Гомер буе халык арасында

Гомер буе халык арасында

Соңгы 10 елда Татарстан композиторларыннан симфонияләр иҗат итеп танылган бер Шамил Тимербулатов кына Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга иреште. Татар милли музыкасына хезмәт итүче сәнгатькәрләребез сафы сирәгәя, узган гасыр ахырындагы күтәрелеш белән чагыштырырлык та түгел. Бу – җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең көзгесе кебек. Кемдер әйткән бит: татар үзе бетми, аның теле генә бетә, дип. Моңа өстәп, көе-моңы да бетә, диясе генә кала. Тик, өметне өзү дөрес булмас. Чөнки, Риф Гатауллин кебек гомер буе егет булып калган композиторларыбыз да бар бит әле. Ул һаман иҗат итә, һаман халык арасында яшьләргә матур үрнәк булып эшли, яши.

Бүгенге урта һәм өлкән буын милләттәшләребез гомер буе тыңлап, үзендә яшәүгә көч, күңел көрлеге булдыруга ярдәмен тойган «Ялгыз көймә», «Хушлашырга ашыкма», «Сөялдем сөяннәргә», «Әйттең миңа», «Серле йөрәк», «Гармун алыйк әле, дускай!» һәм башка бик күп җырларның Риф Гатауллинныкы икәнен без кайчак онытып та җибәрәбез. Ә аның шагыйрьләр Фәннур Сафин, Фәнис Яруллин, Мөдәрис Әгъләмов, Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язган җырларын Илһам Шакиров, Гөлзадә Сафиуллина, Салават Фәтхетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин кебек яраткан җырчыларыбыз безгә ничек матур итеп җиткерделәр! Профессиональ композиторларга хас булганча, ул матур җырлар гына иҗат итеп калмый, спектакльләрне музыкаль бизәкли, симфоник һәм инструменталь әсәрләр дә яза.

Риф Гатауллин 1990нчы еллар башыннан ук Татарстан һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасын оештырып, аның алыштыргысыз рәисе дә. «Бу үтә дә катлаулы вазыйфаны теләсә кем үз өстенә алып башкарып чыга алмый, – ди Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов. – Йөзләгән һәвәскәр композиторның иҗатына тәэсир ясарлык, алар белән иҗади очрашулар үткәреп, һәрберсенең сәләтенә карап, үсәргә ярдәм итү күп көч, энергия сорый торган эш. Минем үземә шәхсән Риф Гатауллинның ярдәме бик зур булды». Казаннан шактый ерак урнашкан Азнакай каласында музыка укытучысы булып эшләүче һәвәскәр композитор Резидә Гыйләҗева да үзенең ноталар белән эшләнгән «Азнакаем, Азнакай» китабын чыгаруда Риф Гатауллин хәер-фатыйхасыннан бик канәгать калган. Музыка мөхәррире Р. Гатауллинның китапка кереш сүзендә мондый юллар игътибарны җәлеп итә: «Азнакай ягындагы авылларга багышланган бу җыентык – гаилә җыентыгы. Җырларның сүзләрен Резидәнең әтисе – Илдус Гыйләҗев язган. Ритмикасы төрле-төрле, образларга бай...»

Минем авылдашым, өлкән дустым, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Әнвәр ага Шәрәфиев Риф Гатауллин белән горурлануын болайрак сөйли:

– Без аның белән башкалабызның Ямашев проспектындагы йортта күп еллар инде күршеләр булып яшибез. Ул яктан без бик бәхетле булдык: Татарстанның атказанган артисты, шәһәр филармониясе җырчысы Айдар Габдинов та күршебез, арабыздан вакытсыз киткән опера җырчысы Рафаэль Сәхабиев та Риф Гатауллин белән бер подъездда яшәделәр. Риф арада киңәш-табышка иң кулай кеше. Чөнки ул җитәкче дә, җәмәгать эшлеклесе дә, белмәгән әйберсе юк. Ике тапкыр: башта вокал буенча, аннан композиция буенча консерватория тәмамлаган башка музыкантны мин хәтерләмим, ә Риф моны башкарып чыкты. 35 яшендә Яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивалендә катнашты, 38 яшендә республика комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты булды. Яшьтән үк җигелеп эшләве күренеп тора. Мин үзем композиторлык эшчәнлегемне педагогик хезмәт белән бәйләп алып бардым. Ә Риф Гатауллинда оештыру һәм халык белән эшләү сәләте көчле булды, шуңа ул халык иҗатын үстерү тармакларында хезмәт куйды. Минемчә, композиторлар арасында республикабызның Г. Тукай исемендәге олуг бүләген алырга Риф Гатауллинга да чират җитте, гәрчә ул моңа элегрәк тә лаек иде инде.

Риф Хоббула улының бүген дә яшьлек дәрте һәм энергиясе ташып тора. Узган ел июль аенда «Талантлар җире» дип аталган балалар һәм яшүсмерләр Бөтенрусия конкурсының Идел буе федераль округы буенча Казанда үткән сайлап алу туры концертында жюрины композиторлар Әнвәр Шәрәфиев һәм Риф Гатауллин җитәкләде. Алар арасында Мәскәүдән яшь актер Ранель Богданов та бар иде. Быелгы җәйгә планлаштырылган шундый чарага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф абый Гатауллинны кабат чакырырга уйлыйбыз, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты А.В. Прокофьевның ярдәмчесе, конкурсның региональ кураторы һәм республика комсомолы лидеры Илнур Зарипов. Әлеге конкурсны оештыручы булып Русия Президенты гранты фонды тора.

Русия журналистлар берлеге әгъзасы Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

Азнакай шәһәре

Рәсемдә: «Талантлар җире» конкурсында катнашучылар арасында И. Зарипов, Ә. Шәрәфиев, Р. Гатауллин, Р. Богданов, А. Прокофьев һәм башкалар.

 

Татар җырын яшәтүче ул

Риф Хоббула улы Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителә дигәнне ишеткәч, бик шатландым. Күптән бу исемгә лаек бит инде ул, нишләп бу көнгә кадәр бирелмәде икән, дип уйлап куйдым.

Риф Гатауллин исеме күңелләрне бик еракта калган яшьлегемә кайтара. Безнең яшьлек елларында чыккан җырлары әле дә җырлана. Һәр яшь йөрәк, һәр гашыйк күңел аны үзе турында гына язылган җыр итеп кабатлый.

Безнең студент елларында яңа гына чыккан җырлары – Фәннүр Сафин сүзләренә язылган «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә» аеруча җанга якын. Фәннүр Сафин минем ирем Руслан Мөхәммәтҗанов белән университетта бер төркемдә укыдылар, исемнәрен искә алу рухларына бер дога булсын. Шулай ук «Гармун алыйк әле дускай» (Г.Шакирова суз), «Серле йөрәк» (М.Әгъләмов сүз) 1970нче елларда иң популяр романслар иде. Хәзер дә шулай, яшь җырчылар бу җырларны үзләренең репертуарларына алалар. Мин Риф Гатауллин турында язарга уйлагач, үземнең күңелдә уянган яшьлек хатирәләрен генә түгел, аның иҗатына да күзәтү ясарга уйладым.

Дөнья мәшәкатьләре белән якыннан белгән, аралашкан дусларыбызның барлык иҗатын, хезмәтләрен белмисең дә икән бит, дип уйга калдым. Укып карасам, нихәтле әсәр, күпме җырлар, ничәмә-ничә китап чыгарган Риф Гатауллин!

Ул популяр үзешчән композиторларның җырларын туплап бик күп җыентыклар редакцияләп чыгара. Аларның саны утыздан артыграк. Соңгы елларда гына «Сезгә нинди җыр кирәк?» (Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2020 ел) дигән җыентыкта 150 үзешчән композиторның 220 популяр җырлары кертелгән. Шулай җыеп чыгаручы булмаса, бу иҗат әсәрләренең кайберләре халык җырлары булып яшәр, кайберләре онытылыр иде. Исемнәре белән китапта җырлары чыгу – иҗат иткән кешегә нинди мәртәбә.

Әлбәттә, бу хезмәтләрне барлап, компьютерда җыеп, китап итеп әзерләүдә хәләл җефете Мөршидә Хәбир кызының өлеше бик зур. Рифне кадер-хөрмәттә яшәтүче, иҗатын зурлап, илһамландырып торучысы булуы аның өчен зур бәхет. Аңа – халкыбыз җәүһәре дип атарлык Рифне саклап, иҗат итәргә мөмкинчелек тудырган, һәр эшендә янында булган, гел «бәгырь» генә диеп торган хатыны Мөршидәгә зур рәхмәт. Ирне ир иткән дә хатын дип юкка гына әйтелмәгән шул халкыбыз мәкалендә. Дәвамчылары – уллары, оныкларының уңышларына шатланып, аларга алдагы елларда да тигез гомер, бәхетле көннәр телисе килә.

1990нчы елларда Риф Гатауллин Татарстанда гына түгел, Русиядә дә тиңдәше булмаган «Барлау» дигән үзешчән композиторлар оешмасы булдыра. Ул Бауман урамында урнашкан бер бинада иде. Без анда еш кына ирем белән керә идек, иҗат кешеләрен, шагыйрьләрне, җырчыларны очрата идек. Шунда Илһам Шакиров белән татар җыры, татар теле турында сөйләшеп утырганыбыз исемдә.

Риф Гатауллин бу оешманың алыштыргысыз җитәкчесе. Оешма бөтендөньяга сибелеп яшәгән татар халкының 300ләп үзешчән композиторын берләштерә. Аларның язган әсәрләрен, җырларын «Барлау» дигән антологиягә җыя. Бу изге эш күпме әсәрләрнең, җырларның авторларын мәңгеләштерү булып тора. Оешма төрле төбәкләрдә конкурслар, фестивальләр үткәрүдә актив эшләр башкара.

Соңгы ике елда үземә бер рухи азык таптым диясем килә. Берничә еллар Татарстан радиосыннан аерылып торган идем. Шулай транзистор радиосында эзләнеп утырганда Риф Гатауллин катнашуында әзерләнгән тапшыруга тап булдым. «Җыр чишмәләре» дип аталган бу тапшыру һәр җомга көнне көндезге сәгать бердә башланып, берәр һәвәскәр композиторга багышлана. Аларның иҗаты белән тыңлаучыларны таныштыралар. Бик матур тапшыру, бик кирәкле, бу эш дәвамлы булсын иде.

Риф Гатауллин җөмһүрият, регионнар буенча уздырылган төрле конкурслар оештырып та татар җырларын үстерүдә, яңгыратуда, саклауда күп өлеш кертә. Гаять зур эшләр башкара.

Ул мәктәп укучылары белән дә һәрвакыт иҗади очрашуларга йөрергә вакыт таба. Без инде олы буын аның җырларына мөкиббән кешеләр. Менә Рифнең җырларын үсеп килгән буынның, бигрәк тә хәзерге урыслашкан мохиттә үсүче балаларның яратуы, җырларына гашыйк булулары да аның чын талант, классик композитор икәнлеген күрсәтә.

Үземнең оныгым Айсылу Мөхәммәтҗанова (12 яшь) Риф Гатауллинның «Кышкы каникул» (М.Әгъләмов сүз.), «Әниемә сыенам» (Лиана Әмирханова сүз.), «Гөлкәйләрем гүзәлкәйләрем» (Әхмәт Ерикәй сүз.) җырларын бик яратып җырлый.

Риф Гатауллинның җырлары күп кенә спектакльләрне дә бизи. «Шүрәлеләр үч алмый» (Р.Мингалим), «Пар күгәрченнәр» (Р. Батулла), «Камыр батыр» (Р.Нуруллин) һәм тагын унлап спектакльдә аның көйләре яңгырый.

Аның «Сак-сок» симфониясе, җырлары Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рафаэль Сәхабиев, Римма Ибраһимова, Салават Фәтхетдинов һәм башка бик күп җырчылар башкаруында радио һәм телевидение фондында саклана.

Гомере буе сайлаган кыйбласына тугры калып, җыр-моңнары белән татар халкын илһамландырып, яшәүгә көч бирүче милләтпәрвәр кеше ул Риф Гатауллин!

Татарстан җөмһүриятенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил премиясе лауреаты (1988) һәм башка мактаулы исемнәре булган, бигрәк тә татар халкының мәхәббәтен яулаган талант иясе Риф Гатауллин Габдулла Тукай премиясенә һичшиксез лаек дип уйлыйм!

Динә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии