- 13.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Түбән Камада инде дистә елдан артык татар телендә радио тапшырулары юк. Хәер, «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте радиостудиясенең FM дулкынында өч минутлык тапшырулары бар анысы. Ә бит заманында җирле чыбыклы радио ике телдә дә гөрләп эшләде. Мин шуның тере шаһите генә түгел, ә татар телендә алып барылган тапшыруларның хәбәрчесе булып эшләгән кеше. Вакытлыча гына дип ябылган радио инде менә ничә еллар тавыш бирми. Ә радио эшен туктаткан кешеләр – Марат Муратов белән Айдар Сәлимгәрәев бүген тагын да югарырак пост били. Яшьләр тыңламаса да, өлкәннәр тыңлый, редакциягә шалтыратып, рәхмәтләрен җиткерә иде.
Коллектив та тату булды. Бүген дә без бер-беребезне югалтмыйбыз, хәбәрләшеп торабыз. Дөрес, күпләр эшсез калмады. Мәсәлән, Фатыйма Зубарева – «Нижнекамская правда» газетасы хәбәрчесе. Миңа гына кабат эшләргә язмаган икән. Сигез ай хастаханә юлын таптый торгач, кулга икенче группа инвалидлык кәгазе тоттырдылар. Шулай да, коелып төшмәдем, үземне кулга алдым. Ике дипломлы кеше эшсез калмас, Алла ярдәменнән ташламас, дидем. Чыннан да, үземчә кәсеп итә башладым.
Көннәрдән бер көнне «Туган як» газетасы редакторы очрады. «Гөлсирә, радиода эшләгәндә шундый матур, тирән эчтәлекле тапшырулар әзерли идең, газетага да яз әле», – диде. Берочтан шуны да әйтим: 2007 ел нәтиҗәләре буенча, штаттан тыш хәбәрчеләр арасында уздырылган бәйгенең җиңүчесе булдым.
Ләкин күңелнең бер почмагы китек иде. Хезмәттәшем Сәрия Миргасыймова белән радио бинасында калган әйберләребезне алырга бардык. Редакция җиһазларының кирәксез аунап ятуын күреп, елыйсылар килде. Нигә шул көнне, үзем әзерләгән тапшырулар язылган тасмаларны алмадым икән дип үкенәм.
Радиотапшыруларны яңартуның әһәмиятен аңлатып, шәһәр хакимиятенә, җирле матбугатка хатлар яздым, ләкин файдасы гына булмады.
Йөрәкне әрнеткән тагын бер нәрсә турында язасым килә. Язмыштыр, мин авырып киттем. Түбән Кама телерадиокомпаниясеннән, авыру сәбәпле, пенсиягә чыгарга мәҗбүр булдым. Тик коллективта бу хакта белүче бар микән? Мөгаен, юктыр да. Шулай булмаса, елына бер тапкыр гына булса да, йә Өлкәннәр көнендә, йә инвалидлар декадасында мине искә алырлар, хәлемне белерләр иде. Башка оешмалар үз пенсионер-инвалидларын хөрмәтләгәндә, мин, ятим баладай, әрнеп елыйм.
Гөнаһысына кермим, берничә тапкыр искә алдылар, хәтта бүләк тә бирделәр. Дөрес, моның өчен миңа бераз түбәнсенергә туры килде. Бер елны компания директоры Нияз Гәрәевнең үзе янына бардым. Юк, мин анда бүләк теләнеп бармадым, бары тик үземнең башкалардан ким булмавымны күрсәтәсем килде. Нияз әфәнде җылы кабул итте, адресымны, телефон номерымны язып алды, алга таба бу мәсьәләне үзем контрольгә алам, диде. Өлкәннәр көне дә, инвалидлар декадасы гына түгел, еллар узды, тик шалтыратып хәлемне белүче генә булмады. Кем әйтмешли, тагын «тишек тагарак» янында торып калдым.
Әйтәм бит, бүләк кирәкми, бер җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ мин. Ә бит кешелеклелек дигән нәрсә дә бар. Аздан күңел була, юктан да хәтер кала, диләр. Мин булганына шөкер итеп яши белүче. Шулай да, Өлкәннәр көнендә, инвалидлар декадасында күңелдә өмет чаткысы уянып куя: бәлки, мине дә искә алырлар. Юк, менә быел да килүче дә, шалтыратучы да булмады. Моннан соң өметләнмәм инде.
Ә бит телерадиокомпания коллективы хәйрия темасына күп тапшырулар әзерли. Халыкны да миһербанлы булырга, ярдәмгә мохтаҗларны игътибарсыз калдырмаска өнди. Ә чынлыкта, киресе килеп чыга түгелме? Бу хакта районның «Туган як» газетасына язган идем, бастырмадылар.
Раббым бу коллективта эшләгән һәр кешенең күңеленә миһербанлык бирсен, сәламәтлектән аермасын, эшләре уң барсын.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.
Түбән Кама шәһәре.Күңел сыкравы ,
Комментарии