Хатирәле сәяхәт

Хатирәле сәяхәт

Вакытлар узган саен Удмуртиядәге Татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгуд ага Гаратуевны ешрак искә алабыз. Аның акылына, көченә, алдан күрә белүенә сокланабыз. Әлеге үзәк оешуның беренче көннәрендә үк алдына куелган олы максатны башка активистларга да төшендерә алган көчле, талантлы лидер Мәсгуд ага Гаратуевның 18нче октябрьдә туган көне. Әлеге мәкалә аның рухына дога булып барып ирешсен...

БАРАМ, КҮРӘМ, ЧАГЫШТЫРАМ!

Аның еш әйтә торган сүзләре бар иде: «Без чит милләтләр, чит диннәр чолганышында яшибез. Безнең милләт өчен һәр эшебез тәртипкә – системага салынган булырга тиеш. Ә эшләрдәй һәр кешебез үз урынын алырга тиеш. Шул чакта гына без ниндидер нәтиҗәгә ирешә алырбыз. Безнең өчен иң төп нәтиҗә: милләтебезнең телен, тарихын, иң яхшы кешелек сыйфатларын саклап калуы булырга тиеш. Иң яхшы кешелек сыйфатлары – иманлы булуны күздә тота. Һәм төп шартның берсе – мөстәкыйльлек. Без бөтенебез дә шушы максатка эшләргә тиешбез».

Күп эшләнде, утыз елдан артык гомергә әйләнеп карасак, бар да яхшы булырга тиеш иде кебек. Әмма нәтиҗәләр киресен дәлилли. Халык саны кимү, ана телебездә сөйләшүчеләрнең югала баруы, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укыту-тәрбиянең нигездә чит телдә алып барылуы – барысы да эшебезнең нәтиҗәсен юкка чыгара кебек. Нәрсә сәбәп? Милләтебезнең юкка чыгуын ничек туктатырга? Гаяз Исхакый кисәткәнчә, инкыйразны ничек булдырмый калырга? Башта кайнаган төрле сорауларга җавап эзләгәндә, телефон шалтырады. Үзәк мәчеттән Әлфия Хаҗи кызы Халидова икән: «Иртән без Удмуртиянең төньяк районы мәчетләренә сәяхәт оештырабыз, сезне дә чакырабыз» – диде ул. Мин бик сөенеп риза булдым. Чөнки Мәсгуд ага Гаратуев эшләгән заманнарда бу районнарда Удмуртиянең иҗтимагый үзәгенең күчмә утырышларында катнашканым бар иде. Милли хәрәкәт эзләре буенча йөрү, үткәннәрне искә алу, чагыштыру өчен дә зур мөмкинлек килеп чыгуына сөендем. Бу якларда яшәгән затлы, борынгы нәселдән булган татарларның «Карабик шәҗәрәсе» барлыгын да беләм. Ә Карабик нәселенең Идел-Урал буе татарлары этник тарихында урыны зур. Карабикнең токымнары туган ягым Әгерҗе төбәгендәге авылларында яшәгәнлекләренә дә дәлилләр җитәрлек. Әлбәттә, барам, күрәм, чагыштырам!

БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

Иң беренче тукталышыбыз – Балезино мәчетендә булды. Безне милләттәшләребез урамга чыгып көтеп торалар иде инде. Тирә-якка нур чәчеп утыручы бу мәчетне әле быел гына төзеп бетереп, ачканнар. Мәчетнең имамы – мәктәптә технология укытучысы булып хезмәт куючы Таһир хәзрәт. Үзе Мөхәммәдия мәдрәсәсенең соңгы курсы шәкерте дә икән әле. Мәчеттә бай табын әзерләнгән, тәмле ризыклардан өстәлләр сыгылып тора. Милли кием кигән мөслимәләрнең йөзләре кояштай балкый. Мәчеттә миңа иң ошаганы мәчет ишек алдында балалар өчен уен һәм спорт корылмалары төзелеп куелуы булды. Ә зур веранда инде түбә астына кергән. Эчке эшләре генә калган. Димәк, балалар һәм яшьләр өчен бөтен шартларны тудырып, аларны да мәчеткә тарту каралган. «Монысы нәкъ Мәсгуд абый Гаратуевча, балаларны балалар бакчасыннан башлап, югары уку йортларына кадәр милли рухта тәрбияләүне күздә тотып эшләнгән. Җәй айларында мөселман балалар лагеры, кышын мәдрәсәдә оештырылган укулар өчен дә, балаларны – яшьләрне тартып торучы, уйнату, ашату, йоклату өчен тудырылган мөмкинлекләр дип сокланып карадык без аларга. Үрнәк бар бит: Удмуртия Русиядә беренчеләрдән булып дини һәм дөньяви уку йортын сафка бастырып, уңышлы гына эшләп ята. Балезино мәчетенең имамы Таһир хәзрәтнең мәктәптә укытучы булып эшләвен дә хупларлык. Балаларга якын булганда, алар сине күбрәк аңлыйлар: укытучының һәр сүзе җиргә сипкән орлык кебек, бала күңелендә шытып чыга. Гадәттәгечә, мәчеттә намаз укылды, мөслимәләр безне кайнар чәйләре, ризыклары белән сыйладылар. Әлфия Хаҗи кызы Халидова уку өчен кирәкле әсбапларны мәчеткә бүләк итте. 

ИКЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

Данлыклы Кистем якларына юл тоттык. Бу мәчетләрдә безнең белән бергә йөргән Удмуртиянең төньяк мәчетләре имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов юл буе безгә тарих, дин буенча вәгазьләрен сөйләде. Илмир Касимовны мин беренче тапкыр Мәсгуд ага Гаратуевны соңгы юлга озатканда күргән идем. Ул күз яшьләре белән чыгыш ясап, Мәсгуд абыйга, үзенең рәхмәтләрен җиткереп, остазы башлаган юлдан тайпылмыйча халкыбызга хезмәт итәргә сүз биргән иде. Мәктәпне тәмамлагач, Илмир әнисе белән Татар иҗтимагый үзәгенә Мәсгуд Вахит улы янына килгән булган. Туксанынчы еллар, тормышның авыр чаклары, хезмәт хаклары вакытында түләнми, Илмирның Казанда белем аласы бик килә. Аның күңеленә дөньяви белем дә, дини белем дә бик якын. Кайсын сайларга? Киңәшләшә торгач, уртак фикергә киләләр: Казандагы Татар гуманитар институтында һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга киңәш итеп, Мәсгуд ага үзенең хәер-фатихасын бирә һәм кесәсендәге булган акчасын Илмирга тапшыра. «Улым, халкыбызга файдалы кеше бул, аның борынгы тарихын да, фәнне дә, динне дә, тирән үзләштереп, туган ягыңа әйләнеп кайт», – ди. Шулай итеп, тагын бер Кар иле татарына, Карабик шәҗәрәсенең дәвамчысына милләтебезгә хезмәт итәргә юл ача. Бу вакытларда Мәсгуд Гаратуевның тынгысызлыгы, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсендә Ижауда педагогика училищесында һәм Удмурт Дәүләт университетында татар бүлекләре ачылган була. Ул Илмирның Казанны сайлавын хуплый, аның төпле белем алуын, халкыбызга зур файда китерәчәген күзаллый. Һәм ул уйлаганнар барысы да тормышка аша. Кистем якларында башкарылган бу зур эшләрдә Мәсгуд аганың да өлеше бар, димәк...

Кистем авылының төп халкы татарлар булса да, биредә удмуртлар, бисермәннәр һәм урыслар да яши икән. Авылның урта мәктәбе, ике мәчете, мәдәният йорты, балалар бакчасы бар. Бакчада ике төркем балалар тәрбияләнә. Боларның барысында да татарлык саклана. Мәктәптә дә татарлык рухы бик көчле: аралашу, тәрбия татар телендә алып барыла, әмма белем рус телендә бирелә. Ягъни татар теле фән буларак укытыла. Кистем мәктәбе тагын шуның белән данлыклы: биредә авыл тарихына, татар тарихына багышланган бик зур музей эшли. Бу төбәккә 2005нче елда ачылган туристик маршрут буенча килүчеләргә күрсәтерлек һәм сөйләрлек нәрсәләр күп.

Элек бу тирәдә куе кара урманнар шаулаган. Чүпче елгасы буйларында фин-угор кабиләләре бик аз булган. Бу хакта Гурья-кала (Годино) авылында табылган борынгы кабер ташы да сөйләп тора. Бу кабер ташы 1323нче елда мөселман хатын-кыз кабере өстенә куелган. Анда гарәп хәрефләре белән төрки-татар тексты язылганлыгы ачыклана. Димәк, татарлар биредә элек-электән яшәгән, шушы җирләрнең борынгы төп хуҗасы булып чыга. Ә инде бу тирәләр рус дәүләте составына кертелгәч, татарлар бирегә башка җирләрдән дә килеп утыралар. Тарихи елъязмалардан күренгәнчә, Кистем авылына нигез Казан ханлыгы җимерелгәч салынган булырга тиеш. 1640-1670нче елларда халык ислам динен тапкан, намазын, уразасын калдырмаган. Бүген дә моның дәвам иткәнлеге күренә, гает намазлары рәттән торган ике мәчеттә укылып, шыгрым тулы була икән. «Нәсел», «токым» төшенчәсе, милли йолалар бүген дә халык тормышында зур урын алып тора. Кистем авылының тирә-якта мөселман мәдәниятенең төп үзәге булып торуы моны исбатлый. Инде әйткәнемчә, авылда элек өч мәчет булган булса, бүген шуларның икесе әле дә авыл халкына хезмәт итә, мөселман – татарларны берләштерүче үзәк булып тора. Кистем авылы дөньяга берничә зур галим дә үстереп биргән. Шуларның берсе – Ибраһим Вәлиулла улы Әхмәров. Ул бернинди махсус җиһазсыз 1939нчы елда яңа комета ача. Ә Хикмәтулла Һади улы Арсланов геохимия өлкәсендә зур ачышлар ясый, Питердагы химия-технология университеты профессоры дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә. Техник фәннәр кандидаты Кистем егете Рифгать Мөхәммәтҗан улы Касимов Франциядә эшли, Алжир югары уку йортларында кибертехника фәнен укыта. Әле тагын саный китсәң, алар күп. Казандагы Бертуган Касимовлар урамының исеме дә Кистемгә килеп тоташа. Галиулла һәм Сәмигулла Касимовлар Кистем авылында туып үскәннәр, Татарстан тарихында зур эз калдырган шәхесләр. Аларның барысы турында да музей экспонатлары сөйли. Кистем авылыннан чыккан тагын күп күренекле кешеләрне, ул заманның сәяси эшлеклеләрен, хәрби комиссарларны, журналистларны санарга мөмкин. Шулай ук безне таң калдырган нәрсә: гарәп хәрефләре белән язылган китапларның күп булуы. Бу китаплар сәяхәтебездә катнашучы мөслимәләрнең күңеленә хуш килде. Кистемдә безнең өчен махсус әзерләнгән табынның туристлар өчен бизәлгән тарихи татар йортында булуы безне тагын бер кат сокландырды. 

Аннан соң биредә мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләгән татар бүлеген тәмамлаган үземнең студентларым – Зөһрә, Алсу, Фаина, Айзиләне очратып сөйләшү дә күңелемне күтәрде. Мәсгуд Вахит улының да сөенечле йөзен күргәндәй булдым. «Әгәр исән булса, үз эшенең нәтиҗәләрен күреп, ничек куаныр иде!» – дип тә уйлап куйдым. 

ӨЧЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ

Удмуртия Республикасының төньякта урнашкан Глазов шәһәрендә моннан 5-6 еллар элек кенә сафка баскан мәчетенең бусагасын атлап кергәндә, күңелләр зур сөенеч белән тулды. Элек килгәндә мәчет юк иде әле. Глазов Татар иҗтимагый үзәге Халыклар дуслыгы йортындагы үз бүлмәсен татар-мөселман картларына биреп, мәчет ролен шул үти иде. Гает намазларын исә шул Дуслык йортының коридорында укыдылар. Бу – милли хәрәкәтнең динебезне милләт эшендә алгы планга куюын күрсәтә торган сөенечле күренешләрнең берсе иде. Ул вакытта Глазов шәһәрендә 70 милләт вәкиле яшәп, шуның биш меңе татар булуы да хәтердә калган. Минзирә Касимова, Илида Арсланова, Рәхимә Акбашева кебек энтузиастлар тырышлыгы белән 3нче мәктәптә татар сыйныфлары ачылып, татар теле фән буларак укытыла иде. «Гнездышко» балалар бакчасында татар төркемнәре икәү оештырылган иде. Шәһәр радиосыннан аена бер тапкыр 20 минутлык татар телендә тапшырулар алып барылды. Глазов шәһәрендә балкып торган бу мәгърур мәчет шул заман татарларының тырыш эшчәнлегенең дәвамы булып тоелды. Барысы да милли киемнәрдән булган мөселманнар, өстәл тулы милли ризыклар, ислам динен дәресләрдә өйрәнү өчен кирәкле әсбаплар, чисталык, матурлык – барысы да укырга теләге булган кешегә зур мөмкинлекләр тудырылуы турында сөйли. «Мәсгуд ага боларны күрсә, нәрсә әйтер иде икән?» – дип уйлап куйдым. Күзләре, мөгаен, шатлык яшьләре белән тулыр иде. Аллаһ теле булган гарәп телен татар теле аша, ана телебез белән чагыштырма планда өйрәнүгә игътибарны юнәлтер иде кебек. Чөнки телсез милләтнең булмаганын бик яхшы аңлый иде ул. Телебезне саклау өчен барлык чараларны эшкә җигәр, башкалардан да таләп итәр иде. Глазов мәчетеннән шундый якты уйлар белән юлга кузгалдык. 

САУБУЛЛАШУ ҺӘМ РӘХМӘТ ТУКТАЛЫШЫ

Тагын бер таң калдырган мәчет – агачтан төзелгән борынгы Татар Парҗысы мәчете. Дингә каршы көрәш чорында аның манарасы да киселмәгән, беркайчан да ябылмаган. Илмир Касимовның безнең белән саубуллашканда әйткән фикерләре турында әле бүген дә уйланам. «Телебезне дә, милләтебезне дә ислам дине ярдәме белән генә саклап калырга мөмкин. Безне Аллаһ яратты, ул гына юкка чыгара алачак. Шуңа күрә иманга килү, дин белән фәнне бергә алып бару мөһим. Алар бит бертуганнардай», – диде ул. Яшь кенә булса да, никадәр тирән акыл үзендә, нәкъ Мәсгуд Вахит улы кебек төпле фикерле егет. Әлеге сәяхәтне Үзәк мәчет имамы Габдерәшит хәзрәт оештырды. Бу мәчет төзелешендә Мәсгуд аганың эшен дәвам иткән Фнүн Мирзаянов актив хезмәт куйган иде. Биредә эшләүче имам Надир хәзрәт Бузанаковның мәчет буенча экскурсия ясап, безне сәфәр догасын укытып озатып калды.

Минем өчен көтелмәгән бу сәяхәт менә шундый фикерләр тудырды, үткәннәрне искә төшерде. Барысы өчен дә Удмуртиянең баш мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга, Габдерәшит хәзрәт Газизуллинга, Әлфия Хаҗи кызы Халидовага, транспорт белән булышкан Алмазия ханымга зур рәхмәтләребезне җиткерәм. Удмуртиядә кайнап торган дини тормыш барыбызның да күңелләрендә зур горурлык хисләре уятты.

Вәсилә ХӘКИМОВА,

Ижау шәһәре

Комментарии