Милләт атасын кайтару теләге, яки 2015 – Гаяз Исхакый елы

Милләт атасын кайтару теләге, яки 2015 – Гаяз Исхакый елы

Төркиядән кайтуыма бер ай булды. Шулай да күңелем белән мин әле хәзер дә Истанбулда йөрим. Сәфәребезнең соңгы көннәре, Әдернекапы зиратына бару мизгелләре әле дә күз алдымда, нидер тынычлык бирми, секунд саен шул вакытларга әйләнеп кайтам.

Күп юллар үтелде һәм күп эшләр башкарылды бу сәфәрдә. Әмма китәр алдыннан күңелгә нидер җитмәгәне, ниндидер бушлык калуы үзен сиздерә иде. Сәяхәттә өч атна вакыт була торып та, без бит иң мөһим эшебезне калдырганбыз икән: һәм, ниһаять, без Истанбулның Әдернекапы зиратында. Күзләребез ашкына-ашкына бер кабер ташын барлый, тапмабыз дип борчылабыз, дулкынландыра… Хәер, менә бит ул, әллә кайдан балкып, үзенә тартып тора. Шөкер, табылды, бу юлы да өстемдә торган авыр йөкне төшергәндәй булдым, тамак төбендә утырган төер, ниһаять, йомшарып киткәндәй булды. Милләтемнең атасы дип саналган, аның шиксез юлбашчысы булган бөек әдибебез Гаяз Исхакый каберен зыярәт итә алуыбыз нинди чиксез бәхет һәм мәртәбә икәнлеген, күңелемдә нинди хис өермәләре бөтерелүен тел белән әйтеп кенә, аңлатып та бетерерлек түгел. Якын дусларым Фәнил белән Лилиянең дә күңелләре нечкәрүен күзләреннән күрәм. Шиксез, монда милләтебез азатлыгы хакына иң олы эшләр башкарган бөек юлбашчыларыбызның берсе җирләнгән. Иң изге теләкләребезне пышылдап дога кылдык та, бер мизгелгә тынып, сүзсез калдык. Әйтерсең лә һәркайсыбыз Исхакыйның рухы белән сөйләшкәндәй булды. Аннан соң Фәнил Исхакыйның туган җирләренә кайту бәхетеннән тыелып, җирсеп, мөһаҗирлектә гомер кичерергә мәҗбүр булуы хакында язган яңа бер шигырен сөйләде. Бу мизгелдә инде хисләребезне яшереп тору урынсыз иде, әлегәчә бу кәлимәләрне ишеткән булсак та, монда аның тәэсир көче бөтенләй үзгә булып чыкты, мөлдерәп тулган күңелләребезне чистартып, күз яшьләренең ничек атылып чыгуын сизми дә калдык. Исхакый шәхесенә карата тирән мәхәббәт һәм хөрмәт, милләтебезнең бүгенге авыр хәлен аңлау һәм юлбашчыбызның иң изге максаты – Идел-Урал дәүләтенең булмый калуы, ә соңгы әманәтенең тормышка ашмавы, җасәденең туган туфрагына кайтарылмыйча, ерак Истанбул җирләрендә калуы – һәммәсен күңелебез аша үткәрдек. Бу урында булуыбызга чиксез сөенеп, рухи көч алып, зур максатлар куеп саубуллаштык. Әйе, шиксез, Ул кайтырга тиеш, милләтебезнең рухы булып, атасы булып, юлбашчысы булып, иң бөек горурлыгыбыз булып! Гаяз Исхакый үзе дә, аның хыял вә максатлары да һәр татарның йөрәгендә яшәешен дәвам итәргә тиеш! Шул очракта, инша Алла, милли инкыйразга юл ябылачак!

2015 – ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЕЛЫ

10-14нче декабрьдә Истанбул шәһәрендә Төрки яшьләре көннәре һәм Халыкара төрки яшьләре берлегенең (ХТЯБ) XVI Корылтае узды. Анда 18 ил вә төбәктән 130 делегат катнашты. Әлеге халыкара оешманы 1992нче елда төзүче «Азатлык» Татар яшьләре берлеге оешмасы бу юлы да Корылтай эшчәнлегендә актив әгъза булып торуын күрсәтте. Берлек әгъзалары мөһим мәсьәләләр турында үз фикерләрен җиткерделәр: милли мәгариф системасының авыр хәле, милли мәктәпләребезнең ябылуы, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең проблемалары һ.б. Корылтайның пленар утырышы вакытында, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге вәкилләре тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең берсе – Халыкара төрки яшьләре берлеге оешмасы исеменнән 2015нче елны Гаяз Исхакый елы дип игълан итү тәкъдиме булды. Аңа кадәр Казан ханлыгы алынуын искә алып үткәрелгән Хәтер көне матәм чарасында (быел ул 11нче октябрьдә үткәрелде) «Азатлык» Татар яшьләре берлеге 2015нче елны Гаяз Исхакый елы дип игълан итүе хакында белдергән иде. Исхакый исемен таныту эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, бу сорауны Халыкара төрки яшьләре корылтаенда да күтәрергә карар кылдык һәм, әйтергә кирәк, беренче уңышка да ирештек. Төрки дөньяда үзенең мөһим урынын алып торучы ХТЯБ тарафыннан 2015нче елны Гаяз Исхакый елы дип игълан итү – зур күрсәткеч. Беренчедән, Исхакый исеме кимендә төрки дөньяда яңа көч белән ишетеләчәк, танылачак. Икенчедән, Исхакыйны милләттәшебез буларак халыкара оешмаларда таныту «Азатлык» оешмасы өчен генә түгел, ә һәр татар өчен дә югары мәртәбә. Милләтебез лидерының исемен татарлар арасында гына түгел, бөтен төрки дөньяда танытыр өчен, Халыкара төрки яшьләре берлеге дә үз өлешен кертер, Аллаһы боерса!

ИСХАКЫЙНЫ МИЛЛИ БАЙРАК ИТҮ

Татарстанда һәм, гомумән, татар дөньясында Гаяз Исхакыйны беренче чиратта әдип буларак кына беләләр. Әмма милләтебезнең сәяси лидеры, җәмәгать эшлеклесе, дипломат булганлыгы күләгәдә, ышыкта кала бирә, күрсәтелми. Гаяз Исхакый – язучы гына түгел, ул милләтебезнең лидеры, татар дәүләтчелегенең яңа заман идеологы, фикер иясе, «Идел-Урал» дәүләтен төзегән бөек юлбашчыбыз. Әлбәттә, Русия хөкүмәтенә һәм татар сатлыкларына Гаяз Исхакыйның татарлар арасында милли азатлык хәрәкәте лидеры буларак танылуы бер дә кирәк түгел. Татар милли хәрәкәте Гаяз Исхакыйга олы хөрмәт белән караса да, әлегә кадәр аны милли лидер буларак татарларга таныту мәсьәләсендә системалы эш алып бармады. Әмма бүген Исхакыйны кабат күтәрергә вакыт җитте. Шуңа күрә дә без, милләтче татар яшьләре, киләсе елыбызны бөек каһарманыбыз Гаяз Исхакыйга багышларга, аның шәхесен яңача олыларга булдык. Гаяз Исхакыйны милли байрак итеп күтәрергә, эшләрен халкыбызга системалы рәвештә җиткерергә вакыт җитте дип саныйбыз. Шактый авырлыклар кичергән, басымнарга түзгән милләтем йөрәк почмакларында бөек хыялын – дәүләтчелек рухын әле дә саклый. Халкыбызга Исхакыйның рухын, мирасын, эшләрен, хыял-максатларын кайтарырга тиешбез, чөнки ул – милләтебезнең сынмаган рухы, милли азатлык көрәше байрагы. Гаяз Исхакыйны бәяләргә һәм милләтебезнең байрагы итәргә көннәр җитте.

Бу эштә һәркем үз өлешен кертә ала. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, даими рәвештә берләшеп эш итәргә кирәктер. Шуңа да милләттәшләрем Гаяз Исхакый елын бергә үткәрергә чакырам. Инша Алла, «Безнең гәҗит» кысаларында да Гаяз Исхакыйга урын табылыр дип өметләнәм, чөнки милләтебез өчен бик кирәкле һәм файдалы эш алып баручы «Безнең гәҗит» беркайчан да бөек шәхесләребезне онытмады, алар турында язмаларны халкыбызга җиткерде. Дусларыбыз, язылучыларыбыз Гаяз Исхакый елы буенча миңа да, «Безнең гәҗит» редакциясенә дә хатлар языгыз, шалтыратыгыз, тәкъдим вә уй-фикерләрегезне җиткерегез. Исхакый елында бергә эшләргә, ярдәм итәргә теләсәгез, хәбәр бирегез, һәркем үз өлешен кертә алыр.
Минем телефоным: +79655996711.

Наил НӘБИУЛЛИН.

Кайтмадылар…

Төрекләрнең атасы бар. Безнең

Кайталмады шул ул халкыма.

Ата сатучылар аз булмады

Ватан таккан мәсләк хакына.

Мәсләкләре өчен аталарны

Диварларга терәп аттылар,

ГУЛАГларга ябып череттеләр,

«Дошман» исемнәре тактылар…

«Ата» берәү иде һәм ул ата

Кызганмады һичбер баласын,

Милләт аталары Себер китте,

Җасәд итте сөрген даласын.

Үксез милләт балалары ул чор

Күп кимерде кыен күсәген.

Ятимләнгән саен милләтемнең

Түбәнәя торды түшәме…

Баш хакына милләт аталары

Котылдылар качып чит җиргә.

Өмет белән гомер сөрде алар:

«Бер кайтырбыз, – диеп, – хөр илгә».

«Хөр ватанга кайтам» – диеп, алар

Җан аттылар, акыл куйдылар.

Максатларның хакы кыйммәт иде,

Туганнарын, нәселен җуйдылар.

Кайтмадылар… Кендек каны тамган

Туфрак җасәдләрен күммәде.

Милләт кенә түгел, ятим калды

Милләт атасының теләге.

…Ата сүзе кайтты чорлар аша

Бер әманәт булып Ватанга:

Милләт рухы өчен аталарны

Кайтарырга вакыт татарга!

Фәнил ГЫЙЛӘҖИ.

Комментарии