Әй, газиз тел…

Әй, газиз тел…

Татар милләтенең бүгенге халәте, минемчә, белмәүлеккә, үз телендә аралашмауга бәйле. Куллану даирәсе тарая барган саен, тә, тел дә көчсезләнә, зәгыйфьләнә. Тел – ул кое кебек, казыган саен тирәнәя, суын алган саен, су сафлана.

Әүвәл урыс хөкүмәте бар көчен алар өчен куркыныч булган Ислам динен бетерүгә юнәлткән һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән булса да, әле тел шактый көчле иде. Инде аның төп максаты – телгә карата үзебездә битарафлык тудыру. Шулай дәвам итсә, тел үзеннән-үзе бетәчәк, аның белән милләт тә.

«Балага телне өйрәтмәгез, фәкать аның белән сөйләшегез генә», – дигән сүзләр дөрес түгел, чөнки бала белән рәхәтләнеп аралашырлык ата-ана калмады диярлек. Инде ике буын дәверендә безнең балаларыбызны урыс үз кирәгенә тәрбияли, бакчада урыс мохите, урамны әйтәсе дә юк. Чеченнар балаларын янамый, куркытмыйча тәрбиялиләр, шуның өчен алар курку дигән чирдән азат. «Без егетләребез белән горурланабыз», – ди чечен кызлары. Чыннан да, бер чечен егете ун урыс егетенә бәрабәр, үткән сугышлар моны раслады. Игътибар белән караганда, урысларның артык акыллылыгына, «продвинутый»лыгына ышанып булмый. «Кем миллионер булырга тели?» дигән телетапшыруны карап хәйран каласың – катнашучылар хәтта башлангыч сыйныфларда ук аңлатылган мәгълүматларны белми икән! Әмма алар үз телендә сөйләшә һәм күкрәк төеп, «Для меня русский – это все», – диләр. Килешәм, хаклык юк түгел. Бездә татар мәктәбендә 11 ел укып та, 3-4 җөмләлек котлау хаты язарлык белем туплый алмыйлар.

Татар яшьләре, иң кимендә, 3 тел үзләштерергә тиеш – туган телен, урыс телен һәм инглиз телен, чөнки бер тел белән хәзерге заманда ерак китеп булмый. Алга киткән илләрдә халык иң кимендә өч телдә аралаша. Швейцариядә – дүрт тел гамәлдә.

Татар теле йомшак, сыгылмалы, нәфис. Шул сәбәпле теләсә нинди телдәге сүзләрне без һичбер бозусыз, акцентсыз әйтә алабыз. Бу инде өстенлек. Үз ихтыярыбыз белән шундый өстенлектән баш тартабызмы? Сабыйларыбыз белән сөйләшү – ул һава сулаган кебек, аннан да җиңелрәк, рәхәтрәк нәрсә юк! Табигатьтә һәрбер җан иясе – хайван, кош, бөҗәк үз ише белән үзенчә аралаша, дәвамын калдырырга тырыша. Ходай тарафыннан шулай көйләнгән, һәм бу – канун. Балаларыбызга газиз, изге телебезне өйрәтеп калдырмыйча, аларны шушы байлыктан мәхрүм итәбез, киләчәк яшәештә аларга кыенлыклар әзерлибез.

Рамазан ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Зәй шәһәре.

Әй, газиз тел... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии