- 09.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №44 (10 ноябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Болгар мирасы дәвамчылары саналган татар һәм чуаш милләте галимнәре, зыялылары бер мәйданда очрашып, фикер алышты. Бу очрашуны Чуашстан татарлары үзләре, аерым алганда, җирле мөфтият оештырды.
Җиденче тапкыр үткәрелүче “Шыгырдан укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция бу юлы болгар темасына багышланды. “Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының социо-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дигән тема буенча татар һәм чуаш галимнәре киңәшләште. “Шыгырдан укулары”ның моңарчы әле Татарстаннан берьюлы 5 академикны кабул иткәне булмагандыр. Татар галимнәре, аерым алганда, Индус Таһиров, Мирфатыйх Зәкиев, Рәмзи Вәлиев, Фаяз Хуҗин һәм башкалар 27-28 октябрь көннәрендә Чуашстандагы татар тормышы белән танышты, чуаш галимнәре белән болгар темасына сөйләште.
– Милләтне саклау, бу хакта уртага салып сөйләшү мөһим. Без дөньяда татар дип кабул ителгән һәм үзебезне татар дип тоябыз да. Ләкин Болгар мирасына күз салмасак, ул тарихыбызны өйрәнмәсәк, киләчәкне күзаллап, планнар кора алмабыз. Шуңа күрә безнең халыкның тарихында булган һәр дәверне, Болгарга кадәргесен дә өйрәнәсебез бар, – дип сөйли фәнни җыен хакында Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов.
ЧУАШЛАР БОЛГАРГА ДӘГЪВА КЫЛА
VII “Шыгырдан укулары”ның нәкъ тә болгар темасына тукталуы очраклы түгел. Бу, беренче чиратта, Шәһри Болгарда төзекләндерү эшләре башлануга сәбәп булса, икенче яктан, шыгырданлыларның үз мирасына битараф булмавына да бәйле. Шәһри Болгарда сакланып калган Җәмигъ мәчете, Кара Пулат, Кече манара үрнәкләрен үзләрендә булдырып, бөтен татар дөньясын шаккатырган Чуашстан татарлары моңа ачык дәлил. “Шыгырдан укулары”н оештыручылар арасында Чуаш милли конгрессы, дәүләт университеты, дәүләт гуманитар фәннәр институты, Мәдәният министрлыгы да булу – чуашларның Болгарны төзекләндерүгә бәйле үз мөнәсәбәтен күрсәтү, “үз өлешенә” дәгъва кылу, ягъни Болгарда үз почмакларын булдыруга адым ясавы (монысы хакында соңрак. – А.Ш.) дип аңлатыла.
Әйтергә кирәк, моңарчы Геннадий Архипов җитәкчелегендә Чуаш милли конгрессы мөрәҗәгать кабул итеп, аны “Яңарыш” фонды рәисе Минтимер Шәймиевка юллаган иде. Шулай ук бу карар Чуашстан парламентында да каралды һәм күпчелек тарафыннан хупланды. Аларның бар үтенече – татарлар күтәргән проектта чуаш галимнәрен дә катнаштыру. Шәймиевнең Архиповка хат юллап, хезмәттәшлеккә чакыруы, Шыгырданда узучы фәнни җыенга бер төркем татар академиклары килү, гади тел белән әйткәндә, татарларның “рәхим итегез!” – дип җавап бирүенә тиң. Шул ук вакытта бу болгар мирасы – татар мирасы да икәнен онытмау өчен эшләнә.
ЧУАШНЫҢ ӨЛЕШЕ АЗ
Болгар мирасына дәгъва кылучы чуашлар һәм Чуашстан җирлеге зур проблема булып кала. Казанда бүген 50ләп археолог бар. Быел археология институты булдырырга ниятлиләр. Әмма чуашлар болгар мирасына дәгъва кылабыз дип авыз тутырып әйтсә дә, академик Фаяз Хуҗин фикеренчә, моны раслар өчен, алар бик аз эшли. “Археолог Василий Каховский үлгәннән соң, Чуашстанда болгар мирасы белән шөгыльләнүче археологлар юк дәрәҗәсендә калды. 50нче еллардан бирле масштаблы тикшеренүләр үткәрелгәне юк. Чуашларның килеп чыгышы турында күп язабыз, кайвакыт нигезсез төрле теорияләр барлыкка килә, ә Чуашстандагы һәйкәлләр тикшерелми, – дип, гаҗәпләнеп чыгыш ясады археолог. – Кызганыч, чуашларда бүген бер болгарчы юк. Бары 3-5 археолог бар. Үзегезне болгарларның сувар-суваз кабиләсеннән дип санагач, әйдәгез, борынгы Суварны өйрәник. Үзегезне болгар варисы дип саныйсыз икән, болгар һәйкәлләренә битарафлыкны туктатырга вакыт”.
Фаяз Хуҗин юкка гына Татарстан эшчәнлеген чагыштырып китермәде. Галимнәр Идел Болгары тарихы белән 150 елдан артык шөгыльләнә. Бигрәк тә соңгы елларда нәтиҗәләр күренә. Ә чуашларның 70 еллап масштаблы археологик тикшеренүләр уздырганы юк.
– Без, тарихчылар, археологлар 70 еллардан бирле Татарстан территориясендә актив эшлибез, соңгы 20 елда республикадан читтә дә археологик тикшеренүләр белән шөгыльләнәбез, – ди Фаяз Хуҗин. – Самара, Ульян, Пенза, Мордовия, Түбән Новгород өлкәләрендә казынабыз. Болгарның үз чоры өчен зур дәүләт булганын аңлыйбыз. Шулай да болгарларның килеп чыгышы әлегә өйрәнелмәгән булып кала. Аларның башлангычы кая барып тоташа? Хәзер без Болгария, Молдовия, Украина, Казахстан, Алтай, Төньяк Кавказдагы коллегалар белән археологик тикшеренүләр уздырырга ниятлибез, килешүләр төзелде. Бу зур территорияләрдә без болгар эзләрен күрәбез.
Чуаш тарихчысы Виталий Иванов археологик тикшеренүләр ягыннан Татарстан белән чагыштырганда, артта калуларын таный. Шулай ук Чуаш гуманитар фәннәр институты археология үзәге мөдире Евгений Михайлов та тәнкыйтьне кабул итте. “Казан белән хезмәттәшлек итә алмавыбыз – безнең бәла”, – диде ул.
Шулай да Фаяз Хуҗинга чуашларның болгар мирасына өлеше бик аз кебек тоела. Болгар ул – беренче чиратта, дәүләт. Димәк, халкының дине, шәһәрләре, югары үскән культурасы, язма әдәбияты, язучы-галимнәре була. Һөнәрчелек турында әйтеп тә торасы юк. Шуларның кайсысы чуашларда сакланган? Дәүләтчелек, дин, шәһәрләр, югары культуралы архитектура, язма әдәбият, галимнәре һәм башкалары – берсе дә юк.
БЕЗ БОЛГАР ТҮГЕЛ, ТАТАР
Хәзер чуашларның болгар варисчылары дип аталуында, беренче чиратта, тел мәсьәләсе җирлек тудыра. Казан галимнәре бу хакта әллә ни сүз куертмады, хәтта бу теориягә каршы булган Мирфатыйх Зәкиев тә фикер агышын башка юнәлештән алып барды. Чуаш галимнәре нәкъ шушы лингвистик үзенчәлеккә өстенлек бирергә тырышты. “Болгар теле – чуаш теле ул, Казан галимнәре генә танырга теләми”, – диде тарихчы Василий Дмитриев.
Әмма күпчелек тарихчылар без барыбыз да болгар мирасы варислары, дигән гыйбарәгә якын тора. Индус Таһиров:
– Без кардәшләр. Эш болгар мирасыннан кемнең күпме алуы хакында бара. Без, татарлар, болгар мирасыннан динне, традиция-йолаларны, яшәү рәвешен алдык. Чуашлар күпме? Алай гына түгел, әле бит Дунай болгарлары, Кавказ балкарлары бар. Без барыбыз да болгар мирасына дәгъва кылабыз. Шулай булган ки, без, татарлар, ислам-төрки дөньяга кергән, ә чуашлар христиан-славян төркеменә кушылган.
Беркөнне миңа М.Шәймиев шалтыратты, без аның белән шушы болгар, татар темасына ярты сәгать сөйләштек. “Татарларның килеп чыгышы буенча конференция оештырыйк һәм бәхәсләргә нокта куыйк”, – ди ул. “Без моңа беркайчан да нокта куя алмаячакбыз”, – дип җавап бирдем. Хакыйкатькә тулысы белән ирешеп булмый, иң мөһиме, аңа омтылырга гына кирәк. Бүген без беребез дә болгар түгел, беребез – татар, икенчебез – чуаш. Эшне шул яссылыктан алып барырга кирәк.
СОҢ БУЛМАСЫН ДИСӘҢ…
“Шыгырдан укулары”нда ике милләт зыялыларының фикер алышуы барышында Казанда чуашларны өйрәнүче үзәк бар, ә Чуашстанда татарларны өйрәнүче урын юк булуы ачыкланды. Шул сәбәпле Чуаш конгрессы рәисе Геннадий Архипов: “Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институтында татарларны өйрәнүче бүлек ачарга, кирәк”, – дигән фикер белдерде. Хупланган фикер өстенә “Чуаш-татар-рус сүзлеге”, “Татар-чуваш копьютер тәрҗемәсе” төзергә килешенде. Академик Җәүдәт Сөйләмәнов исә киләсе елларга Чуашстанның татар җирлегендә “Сәләт” лагереның бер филиалын ачарга әзер булуын белдерде.
Чуваш милли конгрессы рәисе Геннадий Архипов исә: “Иң курыкканыбыз – Болгар торгызылып, чуваш элементлары юкка чыгу. Сезнең һәм безнең республика җитәкчеләре очрашып, бер фикергә килсен иде. Без хәзер төрле голамәләр шурасы, институтлар булдыра алабыз, дип әйтегезче Шәймиевкә. Ләкин вакыт уза. Киләсе елның июненә без Болгарның нинди булачагын әйтә алмыйбыз, ул, билгеле, үзгәрәчәк. Һичьюгы, булган чуаш элементлары саклансын иде”, – дип чыгыш ясады.
Геннадий Архипов кичекмәстән галим һәм зыялы катламны җыеп Шәһри Болгарга барырга ниятли. Чуашлар Татарстан вәкилләре, җирле белгечләр белән очрашып, үз почмакларын, комплексын булдыру хакында сөйләшмәкче, башкача соң булуы бар, ди алар.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ,
Казан-Чуашстан-Казан.
БОЛГАР ВАРИСЛАРЫ,
Комментарии