- 12.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Соң булса да уң булсын дип, бу язда баштан кичкәннәрне язып салырга булдым. Баштарак күңелне тузгыткан шушы вакыйгалар, кайчан да булса бер тынар дигән идем, әлегәчә тынмады шул.
Әлегә Татарстан, кәгазьдә генә булса да, суверен республика санала. Аның 1991 елдан башлап алып сайлап куйган үз президенты бар (хәер, ТР тарихындагы икенче президентны инде Мәскәү Кремле куйды). Димәк, әлегә президент институты эшләп килә. Республиканың Конституциясе дә, федераль закон чыгаручылар тарафыннан нык таланса да, шулай ук әлегә Республиканың үз флагы, гимны бар. Соңгысын 2013 елның февралендә сүзле дә иттеләр хәтта. Бусы – мактауга да лаек кебек. Тик болар барысы да, җәмәгать, РФ дип аталучы илнең асылда гаять нык унитарлашып, гайкалары соңгы чиккәчә боргычланган вертикаль властьлы державага әверелүе фонында бала-чага уены кебек кенә булып калмый микән! Чөнки вәзгыять шуңа охшап тора. Әнә бит В. Путин узган елның 19 декабрендә «Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе» дигән гаять мөһим документка кул куйган. Һәм без шул урыс булмаган милләтләрне акрынлап юк итүгә алып барырга юнәлтелгән концепциягә чынлыкта күз йомабыз. Татар халкының данлыклы кызы Фәүзия Бәйрәмова һәм кайбер милли каһарманнарыбыз аның чын йөзен инде фаш итеп чыктылар. Һәм узган гасырның 1990нчы еллар башындагы кебек халык вә республиканың дәүләт органнары бердәм булып, золымга каршы торырга чакыралар. Тик, ни кызганыч, татар милләтенең зур өлеше әлегә һаман да йокысыннан уянмаган (әллә инде барыбер файдасы юк дип тәмам төшенкелеккә бирелгән?), ә ТР Дәүләт Советы депутатлары, язучылар, интеллигенция вәкилләре бер сүз дәшми. Бу хакта Ф. Бәйрәмова «Безнең гәҗит»тә әтрафлы итеп язып та чыкты.
Ф. Бәйрәмова, Р. Кашапов, Р. Галиев, Ә. Әдиятуллина һ.б. кайбер лидерларыбыз БТИҮ инициативасы белән 2нче март көнне Казанда ТР Президенты институтын һәм милли республикалар статусын яклап калу буенча уздырылган митингта чыгыш ясап, күп нәрсәләргә ачыклык керттеләр. Бигрәк тә Ф. Бәйрәмованың: «Русия дәүләтенең милли сәясәт стратегиясе 14 елга исәпләнгән һәм шул вакыт эчендә Русиядә яшәүче барлык халыкларны бер тел, бер динле итеп калдыруны күздә тота», – диюе шәхсән үземне нык пошаманга төшерде. Бу коточкыч хәлнең булуы (һәрхәлдә репрессия машинасының шул юнәлештә эшкә керешүе) бик тә ихтимал дип уйлап куйдым эчемнән. Һәм менә ни өчен.
БЕЗ ДӘ БАРДЫК КАЗАННАРГА
Әле март аенда гына, Республикабыз Президенты Р. Миңнехановны, гомумән, президент исемен яклап Казанга пикетка баруыбызга кайбер структуралар тарафыннан киртәләр куелыр дип башыбызга да китермәгән идек. Ә киртәләр куелган булып чыкты. Һәм шактый җитди итеп. Шундый нәтиҗә ясарга мәркәзгә баруыбызның өзелә язуы җирлек бирә. Сер түгел: андый чараларга гавамны туплап баруы авыр. Беренчедән, кеше табуы кыен булса, икенчедән – транспорт мәсьәләсе. Шулай да без – бер төркем фикердәшләр боларның һәркайсын хәл иттек. Ике микроавтобус өчен ике оешма акча күчерергә ризалаштылар. Моның өчен «солидный» гына оешма исеменнән (абруен төшермәс өчен бусы сер булып калсын) фирменный бланкта аларга хатлар яздык. Оешмаларның берсе акчаны 28 февральдә үк күчердем дип, инде икенче көнне үк счет фактура һәм килешү кәгазьләре сорады. Икенче оешма да 1 мартта акча күчерүе турында хәбәр итте. Тик безнең автобуслар белән тәэмин итәргә тиешле «ИП»быз гына, акчаларның килеп җитү-җитмәве белән кызыксынгач, көн дәвамында телефоннан: «Белмим, күрмәдем әле, мин әле һаман офиска бармадым», – дип җавап бирде. Башыбызга тай типмәгән, электрон вариантта акчаның тиз килеп җитүен аңлыйбыз. Монда нәрсәдер шикле иде. Инде кич белән соң гына «ИП»дан миңа (мөгаен, тиешле кешеләрнең күрсәтмәсеннән соң): «Банктан миңа акчалар дүшәмбе генә килеп җитәргә мөмкин, – дип әйттеләр. Тик сез борчылмагыз, автобуслар 2 март иртәсендә урынында булачак», – дип тынычландырырга тырышты. Күңелдә төер калса да, беркадәр басылгандай булдык. Әмма Казанга пикетка барырга дип сөйләшеп куйган студентларыбызның көч структуралары тарафыннан, әгәр алар митингка бара-нитә калсалар, эзәрлекләргә дучар ителәчәкләре (укудан куылуга кадәр) турында кисәтелүләрен белеп алгач, йөрәк янә урыныннан купты. Казанга баруны бөтенләй өзмәсәләр ярар иде, дигән уй төне буе тынгылык бирмәде. Ярар, нишләрсең, студентларсыз гына барырбыз.
2 март иртәсе якынлашты. Сәгать алтылар тирәсендә телефоннан автобус шоферының: «Килеп җитәм инде», – дигән авазын ишетү җаннарга бәлзәм булып ятты. Тукта әле, икенче автобус кайда соң? Кешеләрнең бер өлеше инде килеп туктаганына төялә башлады. Шул чак «ДПС» машинасында юл полиция хезмәткәрләре килеп төшмәсенме?! Алар килеп төшкән уңайга шоферның документларын тикшерергә керештеләр һәм… хилафлыклар табып, автобусның номерын салдырып та алдылар. Без инде моның «подстава» икәнлеген төшенгән идек: Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шул рәвешчә безнең мәркәзгә бару планыбызны җимергән иде. Соңгы минутка кадәр сер итеп саклаганнар, каһәр. Эшли беләләр дә соң. Путин-Медведев тандемы юкка гына көч структураларының хезмәт хакларын 2012 елның 1 гыйнварыннан 2,5 тапкырга арттырмаган икән. Эшләп ашыйлар.
Шулай да, бардык без мәркәзгә. Чатаклыклар килеп чыгасын сизенгәч, запас вариант та әзерләп куйган идек. Шул ярдәм итте. Ә инде казна ипиен юкка гына ашамауларын исбатлаучыларга хәбәр салучы Шаһгали варисларына килгәндә исә, алар Казан ханлыгы заманнарында да булган, хәзер дә бар. Әнә шул нәрсә милли республика дип аталучы зәгыйфь структурабыздан да мәхрүм итүдә хәлиткеч рольне уйнаучы факторларның берсе булырга мөмкин дә инде.
КУРКУ
В.Путин 2000нче ел башында властька килгәннән соң «тимер» тәртипләрен урнаштырырга керешкәннән башлап, яңача идарә итү методы үзенекен итә кебек. Ул – команда – административ ысулны дыңгычлап дәүләт структурасының бөтен тармакларына тутыру һәм шуның ярдәмендә җәмгыяви фикер формалаштыру, һәр инсани затның аңына, акылына үтеп кереп, югарыдан килгән әмерне үтәтү. Бу бигрәк тә төрле дәрәҗәдә үткәрелгән сайлауларда ачык күренә. Чынлыкта сайлаулар – фарс, күз буяу өчен оештырылган уен гына, депутат портфельләре идарәчеләр тарафыннан күптән инде үзләренең кешеләренә бүлеп куелган. Сайлаучылар урнага нинди бюллетень төшерүгә карамастан, алдан әзерләп куелган бюллетеньнәр исәпкә алына. Я, ярый, бусы башка тема. Әйтәсе килгән фикерем икенче. Команда – административ ысулны икенче төрле – куркыту дисәң дә ярый. Ул: оешма-предприятие җитәкчеләре аша аның хезмәткәрләрен сайлау яки башка чараларга куркытып (эштән куам һ.б. дип) барырга мәҗбүр итү; хәрби хезмәттәгеләрне армия командирларының әмере (бусы бигрәк ансат), урта һәм югары уку йортларында студентларны ректоратның кушуы буенча («зачетларыгызга» начар билге куелыр һ.б. дип). Шулай ук төрле чараларга массакүләм алып бару да һәм җиңел генә кирәкле нәтиҗәләргә ирешүдә ачык күренә. Безне террорчылык һәм халыкара террорчылык (соңгысын дөнья белән идарә итүче кавем махсус рәвештә 2001 елның сентябрендә Нью-Йорк башняларын шартлатып оештырганга охшый) белән куркытулар. Террорчылыкның барлыгын һәм гаять мәкерле икәнлеген танымыйча булмый, тик шул ук вакытта аның система гаебе белән барлыкка китерелүен дә танырга кирәктер.
Курку инде җәмгыятьнең һәр күзәнәген биләп алган. Депутатлар Дәүләт Советында В.Матвиенконың: «Президент берәү генә була, регионнарны да эреләндерәчәкбез», – диюенә каршы һичбер кәлимә сүз әйтсен (бусы да – курку); республика суверенитетын яклап митингларның алгы сафында басып торырга һәм үз фикерләрен кистереп әйтергә тиешле язучылар, галим-голәмә 2 март митингына ник чыгып карасын; дистәләгән уку йортларының 100 меңнән артык студентның ник һичьюгы шул митингта биш-алтысы күренсен; 500 меңнән артык татар яшәгән 1,2 миллион халыклы Казаннан ник берничә йөз интеллигенция вәкиле Ирек мәйданында пәйда булсын. Бу курку һәм битарафлыктан киләдер, димичә ни диясең тагын.
Татарстанның татар милләте чиновникларын да кертеп һәм Русиядәге башка урыс булмаган халыкларның хәлен куркыныч килгәндә башын комга тыгып котылмакчы булган тәвә кошы хәленә тиңлим мин. Тик алай гына котылып булмас шул. Курку шулкадәр көчле ки, ул инде тәннәргә генә түгел, җаннарга да үтеп кергән бугай. 2 мартта Ирек мәйданының Ленин һәйкәле каршысындагы тимер киртәләр белән кыршаулап алынган пятачокка куалап кертелгән кешеләрнең ТР Президентын һәм милли республикаларны яклап уздырган җыенын ТВның федераль каналларыннан гына түгел, хәтта республика ТНВсыннан да күрсәтмәделәр. Моның да сәбәбе – курку! Аның каравы, ТВ һәм радиода һаман җыр-моң агыла, күңел ачу уеннары дәвам итә. Тик бер 10-15 елдан соң боларның күбесе инде булмаска да мөмкин бит. Шуны аңласак иде, әфәнделәр!» – дип җан авазы белән кычкырасы килә.
Тимерхан.
Алабуга шәһәре.
Комментарии