- 12.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Мәктәпне тәмамлавыма әле 3 кенә ел, тик шулай да ничек укуыбызны, дәресләрдә нинди тәртип булуын онытмадым. Яшь укытучыларның классташ егетләребезнең шаянлыгына чыдый алмый елап чыкканы да, дәрестән соң калып, аңлатма язган чакларыбыз да булды. Дәресләрдә тынычлык урнаштыру да мөгаллимнәргә җиңел бирелмәде. Шунысын игътибарга лаек – мин укыганда Сингапур методы юк иде.
Бөтен телевидение, укытучылар күккә чөеп мактаучы Сингапур методы белән танышыйк әле.
Әлеге белем бирү методы, исеменнән күренгәнчә, Сингапур мәктәпләрендә кулланыла. Ул командалы эшкә, психологик уңайлык тудыруга, сыйныфны берләштерүгә, дуслаштыруга корылган. Сингапурның Educare (Белем бирү) компаниясе белгечләре сүзләренчә, бу программа 5 модульдән тора: ХХI гасырда белем бирүне үстерү тенденциясе, укучыларда критик фикерләүне үстерү, бердәм группалы белем бирү, инновацион педагогик коллектив формалаштыру.
Нәрсәсе белән әлеге метод игътибарымны җәлеп итте соң?
Сингапурча белем бирә торган мәктәп укучыларыннан: «Дәресләрдә нишлисез?» – дип сорагач, кызыклы да, уйландырырлык та җавап яңгырады. «Уйныйбыз да, укытучының сорауларына җавап бирәбез. Биегән чаклар да була». Шунысы гаҗәп, аларның бик сирәге генә укытучы нинди сорау биргәнен, дәреснең төп темасын исендә калдырган. Дәрес башында укытучы һәркем белән исәнләшә, ул чакта класс бүлмәсе шаулап тора, дигән җаваплар да ишеттем.
Шушы метод белән белем бирүче укытучылардан исә «бик кызыклы, укучылар белән дә эшләргә җиңеллек тудыручы программа» дигән җавап ишетергә дә, «нәрсә кушалар – шуны эшлисе инде безгә» дип уфтанучыларны да күрергә туры килде.
Сингапур методы татар мәктәбенә туры киләме? Бу сорау шактый уйланырга мәҗбүр итә.
Группа белән эшләү – иң шикләндергәне шул. Ачык дәресләр вакытында, укытучыларыбыз безне төркемнәргә бүлеп утырта, «дәрес-уен» формасын сайлый иде. Шулай эшләүләренең яшертен сәбәбен хәзер аңлыйм – бөтен районның мөгаллимнәре килеп дәресне күзәткәндә, укучыларын белемле, актив итеп күрсәтәселәре килгәндер. Төркем белән утырганда «йомшак» укучылар башкалар арасында аерылып тормый, хәтта алдан өйрәнеп куйган җавапларын да әйтә. Бу җөмләм өчен укытучылар үпкәләмәсен, әмма әлеге «яшерен» системаны һәр мөгаллим белә, ә мин бары үзем укыганда үткәннәрне, хәзер анализлап кына әйтәм. Гомумән, төркем белән эшләү методына тискәре карыйм. БДИ тапшырганда нигә алайса укучы үз белемнәре белән бер үзе кала? Аның сингапурча белем алышкан «төркемдәшләре» дә шул ук авырлык белән очраша. Минемчә, мондый метод «йомшак»ларны тагын да баса, ә яхшы укучыларны аерып ала. Икенче яктан карасаң, фикерләшүдә катнашмаган, әмма яхшылап тыңлаган укучы, өлгерлеген кулланып, башка укучы фикерен үзенеке итеп бирә. «Булуы мөмкин түгел!» – димәгез, башкалардан күчерергә, өй эшен хәзерләмәскә өйрәнгән укучылар юкка гына тормышта гел югары үрләргә менми – алар тиз җайлаша һәм дөреслекне артык якын «дус» итмиләр. Мәктәптә «бишлегә» укыганнарга тормышта җайлашу авыррак – алар барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш, дөреслек белән эш итәргә кирәк дип үз-үзләрен ышандыра һәм авырлыкларга юлыгалар. Төркем белән эшләгәндә, тагын бер нәрсәне исәпкә алу кирәк – менталитет. Үзебез укыганнан чыгып әйтәм, безне төркем белән утыртканда, класста шундый тавыш була иде, укытучының: «Хәзер директор керә!» – дип өзгәләнүе дә ярдәм итмәде. Безнең балалар төркем эчендә тыныч утыра алмый.
Кайбер укытучылар үзләренә ошамаган бер фактны да әйтте. Сингапур методында бер ишарә бар, ул «хай-фай» дип атала. Дәрес башында укытучы кулын өскә күтәрә һәм исәнләшә. Укучылар бу ишарәне «Игътибар! Мөһим!» дип аңларга тиеш. Әмма күпләр аны Гитлер ишарәсенә охшатып, кулланудан баш тарта. Чыннан да, фашизмны җиңгән илдә мондый нәрсә дөресме икән?
Бүгенге көндә укучыларны тыңлату җиңел булмаганын ата-аналар да, мөгаллимнәр дә белә. Моннан бер 30 ел элек укыткан усал укытучыларны кайтару да ярдәм итә алмас иде хәтта. Тыңламаган өчен укучыларының башына указка таягы белән суккан, акбур ыргыткан, дәрестән соң алып калып, бар ачуын алган узган гасыр мөгаллимнәре бүген эшләсә, төрмәләрдән чыга алмый тилмерер иде. Хәтта мин укыганда да матур язмаган өчен өстәлгә төя-төя акыручы укытучылар бар иде… һәм моны без «укытучы дөрес эшли» дип кабул иттек. Ә сингапурча укыту болай да артык ирекле балаларга тагын да иркенлекләр ача түгелме? Өйләрендә ата-аналары да тыңлата алмаган балаларны кем тыңлатыр? Уйланырлык җирлек бар.
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА, КФУ студенты.

Комментарии