- 09.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан
Бүгенге татар дөньясына мәгълум, иҗатлары белән тарихта тирән эз калдырган шагыйрьләр бар. Кол Гали, Сараи, Кандалый, Дәрдемәнд кебек әдипләр аерым урын алып тора. XX гасырда Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим әсәрләрен укымаган, яттан белмәгән, алар турында ишетмәгән татарны күз алдына китереп булмый. Аларның һәркайсы үзенчә, язмышлары да бер-берсенә охшаш түгел. Хәтта бер чорда яшәгән, Казанга, туганнары янына сугыштан әйләнеп кайтмаган Җәлилне, Кутуйны, Фатих Кәримне чагышытыру мөмкин түгел.
1945нче елның 19нчы февралендә яу кырында һәлак булган Фатих Кәримнең шигырь юллары канатлы сүзләргә әверелеп, әле дә бик күпләрнең күңел түрендә яши.
«Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң
Гомерең озын була».
«Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның язы, таңы юк».
«Ант», «Кыңгыраулы яшел гармун», «Ватан өчен», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» кебек әсәрләргә хас булган гаҗәеп кайнар, самими хисләр, ирләрчә кыю, туры әйтелгән ихлас фикерләр адәм баласын мәктәп елларыннан чал картлыкка кадәр озатып бара.
Социализм төзегәндә, сәяси репрессияләр чорында, фашизмга каршы алып барылган котычкыч каты сугыш елларында яшәгән, көрәшкән бу шәхеснең язмышы үзе бер зур тарих.
КАБАТЛАНМАС ЯЗМЫШ
Күптөрле һәм олы иҗатлы, катлаулы шәхес булган Фатих Кәрим исеме меңнәрчә, миллионнарча сугыш корбаннары арасында югалып кала алмый. Фатих Кәрим кебек талант ияләренең яу кырында ятып калулары татар рухияте өчен никадәр зур югалту икәнлеген дә онытып булмый.
Дүрт еллык сугыш чорында Фатих Кәрим окопларда, сугыш кырларында 150 шигырь, 8 поэма, 2 повесть һәм бер драма иҗат иткән. Ут эчендә, кулга корал тотып сугышканда бу кадәр зур иҗади мирас калдырган тагы кемнәр бар икән?
Фатих Кәрим кичергән фаҗигале вакыйгалар, бигрәк тә тоткынлык, төрмә лирикасы халыкка чагыштырмача күптән түгел генә мәгълүм булды. Моннан 15 еллап элек кенә бу турыда матбугатта тәфсилләп языла башлады. Әмма, ни гаҗәп, шуннан соң үткән еллар дәвамында әдәби җәмәгатьчелекнең карашларында әллә ни зур борылыш сизелмәде. Фатих Кәрим турында 40-50нче елларда формалашкан «патриот-шагыйрь» билгеләмәсе, үтеп киткән дистә ел дәвамында сизелерлек киңәймәде, тирәнәймәде. Шагыйрьнең иҗатын өйрәнүгә күп еллар багышлаган Зәет Мәҗитов арабыздан киткәч, бу темага фәнни хезмәтләр язу, шагыйрьнең әсәрләрен бастыру тукталып калды. Яңа заманда төзелгән мәктәп программаларында, дәреслекләрдә хрестоматияләрдә Фатих Кәрим исеме сирәк күренә башлады.
СОВЕТ КАҺАРМАНЫМЫ, КОРБАНЫМЫ?
Совет системасы белән бергә шул системаның корбаны, туган халкы, Ватаны, әдәбият өчен кыйммәтле зат булган Фатих Кәримне дә көндәлек тормыштан чыгарып, архивка салып кую милли рухиятне шактый ярлыландырыр иде. Мондый шәхесләрнең язмышы һәм иҗаты галимнәр тарафыннан тирәнтен тикшерелергә, аларның иҗади казанышлары киң җәмәгатьчелеккә таратылырга, киләчәк буыннарга җиткерелергә лаеклы.
Дүрт ел төрмәдә, лагерьларда газапланып, тирән кичерешле гүзәл әсәрләр тудырган, Ватанына, халкына ышанычын югалтмаган, тагы дүрт ел дәвамында сугыш уты әчендә, кан агызып сугышып, йөзләрчә шигырь-поэмалар иҗат иткән, шәхси каһарманлыгы белән күпләрне таң калдырган Фатих Кәрим белән янәшә куярлык шәхесләр бик аз. Төрмәдә, сөргендә озак еллар йөргән Хәсән Туфанның лирик шигырьләре әдәбиятта кабатланмас урын алды. Рус язучысы Александр Солженицынның төрмә һәм лагерь тормышын тасвирлаган әсәрләре Нобель бүләгенә лаек булды.
Европа уртасында фашизм белән көрәшкән, башы гильотинага салынгач та гүзәл шигырьләр иҗат иткән Муса Җәлил татар халкының горурлыгы, каһарманлык үрнәге булып хезмәт итә. Яугир һәм шагыйрь Фатих Кәримнең әсәрләре дә, язмышы да шул ук легендар шәхесләр югарылыгында. Аның иҗатының байлыгы, күп төрлелеге, язу рәвешенең гади, халыкчан, камил булуы татар әдәбиятенең, гомумән дөнья шигъриятенең матур үрнәге булып тора.
Фатих Кәрим 1909нчы елның 9нчы гыйнварында хәзерге Башкортостан җирендә, Бишбүләк районының Ает авылында яшьли сукырайган Әхмәтвәли мулла гаиләсендә туа. Балачактан ук гыйлемгә тартылу, әтисе, Габдулла абыйсы язган шигырьләрне ишетү, әнисе Гөлҗамал апаның мөнәҗәтләрен тыңлау Фатихка көчле тәэсир ясый.
13 яшьлек Фатихны Габдулла абыйсы (Ярлы Кәрим) Бәләбәй педтехникумының әзерлек курсларына урнаштыра. Бер елдан соң ул Казанга килеп укырга керә, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Казанда үткән 12-13 ел дәвамында Фатих Кәрим талантлы шагыйрь, тәҗрибәле журналист, нәшир булып өлгерә. Аның принципиаллеге, талантлы иҗаты Сталин режимы балтасы астында калуы да очраклы түгел. Канлы тегермән ташына мөстәкыйль фикерле, дөреслеккә табынучылар салынган 37-38 елларда Фатих Кәрим кебек шәхесләрнең иректә булуына, исән калуына шанс булмаган.
«Шәхес культы» тамгасы астында бер Сталин гына түгел, ә коллектив карьерист-палачлардан торган бюрократик административ машина һәм ул тудырган шомлы рухи мохит тә, кешеләрнең куркып-йомылып калу фаҗигасе дә ята. Ренат Харис әдәбияттагы һәм гомумән җәмгыятьтәге бу хәлне «репрессияләр психозы» дип атый. Фатих Кәримнең шул вакыттагы системаның корбаны булуын, шул тәмугъны үткәндә дә ихлас, чиста, самими һәм кыю шигырьләр язуын белмәүчеләр яки аңлап бетермәүчеләр әле дә бардыр. Ничек инде ул патриот шагыйрь, илең турында уйлап, корбан булырга чакыручы Фатих Кәрим шул илнең дәүләт машинасында туралсын ди? Әмма бу чыннан да нәкъ шулай булган. Шагыйрьнең шәхси һәм иҗади сыйфатлары, әдәби куәтенең зурлыгы аның баш өстендә балта күтәрелүгә сәбәп булган, дип санар өчен урын бар.
КЫЙНАЛГАН ТӘН, ГАЗАПЛАНГАН ҖАН ҺӘМ САМИМИ ЕЛМАЮ
Сугыш алдыннан булган хәлләрнең никадәр катлаулы, фаҗигале булуы фронтта язылган җор телле шигырь-поэмалар, хикәя-повестьларда берничек тә чагылмый, хәтта хәвеф-борчылу да сизелми.
Дүрт ел дәвамында «халык дошманы», «контра» булып, кыйналулар, йоклатмыйча сорау алулар, рухи изелүләр аша үткән шагыйрь тулысынча акланып, өенә кайта, газиз балаларын, хатынын, Казанын күрә. Уңда-сулда үзебезнекеләр, алда дошман булган чакта, фашизмның бөтен халык, илләр алдындагы реаль явызлык, куркыныч афәт булуы кичәге ристан-шагыйрьне өр-яңа вазгыятькә куйган. Ул иреккә чыгуына сөенеп, ут эченә ыргылган, чыннан да үлем турында куркып уйлаудан бигрәк иле турында уйлаган. Үзе катнашкан канкойгыч сугышларда исән калу форсаты бик аз булганлыктанмы, Фатих Кәрим үзенең һәлак буласын алдан сизгән. Бу сиземләү аның күңелен төшерми, шагыйрь юлбарыстай сугыша! Җинаять кодексының 58нче матдәсе буенча 10 елга хөкем ителеп, соңыннан акланып иреккә чыккан татар кешесенең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булудан да зуррак бүләк икәнлеген дә аңларга кирәк. 1945нче елның 19нчы февралендә ике тапкыр яралангач та, карлы-канлы окопта калып, соңгы өченче ядрә йөрәген тишкәнгә кадәр сугышкан шагыйрьнең гаиләсен кайтып күрү турында хыялланып, күрәләтә үлемгә керү фаҗигасын ничек аңларга соң?
СОВЕТ МӨҺЕРЕ СУГЫЛГАН ШАГЫЙРЬНЕҢ ҮЗ ҖАНЫ ИСӘНМЕ?
Ә Советлар Союзы таралгач Фатих Кәримнең социализм күренешләре белән бергә тагын бер кат «репрессиягә» дучар булып, онытыла башлау куркынычы да булды. Кешелек ХХI гасыр түренә ныклап кереп барганда, Фатих Кәрим кебек шәхесләр дә үзләренең чордашлары белән берьюлы тарихка күчә барырга мөмкин. Моның өчен җитди сәбәпләр дә бар.
Беренчедән, Фатих Кәрим кайнар канын агызып, фашизмнан саклап калган ил инде таралган.
Икенчедән, ул яшәгән җәмгыять, иҗтимагый-сәяси система һәм идеология җимерелгән. «Патриот», «Ватан» сүзләренең төсмерләре дә шактый катлауланган.
Өстәвенә, ватанпәрвәрлекне сәяси корал итеп куллану, аның асылына игътибар итмәү ешрак очрый.
Хәзерге чорда дингә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрсә дә, диннәрнең тигезлеге, сәясәт һәм терроризм гамәлләре белән аерым диннәрне бәйләп күрсәтү шактый катлаулы хәлләр китереп чыгара. Ә дин белән бәйле фаҗигалар, эзәрлекләүләр халык хәтереннән тиз генә чыкмый.
Базар икътисады, шоу-бизнес, реклама һәм PR колач җәя барган хәзерге чор белән ХХ гасырның 30 елларындагы социализм төзү, яңа рухият булдыру романтикасына, дошман эзләү һәм фаш итү шомына исергән заман арасында аерма бик зур. Узган гасырдагы коллективизация, индустриализация, сыйнфый көрәшнең көчәюе яшь буынга аңлашылып бетми.
Хәзер инде башка идеаллар, башка әдәбият, үзгә аудитория, башка «йолдызлар» заманы. Яңа чор каһарманнары алай күтәренке рухлы, самими, беркатлы түгел, ә прагматик акыл, файда һәм нәтиҗәлелек максаты белән аерылып торалар. «Илең турында уйла» дип өндәүчеләр хәзер сирәк. «Үзең турында уйласаң, гомерең ямьле була» гыйбәрәсе торган саен көчәя бара. Кайвакыт әдәби әсәрләр, сәнгать һәм китаплар да кәсеп һәм коррупция әсбабына әйләнә. Бу инде күп тапкыр кыйналган, нахакка дегеткә буялган Фатих Кәримнең җәсәде өстендә шайтан биюен хәтерләтә башлый.
ИМАН ҺӘМ НАМУС БҮГЕН ДӘ КИРӘК
Ләкин глобализация, илләр, милләтләрнең ярышуы, ахырзаман һәм инкыйраз билгеләре белән берьюлы рухи терелү, тәрәккыять, милли үсеш тә күзгә ташлана. Фатих Кәрим яңа чорда да татар милләтенә, башка халыкларга кирәк булып чыкты! Аны коткарып калучылар, шагыйрнең исемен һәм иҗатын күрсәтүчеләр Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә табылды.
Багратионовск шәһәрендә яшәүчеләр Фатих Кәрим каберенә мәһабәт һәйкәл куйганнар, аның юбилеена багышлап 3000 данә шигырьле истәлек рәсемнәре чыгарганнар. Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулган көннәрдә шагыйрьнең туган авылында, ул укыган Бәләбәй педколлиятендә, Казанда, Түбән Камада, Чаллыда, Буада, Татарстанның башка район-шәһәрләрендә Фатих Кәримгә багышланган кичәләр, әдәби очрашулар үтте. Уфадагы «Нур» театры Фатих Кәримгә багышлап «Ясмин гөле» дигән сәхнә әсәрен халыкка күрсәтте.
Мондый дулкынландыргыч мизгелләрдә барлык вакыйларның үзәге Фатих Кәримнең җанлы варисы – Ләйлә апа була. Татар милләтенең газиз улының искиткеч иҗатын, Фатих Кәримнең газаплы һәм каһарман язмышын дөрес итеп чагылдыру миссиясен шагыйрьнең кызы, үзенең ихласлыгы, фидакарьлеге белән таң калдыручы гаҗәеп шәхес – Ләйлә ханым Кәримова үз гомеренең соңгы көненә кадәр үтәп барды. Аны үз теләкләре һәм үз көчләре белән Фатих Кәримне зурлаучылар, аны яратучылар һәрвакыт чакырып, аның белән очрашып тордылар.
Ает авылы һәм Багратионовск шәһәре Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә башкаларга үрнәк күрсәтә. Шагыйрь туган җир һәм аның гомере өзелгән урын чыннан да тарихи, изге урыннар. Ә Казан бу гаҗәеп шәхеснең язмышында аерым урын алып тора. Казанда Фатих Кәрим яшәгән йортларга таш такталар куелган. Хәзергә Татарстан башкаласында классик шагыйрь, каһарман белән бәйле истәлекле көннәрдә чәчәк куярлык һәйкәл юк. Ә бит Фатих Кәрим үзен зур шагыйрь итүче, аны кайгы хәсрәткә дә батыручы, мәхәббәт һәм иҗат ләззәтенә дә чумдыручы Казан турында сокландыргыч шигырьләр иҗат иткән. Төрмәдә дә, фронтта да…
Ә хәзер Казанда шагыйрьнең ядрә тишкән шинеле, окопта язылган шигырьләр дәфтәре саклана. Шагыйрьнең рухи мирасын саклаучы Ләйлә Кәримова да әтисен Казанда сагынып көткән. Татар башкаласында Фатих Кәримгә күбрәк мәрхәмәт, игътибар кирәк түгелме?
Ни кызганыч, кибетләрдә Фатих Кәрим китапларын табу мөмкин түгел. Чөнки аның киң җәмәгатьчелеккә таратырлык сайланма әсәрләре күптән басылганы юк. Элекке елларда чыккан җыентыклар тиз арада таралып бетә. Бу халкыбызның Фатих Кәримне, аның иҗатын онытмавы турында сөйли. Ул бүген дә якты шәхес, матур һәм бай иҗади мирас калдырган шагыйрь буларак арабызда яши. Аңа суыну, аны оныту мөмкин түгел.
Римзил ВӘЛИЕВ,
Башкортсотан Республикасы Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты
Комментарии