Конституцияне яклаган өчен судка бирмәкчеләр

Конституцияне яклаган өчен судка бирмәкчеләр

Әле күптән түгел генә, Питрәч районы аркылы узганда, Княжа авылы янындагы «АЗС-48» ягулык станциясенә туктадым. Таныш түгел урында (бигрәк тә авыл арасында) бензин салмасам да, шулай туры килде инде. Ияләнгән гадәт буенча, кассада утыра торган кызга, телендә мөрәҗәгать иткәнмен. «Мин аңламыйм, русча әйтегез», – диде ул, күзенең агы белән карап. Әллә аның карашы ошамады, әллә шулай мыскыллап әйткән тавышы… Кыскасы, аның исенә төшерергә мәҗбүр булдым: «Татарстанда ике дәүләт теле», – дидем дә, әле генә әйткән сүземне русчага тәрҗемә итеп әйттем. Теге кыз да тыныч кына утырып калмады: «Без Русиядә яшибез!» – дип җавап бирде. Юк инде, кулланучыга карата хөрмәт, елмаеп хезмәт күрсәтү бездә мәңге булмас, күрәсең. Юкса, бу кызга миңа каршы эндәшеп торасы түгел, ә елмаеп, хәерле юллар гына теләп каласы бит.

«Татнефтепродукт» дип язылган бу станциядәге кызга каршы эндәшеп, бәхәскә кермәдем. Русиядә яши бит инде, нәрсә әйтәсең! Тик бу әйбер шулкадәр күңелгә тиде ки, бүтән бу станциягә кермим дип ант иттем.

«Беркайчан да беркайчан дип әйтмә», дигәнне беләсездер инде. Сабадан командировкадан кайтып барган бер көнемдә, шул станция янына җиткәндә, машинамның бензины менә бетәм, менә бетәм дип бара иде инде. Керергә мәҗбүр булдым! Гөнаһ шомлыгына каршы, тагын теге кыз утыра. Исемен дә хәтердә калдырдым: Анна Волкова. Бу юлы инде белә торып татарча мөрәҗәгать иттем: «200 сумга!» «На все? – диде теге кыз, бу юлы инде үзен бераз гаепле кебек хис итеп. – Вы же знаете, что я не понимаю, говорите на русском!» (Исендә калдырган бу мине!) Русчага тәрҗемә итеп әйттем дә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче бу кызның ике дәүләт телен белмәве турында «Шикаятьләр дәфтәре»нә язып куярга булдым. Чөнки, аның үзенә генә әйтүдән мәгънә юклыгын аңлаган идем инде.

Ә теге дәфтәрдә мин бу ягулык станциясенә икенче тапкыр керүемне, икесендә дә шушы Аннага туры килүемне искәрттем һәм аның әле теге юлы гына «теленә салынып» утыруын да искә алырга онытмадым. «Татарстан Республикасы Конституциясендә ике телнең дә тигез дәрәҗәдә булуы турында әйтелә. Анна Волкова, ичмасам, саннарны гына булса да өйрәнегез», – дидем сүземне очлап.

Шушы вакыйга булып 3 көн узгач, миңа 89172743636 номерыннан бер хатын шалтыратып, үзен шушы станциянең мастеры (менеджеры дип тә атады) Альбина Гайнанова дип таныштырды һәм… минем ни дәрәҗәдә хаксыз булуымны аңлата башлады. Бу кыз, чыннан да, мастер булып эшлиме, әллә Аннаның берәр иптәш кызымы һәм миннән үч алырга уйлаганмы – боларын белмим, чөнки ул миңа стационар телефоннан түгел, ә кесә телефоныннан шалтыратты.

– Сез монда үз телефон номерыгызны калдыргансыз һәм мин сезгә шалтыратып, сезнең шикаять буенча аңлатма бирергә тиеш. Беренчедән, сез грамотасыз дип язган Аннаның ике мактау кәгазе бар! АЗС операторлары осталыгы конкурсында бирелгән грамоталар ул! Икенчедән, әгәр сез законнарны шулкадәр яхшы беләсез икән, сез БМО конвенциясе турында да беләсездер. Аның нигезендә, безнең кемгәдер ниндидер телне өйрәнергә мәҗбүр итәргә хакыбыз юк. Әйе, безнең республикада ике дәүләт теле, ләкин һәркем үзе өчен телне үзе сайлый. Шулай ук сез безнең регионда Татарстан Республикасы Конституциясе беренчел дип язгансыз, ләкин без Федераль законнарга буйсынабыз, безнең Конституцияне Русия ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ РАСЛЫЙ һәм шуңа күрә ул берничек тә беренчел була алмый (бик белә икән бу ханым законнарның чыгышын. Бу җөмләнең тулаем абсурд булуын аңласам да, тыңлап бетерергә булдым. Авт.иск.). Минем юридик белемем бар һәм мин беләм! Без Русия Федерациясе эчендәге регион!

– Аны тел өйрәнергә мәҗбүр итәргә хакыгыз юктыр, аңлыйм, ләкин хезмәт күрсәтү өлкәсенә кемнедер эшкә алганда ук ике телне белүчене сайларга була.

– Сез менә шулай уйлыйсыз, ә безнең дирекция алай уйламый. Ул ниндидер ташламаларга барган, димәк. Гомумән, сезнең бу шикаятегезне укыйсың һәм ул вәгазь кебек бара. Сез аның белән милләтара низаг чыгарасыз, ә бу әйбер өчен сезне Җинаять җаваплылыгына тартып була һәм мин моны болай гына калдырмыйм, мин моны юристларга күрсәтәм, – дип янарга кереште. – Урыс теле – ул халыкара аралашу теле һәм сез Чуашстанга баргач, чуашча сөйләшмисездер бит, русча сөйләшәсездер. Хәтта безнең дәүләт башлыклары да, Президентыбыз Миңнеханов та, министрлар да төрле киңәшмәләрдә русча сөйли…

– Русчалатып әйткәндә, причем монда Чуашстан? Мин анда рус телле кулланучы буларак чыгыш ясыйм бит, чуаш телле түгел. Чөнки чуашча белмим. Мин кулланучы, ә ул – хезмәт күрсәтүче персонал! Хезмәт күрсәтүче персонал ике телне дә белеп, татарына да, урысына да тигез дәрәҗәдә матур итеп хезмәт күрсәтә алырга тиеш, кулланучы түгел. Сез үзегез татарча беләсезме соң? – дидем мин теге хатынның гел урысча гына акыруына хурланып.

– Беләм, ләкин мин сезнең белән бары тик русча гына сөйләшәчәкмен. Бу принцип түгел, сез бит шикаятьне русча язгансыз!

Бу сөйләшү менә шундый рухта бик озак дәвам итте. Ахыр чиктә ул күңелемә шулкадәр керде ки, ТР Конституциясенең шушы Гайнанова (татар фамилиясе булуына игътибар итегез) тарафыннан тапталуына, юкка чыгарылуына, аның бернинди көчкә ия булмавын раславына шулкадәр гарьләндем, үзем үк шушы хәлне тасвирлап, язмамны юристларга күрсәтергә булдым.

Казан хокук яклау үзәге юристы Игорь Шолохов бу хәлгә гаҗәпләнүен яшермәде һәм болай диде: «Әгәр бу кыз, чыннан да, юристлыкка укыган икән, ул ТР Конституциясенең Русия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан расланмавын, ә референдум нигезендә кабул ителүен белергә тиеш. ТР Конституциясе Русия Федерациясе Конституциясенә каршы килми, чөнки ул төзелгәндә үк аңа таянып эшләнгән һәм анда, чыннан да, ике теллелек турында пункт бар. Бу кыз сезне Җинаять кодексындагы 282 статья белән куркытырга теләгән, күрәсең, ләкин мин монда аның буенча судка бирерлек нигез күрмим».

Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина да: «Монда милләтара низаг дип судка бирерлек бер әйбер дә юк һәм ул кыз, үзе юрист булса, моны аңлар иде», – дип җавап бирде.

Бүген без татар теленең кулланылышын менә шулай үзебез дә күтәрә алабыз. Кибетләргә керсәк тә, кая гына барсак та эндәшик үз ана телебездә! Моңа да хакыбыз юкмыни инде безнең?! Кызганычка, хакыбызны менә шулай хакларга туры килә. Кыен булса да хаклыйк татарлыгыбызны!!!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии