- 13.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Республикабызның шәһәр һәм район үзәкләрендәге балалар бакчаларында, татар төркемнәре булмау турында күп сүзләр сөйләнүгә карамастан, һаман бернинди үзгәреш күренми.
Чаллыда, улым йөриячәк 7нче балалар бакчасында методист булып эшләүче бер танышым быел май азагында миңа: «Өч яшьлек балалар өчен ике яңа төркем җыябыз, шуның берсен татар төркеме итәргә уйлыйбыз», – дигән иде. Анда әле тагын чуаш төркеме дә бар икән – аларның да аңлы өлеше үз милләтен саклап калырга омтыла бит – үзләре инициатива күрсәтеп, бакча мөдире белән сөйләшеп, төркем ачып җибәргәннәр. Мин үзем дә шунда барып, шушы мәсьәлә турысында ике тапкыр сөйләшеп кайткан идем бит инде – менә нәтиҗәсе дә булды.
АКЛАНМАГАН ӨМЕТ
Озак та үтми, ата-аналарны бакчага җыелышка чакырдылар. Анда исә теге «яңалык»ның ялган булуы, ачылачак төркемнәрнең икесе дә урыс төркеме булачагы беленде. Югыйсә, аларга йөриячәк иллегә якын баланың яртысы татар милләтеннән!
Җыелыштан соң, шул турыда тагын бер кат сөйләшеп алырга дип, бакча мөдире Ирина Владимировна Веретенникова кабинетына юнәлдем. Кабинет ишеге төбенә ике марҗа килеп баскан иде инде. Шул ук мәсьәлә буенча икән. Ачылачак ике кечкенәләр төркеменең берсе (10нчысы) татар төркеме була икән, дигән имеш-мимешне ишеткәннәр дә, үз балаларын аннан алып, 2нче төркемгә күчермәкчеләр. Бер-бер артлы өчебез дә кабинетка кердек… Берничә җөмлә сүз алышканнан соң, Ирина Владимировна: «Төркемнәр икесе дә урыс төркеме булачак», – дип, марҗаларны тынычландырып чыгарып җибәрде. Ә мин элекке «дәгъвәм» белән утырып калдым әле… Бакча мөдире татар төркеме булдыруга каршы түгел үзе, моның бернинди авырлыгы юк, дип бара. Әмма, янәсе, ул турыда алданрак уйламаганнар икән шул. Ә менә киләсе елда инде татар төркеме булачак, төзәячәкләр, имеш…
САНГА БАР – СЫЙФАТКА ЮК
Бу бакчага барлыгы 269 бала йөри, шуларның 101е – татар. Чуаш төркемендә – 16 бала. Уртанчы яшьтәге татар балалары өчен генә нибары бер татар төркеме бар, аңа 25 бала йөри. (Тәрбиячеләре Зенфира Әхмәдиева һәм Алия Җамалетдинова.)
Бакчаның татар теле укытучылары Алсу һәм Аидә Камаловалар быелдан яңа укыту методик комплекты кулланып, балаларга татар теле өйрәтә. Шушы яңа методик комплектны әзерләүдә үзләре дә катнашкан.
Шуннан соң мин якын-тирәдәге бүтән балалар бакчаларын да йөреп чыгарга карар иттем. 18нче «Солнышко» дип аталган бакчага киттем. Анда килеп керүгә үк каршыма тап булган бер хатыннан бакча мөдирен сорадым:
– Башлыклар юк, барысы да отпускта, – ди бу миңа.
– Мин журналист, миңа сөйләшеп алырга методист булса да ярый.
– Нәрсә кирәк – барын да миннән сорагыз, алар урынына мин калдым.
…Вахтер икән бу хатын… Менә сиңа мә!
– Монда татар төркеме бармы?
– Бар бер төркем, хәзер алар урамда. Тәрбиячеләре Индира исемле – табыгыз да сөйләшегез.
Бакча ишегалдын урап чыктым, балалар инде кереп киткән икән, арткы ишектән эчкә кердем. Керсәм – каршыга тагын теге вахтер килеп чыкты һәм бу юлы инде шашып кычкырырга кереште: «Нахал, әйттем бит инде мин сиңа, беркем дә юк!» – ди. Ярый әле, тавышка мөдир (Марина Шәрәфиева) урынына калган татар теле укытучысы Гөлнирә Хәмәтова чыгып, үз кабинетына чакырып алды.
Аның белән сөйләшүдән шуны белдем: бакчага барлыгы 190 бала йөри, шуның 1/3е – татарлар, 1/3 – урыслар, өчтән бере – катнаш милләтле, берничә чуаш, мари һәм башкалар бар икән. Мондый саннар барлык бакчаларга да хас. Бары тик татарча эшли торган мәктәпкә әзерлек буенча бер төркем барлыгы ачыкланды. Анысы да киткәч, бу бакчада бөтенләй татар төркеме калмый икән.
Шул татар төркеме бүлмәсенә кереп барганда, каршыга шуннан безнең белән бер подъездда, бер катта яшәгән урыс малае Семен атылып чыкты. Җәй көне балалар аз булу сәбәпле, берничә төркемне бергә кушканнар икән.
Теге Индира дигән яшь тәрбиячедән бер татарча сүз дә чыкмады. Ярый әле, ичмаса, нянькалары саф татарчасөйләшә.
Бу бакчада эшләүче ике татар теле укытучысы, «татарча сөйләшәбез» китабын, аудио-видео тасмалар кулланып, балаларны татар теленә өйрәтә икән. Өстәвенә, быел шушы ук бакчада эшләүче 18 урыс тәрбиячесенә татар теле дәресләре биргәннәр. Мондый укытулар шәһәрнең һәр бакчасында үткәрелгән.
Шуннан соң 31нче балалар бакчасына киттем. Җитәкчесе – Ольга Александровна Огородникова. Ул үзе булмау сәбәпле, методист Любовь Ивановна Першина белән сөйләштем. Монда бер генә татар төркеме дә юк! Гәрчә, 214 баланың 78е татарлар булса да.
Якында гына урнашкан 29нчы балалар бакчасына кердем. Җитәкчесе Жанна Николаевна Батищева әйтүенчә, монда барлыгы 275 бала, 87се татарлар икән. Быел икенче кечкенә яшьтәгеләр өчен бер татар төркеме ачканнар, анда 23 бала тәрбияләнә ди. (Соңрак исә моның өстән кушу буенча гына эшләнгәнлеге ачыкланды.)
Шулай итеп, мин йөреп чыккан 4 бакчаның икесендә бөтенләй татар төркеме юк дияргә була; берсендә былтыр бер төркем ачканнар, берсендә – быел. Фактта барысында да татар балаларының күбесе урыслаша гына бара.
Инде тәмам күңел төшкән булса да, тикшерүне дәвам итеп, 42нче комплекста урнашкан «Каен җиләге» исемле балалар бакчасына кердем. (Җитәкчесе Әлфинур Заһидуллина.) Монда хәлләр алай ук мөшкел түгел: 3 татар төркеме бар – икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар өчен. Үзләре инициатива күрсәтеп: «Кемнәр үз баласын татар төркеменә бирергә тели?» – дип, һәр елны ата-аналардан сораштыру уздыралар икән. Быел бакчада кечкенәләр өчен 3төркем ачылган, шуларның берсе – татар, икесе урыс төркеме. Әле ата-аналары татар төркеменә бирергә теләгән 13 баланы урыс төркеменә бирергә мәҗбүр булганнар, чөнки яңа татар төркеме ачарга балалар саны җитмәгән. Шулай итеп, «ата-аналар теләми» дигән сүзләр – сафсата, чак кына тырышлык күрсәтелә торган җирдә бик телиләр!
Бакча җитәкчесе белән зурлар төркеменә кереп чыктык. Тәрбияче Дилфүрә Шәрифуллина балаларга гел татарча эндәшә. Балалар ул әйткәннең барысын да аңлый. Үз инициативалары белән ачылган төркем булгач, укыту-тәрбиягә карашлар да бөтенләй икенче икән шул. Өстән кушылган, исем өчен генә ачылган татар төркемнәрендә исә, гадәттә, бөтен нәрсә формаль була, ә балаларның сөйләшүе «исәнмесез», «сау булыгыз»дан артмый.
АРЧАДА ТАТАР ТЕЛЕ ТЫЕЛА?
Күрше йортта торучы бер ханым элек 50нче комплекста яшәгән һәм анда чакта улын татар бакчасына йөрткән булган. «Шул чакта улыбыз гел татарча сөйләшә иде. Урысча сөйләшкән балаларны бакчада почмакка бастыралар иде хәтта», – дип әйтте. 44нче комплекска күчкәч, 7нче балалар бакчасында аның яшендәге балалар өчен татар төркеме булмау сәбәпле, урыс төркеменә бирергә мәҗбүр булган. Хәзер инде улы татарча бөтенләй белми башлаган!
Шул искә төште дә, 50 комплекстагы әлеге бакчаны да карап кайтырга булдым. Җитәкчесе Эльза Габидуллина бүген киңәшмәдә булганга, методист Динара Хөснетдинова янына кердем. Бик теләп кабул итте, чөнки моң-зарлары бар икән, шуларны бик ачынып сөйләде.
Арчада яшәгән бертуган апасының 4 яшьлек оныгын, урысча белми дип, икенче кечкенәләр төркеменә бер яшькә соңартып күчергәннәр, ике ел беренче кечкенәләр төркемендә йөргән. Имеш, «Теремок» әкиятен дә урысча сөйли белми. Арчаның шул 2нче бакчасында Резеда исемле тәрбияче балаларның үзара татарча сөйләшүен дә тыя икән хәтта. Моның турында Динара ханым Арча хакимиятенә хат та язган булган, тик, бер ай үтүгә карамастан, әле һаман җавап юк ди. Шул ук Арчада быел 3нче мәктәптә 1нче сыйныф балаларына: «Безгә, федераль таләпләр буенча, урысча белә торган балалар кирәк, өегездә урысча гына сөйләшегез», – дип әйткәннәр. «Нинди хәл бу?! Кая барабыз?! Тукай туган районда да шундый аяныч хәлләр?!» – дип аптырап утыра Динара ханым.
50нче комплекстагы бу бакчада барлыгы 230 бала икән. Эчендә балаларга урысча эндәшкән тәрбиячене күрмәдем. Балалар үзара урысча аралашса да, почмакка баскан балага да тап булмадым. «Бөтен бәйрәмнәр, чаралар татарча уза», дип сөйләделәр миңа, әмма, инде күптәннән татар бакчасы булуларына карамастан, монда бары бер тапкыр татар театры килгән. Ә урыс театрларын мәгариф идарәсе даими җибәреп тора икән. (Бөтен Чаллыга моннан кала тагын бер генә саф татар бакчасы бар.)
Алга таба яңа төзелеп ачылган берәр бакчаны тикшерергә булдым. 102нче балалар бакчасы 4нче комплекста яңа салынган бинада урнашкан. Җитәкчесе Эльвира Александровна Чепикова урынында булмагач, методист Неля Мусаевна Исмаилова белән әңгәмә кордым. Барлыгы 278 бала, шуларның 114е – татар икән. Икенче кечкенә яшьтәгеләр өчен бары бер татар төркеме бар, анда 20 бала тәрбияләнә. Имеш, сораштыру уздырганнар да, теләүчеләр шуның кадәр генә булган. 3-4 яшьлек балаларның ата-аналары гына риза булу да бик сәер. Аннары сораштыруның нәтиҗәсе бит аны ничек үткәрүгә, сорауның ничек куелуына бәйле була. Формаль анкета тутыртырга мөмкин, һәр ата-ана белән сөйләшеп, проблеманы күрсәтеп сорашырга мөмкин. «Бу бакчада да өстән кушканга гына, исем өчен генә бер төркем ачып куйганнар икән», – дигән фикергә килдем. Яңа бакчаларны татар бакчасы итеп тә ачмыйлар, татар төркемнәренә дә анда урын юк.
ТАТАРЛАШУГА ЙӨЗ ТОТЫП
Аннары, мәсьәлә татар бакчалары һәм төркемнәре булу белән генә чишелми бит әле. Кызганыч, булганнарында да балалар үзара урысча аралаша. Чөнки шәһәрләрдә хәзер татар балаларының күбесе бакчага беренче тапкыр аяк басканда татарча ипи-тозлык та белми. Моның сәбәпләре исә – өйдә ата-ананың туган телдә сөйләшмәве, урамда баланың үз ишләре белән урысча гына аралашуы, телевизордан нәниләр өчен татарча тапшырулар күрсәтелмәү, гомумән, бөтен җирдә урыс теле өстенлек итү. Әнә шундый тирәлектә яшәгән балаларны, бакчадан мәктәпкә озатканчы, саф татарча сөйләшә, аралаша торган итәргә мөмкинме соң? Мөмкин, әгәр дәүләт шул проблемага йөз белән борылса. Әгәр бакча мөдирләре, тәрбиячеләре максатчан эш алып барса. Ата-аналарга да: «Өйдә татарча сөйләшегез», – дип гел әйтеп торылса. Бакчада укыту татарча алып барылса. Бөтен яклап татар мохиты тудырылса. Дөрес, бер кәлимә татарча белмәгән кайбер бала белән беренче елны бакчада урысча сөйләшмичә дә булмый. Әмма балаларга ияреп, тәрбиячеләр даими урысча сөйләшәләр икән, әлбәттә, бернинди нәтиҗә булмаячак. Ул чакта инде бакчага беренче тапкыр килгәндә саф татарча аралаша торган бала да урыс теллегә әйләнәчәк.
Тагын шуны әйтергә буладыр – татар балаларын татар бакчаларына, татар төркемнәренә йөртүне 100% итәргә бөтен мөмкинлекләр бар, һәм моны эшләргә дә була. Бары тик дәүләт чиновникларының теләге кирәк. Әйтик, берәр бакчада 2дән 3 яшькәчә балалар өчен бер генә төркем ачалар икән – ни өчен әле ул автомат рәвештә урыс төркеме булырга тиеш? Без бит Рязань өлкәсендә яшәмибез – шул бер генә төркем дә татар төркеме булсын!
Аннары, татар балалары өчен көн дәвамында эшли торган аерым телевидение каналы кирәк. Урыс телендә балалар өчен «Карусель» каналы эшли бит. Ә татар балалары шуны карап та тагын да ныграк урыслаша.
Мин йөреп чыккан бар бакчаларда да бакча мөдирләре, методистлар мәгълүмат яшереп сөйләшмәде. Бөтен саннарны хәтердән беләләр. Булган проблемаларны да ачыктан-ачык әйттеләр. Ләкин, аңлавымча, аларның үзләрен тыңларга, сүзләренә колак салырга теләүче юк шикелле. Күптәннән инде милли мәсьәләләр буенча аерым конференцияләр дә, семинарлар да уздырылмаган. Соңгы семинар 2007нче елда булган. Шул сәбәптән чыгып, киләчәктә бу проблемалар буенча югарырак утырган мәгариф җитәкчеләре, шәһәр хакимнәре белән дә очрашып сөйләшергә уйлап торам.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.
Чаллы шәһәре.
Балаларыбыз кем кулында? ,

Комментарии