килүем хакында алдан кисәтеп шалтыратып куйсам да, безне биредә күрергә теләмәделәр. Белем учагы бусагасын атлауга (дөрес, әлегә аны алай дип әйтергә тел әйләнми) директор безгә каршы төште. Сорауларга җавап бирүдән дә баш тартты.
– Килешү булса гына, мин сезнең сорауларга җавап бирә алам. Үзегезнең репортажны безнең учредитель белән килештерегез. Бөтен нәрсәне аңлатырмын, – диде Яшел Үзән шәһәренең 2нче коррекцион мәктәп директоры Ольга Анисимова.
Контракт буенча, эшләр октябрьдә тәмамланачак, дип тә өстәде җитәкче. Тик безгә биредәге хәлләрнең чынбарлыгын күрше торак йортның ишегалдыннан карарга туры килде. Чөнки учреждениедән чыгуга, капкага йозак киертеп куйдылар. Әйтерсең лә, без мәктәптә түгел, ә дәүләт серен саклаучы бина янында идек.
ТЕМАНЫҢ ДӘВАМЫ БУЛЫР
Әлегә кемнең гаепле булуын кистереп әйтеп булмый. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сентябрь уртасында капиталь төзекләндерү узган мәктәпләрне тикшереп чыгарга җыена. Бәлки шуннан соң кемнәрнең гаепле булуына ачык җавап табылыр. Димәк, бу темага без тагын әйләнеп кайтачакбыз.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан – Яшел Үзән – Казан.
Комментарии