Татар Туфаны булуы белән бәхетле

Татар Туфаны булуы белән бәхетле

Казан кооператив институтында 2019нчы елдан татар мәдәнияты үзәге уңышлы эшләп килә. Институт хезмәткәре Флюра Абдуллина сүзләренчә, югары уку йорты нигезендә оешкан мондый оешмалар әле бер регионда да юк. Үзәк инде икенче ел рәттән Туфан Миңнуллинга багышланган чаралар үткәрә. Быел да искәрмә булмады. 3нче март көнне «Туфан Миңнуллин феномены» дип исемләнгән конкурска нәтиҗәләр ясалды. Чарага Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев, Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла һәм Туфан абыйның кызы Әлфия апа Миңнуллина да килгән иде.

ӘҖӘЛНЕ ЭСТОНИЯДӘ ДӘ БЕЛӘЛӘР

Туфан абый татарларны берләштерде, дип күп сөйлиләр. Әлеге конкурс та дөньяның төрле почмагында яшәүче татарларны бергә җыя алган, чөнки анда Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Эстония, Лондон, Швеция, Төркиядә яшәп ятучы татарлар да катнашкан. Баксаң, Туфан Миңнуллин исемен анда да беләләр икән.

Табиб, укытучы, журналист, эшмәкәр, мәктәп укучысы – кем һәм ничә яшьтә булуына карамастан, конкурс кысаларында, һәркем Туфан абыйның феноменына төшенә алды. Төркиядә яшәүче журналист Айзирәк Гәрәева Туфан Миңнуллин әсәрләрен Төркия театрларында да куярга кирәк, монда аны яратырлар иде дип билгеләп үтте. Лондоннан Рамил Миңнуллин һәм Швециядән Исмаил Шәңгәрәев татар телен, гореф-гадәтләрен саклауда әдипнең роле зур икәнен ассызыклады. Ә менә Таллин шәһәрендә табиб булып эшләүче Флүзә Хәйруллина Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Эстония халкына күрсәтү бәхетенә ирешкән. Җылы хатирәләре белән дә бүлеште Флүзә ханым:

– Бу спектакльне 10 тапкыр караганмындыр. Яттан белә идем. 1983нче елда Башкортстаннан Эстониягә килдем, татар оешмасына йөри башладым. Шунда спектакль күрсәтергә теләдем. Эстониядә яшәгән халык бик актив, шуңа күрә «Ай булмаса, йолдыз бар» һәм «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесаларын сәхнәдә уйнарга берәү дә каршы килмәде. Мин юри генә Туфан Миңнуллинны Эстониягә чакырдым, спектакль карап китәрсез, дидем. Ул озак уйламады: «Берәр озатучы тапсаң, киләм», – диде. Таптым. Спектакльне карады. Минем гаиләм белән бергә яшәде. Бәлки, кунакханәдән берәр бүлмә алырбыз, уңайсыз булыр, дисәм дә, ул: «Мин пластилин кебек кайда бөгеп салалар, шунда йоклыйм», – диде. Ул халык янында булды. Спектакль тәмамланганнан соң, Туфан абый хәзер сүгәчәк инде, дигән фикер башыма килде. Пьесаның кайбер өлешләрен бераз үзгәрттем, җитмәсә Әҗәлне дә үзем уйнадым бит. Ир-ат урынына хатын-кыз! Туфан абый минем фикерләрне аңлап алды, күрәсең:

– Кара әле. Әҗәлне хатын-кыз итеп язасы калган икән, – диде ул көлеп.

БӘХЕТЛЕ БУЫН

Бераз гына иртәрәк туган булсам, бәлки, минем кебек әле каләм чарлаучыларга да төпле киңәшен бирер иде Туфан абый. Әле дә хәтерлим: университетта «Туфан Миңнуллин – публицист» дигән тема үттек. Язмаларын анализладык. Булдыра алганча, әлбәттә. Өй эшенә укытучы аның белән интервью әзерләп килергә кушты. Аптырашта калдык, үзе янда булмый торып, ул кеше белән ничек әңгәмә оештырасың ди? Әмма аның публицистик язмалары, мәкаләләре, кызыклы фикерләре тупланган «Утырып уйлар уйладым» дигән китап җыентыкларын актарып чыккач, бер гади әйбергә төшендем: безне борчыган һәр сорауга җавабы күптән әзер икән аның. Кызганыч, минем буын аның белән күрешү, сөйләшү бәхетенә ирешмәде. Әмма аны телевизордан күреп беләбез, аның турындагы истәлекләрне барлыйбыз. Ә менә күп кенә шагыйрьләр, хәзерге әдипләребез аның үткер сүзе аша узган булулары белән бәхетле. Ркаил әфәнде дә шундыйлардан.

Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил ЗӘЙДУЛЛА:

– Туфан абый турында сөйләшкәндә мине драматург дип атау бик урынлы түгелдер. 1979нчы елның салкын кыш аенда, миңа шагыйрь Илдар Юзеевтан хат килде. Мине Казанга, шагыйрьләр мәҗлесенә чакыралар, анда минем шигырьләрне тикшерергә җыеналар икән. Тиз генә җыенып юлга чыктым. Килеп кергәндә, Илдар абый бүлмәсенә шактый халык җыелган иде. Менә ишектән җыйнак гәүдәле берәү керде, маңгаена коелган чәчләрен учы белән артка сыпыра-сыпыра:

– Илдар, бу суыкта юлга чакырып, егетне катырып үтерәсең, – дип көлеп җибәрде. Бераздан белдем – идарә рәисе Гариф Ахунов икән бу.

– Ничава, шагыйрьләрнең каны кайнар була, – дип ишетелде почмактан бер тавыш. Туфан Миңнуллинны беренче тапкыр шунда күрдем. Язучыларның тавышы шундый көр була икән!

Шигырьләрем турында сүз тәмамлангач, минем мәктәптән соң кайсы уку йортына керергә теләвемне белештеләр. Туфан абый:

– Сиңа һичшиксез университетның татар бүлегенә керергә, шул казанда кайнарга кирәк. Әдәби мохиттән башка гомерлек һәвәскәр булып калуың яисә бөтенләй шигырьдән читләшүең бар, – диде. Хәзер уйлыйм: Туфан абыйның шушы киңәше тормыш юлымны бөтенләй бүтән юнәлештә дәвам итәргә этәргеч булган икән.

Хәтерлим әле: милли хәрәкәтнең күтәрелеш чорында, ниндидер сәер күзле бәндәләр Туфан абыйны түрәләрнең җырын җырлауда гаепләп маташканнар иде. Әлбәттә, митингларда ул ялкынлы сүзләр сөйләмәде, йодрыгын өскә чөеп, «Азатлык!» дип тә кычкырып йөрмәде. Әмма ике дистә ел дәвамында, милләтнең рухы буылганда, мәктәпсез калган, урамда үз телендә сөйләшергә кыенсына башлаган халык театрга килеп, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап, күңеленә сагыш катыш өмет алып китмәдемени? Ул үзенең зур урыныннан, мәшһүрлегеннән файдаланып, һәрвакыт милләт мәнфәгатен кайгыртмадымыни?

Татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Рәзил ВӘЛИЕВ истәлекләреннән:

– Безнең җәмгыятьтә иң нык сүгелгән, иң күп каһәрләнгән кеше кем дисәгез, ул депутат булыр. Ни өчен шулаймы? Чөнки депутат – халык күзенә иң еш чалынучы зат. Туфан Миңнуллин заманында шәһәр Советына да, СССР Югары Советына да депутат булып сайланды, Дәүләт Советы депутаты булды. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы булмады аның. Парламентта чыгыш ясыйсы булсам, мин үзем, гадәттә, алдан әзерләнеп куям. Ә ул сессия барган чакта сикереп тора да, үзенә ошамаган законны берничә минутта сүгеп ташлый, үз фикерен, тәкъдимен тавышка куйдырта иде. Мин: «Ничек болай законны кат-кат укымыйча, әзерләнмичә генә шулай нигезле, саллы чыгыш ясый аласың син?» – дигәч, ул елмаеп кына куя иде. Үзе әйтмәсә дә аңлыйм: мондый чыгышларга бер-ике көн эчендә генә түгел, инде гомере буе әзерләнгән.

АНЫҢ СҮЗЛӘРЕ ИСКЕРМИ

Туфан Миңнуллинның 2012нче елның 26нчы апрелендә IV чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышында ясалган чыгышын күпләр хәтерлидер. Соңгы чыгышы иде ул аның... Ун ел вакыт узган, әмма әйтелгәннәре әле һаман да зур проблема булып кала бирә. Хәзерге җыелышларда мондый чыгышларның җитмәвен депутатлар үзләре дә яшерми. Әдипнең шул җанлы чыгышын искә төшерик әле, өзеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш!

...Әле бүген генә мин монда җәмәгать судьясына сорау бирдем: «Язылган законнар өстенрәкме, әллә язылмаганнарымы?» – дип. Хәтта ул да җавап бирә алмый, «Язылган законнар», – ди. Ә бит кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы. Менә шушыларны кеше үти алмаган вакытта, шуны үтәргә кешенең сәләте җитмәгәндә, законнар языла. Без ул законнарны язарга мәҗбүр булабыз.

Без бүген: «Татарстан – спорт республикасы. Казан – спорт башкаласы», – дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма бер юнәлештә генә үсү безне бизәми. Сезнең, театрдан спектакль карап чыкканнан соң, тамашачыларның җыелып сугышканы турында ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач, чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу – сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карый дигән сүз. Ә менә моңа аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак карамыйлар. Шуңа күрә без моңа аерым игътибар бирергә тиеш.

Культурага примитив карашның тагын бер мисалын гына китерәм. Менә мин карыйм: «Пусть говорят» дигән тапшыру бара, анда ниндидер азгынлык, азып-тузып йөргән бер гаилә турында сүз алып барыла. Ул тапшыру турында минем инде бер сүз дә әйтәсем килми, әмма әйтелгән шундый фраза күңелгә килеп төртелде. Юрист кеше әйтә: «Сабантуй устроили», – ди. Бу нинди Сабан туе булсын? Кайчан безнең Сабан туеның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?

Менә шушы әйберләр безнең сүзләргә дә, терминологиягә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре еш кына «уничтожим», «мочить будем» дигән сүзләрне куллана башлады. Болар инде дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Бөтен кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер.

Безнең культурага кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады, ул – безнең тарихи истәлекләр. Тарихи истәлекләргә без инде соңгы вакытта бик зурлап, яңарыш дип, Болгар каласын, Зөя кирмәнен керттек. Аларны торгызу турында сөйлибез. Ярый, Болгар Болгар инде ул. Безнең Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Биредә бервакыт бер депутат чыгыш ясаганда, мин ул нинди изге җир булсын, дигән идем. Кем әйтте, кем уйлап чыгарган? Бу – безнең культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алыр өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый!..

Туфан Миңнуллинның журналист Нурсөя Шәйдуллинага биргән бер интервьюсыннан өзек (2009нчы ел):

– Мин дөньяда логика дигән әйберне кабул итәм. Чөнки дөньяда иң тәртипсезлекнең – хаосның да үз логикасы була. Мин аны аңлыйм. Ләкин логика кешене бөтен өлкәдә дә, бөтен яшәешендә дә үзенә буйсындырырга тиеш түгел. Чөнки логика – акыл ул, ә акылның ялгышуы да мөмкин. Менә тою дигән әйбер бар – интуиция. Кеше тоя, нәрсәнеңдер куркыныч икәнен яки яхшылык киләчәген сизә. Бу сыйфат хатын-кызларда көчлерәк, чөнки ир-ат – тупас җан иясе. Менә шушы интуиция җитәкчеләрнең күбесендә җитми. Алар, әйтик, болай фикер йөртә: олы юлдан барсаң, ул сине менә шушында алып чыга. Менә юл буенда светофорлар тора, алмашлап утлары яна, син, шуларга карап, логика, закон буенча барасың да барасың. Һәм, көтмәгәндә, бер тыкрыктан каршыңа хулиган килеп чыга, ә бит логика буенча син һаман алга барырга тиеш. Теге хулиган бөтен законнарны боза. Менә монда инде кешенең интуициясе кирәк. Куркыныч яныймы-юкмы – алдан ук сизенеп барырга. Чокыр булуы, юлның тайгак булуы мөмкин ләбаса...

Туфан Миңнуллинның «Чибәрлек» публицистик әсәрендә мондый юллар бар: «Мин үзебезнең кешеләргә карыйм да һәрвакыт сөенеп куям. Без чибәр – димәк, әле без кол дәрәҗәсенә үк төшмәгән. Әлегә буйсынырга мәҗбүр булсак та, җаныбызда иреккә омтылу уты сүнмәгән. Шул ут безнең йөзләребезне яктыртып тора. Сүнә генә күрмәсен иде, Ходаем». Бу ут Туфан чорындагы кебек үк яктыртмаса да, бөтенләй үк сүнеп бетмәгән әле. Аны катырак яктыртуның чарасын күрсәтүче генә кирәк. Ә аның кайчан киләчәге, икенче Туфан булырдай кешенең кайчан туачагы гына билгесез...

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии