- 14.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №22 (9 июнь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Уралтауның аръягында татар тарихы белән бәйле гаҗәеп урыннар бар һәм анда бүген дә милләттәшләребез яшәп ята. Шундый урыннарның берсе – Чиләбе өлкәсенең иң көньягына, Казахстан чигенә урнашкан Варна авылы, татарлар аны үзебезчә Мача-Мәчәли дип тә атап йөртә. Биредә XIV гасырдан калган һәм “Тамерлан башнясы” дип атап йөртелгән таш төрбә саклана, аның тирәсендә исә 5 мең еллык курганнар табылган. Кайбер казах тарихчыларының язуы буенча биредә Себернең соңгы ханы Күчем хан күмелгән һәм Алтын Урда ханнарының мазарлыгы (некрополь) булган икән. Шушы борынгы татар тарихын өйрәнү максатыннан һәм анда яшәүче милләттәшләребезнең бүгенге тормышын белү өчен, Урал аръягына юл тоттым.
Татарстаннан Варнага турыдан гына юл юк. Сәфәремне Магнитогорск шәһәре аша башларга уйладым. Чаллыдан Магнитогорскига автобус йөри, Башкортстан, Урал таулары аша юл 14 сәгать дәвам итә. Магнитогорскидан Варнага тагын 3-4 сәгатьлек дала юлы… Шуңа күрә башта Магнитогорск шәһәрендә туктап, татарлар белән очрашып алырга булдым. Моңа җитди сәбәп тә бар иде – шушы көннәрдә генә Казанда “ГУЛАГ – яралы язмышлар” дип аталган яңа китабым басылып чыкты, аның яртысына якыны Магниткага сөрелгән татарлар турында язмалардан тора. Монда хәтле килгәч, милләттәшләремә ул китабымны да тәкъдим итим, дидем.
Китапның презентациясе “Халыклар дуслыгы йорты”нда булды. Мин белгән милли хәрәкәт җитәкчеләре, активистлар барысы да диярлек очрашуга килгән иде. Тик олы як инде нык кимегән, мин белгән кайбер әби-бабайлар үлгән булып чыкты, чөнки сөргенгә сөрелгәннәрнең инде икенче-өченче буыны да 70-80 яшьлек кешеләр бит… Мин Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән татарлар тарихын, язмышын инде ун елга якын өйрәнәм, биредә күп тапкырлар булган, алар турында шактый гына мәкаләләр, “Кырык сырт” дип аталган роман язган кеше. Әмма ничә килсәм дә, сөргенгә сөрелгән татарлар фаҗигасе турында тетрәнмичә сөйли дә, тыңлый да алмыйм. Ә биредә һәр язмыш, һәр нәсел сөрген тамгалы…
Бу язмамда Магниткага сөрелгән татарлар тарихын яңадан сөйләп чыгарга җыенмыйм, теләгән кеше аларны китапларымнан табып укый ала. Тик шуны гына ачык итеп әйтә алам: бу тема әле тулысынча өйрәнелмәгән дә, ачылмаган да. 30нчы елларда бер Татарстаннан гына да Магнитогорскига 60 меңнән артык татар сөрелә, башка төбәкләрдән сөрелгән татарларны да исәпкә алсаң, әлеге сан йөз меңгә якынлаша. Бу татарларның бер өлеше, бигрәк тә картлар һәм балалар, беренче кышны ук ачлыктан һәм суыктан катып үләләр. Аннан соң да үлемнәр бик күп була. Татарлар биредә кол хәлендә, кораллы сакчылар күзәтүе астында көне-төне эшләп, чүпрәк палаткаларда һәм баракларда, җир куышларында торып, Магнитканы һәм металл комбинатын төзиләр. Бу чын мәгънәсендә депортация дип аталырга лаеклы хәл, чөнки Татарстанның һәр авылыннан, һәр районыннан диярлек бирегә гаиләләре белән дин әһелләрен, татар зыялыларын, хәлле кешеләрне, гади халыкны сөрәләр. Димәк, Сталин әмере белән татарларны сөргенгә сөрү 30нчы елларда ук тормышка ашырылган булып чыга. Сугыш вакытында исә бу фаҗига Кырым һәм Кавказ халыкларына карата кабатлана.
Бүген Магнитогорскида 30 меңгә якын татар яши, аларның барысы да дип әйтерлек сөргенгә сөрелгән татарлар нәселе. Әмма дәүләт тарафыннан аларга карата бернинди ташламалар һәм ярдәм дә юк, киресенчә, татарларның Магнитка шәһәрен һәм тимер комбинатын төзүләре турында искә төшермәскә, оныттырырга тырышалар. Биредә татарларның мәктәпләре, радио-телевидениедән татарча тапшырулар, милли хәрәкәтнең үз бинасы юк. Татарлар бөтен милли һәм дини эшләрен үз хисапларына, иҗтимагый нигездә алып бара. Хәтта сугыш вакытында да биредә татарларның берничә мәктәбе булган, соңрак халык театры үсеп чыккан. Мин белгәндә дә әле милли хәрәкәтнең подвалда булса да үз бинасы бар иде, хәзер ул да юк. Дөрес, аларга “Халыклар дуслыгы” йортыннан бер кечкенә генә бүлмә биргәннәр, әмма “Татар йорты” өчен һаман бина бирмиләр.
Магнитогорск шәһәрендәге милли хәрәкәтне тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Алар кулларыннан килгәннең барысын да эшли, әмма ни Татарстаннан, ни Чиләбе өлкәсе хакимиятеннән ярдәм булмагач, аларга авырга туры килә. Шуңа карамастан биредә берничә милли ансамбль, татар теленә өйрәтү курслары эшләп килә, “Татар Рухы” дип аталган газета чыга, ике мәчет эшли. Милли һәм дини лидерлар арасында каршылыклар булганын да әйтеп үтәргә кирәк, биредә дин – аерым, милли эшләр аерым алып барыла. Нәтиҗәдә, халык икесенә дә битараф. Моның өстенә Казаннан килеп, милли лидерларны алыштыру белән шөгыльләнә башлаганнар, бу исә халык арасында тагын да каршылыклар тудырган.
Мин белгәндә Магниткада бөтен милли тормыш Нургали Яруллин һәм Кадрия Исхакова тирәсендә кайный иде. Алар көче белән “Төп йорт” дип аталган оешма төзелде, “Иман” фонды ачылды, үзешчән түгәрәкләр гөрләп эшләп китте, күп төрле фестивальләр, бәйгеләр оештырылды, Хәтер көннәре үткәрелде, газеталар чыга башлады, тел өйрәнү түгәрәкләре эшләп торды. Нургали әфәнде милли хәрәкәтнең төп идеологы, җитәкчесе булса, Кадрия ханым яхшы оештыручы иде. Хәзер Нургали әфәнде милли хәрәкәт җитәкчелегеннән алынган, бу Казаннан килеп, татар конгрессы кулы белән эшләнгән, имеш, Магниткада милли эшләр йомшарган. Минемчә, монда сәбәп башкада. Нургали Яруллин татарларга дөрес тарихны аңлатуда, милли үзаңны үстерүдә нык эшләде, ул хәтта үзе мөхәррир булган “Татар Рухы” газетасында Милли Мәҗлеснең соңгы мөрәҗәгатен дә бастырып чыгарды. Шул сәбәпле, аны да җәза органнары тикшерә башлады. Шул вакытта татар конгрессыннан килеп, Нургали әфәндене эшеннән алдылар. Хәер, миңа карата җинаять эше ачылгач та, татар конгрессы миннән баш тартырга ашыкты бит, үземне гаепләп, матбугатта белдерү белән чыкты. Сөргенгә сөрелгән татарларга да заманында үз милләттәшләребез шулай “ярдәм иткән” булган, тарих бүген дә кабатлана, аннан гыйбрәт алучы гына юк…
Нургали әфәнде урынына сайланган Кадиминнур Таһировка карата бер начар уем да юк. Ул да бик милли рухлы, булсын дип йөри торган татар ир-егете. Бизнесы бар, үз акчасына газетаны тота, “Татар йорты” бинасын алырга йөри, татар теле укытучыларын һәм мөхәррирләрне үз акчасына, үз машинасында Чаллыга алып килеп, татар мәктәпләре белән таныштырган, тау кадәр китаплар алып кайткан. Хәзер Агаповка авылында өлкә авыллары сабан туен уздырырга тырышып йөри. Кадиминнур әфәнде Магнитогорскины шушы төбәкнең милли үзәге ясарга хыяллана, Троицкий, Варна, Агаповка, Карталы, Бреды, Кызыл, Вернеуральский татарларын Магнитка тирәсенә тупларга уйлый.
Биредә яшәүче татар зыялыларының тагын бер зур хыяллары бар – алар Магнитогорскида Казандагы тарих институтының филиалын ачарга тели. Биредә ерак тарихны да, якын тарихны да өйрәнергә материал җитәрлек, Аркаим-Варнадан башлап, сөрген чорларына кадәр өйрәнергә мөмкин. Бу эшкә алынырга теләүчеләр дә бар, бары тик Казанның ярдәме генә кирәк. Мин дә әлеге фикерне бик хупладым, чөнки бу тирәдәге татар тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Шуннан файдаланып, Урал аръягындагы бөтен төрки цивилизацияне казах белән башкорт үзенеке дип игълан иткән, монда татарлар турында ишетергә дә теләмиләр. Ә рус галимнәре исә, бу бөек тарихны төрки-татарларга бирмәс өчен, индоираннарныкы дип игълан иткән. Аркаимдагы музейда татарларны бу якларда XVI гасырның икенче яртысыннан гына яши башлаганнар, дип язганнар, ә башкортлар, имеш, IX гасырдан биредә хуҗа икән… Югыйсә бу тирәләр башта – Алтын Урда, аннан соң Себер ханлыгы дәүләте составында булган бит! Татарлар кул астында булган! Шушы хакыйкатьне хәзер безгә яңадан исбатларга кирәк.
Шушы нисбәттән Магнитогорскида берничә фәнни-практик конференция уздырырга тәкъдим иттем. Аның беренчесе борынгы төрки-татар тарихына караса, икенчесе сөргенгә сөрелгән татарлар тарихы буенча булырга тиеш. Бу эшләрне үз өстенә Нургали Яруллин алса, бик яхшы булыр иде, чөнки ул барыбер милли хәрәкәтнең, татарлыкның төп идеологы булып кала бирә. Шулай ук Магнитогорскида сөргенгә сөрелгән һәм шушы шәһәрне төзегән татарларга истәлек ташы куяр вакыт та җитте, югыйсә безне бөтенләй оныттылар. Магнитогорск урамнарына танылган татарлар исемен бирү дә дөрес булыр, ә андый кешеләр биредә күп. Фән докторлары дәрәҗәсенә ирешкән атаклы Бигиевлар нәселен генә искә төшерик!
Инде Магнитогорскида ислам дине торышы турында да бераз мәгълүмат бирим. Шәһәрдә ике мәчет бар, өченчесен, татар мәчетен, милиция белән куып таратканнар, моның артында үзебезнең кайбер динчеләр дә торган. Ни өчен татар дигәнгә басым ясадым, чөнки Җәмигъ мәчет тә татар кулыннан китеп бара инде. Бер җомгада анда намазда булдым, ир-ат күплегенә таңнар калдым – өстәге зал шыплап тулган, хатын-кызлар залының зур өлешен дә ирләр алган, моның өстенә урамда да келәмнәр җәеп, намаз укыйлар иде! Шатлыгым эчемә сыймады, әмма 300-400 намаз укучының нибары 10-15е генә татарлар икәнен белгәч, телсез калдым. Мәчет таҗиклар белән тулган икән… Татарлар намазга йөрми… Хәтта бабайлары да… Аның каравы, руслар ислам динен кабул итә башлаган. Дөрес, хәзергә имамнар татар, вәгазьләр дә татар һәм рус телләрендә бара, әмма таҗиклар тарафыннан мәчетне тартып алырга омтылышлар булган инде. Мәчет милли хәрәкәтне үзеннән биздергән, читләштергән, берәр нәрсә булса, артларында якларга халык та юк.
Яшь мөселман-татар танышым Тимергали Натфуллинның әйтүенчә, Магнитогорск татарларының хәле шактый аянычлы икән. “90% татарлар катнаш никахларда тора, 50 яшьтән түбәннәр татар телен белми, ислам динен тотмый, тарих белән кызыксынмый, без уздырган чараларда катнашмый”, – диде ул. Тимергали үзе мәчеттә ислам дәресләре укыта, зур булмаган хәләл бизнесы бар, татар яшьләрен иман тирәсендә тупларга тырыша. Ул үзлегеннән татар телен өйрәнгән, Октябрск һәм Уфа мәдрәсәләрендә белем алган, милләтен бәйсез итеп күрергә теләгән чын татар патриоты. Һәм ул ялгыз түгел, Магниткада аның кебек яшьләр шактый. Димәк, киләчәк алай ук өметсез түгел? Һәрхәлдә, мин “бетәбез”, дип яшәү ягында түгел. Үзебез милләт булып, татарча сөйләшеп, дин тотып яшәргә телибез икән, безне беркем дә юкка чыгара алмаячак. Әлеге хакыйкатьне урыннарда башкаларга да аңлатырга тырышам. Бу юлы да мин Магнитогорскида тагын берничә урында очрашулар уздырдым, татар тарихыннан тыш, алда торган халык саны алу турында җентекләп аңлаттым, милләттәшләремне бердәм булып, татар дип язылырга чакырдым.
Инде Варнага таба юл алабыз…
Тирә-якта керәшен татарларының ногайбәк авыллары һәм данлыклы Аркаим хәрәбәләре җәелеп кала, Җаек, Ильяс, Кызыл, Караган, Үтәгән елгалары озата бара. Казахстанга барып җиттем, дигәндә генә, Тугызак елгасы буенда, юл өстендә Тамерлан төрбәсе каршыга чыгып баса… Аны хәзер кызыл кирпеч белән тышлаганнар, яхшылап реставрация уздырганнар, ул Русия тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән, Варна районының символы булып тора һәм гербына төшерелгән. 17 метр биеклектәге Тамерлан төрбәсе Варнадан 3-4 чакрым ераклыкта, далада, Кисәнә күле буена урнашкан, без килеп төшү белән, шунда юл тоттык.
Элеккеге елларда ул Кисәнә-Кәшәнә дип аталып йөртелгән, бу шул ук мавзолей-төрбә, дигәнне аңлата. Аны Аксак Тимер шәхесе белән бәйләп аңлатучылар да бар, моңа каршы төшүчеләр дә шактый. Узган гасырларда мавзолейны казыганда, аннан алтын беләзек-алкалар таккан хатын-кыз җәсәден табалар. Шуннан чыгып, ахры, Аксак Тимер кызы турында риваять тарала. Имеш, биредә ул күмелгән булырга тиеш. Дөресен беркем белми. Әле совет чорында ук бирегә казах галимнәре килеп, төрбәдә казах кызы күмелгән, ул казах халкы тарихи һәйкәле, дип язып киткәннәр. Башкортлар килеп, монда Мәдинә исемле башкорт кызы күмелгән, дип язып чыккан. Иң дөресен 1768 елда биредә булган һәм борынгы төрбәне махсус өйрәнгән галим П.С.Паллас язган булырга тиеш. Ул: “Кесене” (“Кошена”) является татарским молитвенным домом”, дип язып калдырган. (Паллас П.С. Путешествия по разным провинциям Российской империи в 1768-1769 годах. Кн.1.Ч.2., СПБ., 1770, стр.136.) Ягъни ул мәчет манарасы булган булырга мөмкин. Элек бу төрбәнең кыяфәте бөтенләй башка төрле булган, ул шактый биек, түгәрәк рәвештә, ике катлы. Кирпечләре дә алсу төстә, зуррак һәм киң булган. Андый кирпечләрне мин Тубыл шәһәре тирәсендә, Күчем хан заманыннан калган төзелешләрдә күргән идем.
Кайбер галимнәр, әйтик, XIX гасырда яшәгән Р.П.Игнатьев мавзолейны тагын да борынгы чорлар белән бәйли, сак халкының тарихи истәлеге, дип яза, “мавзолей построен над прахом святого царя”, дип хәбәр итә. Игнатьев фикеренчә, биредә утрак тормыш белән бик борынгы халык яшәгән, ниндидер сәбәпләр белән алар Кытайга качарга мәҗбүр булган. Аңа кадәр тарихчы П.И.Рычков та шулай дип язган булган. Шунысын да әйтергә кирәк: бу тирәләр борынгы курганнардан һәм каберлекләрдән тора. Галимнәр әйтүенчә, Аркаимнан Варнага кадәр 70-80 чакрым арада дистәләгән борынгы шәһәрлекләр булган. Тамерлан манарасы да шул шәһәрлекләрнең, шул борынгы тормышның бер кыйпылчыгы, соңгы билгесе булырга тиеш. Төрбә тирәсендә 5 мең еллык курганнарның бүген дә булуын әйтеп үтәргә кирәк. Галимнәр, һич икеләнмичә, биредә борынгы некрополь-мазарлык булуын язалар:
“На основании исследований ученых Палласа, Сальникова, Стоколова до сооружения мавзолея Кесене на этом месте существовал древний некрополь, насчитывающий несколько сот курганских захоронений. На протяжении четырех тысяч лет возвышенность, расположенная между озерами, служила погребальным полем. В наиболее чтимой центральной части некрополя был сооружен мавзолей Кесене. В мавзолее хоронили знатных феодалов. По анализу исследовании и архитектурных особенностей сделан вывод, что памятник сооружен в XIV веке”. (Загребин.С.И. Мой отчий дом. – Челябинск, 2000, стр.49.)
Биредә танылган феодалларны күмгәннәр икән, димәк, татар ханнарының мазарлыгы да монда булган, дигән сүз. Казах язучы-галиме Мурад Абдиров үзенең “Хан Кучум: известный и неизвестный” дип аталган китабында (Алматы, 1996) Күчем ханның кабере хәзерге Чиләбе өлкәсенең Варна станциясе янында, Зур һәм Кечкенә Кәсәнә күлләре арасында булырга мөмкин, дип яза (133 бит). Автор фикеренчә, анда Себер ханнары шәйбәниләрнең нәсел каберлеге икән. Бу хакта мәгълүматны башка казах галимнәре хезмәтләреннән дә табарга мөмкин. Әгәр биредә 4-5 мең ел буе затлы нәселләр, скиф һәм сак патшалары күмелгән икән, Алтын Урда һәм Себер ханнарының биредә күмелүләре бер дә гаҗәп эш түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: бу тирәләрдән данлыклы Ефәк юлы үткән, димәк, биредә Кәрәвән-Сарайлар да булган, дигән сүз.
Йөзләгән гектар җирләр мең еллык курган-каберлекләр белән капланган икән, димәк, монда гасырлар буе утрак тормышлы халык яшәгән. Әлбәттә, бу руслар да, фарсылар да түгел, ә төрки халыклар, төрки цивилизация, шул исәптән, татарлар да. Шуңа күрә безнең бу борынгы тарихны татар күзлегеннән чыгып өйрәнү бер дә гаҗәп эш түгел, ә булырга тиешле гамәл. Төрки, дигәннән, шуны да әйтәсе килә: Варнаның элек Елантау дип аталган, хәзер чиркәү торган урыныннан борынгы таш балбал тапканнар. Аны музейда үзем күрдем, бу үзе үк Тугызак елгасы буйларында төрки цивилизация яшәгәнлеген сөйли. Мин әле бу мәсьәлә, Варна тарихы буенча Оренбург архивларына да барырга җыенам һәм күләмле хезмәт язарга уйлыйм, иншалла! Ә инде янәшәдәге Варна авылы тарихына килгәндә, ул Тамерлан манарасыннан күпкә яшь, әмма аңа татарлар нигез салган. Бу хәл 1843 елда булган, Оренбург якларыннан 400 мөселман-татар казагы бирегә хәрби хезмәткә, империянең көньяк чикләрен сакларга җибәрелгән. Ул вакытта биредә авыл-фәлән булганмы-юкмы – анысы билгесез. Станица башта 30нчы номер белән йөртелгән, аннан 1828 елда Болгариядә төрекләр кулыннан Варна крепостен тартып алу хөрмәтенә, шушы исемне биргәннәр. Әмма биредә яшәүче татарлар гомер буе Варнаны Мача дип атап йөрткән, бу алар күчеп килгән Оренбург, Самара якларындагы Мәчәли авылы тарихлары белән бәйле булырга тиеш.
Революциягә хәтле Варна-Мача саф татар авылы булган, анда өч меңгә якын татар һәм нибары ике рус яшәгән, алары да татарча белгән. Авылда өч мәчет һәм мәктәп-мәдрәсәләр булган. Халык игенчелек, малчылык белән шөгыльләнгән, сәүдә иткән, гаскәри хезмәтен үтәгән. Качуровлар дигән мөселман-казаклар нәселе хәтта генерал-майор дәрәҗәсенә хәтле ирешкән. 1926 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча Варнада 2312 татар, 82 рус яшәгән, 1958 елга хәтле татар мәктәбе эшләп килгән. Авыл халкы хәзер дә шактый үзенчәлекле тормыш белән яши. Биредә, дала татарлары буларак, ат итен бик яраталар, бишбармак ашыйлар, җәйләүләргә чыгып ял итә беләләр. Кыскасы, дала –аларның туган бишеге…
Бүген исә Варна үзе, нигездә, рус авылына әйләнеп бара, ул район үзәге, биредәге ун мең кешенең 60-70 проценты рус, калганнары татар, казах һәм башка милләтләр. Кыскасы, татарлар хәзер биредә азчылык, һаман шул революциягә кадәр булган күләмдә – 2-3 мең тирәсе. Бер рус булмаган татар авылын ничек шулай руслар басып киткән соң? Эш шунда: тирә-юньдәге җимерек рус станицаларыннан бай, төзек Варнага русларны күчереп утырталар һәм район үзәге ясыйлар. Җитәкчелеккә татарларны куймыйлар, укып бетереп кайткан татарларны эшкә алмыйлар, мәчет-мәктәпләрне бетерәләр. Моның өстенә, катнаш никахлар үрчи башлый, хәзер Варнада һәр гаиләдә рус-татар катнашында туган балалар бар.
Варнада күп җирләрдә булдым, мәктәптә балалар алдында чыгыш ясадым, “Чишмә”, “Мирас” ансамбльләре эше белән таныштым, мәчет төзелеше белән кызыксындым, мулласы, активистлары белән очраштым, район Советында мәчет төзелеше буенча сөйләшүдә катнаштым. Биредә менә 20 ел инде мәчет салу турында сөйлиләр. 2001 елда аның беренче казыгы да кагыла, 2004 елда мәчет төзелеше башлана, район хакимият башлыгы Маклаков мәчет белән чиркәүне бергә салып чыгарга вәгъдә бирә. Нәтиҗәдә, чиркәү узган ел көз көне ачыла, гөрләп эшләп ята, ә мәчет төзелеше ярты юлда туктап калган. Мәчет төзелешенең заказчысы да, подрядчысы да – Варна хакимияте, теләсә – эшли, теләмәсә – юк. Хәзер хакимият башлыгы мәчетне төзелеп бетмәгән килеш, архитектура истәлеге итеп калдырырга тәкъдим итә икән. Имам Хөҗҗәт Мөҗипов хәзер халыкны җыеп, зират йортында булса да җомга намазлары укытырга уйлый, чөнки башка урыннары юк. Качуровлар нәселенең дәвамчысы Галия апа Хәсәнова бөтен көчен һәм вакытын шушы мәчетне салдыруга биргән, хәзер дә көне-төне шуның артыннан чаба, аңа Аллаһы рәхмәтләре булсын!
Авылда борынгы зират бар, аның кабер ташлары беркем тарафыннан да укылмаган, өйрәнелмгән. Бу зират йортында хәзер дин дәресләре укыталар, шулай ук Варнаның ике мәктәбендә, факультатив рәвештә татар теле, тарихы һәм мәдәнияте укытыла. Бу изге эшләрнең барысын да яшь милләттәшебез, Чиләбе педагогика университетын һәм Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Зимфира Өметбаева башкара, аңа Аллаһы рәхмәтләре булсын! Шунысын да әйтергә кирәк: Зимфира әнисе Тәнзилә апа ягыннан Троицки мулласы, атаклы Расүлевлар нәселеннән булып чыкты. Зимфира укыту өчен үзе программа эшләгән, аның төп максаты – катнаш гаиләләрдә үскән балаларда татар теленә, татар мәдәниятенә, татар милләтенә мәхәббәт уяту, балаларга татар тарихын аңлату. Ул монда музыканы да, югары технологияне дә, динне дә, милли ризыкларны да – барысын да файдалана. Милләтнең киләчәге, Варнаның киләчәге менә шушындый мөселман-татар яшьләре кулында, алар укыткан балалар кулында. Мин ышанам, Варнада мәчет тә булачак, тарих та торгызылачак, милләтебез дә яшәячәк. Әмма Казан да шушындый урыннарга игътибарлы булсын иде, югыйсә бирегә гомер буе бер татар тарихчысы, бер татар язучысы килмәгән, хәтта Чиләбе милләтчеләре дә бирегә бер тапкыр да аяк басмаган!
Ә шул ук вакытта башкортлар, Чиләбе өлкәсендәге бөтен елга-күлләрне, төрки топонимиканы, үзләренеке дип, китаплар бастырып чыгарган. Чиләбе югары уку йортларында башкорт галимнәре шушы юнәлештә укытып ята, биредә рус галимнәре дә башкортларны яклый, бөтен татар тарихын башкортныкы дип яза. Бу ялган сәясәт инде Варнага да килеп җиткән – биредә татарларга борынгы тарихны түгел, хәтта XIX гасырны да бирмиләр! Варнаның 150 еллык юбилеена карата чыккан китапларда ник бер татар сүзе булсын, имеш, монда татарлар түгел, катнаш милләтләр килеп утырган икән! Варна музеенда ике тракторчыга һәм Качуровлардан кала, башка танылган татарлар юк. Артист Гали Надрюковның Варнада туып-үсүен әйтеп карадым, әмма аны беркем белми булып чыкты. Варнаның татар чорын оныттыру өчен барысы да эшләнә, ә яклаучы юк! Казан ерак, бу турыда белми дә, Чиләбе катнашмый, Варна татарларының үзләрен якларга көчләре җитми. Менә шуңа күрә милләтне тәгәрәтеп талыйлар…
Варнадан Магнитогорскига кайтышлый юл өстендәге ялгыз татар авылына кереп чыктык. Ул Чесма районына карый торган Редут авылы икән. Мәктәптә булдык, татар теле кабинетына кердек. Мәктәп директоры Оркыя Рахманкулованың әйтүенчә, биредә татар теле атнага бер тапкыр укытыла икән. Татар теленнән ике укытучылары бар, дәреслекләр җитәрлек, үзләре Казанга барып алган. Инде авылда мәчет салдырырга ниятләп йөриләр, җәйләрен мәктәптә дини укулар оештырылган. Динебез һәм телебез яшәсә, даладагы бу татар авылы да яшәр, иншалла!
Үзенең меңьеллык курган-таулары, кылганы иркен җәйләүләре, дистәләгән тозлы күлләре, салкын сулы тирән елгалары белән кыпчак далалары безне озатып калды…
Бу – безнең җирләр, бу – безнең тарих, бу – безнең Ана Ватаныбыз – Татар далалары…
Һәм мәңге шулай булачак, иншалла!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Уралтауның аръягында,
Комментарии