Сүз – кандидатларга: Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кыла?

Сүз – кандидатларга: Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кыла?

Тукай премиясе лауреатларын халык сайламый. Моның өчен махсус комиссия бар. Шулай да ел саен кандидатлар катнашында дебатлар шикелле чара оештырыла, премиягә дәгъва кылучыларга халык алдында сүз әйтергә мөмкинлек бирелә. Узган атнада Тукай музеенда әнә шундый очрашу узды.

Быел кандидатлар – 9. Дүрт язучы, өч рәссам, бер архитектор һәм бер актриса. Шуларның 8е халык белән очрашуга килгән иде. Рәссам Рушан Шәмсетдинов, авырып тору сәбәпле, килә алмаган. Ә килгәннәр әсәрләре, иҗатлары белән таныштырды, милләт темасына да кагылдылар. Аларның чыгышларыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Дәүләт бүләгенә кемнәр дәгъва кылуын белеп торыйк!

ФАКИЛ САФИН

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин дәүләт бүләгенә «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен тәкъдим ителә. Аңа 67 яшь. Премиягә 2017дә дә, узган ел да дәгъва кылган иде.

– Берәү дә иҗатка керешеп киткәндә, Тукай премиясе яки башка бүләкләр, дан, дәрәҗә турында уйламый. Мин Чаллы шәһәрендә заманында бик күренекле «Аргамак» журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли идем. 1993нче елның август аенда кичкә таба гына минем бүлмәгә бер абый килеп керде. Мин Марат Дәүләтьяров, Татарстанның Халык комиссарлары советы рәисе булган Әхмәтсафа Дәүләтьяровның улы, ди. Ә без аны Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» персонажы буларак беләбез. Һәм ул идеология чорында бик үк матур күрсәтелмәгән шәхес иде (халык дошманы дип атып үтерелгән). Марат әфәнде әтисе турында сөйли башлады. Тыңлап тордым да: «Абый, болар турында роман язарга кирәк», – дидем. Ләкин мин әле роман язарга әзер түгел идем. Шушы сөйләшү барыбер хәтергә кереп калды һәм мин Дәүләтьяров турында өйрәнергә тотындым. 2000нче елда өч кисәктән торган романны яза башладым, 2003нче елның декабрендә Татарстан китап нәшрияты китапны бастырды. Уллары, оныклары урысчага тәрҗемә итәргә кирәк дигәч, 2016нчы елда тәрҗемә иттек. 1993нче елда башланган эш 2016нчы елда тәмамланды.

ЛӘБИБ ЛЕРОН

Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Ләбиб Лерон Тукай бүләгенә «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен тәкъдим ителә. Аңа 59 яшь, Казанда нәшер ителә торган «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире. Беренче тапкыр катнашуы түгел: премиягә 2015нче елда ук тәкъдим ителгән иде.

Ләбиб Лерон очрашуга милли костюмнан, кәләпүштән килгән иде. «Көндәшләре»ннән аермалы буларак, әсәрләре турында түгел, үзен иҗатка алып килгән шәхесләр һәм милләт турында сөйләде.

– Бүгенге әби-бабайларга әйтәсе килгән сүзем: оныкларыгызны милләт өчен файдалы зур шәхесләр итеп күрәсегез килә икән, бөтен нәрсә дә сездән тора. Мин үзем дә әби белән үстем. Аңа бик рәхмәтлемен. Шагыйрь, язучы булып киткәнмен икән, монда әбиемнең роле бик зур.

Авыл китапханәләрендә мин укымаган китап калмаган иде. Иң истә калган әдипләрдән беренчесе, әлбәттә, Тукай. Аннары Гамил Афзал һәм Шәүкәт Галиев. Әгәр минем иҗатымда юмор һәм сатира урын алган икән, шушы өч даһи әдипкә рәхмәт.

Гел кабатлый торган сүзем бар: мин үземне татар дип әйтә алам, ә менә кызларым Айсылу белән Ләйлә үзләрен татар дип әйтә алырмы – анысын белмим. Минем оныкларым татарча сөйләшә, шуңа күрә мин үземне татар дип саныйм. Әгәр дә кызларымның оныклары да татарча сөйләшсә, алар да Аллаһ боерса үзләрен татар дип саный алырлар.

МАРАТ ӘМИРХАНОВ

Журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен тәкъдим ителә. Марат әфәндегә 87 яшь. Шулай ук беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Узган ел гына пауза алып торды. 2019да да шушы ук әсәрләре белән дәгъва кылып караган иде.

– Соңгы 15 елда тарихи әсәрләр яза башладым. Олуг Мөхәммәд – Казан ханлыгына нигез салган, аның беренче ханы булган зур шәхес. 14 яшендә ул Алтын Урда тәхетенә утыра, 18 ел тәхет тота. Аннары төрле чуалышлар башланып, аны тәхеттән куып җибәрәләр. Өч малае белән бергәләп элекке Болгар дәүләте җирендә яңа дәүләт – Казан ханлыгын оештыра. Кызганыч, аңа караш төрлечә. Бигрәк тә аны Мәскәү хупламый. Галимнәр арасында да төгәл бер фикер юк. Кемдер ул Казан ханлыгын оештыруда катнашкан, ләкин аның беренче ханы булмаган ди…

Тәкъдим ителгән икенче әсәрем – Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай турында. Ул да бик каршылыклы шәхес. Аны без, зыялылар, үз вакытында аңлап кабул итмәдек. Ни өчен Бибимәмдүдә үзенең улын ниндидер бер карчыкка калдырып, кияүгә чыккан, дип сүктек. Ләкин ислам динендә тол хатыннар булырга тиеш түгел, шуны аңларга кирәк.

МАНСУР ГЫЙЛӘҖЕВ

60 яшьлек драматург, сценарист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев Тукай премиясенә милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен тәкъдим ителә. Әлеге пьеса ике театрда – Әлмәттә һәм Казанның Кариев театрында куелса да, кандидат итеп Татарстан кинематографистлар берлеге күрсәткән.

– «Микулай» пьесасының нигезендә – керәшен тормышы. Безнең бабаларыбыз татар авылыннан керәшен авылына күчеп китәргә мәҗбүр булган. Минем әтиемнең бала чагы шул керәшен авылында узган. Без дә шунда Микулайлар, Иваннар белән бергә тәгәрәшеп үстек. Һәм 60 яшем тулганда шул хатирәләр кинәт пьеса булып бәреп чыкты. Кемнәр ул керәшеннәр, дигән темага төрле бәхәсләр бара. Мин тарихчы да, сәясәтче дә түгел. Без бер милләт, бер халык, ләкин керәшеннәрнең үз тарихы, үз дине бар. Мин ул нечкәлекләргә кереп китмәдем, анысы минем эшем түгел. Монда бөтен халыкларга кызыклы булган тема – ялгызлык һәм авылларның юкка чыгып бару темасы күтәрелә. Хәзер бөтен дөньяда авыллар бетә, туган җир дигән нәрсә югалып бара. Глобальләштерү, ясалма интеллект барлыкка килде. Мин аларны кабул итә алмыйм. Шушы ике бик ямьсез күренешкә карата язылган әсәр бу.

ДАНИЯ НУРУЛЛИНА

Быел 75 яшен тутыручы Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты бүген дә Камал сәхнәсендә уйный. Ләкин Тукай премиясенә кандидат итеп 54 ел гомерен багышлаган театрыннан түгел, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасыннан күрсәтелгән. Тәгаен бер роле дә әйтелмәгән, «татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм татар театры эволюциясенең этаплы чорларына әверелгән сәхнә образлары тудырганы өчен» дип кенә бара. Шулай да аны исемлектә күрүгә, күз алдына «Үлеп яратты» спектаклендә (авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссеры – Илгиз Зәйниев) җанландырган Мөхлисә Бубый образы килде. Дания ханым үзе дә шул ролен күздә тотып сөйләде.

– Халкыбызның горурлыгы булган хатын-кызларыбызның берсен – Мөхлисә Бубыйны миңа сәхнәдә иҗат итәргә насыйп булды. Аны сәхнәдә иҗат итүе җиңел булмады. Чөнки ул драматург уйлап чыгарган образ түгел, чынбарлыкта булган зур шәхес. Ничек кенә авыр булса да, бөтен тырышлыгымны куеп җиңеп чыктым. Бу спектакль бик җылы кабул ителде. Әле хәзер дә күргән бер кеше шушы Мөхлисәне искә алып, рәхмәт сүзләре әйтәләр. Тагын бер шәхесне сәхнәдә түгел, тормышта күрсәтергә насыйп булды. «Сөембикә» журналы белән берлектә Сөембикә-ханбикә образын җанландырып, бик күп бәйрәмнәрдә, Хәтер көннәрендә, мәйданнарда Сөембикә булып йөрдем. Андый шәхесләрне җанландыру театр өчен генә түгел, халкыбыз өчен дә бик кирәк.

МАДИЯР ХАҖИЕВ

Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Бакый Урманче премиясе иясе 72 яшендә. Чаллыда яши. Үзе әйтмешли, Тукай премиясенә эшләрен инде өченче тапкыр куя. Быел 44 картинадан торган «Туган як моңнары» дип аталган сериясе белән дәгъва кыла.

– 44 картина да татар халкы тормышын яктырта. Болгар тарихыннан башлап, бөтен татар тарихын күрсәтергә тырыштым. Минем эшләремдә Казан ханлыгы чоры, Сөембикә образы, Сабан туе, әни белән бәби, авыл, мәхәббәт темасы чагылыш тапты.

Миңа күп йөрергә туры килде. Кая гына барсаң да, татарны бөтен җирдә хөрмәт итәләр. Тырыш халык, үз телен югалтмаган халык, диләр. Әгәр син үзеңне татар рәссамы дип әйтәсең икән, һәрвакыт татар өчен эшләргә тиешсең. Без һәрберебез үз өлкәсендә телне, милләтне саклау өчен нәрсәдер эшләргә тиеш. Шулай булса, сакланып калабыз.

ФИРДӘВЕС ХАНОВ

Русиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Түбән Камадан ук килгән иде. Ул 70 яшендә. 1990нчы елдан Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы булып эшли. Тукай премиясенә күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстанда милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен тәкъдим ителә. 2017нче елда да кандидатурасы күрсәтелгән иде, ул елны бер эш – Түбән Камадагы Тукай паркы проекты белән катнашып карады.

– Кызыл Чишмә бистәсендәге изге чишмәне торгыза башлагач, анда яшәүче башка милләт кешеләре килеп, каршы төштеләр. Без монда төп халык, бу безнең өчен изге чишмә, диделәр. Ләкин тарихны өйрәнә башлагач, бу урында иң беренчеләрдән булып Болгар чорында яшәгән имамның куышын таптык. Башта чишмәне торгыздык, икенче елны шул куышны чистарттык, 1690нчы елларда имам яшәгән урын дип язып таш куйдык. Мондый чишмәләрне торгызу тарихыбызны баета.

Түбән Камада Татарстанда беренчеләрдән булып иң зур мәчет төзедек. Укыган вакытта безне мәчет буенча бернәрсәгә өйрәтмәделәр, храмнарны торгызырга гына өйрәттеләр. Шуңа күрә Җәмигъ мәчетен үзебез белгәнчә кордык.

2015нче елда парклар төзү буенча дәүләт программасы булдырылды. Мин әллә кайчаннан Тукай һәйкәле эскизларын эшли башлаган идем. Түбән Камада Тукай паркы булдырдык. Русиядә шәхескә куелган һәйкәл һәм аңа багышланган әйберләр белән тулы бердәнбер парк бу. Татарны, Тукайны белмәгән кеше паркка керә, ә чыкканда күпмедер дәрәҗәдә белеп чыга.

ГРИГОРИЙ ЭЙДИНОВ

Русиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 74 яшендә. Үзен рәсем сәнгатенең бөтен төрендә иҗат итүче «ненормальный художник» дип атаса да, Тукай премиясенә Татарстанда графика сәнгатенә һәм китаплар бизәүгә зур өлеш керткәне өчен тәкъдим ителгән. Эйдинов Габдулла Тукай иҗатына багышланган китапларны да бизәгән, ләкин алар турында аерып сөйләмәде.

– Заманында мин Русия гербын эшләү өчен Мәскәүгә чакырылган идем. Бер төркем рәссам арасында Русия төбәкләреннән чакырылган бер мин генә булдым. Ике башлы бөркетне эшләргә чакырганнар икән, ул вакытта аның турында сөйләшергә дә ярамый иде бит. Бу эш өчен Ельцинның рәхмәт хатына лаек булдым. Татарстанның иң югары дәрәҗәдәге орденнарын ясау да миңа насыйп булды.

50 елдан артык иҗат гомеремдә меңнән күбрәк китап, альбом бизәгәнмен. Соңгы ярты елда татар һәм урыс телләрендә чыккан «Татарский мир» дигән зур китапны эшләдем. Президент заказы буенча 100 мең тираж белән басылган бик яхшы китап ул. Аны эшләвемә бик сөенәм, татар тарихын, мәдәниятен, милләтне популярлаштыруга өлешемне керттем дип саныйм.

Фәнзилә МОСТАФИНА язып алды

Комментарии