Лаегын бик лаек та...

Лаегын бик лаек та...

Башкасын әйтеп тә тормыйм, Фәүзия Бәйрәмова Нобель премиясенә лаек. Ләкин мөселманнарны ул тирәгә якын да җибәрмәсләр. Чөнки хәзерге вакытта Европа илләрендә исламофобия бик көчле, кайбер илләрдә хәтта Коръән дә тыелган китаплар исемлегендә. Читтән, ераклардан көткәнче, хөрмәт күрсәтеп, иң зур бүләкне, минемчә Татарстан хөкүмәте үзе бирергә тиеш. Һич тә булмаса, аны ялган гаепләр тагып, судка тарттыручылардан якларга кирәк.

Татарстан хөкүмәте үзенең ватанпәрвәр улларын һәм кызларын үзе якламаса, аларны тагын кем яклар соң?

Яхъя Юсупов,

Бүздәк районы, Картамак авылы

 

Фәүзия – Нобельгә лаек

Үткән гасырның 90нчы елларындагы милли хәрәкәт күтәрелешендә Фәүзия кебек 1 мең татар булса, Ак Барс ике башлы Каракош тырнагыннан котыла иде. Кызганыч, форсат кулдан ычкынды. Бик аяныч хәл.

Фәүзия Бәйрәмовада Сөембикә-ханбикәнең җаны микән әллә дип тә уйлап куям.

Татар түрәләре түргә үрли,

Берсен-берсе этә-төртә.

Ак шәлләргә аяк сөртә-сөртә,

Ак җаннарына аяк сөртә-сөртә... – дип язган иде ул Сөембикәгә багышланган шигырендә («Каргышыңны алчы, Сөембикә»).

Бер дә икеләнмичә, Фәүзия Бәйрәмова – ару-талуны белмичә эшләүче, кечкенә дә төш кенә булган фидакарь ханым – Нобель премиясенә дә лаек.

Әхтәм САТЫЕВ-ҖАМАЛЫЙ,

Актаныш бистәсе

Комментарии