Без тары бөртеге хәлендә

Без тары бөртеге хәлендә

Хөрмәтле Вакыйф әфәнде! «Безнең гәҗит»тә чыккан «Торып басарга вакыт» дип аталган язмагызны (2013, №25, 26 июнь) укыгач, сораулар туды. Аларны ачыклау өчен, мин дә җавап язарга булдым.

Җавабымны Сезнең сүзләр белән башлыйсым килә: карт әбиләр дә, урыс телен ватып-җимереп, оныклары белән урысча сөйләшеп маташа, яшьләрне әйтәсе дә юк, дип аларны гаеп иткән кебек сөйлисез. Минемчә, ул карчыкларның, урысча белмәгәнлектән, үз вакытында күргән авырлыкларны, хурлыкларны оныклары да күрмәсен, дип азаплануларыдыр. Дөрес, татарча сөйләшмәгез, дип әйтмиләр, ләкин законнарыбыз белән татар теленең әһәмиятен, кирәген бетерү өчен иң мөһим чаралар күрелеп куелган кебек. Шуларның беренчесе: телебезне бетүгә этәрүче һәм көндәлек тормышыбызда аның әһәмиятен юкка чыгарган куркыныч гамәл – үз телебездә һөнәр ала алмавыбыз. Яңа чыккан БДИ дигән имтиханны да татар телен бетерүгә юнәлдерелгән дип аңлыйм. БДИ рус телендә уздырыла, шулай булгач, татар мәктәпләрендә дә укучылар, сөйләмнәрендә урыс терминнарын кушып сөйләшә, урыс ягына авыша. Югарыда әйтелгәннәрдән хәтта ике теллелек законы да тел өчен җан атучыларны алдар өчен чыккан бер термин гына булып кала, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Русиядә сан ягыннан икенче урында торабыз, дип күпертеп сөйләвегез ошамый! 140 млн урыс янында 6 млн татар тары бөртеге генә дә түгел, хәтта юк дәрәҗәсендә. Шул 6 млн халык арасында надан, иманнары нык булмау сәбәпле күпме маңкорт үрчегәндер. Әлбәттә, ул үрчемгә, «русская баня», «русские морозы», «великий народ», «русское поле», «душа», «картошка», «молоко» кебек тагын бик күп терминнарның һәм җырларның да тәэсире бар дип уйлыйм. Ярый әле урыслар булган, алар булмаса салкыннар да, кайнар мунчалар да һәм тагын бик күп яшәү өчен кирәкле әйберләр һәм ризыклар да булмас иде. Безнең үз каеннарыбыз да юк бит. Анысы да «русская»… Барысы да урыс милләте белән бәйле. Шушы күренешләрдән соң ничек урыс буласың килмәс?! Тары бөртеге булып, кимсенеп яшәү дәүләтебезне югалткан вакыттан бирле килә дисез. Шулай булгач, безне дәүләтебезне югалтырга һәм татар халкын, үзегез әйткәнчә, кимсенеп яшәргә мәҗбүр иткән фаҗига һәм аның килеп чыгу сәбәпләре турында ачыграк, күбрәк, аңлаешлырак итеп нигә язмыйсыз?

Сайлауларга килгәндә, сайлаулар алдыннан авыл карчыклары кышка шәһәргә китмәсә, хуҗаларга кирәкле кешеләрне авылларда 100% тавыш белән сайлар идек, дип авыл халкы ягына таш атасыз. Авыл халкы – Сез мактаган Советлар чорындагы колхозларда, бәйдәге халык булып, бушка диярлек паспортсыз эшләп яшәгән кешеләр. Шуның өстенә, яклауга хакы булмаган, хөкүмәт тарафыннан таланган халык ул. Озак еллар хөкүмәт файдасына «тәрбия» алган авыл халкын сайлауларда түрәләргә кайсы якка да аудару җиңел. Тора-бара бу күренешнең үзгәрәчәгенә ышанам, чөнки халыкның аңы да елдан ел үзгәрә бара.

Шәһәр халкы да сайлаулары белән авылга үрнәк була алмый, чөнки Явыз Иваннар тарафыннан дәүләтебез җимерелгәннән бирле Казанда башлыча урыслар яшәгән. 1941-1945нче елларда күчерелгән хәрби заводларда эшләргә шактый гына урыс телле халык килеп, шәһәр халкына кушылган. Шуның өстенә, сугыштан соң, районыбызда рус авылларыннан совхозлар ясаган булып, андагы халыкка паспортлар таратып, алар өчен шәһәрләргә юл ачтылар. Бу күренеш башка районнарда да шулай булгандыр. Аңлавымча, шул сәбәпләр нәтиҗәсендә, шәһәрләр урысныкына әйләнгәндәй булды. Татар халкының теленә, гореф-гадәтләренә ваемсыз маңкорт үрчергә җирлек туды. Югарыда әйтелгәннәргә таянып, күпчелек шәһәр халкы нинди булса, алар сайлаган депутатларның да күпчелеге шундый. Шуның мисалы буларак, хәтта Югары Советта да депутатлар тарафыннан да икетеллелек законы үтәлми. Депутатлар татар телендә сөйләшмәүләре белән татар теленең әһәмиятен, абруен киметүдә үзләреннән зур өлеш кертә, башкасын әйтәсе дә юк. Югары Советта, үзегез дә искә алган, татар халкы өчен җан аткан Фәүзия Бәйрәмова, Наил Нәбиуллин кебек шәхесләрне күрә алсак, бу күренеш татар телен һәм татар халкы мәнфәгатьләрен үстерүдә зур уңыш булыр иде.

Совет чорында крестьяннарны җиргә беркетү сәясәте бар иде, дисез. Ул сәясәт татар авылларында яшәүче колхозчыларга паспорт бирмәүдән генә торды. Шул сәбәпле үзләренә ашарга дуңгыз үстерерлек зур рус авыллары калмады. Шуннан соң, җиргә бәйләү сәясәтен үтәү өчен, дуңгызлар үстерү паспортсыз татар авылларына калды.

Республикадагы барлык җитешсезлекләрне хәзерге хуҗаларга ягасыз. Алар белән Мәскәү җитәкчелек итә. Шулай булгач, акчасын да санап, үлчәп Мәскәү бирә. Күрәсең, бирелгән акча бар тарафка да җитешеп бетмидер, шуңа да авыл хуҗалыгына чагыштырмача дотация бик аздыр, дип уйлыйм. Шул авылларны таратты да инде.

Сез әйткән төзелешләр дә күз буяу өчен генә булды. Дөрес, колхоз җыелышларын уздыру өчен ат абзарына охшаган клублар бар иде. Ул клублар яшьләрне начар гадәтләргә өйрәтү урыны булып кына хезмәт итте. Махсус белемле җитәкчеләр булмады, шулай итеп, аңлавымча, ул клублар исемнәре өчен генә яшәде. Өстәп шуны да әйтәсе килә: колхозларда бар уңайлыклары булган йортлар салынмады, шуңа күрә авыл эчендә язын-көзен баткаклык, кышын кар күмгән юллар, кичләрен йөрерлек түгел, караңгы. Шулай булгач, авылда эшләргә, яшәргә калучылар булмады. Киресенчә, булдыра алганнар, авылда туып үскәннәр дә шәһәр ягына качарга тырышты.

Вакыйф әфәнде, сөйләвегез буенча, авыл тормышын бик сай, өстән-өстән генә белүегез ярылып ята, белгәнегезнең начальниклар заказы буенча язылган гәҗитләрдән генә укылган икәнлеге бик ачык сизелеп тора. Сезнең язмаларыгыз авылны мактаучы шәһәрдә яшәүчеләрнекенә охшаган.

Совет чорында авылларда төзекләндерү эшләре бара иде, дисез, шул ук вакытта икенче җөмләгездә «шул чорларда халык өчен бик кирәкле булган тимерче авылы белән станция арасына күпер дә төзи алмадылар, җитәкчеләр үз җайларын гына карады» дип, төрлечә сөйләп кешеләрне гаеплисез. Кайсы сүзегезгә ышанырга? Татар авылларында бар уңайлыклары булган йортлар салынмавында, урамнарында юллар булмауда халыкны гаеплисез, имеш, сорый, таләп итә белмәгәннәр. Шул ук вакытта, икенче язмагызда Мүлмә авылы кырына дачага йөрергә юл салмыйлар, дип зарланасыз. Игеннәрен чамадан тыш таптатмаганнары өчен Мүлмә механизаторларына ачуланасыз («БГ», 2013, №42, 23 октябрь). Шулай булгач, түрәләрдән, үзегез язганча, юл салуны нигә аяк терәп сорамыйсыз, бигрәк тә төзекләндерү өчен бирелгән акчаның кая киткәнен ерактан күреп торгач? Нигә кирәкле органнарга хәбәр итеп, чарасын күрмисез? Өстәп шуны да әйтәсем килә: хәзер юл төзергә хөкүмәтнең финансы җитмәсә, авыл халкы, юклы-барлы акчасын кушып, урамнарын төзекләндерү өстендә үзләре эшли. Шәһәрдә яшәүчеләр чагыштырмача акчага эшләгән халык. Шулай булгач, сез дә бакчачылар белән киңәшеп, авыл кешеләре үрнәген тормышка ашыра аласыз.

Дуңгыз үстерү мөселман кешегә гөнаһмы, түгелме икәнлеген белмәвегез белән динебезгә, гореф-гадәтләребезгә шулкадәр ваемсыз булуыгыз белән мине гаҗәпләндердегез! Белмәсәгез, белгәннәрдән сорагыз. Дуңгыз белән аралашкан мөселманның иманы зәгыйфьләнә, аның итен ашаучыларга гөнаһысын тарата. Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» дип аталган әсәреннән соң, «Безнең гәҗит» битләрендә, дуңгыз үстерүчеләрне аклап, мактап, халыкны хәвефтән коткарган кебек итеп сөйләү килешми, киресенчә, сүзләрегез дини иманлы кешеләрдә Сезгә карата үпкәләү хисләре уята. Дуңгыз итеннән, пычрагыннан җирәнмәгән кеше диненә карата ваемсызлана, киләчәктә шундый бәндәнең кемгә әйләнәчәге алдан ук билгеле. Әйтелгәннәргә өстәп, дуңгыз белән адәмнең уртак йогышлы авырулары булуын, дуңгыз итенең зарарлы икәнлеген дә исегезгә төшерәсем килә.

Урыс янында татарча сөйләшергә өндисез. Акланасы килсә, ул үзе өйрәнер, дип безне юатасыз кебек. Көндәлек тормышыбызда телебезнең хөкүмәт дәрәҗәсендә дә әһәмияте булмагач, Сезнең бу сүзләрегез, сүз булмаганнан сүз булсын, дип кенә әйтелгән кебек.

Галимҗан әфәнде, үз язганнарын тагын бер кат укып чыкса, карашы капма-каршы якка үзгәрер, дисез. Сез бу сүзләрегезне нинди дәлилләргә таянып әйтәсез? Ни өчен минем карашым үзгәрергә тиеш? Торып басарга вакыт, дип кемне өндисез? Һәм ул торып басу нидән гыйбарәт? Аңлашылмый.

Вакыйф әфәнде! Язмаларыгызда даими рәвештә, мин урысларны күсәк, балта күтәреп куучылар ягында түгел, дигән әкиятегез белән татар халкына карата гайбәт, ялган таратасыз. Халыкның борчулары болай да үзенеке үзенә җиткән. Барлы-юклы 6 млн татар 140 млн урысны куа, дип кеше көлдермәгез! Киресенчә, татарлар үзләренә бик авыр заманнарда да, авыл җирендә урысларга җиңелрәк булсын, дип алар өчен совхозлар оештырганда да каршы булмадылар. Колхозда халык таякка эшләгәндә дә, урысларны совхозларда акчага эшләттек. Шуның өстенә, Явыз Иван килеп, безнең җирләрне үзенеке иткәч, урысны үз җиреннән ничек куасың – шул турыда уйлаганыгыз бармы? Совет чорында, белгәнемчә, барлык авылларда хөкүмәт тарафыннан йортлар салдылар, дисез. Дөрес әйтмисез, белмисез. Беләсегез килсә, колхоз булып көн күргән татар авыллары белән совхоз булып яшәгән урыс авылларын чагыштырып, күреп кайтыгыз. Татар авылларында хөкүмәт тарафыннан бар уңайлыклары булган бер генә йорт та салынмады. Татар авыллары өчен терлекчелек биналары гына булдырылды диярлек.

Галимҗан ГАЙНЕТДИНОВ.

Лаеш районы, Хәерби авылы.

Комментарии