Вологдада татар эзләре…

Язучы, тарих фәннәре кандидаты иле саналмаган җирләрдә дә эзен барлап йөрүче шәхесләребезнең берсе. Тарихи чыганакларга таянып, дәлилләп ул белән бәйле дип саналмаган төбәкләрдә дә милләттәшләребез тормышына кагылышлы дәлилләр таба. Әле яңа гына аның Вологда якларына барып чыкканлыгы мәгълүм булды. Шул уңайдан без Фәүзия ханым белән очрашып сөйләшеп алырга булдык.

– Татар тарихында да, матбугатта да бу төбәкнең милләтебезгә бәйләнеше турында мәгълүмат бик аз. Татар эзләрен таба алдыгызмы?

– Чынлап та, Вологда төбәгендә татар тарихы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бик аз. Аның кайда икәнлеген белмәүчеләр дә бар. Вологда – Русиянең төньягына урнашкан. Архангель, Кострома, Ярославль, Тверь, Киров һәм Ленинград өлкәләре, Коми Республикасы белән чиктәш булган, күпчелек өлеше урманнан, сазлыктан, елга-күлдән, шуларны тоташтырган ясалма каналлардан торган кырыс, салкын, караңгы яклар ул… Заманында аның чикләре Котыпка, Урал тауларына кадәр барып җиткән, хәзер дә Вологда өлкәсе территориясенә ике Франция кереп утырырлык. Бу – 96 процент рус халкы яши торган төбәк. Ул руслар саны буенча Русиядә беренче урында тора. Һәм үлем буенча да беренче урында – Вологда шәһәрендә көн саен 30-40 кеше үлә икән, бу 300 меңлек шәһәр өчен бик күп! Яңа туган балалар үлеме буенча да бу шәһәр беренче. Кыскасы, халык фәкыйрь, түрәләр урлаша, бәрәкәт юк… Вологда – элек-электән сөрген җирләре булган, анда татар ханнарыннан башлап, революционерларга хәтле сөргендә булган. Бу яклар хәзер дә үзенең гомерлек төрмәләре, заманында төрмә ролен үтәгән борынгы монастырьлары, чат саен салынган чиркәүләре, кара рус рухы һәм православие хакимлеге белән аерылып тора…

Һәм шушындый котсыз җирдә татарлар да яшиме? Алар анда кайдан килеп чыккан соң?

– Татар яшәмәгән җир бармы соң ул? Соңгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, өлкәдә 1857 татар исәпләнә. Аларның күпчелеге Вологда, Череповец, Вытегра шәһәрләрендә яши. Өлкәдә шулай ук 50 мең мөселман бар дип исәпләнә. Аларның күпчелеге азәрбайҗан, чечен, ингуш, үзбәк, кыргыз, таҗик, татар-башкортлар да шул исәпкә керә, әлбәттә. Ә инде татарларның биредәге тарихына килсәк, ул бик тирәндә ята. Дөресен әйткәндә, бу яклардагы авыл исемнәренең, географик атамаларның өчтән бере – төрки тамырлы, калганнары – фин-угырларныкы, бик азы гына русларга карый. Бабай, Баскак, Басаргин, Бакшеев, Бачман, Бильчагево, Биричево, Болван, Бирюлево, Бурдуков, Турунтай, Кичмән, Колкач, Кобан, Кулемес, Матурино, Мусино, Тулпаново, Ялан, Ягрыш һәм башка авыл исемнәре, Миләш, Кипшенга, Кичменга, Кушта, Рабанга, Аргун, Буй, Шалим, Нурма елгалары, Тур, Татар таулары – кебек атамалар кемнеке булуын үзләре сөйләп тора. Борынгы кеше атамалары, фамилияләр белән дә нәкъ шул хәл – алар татарча. Әйтик, мин өлкә архивында 1830 елны Вологда шәһәрендә яшәгән кешеләр исемлеге белән таныштым. Алар рус дип язылган булса да, күпчелегенең фамилиясе татарча иде. Әйтик, Баграмов, Бехтерев, Волиев, Волисев, Галинин, Замин, Закиров, Кичин, Куланов, Якуповы һәм башка фамилияләр тамырлары татар икәнлеген сөйләп тора. Бу – төньяк өлкәләрдә гомер-гомердән төрки-татарлар яшәгәнлеген, соңыннан тарихи сәбәпләр аркасында аларның руслашып китүен аңлата.

– Төрки-татарларның биредә яшәүләре тарихи чыганакларда сакланып калганмы соң?

– Әлбәттә, сакланып калган. Әйтик, Суздаль елъязмасында 1218 елда болгарларның Великий Устюг шәһәрен яулап алулары язылган: “Взяли болгары Оустюг”, диелгән /ПСРЛ, I, 502./. галиме Рөстәм Нәбиев язуынча, IX-XI гасырларда төньякта, шул исәптән хәзерге Вологда җирләрендә дә безнең болгар бабаларыбыз хакимлек иткән булырга тиеш /Р.Набиев. Булгар и Северная Европа. Древние связи. – , 2001, стр.52./. 1236 елда исә татарларның Тверь князе Ярослав белән бергә килеп, Вологданы яулап алулары хәбәр ителә /Ф.Я.Коновалов, Л.С.Панов, Н.В.Уваров. Вологда. XII – начало XX века. Краеведческий словарь. – Архангельск, 1993, стр.5./. Икенче бер чыганакта исә татарларның бу якларны 1273 елда кулга төшерүләре бәян ителә: “Так в 1273 году князь Святослав Ярославич Тверский записал летописец “совокупясь с великим числом татар, воевал Новгородские области: Волок, Бежич и Вологду, и с многочисленным пленом и с богатою корыстию возвратися в Тверь.” /Г.К.Лукомский. Вологда в ее старине. – Вологда, 1914, стр.18./ Устюж елъязмасында 1468 елда татарларының гаскәр белән килеп, Кичменга шәһәрен яулап алулары язылган. Шунысын да онытмыйк: бу як халкы да заманында Алтын Урда татар дәүләтенә буйсынган һәм аңа гасырлар буе ясак түләп торган. Әмма Алтын Урда таркалгач, хәлләр кискен үзгәреп китә. Вологда яклары , Кырым ханнарын сөргенгә сөрү урынына, татарларның төрмәсенә әйләнә…

Болар турында Вологданың үзендә беләләрме соң? Анда татарлар белән бәйле тарихи урыннар сакланамы? Руслар кайчандыр бу якларның болгар-татарлар кулында булуын таныймы?

– Галимнәре белә, ә гади халык өчен Вологда тарихы Иван Грозныйдан башлана. Аңа кадәр тарихны куертмаска тырышалар, чөнки алар файдасына түгел. Әмма Вологда яклары Иван Грозныйга кадәр үк татарның бөеклеге белән дә, фаҗигасе белән дә бәйле, анысын да әйтеп китәргә кирәк. Иван III гаскәре 1487 елның җәендә Казанны басып ала. Һәм татар ханлыгы рус кул астында Мәскәү протектораты булып кала. Казан ханы Галине, әнисе Фатыйма-бикәне, ханның ир туганнары Мәлик-Таһирны һәм Ходайколны, Гали ханның хатыннарын һәм балаларын, Мәлик-Таһир белән Ходайколның хатыннарын һәм балаларын Вологда якларына сөргенгә сөрәләр. Аларга кадәр үз теләге белән русларга хезмәткә күчкән Кырым ханзадәсе Хәйдәр 1480 елда бирегә сөргенгә сөрелә. Казан ханы Абдул-Латыйфның да 1502-1508 елларда бу яклардагы Белозерск шәһәрендә сөргендә булуы билгеле. Гали хан (рус чыганакларында Алегам дип язылган) Вологдада сөргендә үлә. Нугай һәм Себер ханнары аны азат итәргә тырышып караса да, барып чыкмый. Гали ханның әнисе Фатыйма-бикә, аның улы Мәлик-Таһир Каргалымда үлеп кала. Ә Ходайкол, Мәлик-Таһирның исән калган балалары соңыннан чукындырылып, рус булып китә. Күрәсез, Вологда – безнең өчен шактый фаҗигале урын, татар ханнары тоткын булган җирләр… Гали ханның кабере Татар тауларында булырга мөмкин, дигән фикерләр бар. Ул шулай ук хәзерге мәчет урнашкан тирәләрдә дә булырга мөмкин икән, чөнки аннан мөселман каберлекләре тапканнар.

Ә Иван Грозный чорын Вологда һәм татарлар белән ни бәйли?

– Иван Грозный Вологдада берничә тапкыр була һәм аны үзенең башкисәрләре (опричнина) башкаласы итәргә җыена. Шул максаттан ул Казаннан куып китерелгән әсир татарлар ярдәмендә Вологдада Кремль салдыра башлый. Берничә бина, шул исәптән, хәзер София чиркәве дип йөртелгән соборны төзетә. Соңрак исә чаң каланчасы да пәйда була. Кайбер галимнәр әйтүенчә, бу биналар Казаннан махсус китертелгән, Кремльдәге Җәмигъ (Кол Шәриф) мәчете ташларыннан салынган булырга тиеш. Тоткын татарлар шулай ук, Вологдада шәһәр диварларын саклау өчен, озын канау да казый. Хәзер ул Золотуха елгасы, дип атала. Бу канауны казыганда, татарлар шулхәтле күп үлә ки, аларны күмгән яр буенда биек тау хасил була. Аны хәзер “Татарская горка” дип атап йөртәләр. Ул урында хәзер стадион, кыш көне балалар ул каберлекләр өстеннән чана шуа… Ә татарлар төзегән София соборы исә бүген Вологданың визит карточкасы булып тора. Бөтен туристларны шунда алып киләләр. Әмма аны әсир татарлар төзегәнлеген бары тик галимнәр генә белә. Шулай ук Вологдада Иван Грозныйның китапханәсе яшерелгән, дигән фаразлар да бар, аны һаман эзлиләр. Җирле тарихчылар бу китапханәдә күп кенә татар китаплары булганлыгын да яза. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки Казан ханбикәсе Сөембикәнең бай китапханәсе дә Мәскәүгә озатыла бит. Мин, әле Сөембикә-ханбикә үзе дә шушы яклардагы берәр монастырьга ябылмадымы икән, дигәнрәк фикердә торам. Чөнки бөтен әсир татар ханнарын Вологдага сөргәннәр. Ул вакытта Себер татарлар кулында булганлыктан, Мәскәү дәүләтенең төп төрмәсе булып Вологда яклары саналган.

Бу хакта мәгълүматлар Вологда архивларында сакланып калганмы соң? Анда Сезне ничек каршы алдылар? Галимнәр, җирле җитәкчеләр белән очраштыгызмы, алар татар тарихына ничек карый?

– Борынгы чорлар турында архив чыганаклары, нигездә, Мәскәүдә саклана. Әмма Вологдада да нидер табарга мөмкин. Мин атнага якын өлкә архивында эшләдем. Чиркәү суды архивы, чукындыру тарихы, җирле халык тормышына караган дистәләгән фондлар, узган гасырларда биредә чыккан матбугат чаралары белән таныштым. Әмма танышу – бер нәрсә, ә үземә кирәк документлар күчермәсен алу икенче нәрсә булып чыкты. Аларны бирмәс өчен, архив хезмәткәрләре барысын да эшли – я кәгазь, я дискет юк, ди. Яки көн артыннан көнне суза, ял көннәрен җиткерә, әмма сораганны күчереп бирми. Цифрлы фотоаппарат белән төшерү тыелган, гомумән, кәгазь һәм каләмнән кала, бөтен нәрсә тыелган. ХХI гасырда шулай эшләп буламы? Бәлки бу бер сәясәт булгандыр, чөнки җирле архивларда милләтләрнең узганына караган мәгълүматны ничек тә яшерергә, бирмәскә тырышалар кебек… Мин дә үземә кирәкне кулдан күчереп утырырга мәҗбүр булдым. Аның каравы, өлкә китапханәсендә бик яхшы каршы алдылар. Ни сорасам, шуны китереп кенә тордылар, үзләре үк күп нәрсәне тәкъдим итте. Биредә дә узган гасырларда Вологдада чыккан сирәк басмалар саклана. Аларда татарларга кагылышлы мәгълүматлар күп. Мин шуларны, җиләк җыйган кебек, башымны күтәрми җыйдым, татарлар турында һәр хәбәрне җентекләп чүпләдем, әмма барыбер җыеп бетерә алмадым… Мин шулай ук җирле тарихчылар, җитәкчеләр белән дә очраштым, музейларда булдым, күп мәгълүмат тупладым. Әйтик, егерменче гасыр башында биредә татарлар кибетләр тоткан, аларның мәчете, мәктәпләре булган. 1926 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, Вологдада 177 татар яшәгән, аларның барысы да диярлек татарча белгән. Әмма 30нчы елларда бу татарларның барысын да диярлек (лидерлары Ишмөхәммәтов белән бергә) кулга алалар һәм атып үтерәләр. Бу турыда мәгълүматлар Вологда өлкәсе архивында саклана, ләкин аларны бары тик бу татарларның туганнарына гына бирәчәкләр икән. Мин өлкәнең вице-премьеры Владимир Касьянов, өлкә Дәүләт Думасы депутаты, “ халыклары ассамблеясы”ның төбәк җитәкчесе Александр Болотов белән дә очраштым. Алар уздырган “Ак күгәрченнәр” кичәсендә катнашып, татар халкының Икенче бөтендөнья сугышында күрсәткән батырлыклары һәм милләтебезнең бу сугыш сәбәпле югалтулары турында сөйләдем. “ халыклары ассамблеясы” бу җәйдә Вологдада Сабантуй уздырырга җыена, әгәр барып чыкса, бу Вологда тарихында беренче Сабантуй булачак.

Ә анда бу эшне ерып чыгарлык татарлар, милли оешмалар бармы соң? Динчеләр моңа ничек карый?

– Вологдада татарлар бар, әмма алар шактый таркау. Заманында “Якташ” татар оешмасы булган, ул таркалган. Аннан милли-мәдәни автономия төзергә җыенып караганнар. Уставлар язылган, кабул ителгән. Әмма аның җитәкчесе, Үзбәкстаннан кайткан елгыр милләттәшебез, теркәлү үтмичә, устав белән бергә юкка чыккан. Бөтен эш мәчет тирәсендә генә бара, чөнки мәчет татарлар кулында. Әмма анда намазга йөрүчеләрнең күпчелеге – татарлар түгел. Узган гасырның 90нчы еллары уртасында милли күтәрелеш көчле булган. Татарлар мәхәллә, оешмалар булып теркәлеп, газеталар чыгарып, татарча-гарәпчә укырга-язарга өйрәнеп яши башлаган. Әмма каршылыклар да бик көчле булган, чөнки Вологда – бик карагруһлы рус шәһәре бит! Шушы мәчетне салып чыгу һәм рәсмиләштерү өчен генә дә сигез ел буе хакимият белән тарткалашлар, судлар булган. Имеш, ничек инде ул, саф рус шәһәрендә, тарихи урында, София чиркәве каршында мәчет төзергә мөмкин?! Әрхәриләр һәм поплар котыртуы буенча, хакимият төзелеп беткән мәчетне җимертергә уйлаган. Имеш, рәсмиләштерү дөрес булмаган. Эш шуңа барып җиткән ки, Равил хәзрәт Гайнетдин үзе Русия Президенты янына махсус кереп, шушы мәсьәләне күтәргән. Һәм Вологда мәчете бер көн эчендә рәсмиләштерелгән, теркәлгән, законлы рәвештә эшли башлаган. 2002 елда аны ачарга Мәскәүдән Равил хәзрәт үзе дә килгән. Шунысын да әйтергә кирәк: Равил Гайнетдин – Вологда җиренә аяк баскан беренче зур татар шәхесе. Чөнки бирегә ни Казаннан, ни башка җирләрдән татар галимнәре, тарихчылар, язучылар, милли сәясәтчеләрнең килгәне юк икән. Вологдада мәчет булу ул – үзе үк Аллаһның бер хикмәте, олуг могҗиза! Бу шәһәрдә 40 чиркәү бар һәм шушы бер мәчет! Вологда елгасының уң як ярында – тоткын татарлар салган София чиркәве, ә сул ягында – ирекле татарлар салган “Әл-Җомга” мәчете басып тора… Өлкәдә 70 чиркәү бар икән, ә Ак диңгезгә кадәр арада башка бер генә мәчет тә юк!

Фәүзия ханым, шул мәчетне төзеткән һәм тотучы татарлар турында да бераз сөйләп китмәссезме икән?

– Вологда мәчетен төзүчеләр дә, тотучылар да Мостафиннар гаиләсе. Гаилә башлыгы, өлкәнең һәм мәчетнең баш имамы – Равил хәзрәт Мостафин, 1941 елны Башкортстанның Учалы районы, Ахун авылында туган, нәсел тамырлары Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск шәһәре белән бәйле. Ул үзе профессиональ хәрби, подполковник, Архангельск, Вологда, Германиядә танк дивизиясендә хезмәт иткән, аннан 12 ел дәүләт хезмәтендә булган. Равил хәзрәт заманында Омск танк училищесын, Мәскәүдә хәрби Академия, юридик Академияләр тәмамлый. Хәзер Мәскәү университетының 4нче курсында читтән торып укый. Ул 1998 елда Хаҗда була, Иранда башлангыч дини гыйлем ала. 1995 елда Вологдада мөселман мәхәлләсе төзи. Мәчет өчен судларда катнаша һәм җиңеп чыга. Ә Вологда мәчетен аның олы улы Альберт үз акчасына төзетә. Мәчетнең беренче имамы да ул була, аннары аны суд юлларында йөртә башлыйлар. Югары техник белеме булган егетнең бизнесын хакимият “ярдәме” белән тартып алалар. Равил хәзрәтнең икенче улы Наил югары техник белемле. Мәскәүдә мәдрәсә дә тәмамлаган, хәзер дә мәчеттә имам вазифасын алып бара һәм үзенең бизнесын тота. Наил Мостафин күп еллар буе “Иман” дип аталган газета чыгарып килде. Әхмәдһади Максудиның “Гыйбәдәте Исламия” китабын татарчадан русчага тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Шулай ук 1999 елны үзенең “ религия истины” дип аталган китабын чыгара. Наил хәзрәт 2006 елда Хаҗ кыла. Ул Вологда мәчете каршындагы мәктәбендә укыта. Равил хәзрәтнең төпчек улы Айрат – белеме буенча медик, Мәскәүдә яши һәм эшли. Заманында Архангельскида татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. Бу балаларның әнисе, Равил хәзрәт Мостафинның хәләл җефете – Нина Алексеевна, Чистай шәһәрендә эвакуациядә туган. Аның әнисе – ятимнәр йортында үскән татар кызы, Буа районыннан. Әтисе – Киров өлкәсеннән рус кешесе. Нина Алексеевна – ике югары белеме булган тарихчы һәм юрист. Архивларда һәм китапханәләрдә ул миңа зур ярдәм итте. Әйткәнемчә, менә шушы Мостафиннар Вологдадагы бөтен дини һәм милли тормышны алып бара, кулларыннан килгәнне эшлиләр. Алар Вологдада мөселман зираты ачкан, мәчеттә мәет юу һәм җеназа уку урыннары бар. Шулай ук биредә никах укыла, балаларга исем куела. Яучылык бүлеге эшли, хәләл ризыклар кибете бар. Вологда имамнары шулай ук биредәге төрмәләрдә, тоткындагы мөселман-татарлар янында да еш була икән. Мостафиннар, бигрәк тә Равил хәзрәт, хакимият белән килешеп эшләргә тырыша, чөнки кара рус шәһәрендә башкача мөмкин дә түгел. Шул ук вакытта хаксызга каксалар, үзләрен һәм динне яклап, судларга хәтле барып җитәләр. Әйтик, пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһиссәламне мыскыллаган рәсемнәрне күчереп баскан өчен, алар Вологдада бер рус газетасын судка бирә һәм җиңеп чыга. Шәһәрнең 7нче мәктәбенә поп килеп, бинаны чукындыргач, балалары шунда укыган Вологда мөселманнары хакимияткә протест хаты яза. Үзләренең хокуклары бозылганлыгын күрсәтәләр, моңа каршы зур тавыш чыгаралар. Әйе, бу шәһәрдә башкача мөмкин дә түгел, дәшмәсәң, монда күз алдында чукындырып китәләр…

Әйе, биредә татар-мөселман булып калу өчен, бик көчле рух һәм иман кирәк икән шул… Вологда шәһәрендә башка татарлар ничегрәк яши соң? Алар арасыннан милләткә ярдәм итәрлек байлар, түрәләр бармы?

– Вологда татарлары арасында байлар да, укыган кешеләр дә шактый. Әмма алар эшләреннән бераз читтәрәк тора кебек тоелды. Биредә хәрби татарлар күп. Монда танк дивизиясе торган бит. Шуңа күрә милләттәшләребез арасында ялга чыккан полковниклар шактый. Әмма күбесе катнаш гаиләләрдә яши. 80% рус-марҗа белән кушылган гаиләләр. Аларның балалары татарча белми, мәчеткә йөрми. Байлар да, бизнесларына файда булмагач, эшенә катнашмый. Татарлар арасыннан депутатлар, җирле түрәләр юк, дип аңладым. тарафыннан ниндидер этәргеч булса, бәлки Вологда татарлары да уянып, селкенеп китәр иде. Әмма Татарстаннан бирегә беркемнең дә килгәне юк икән. Әле бит Череповец, Вытегра шәһәрләрендә яшәүче татарларны да онытырга ярамый, алар тагын да ятимрәк хәлдә. Шунысын да әйтәсем килә: биредә рус булмаган милләтләр өчен яшәү бик авыр. Аларның барысын да “каралар” дип йөртәләр икән. Шул исәптән, татарларны да. Шуңа күрә кешеләр үз милләтләрен яшерә, күрсәтмәскә тырыша.

Фәүзия ханым, ә Сез нинди максат белән бу якларны өйрәнә башладыгыз? Вологдадан нинди фикер, ниятләр белән кайттыгыз?

– Безнең тарихчылар, нигездә, Идел-Уралны, күп булса, Себерне өйрәнә. Төньяктагы татар тарихы исә гел читтә кала бирә. Нигәдер, төньяк өлкәләрдә татар тарихы юк, дигән фикер урнашып килә, руслар да шулай яза. Менә бер Вологда мисалында гына да без бу якларда нинди тирән татар тарихын һәм бүгенге татар тормышын күрдек! Әле мин монда кыскача сөйләдем. Болар турында зур тарихи очерк язарга ниятлим, Алла теләсә! Мин бер Вологда белән генә тукталып калырга уйламыйм, “Төньякта татар тарихы” дигән зур проект өстендә эшли башладым. Шул максаттан инде Чердыньда булдым. Вологдадан соң Архангельск, Псков, Мурманск, Кострома, Великий Новгород, Сыктывкар, Салехард шәһәрләрендә булырга уйлыйм. Үзегез беләсез: судлар сәбәпле, хәзергә мин күзәтү астында. Шуңа күрә кая барсам да, махсус рөхсәт белән генә чыгып китәм. Бу сәяхәтләрем гаиләбез һәм яхшы кешеләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Милләт өчен шушыларны язып калдыра алсам, тарихыбыз тагын да тирәнәер һәм баер иде! Урыннарда яшәүче татарларга да, күкрәк киереп: “Без монда төп халык!” – дип әйтергә нигез булыр иде.

– Бик изге эшләр белән шөгыльләнәсез. Түземлек, уңышлар телибез.

Әңгәмәне И. Фәйзрахманов әзерләде.

Комментарии