Татар телен ничек модага кертергә?

Татар телен ничек модага кертергә?

«Ялкын» журналы инде берничә ел рәттән «Сәләт» оешмасы белән берлектә татар балалары өчен журналистика мәктәбе оештыра. Ул узган елларда «Сәләт-Раушан» җәйләвендә генә уздырылса, быел язын да ишекләрен ачты. Күп кенә яшьләр (нигездә, кызлар!) һөнәребезнең ялтыравык ягына кызыга: танылу, йолдызлар белән туслану (дуслашып йөрү мәгънәсендә, әйе, татар яшьләре яңа сүзләр уйлап табуга да бик оста), теләсә кайсы ишекне ачып керү (ачып булмаса, тибеп керү). Ә безнең максат – борынына журналистика исе керә башлаганнарга һөнәребезнең уңай якларын гына түгел, кимчелекләрен дә ничек бар, шулай күрсәтү. Монда көчле рухлы, түзем кешеләр генә эшли ала. Яхшы эшли торган баш, аналитик акыл турында әйтеп тә торасы юк. Быелгы ике айлык язгы журналистика мәктәбендә өч кызыбыз мең кат тапталган темага, дөресрәге, проблемага яңа төрле караш тәкъдим итте.

«Ялкын» журналы редакциясе.

Татар телен ничек модага кертергә?

Күреп-белеп торабыз: дәүләтебез тарафыннан татар телен үстерү өчен яңадан-яңа проектлар булдырыла. Язучы-шагыйрьләребез, Тукай-Еникиләрдән килгән традицияләрне дәвам иттереп, телне үтермәү максаты белән иҗат итеп яши. Дөрес, төрледән-төрле яшьләр оешмалары да үзләренчә талпынып карый. Тик без никтер һаман да татар телендә ныклап аралашмыйбыз, рус телен киң кулланабыз. Нәрcәдән шулай килеп чыга соң бу? Татар телендә җиңел аралашып китәр өчен нәрсә җитми? Йомык боҗра эчендә тагын күпме әйләнербез?

Без төрле катлау кешеләреннән татарча кайда, никадәр еш сөйләшәсез дип, үзенә күрә социологик сораштыру үткәрдек. Нәтиҗәләренә караганда, 20-30 яшьлекләр күбрәк русча сөйләшә. Моның сәбәбен алар җәмәгать урыннарында рус теленә күчәргә мәҗбүр булудан күрә. Универсаль, ягъни һәркем дә аңлый торган тел бит, диләр. Күбесе моны тыныч кына кабул итсә (бернинди куркыныч юк: бездә бит хокукый рәвештә ике дәүләт теле, диләр), кайберәүләрнең карашы тискәре (республикада татар теле киңрәк кулланылсын иде, диләр), кайберәүләрнең мөнәсәбәте уңай (татар теле – коммуникация теле түгел). Ничек кенә булмасын, без сораштырганнарның барысы да диярлек гаилә теле итеп үз туган телен атый һәм балаларына да аны өйрәтә.

Яшь бала әнисе Камилә Әхмәтвәлиева көндәлек тормышта рус телендә сөйләшергә мәҗбүр. «Туганнар, әби-бабам белән туган телемдә сөйләшәм һәм шуннан рәхәт табам. Кызыма да тәрбияне татар телендә генә бирәм: аның белән татарча сөйләшәм, җырлыйм, китапка мәхәббәт уятам», – ди.

«КОНТРОЛЬ КИРӘК!»

Татар теленең популярлыгын киңәйтү, аны модага кертү мәсьәләләре турында һөнәри юлын һәм шәхси тормышын милләт эшенә багышлаган галим Җәүдәт СӨЛӘЙМАНОВ белән әңгәмә кордык.

Җәүдәт Шәүкәтович, дәүләтебез ни генә эшләмәсен, милләтпәрвәрләребез ничек кенә тырышмасын, татарлар барыбер җәмәгать урыннарында русча сөйләшә. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

– Татар теленең җәмгыятьтә, рәсми даирәләрдә функциональ тел буларак кулланышта булмавында. Профессиональ белем алу өчен дә, каядыр яхшы эшкә урнашу, тормышта уңышлы булу өчен дә татар теленең әллә ни йогынтысы булмавында. Гаиләдә генә түгел, рәсми оешмаларда да, уку йортларында да, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында да татар телендә аралашу юк дәрәҗәсендә. Дәүләттә, җәмгыятьтә татар теленә карата ихтыяҗ тудыру, татар телен белү мәҗбүри булган мохит булдыру кирәк.

Татарстанда рус теленең киң кулланышта булуына карашыгыз?

– Уңай. Татар теленең актив булмавы рус теленең киң таралуына бәйләнмәгән бит. Моңа рус теле гаепле түгел, аны өйрәнү, югары дәрәҗәдә белү кирәк дигән фикердәмен. Ләкин республикабызда ике тел дә бер дәрәҗәдә кулланылырга тиеш. Рус телен кыскартырга түгел, татар теленең кулланышын үстерергә кирәк.

Сез көн дәвамында кайсы телдә күбрәк сөйләшәсез?

– Мохиткә карап. Үземне 100 процент икетелле дип әйтә алам. Гаиләдә дә төрлечә: хатыным белән урысча да, татарча да, ә балаларым белән, нигездә, татарча сөйләшәм.

Ничек уйлыйсыз, дәүләт тарафыннан телне үстерүгә нәрсә җитми?

– Контроль күбрәк кирәк. Мөмкинлекләр инде тудырылды. 2014-2017нче елларга төзелгән өченче Дәүләт программасы кабул ителде. Хәзер ике әйбер җитми: программаларның үтәлешен даими тикшереп тору һәм татар теленең гамәли активлашуын массакүләм итү. Контроль барышында түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк: үтәлгән эшләребез нинди шытымнар бирде, татар теленең дәрәҗәсе, гамәли активлыгы арттымы? Программаның үтәлешен, татар теленең активлашуын дәүләт, муниципаль органнарга гына түгел, киң җәмәгатьчелеккә дә контрольдә тотарга кирәк.

Белгәнебезчә, Сез мәгълүмати технологияләрне татар теленә якынайтасыз. Бу гамәл тел үстерүгә нинди этәргеч бирә?

– Бүген телнең яшәеше, үсеше, активлыгы телнең инфокоммуникацион технологияләрдә булуына бәйләнгән. Безнең инде бу юнәлештә күп нәрсәләр эшләнелде: татар телендә компьютер ярдәмендә эш кәгазьләрен тутыру, нәшрият эшләрен башкару, фәнни тикшеренүләр алып бару, татар телен өйрәтүдә компьютер куллану – болар инде тормышка ашкан гамәлләр. Аның өчен махсус программалар бар. Тагын ниләр эшлисе бар: татарча-руcча, русча-татарча тәрҗемә программалары әле бүгенгә төзелмәгән. Алар, иншаллаһ, дәүләт программасы ярдәмендә булдырылачак. Татар телен компьютерда куллану ул – бер яктан, татар телен саклап калырга, аны үстерергә, фәнни эзләнүләр алып барырга зур этәргеч бирсә, икенчедән, социаль челтәрләрдә аралашу, татар телендә мәгълүмат саклау һәм эшкәртү мөмкинлекләрен арттыра. Ә бу бүгенге глобальләшү заманында бик мөһим.

«ТҮБӘТӘЙ-КАЛФАККА КАРШЫ ТҮГЕЛБЕЗ, ӘММА…»

Урта буын белән чагыштырганда, яңа буын татар теленә чагыштырмача салкын карый, шуңа да карамастан битараф булмаганнары да бар. Аларның төп максаты: битарафлыларны туган телләренә битарафсыз итү.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин:

– Без бөтен кешегә дә мәгълүм акцияләр уздырабыз: «Татар дозор» квесты, велохәрәкәт, шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН), халыкара «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Аның логотибы – смайлик. Ни өченме? Чөнки ул – заманча символ. Без түбәтәй-калфакка каршы түгел, ләкин телне үстерәсең килә икән, аны заман һәм киләчәк белән бәйләргә кирәк. Үз эшчәнлегебезгә яшьләрне тартырга телибез, үзебезнең волонтерлар хәрәкәте бар. Безнең принцип: син никадәр күбрәк ачыласың, шулкадәр күбрәк аласың! Бөтендөнья татар яшьләре форумы дөньядагы 100ләп татар яшьләре оешмасын берләштерә. 1000гә якын иң актив татар яшьләре ике елга бер, Казанга җыелып, татар халкының проблемалары турында сөйләшә.

«ОНЫГЫМ, ОНЫТЫЛЫП, РУСЧА СӨЙЛӘШӘ»

ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ – түрә генә түгел. Ул, беренче чиратта, язучы, димәк, халыкка, шул исәптән, яшь буынга туган телен яраттыручы кеше.

Галимҗан абый, балалар үз ана телләрендә теләп сөйләшсен өчен нишләргә кирәк?

– Бала үзеннән-үзе татарча сөйләшеп китә алмый бит инде. Аны кечкенәдән үк тәрбияләргә, аның белән күбрәк татарча сөйләшеп, кызыксындыру уятырга кирәк. Татарстанда «Об использовании татарского языка как государственного языка РТ» дигән закон бар. Аның нигезендә һәр кешенең дә татар телендә сөйләшергә хокукы бар. Татар телен өйрәнүгә басым ясарга кирәк, ә рус теленә бала үзеннән-үзе дә өйрәнергә мөмкин.

Ә тәрбия яшеннән чыккан яшьләрне татар теле белән ничек кызыксындырырга?

– Үзләрендә ихтыяҗ булырга тиеш, аны үстерү өчен файдалы да, кызыклы да форумнар, олимпиадалар, чаралар үткәрергә кирәк. Дөрес, аларның барысы да Татарстанда болай да инде үткәрелә, әйтик, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе. Һәр елны 26нчы апрельдә Габдулла Тукайның туган көнендә көндез яшьләр Казан урамнарында митинг оештыра, ә кичен Бауман урамында татарча чара үткәрә – ул бик кызык, үзенчәлекле, һәр кешегә, хәтта татар телен белмәүчеләргә дә ошый.

Сезнеңчә, татар теле хәзер үсәме, әллә, киресенчә, бетүгә таба барамы?

– Татар теле бетми инде ул, киресенчә, үсә, ләкин би-и-ик әкертен үсә. Аны популярлаштырырга кирәк.

Гаиләгездә нинди телдә сөйләшәсез?

– Ике кызым да, үзем дә татарча сөйләшәм. Ә менә оныгым, татар гимназиясендә укыса да, безнең белән кайвакыт, онытылып, русча сөйләшеп китә.

ТАТАР ТЕЛЕ – ЙӨРӘК ТЕЛЕ!

85 яшьлек бер рус әбисе 20 елга якын Татар дәүләт филармониясендә администратор булып эшләгән. Бер сүз дә татарча белмәгән шул карчык татар артистлары белән әвәрә килеп, телне шуннан гына аңлый башлаган, ләкин сөйләшә алмый. Күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен, күптән түгел кулына русча-татарча сүзлек төшереп, көн дә бер сүз өйрәнә.

Татар телен ничек кенә үстерергә тырышсак та, һәр кешенең үзеннән тора! Рус әбисенең шушы яшьтә сүзлектән татар телен өйрәнүе күпләргә үрнәк түгелмени?! Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Әйдәгез, без дә бергәләп татар телен өйрәник. Галимнәр әйткәнчә, ана теле – тою, сизү, ә иң мөһиме – йөрәк теле. Ә инде чит тел белү – кешенең зур байлыгы, диләр . Татар телебез йөрәк, сизү теле генә булып калмасын, татарларның би-и-ик зур байлыгы, мирасы горур заман теле булсын иде.

Алия Шәйхетдинова,

Гүзәл Мусина,

Вероника Гайнетдинова.

Комментарии