Суга батучы тел

Соңгы вакытта язучыларының вакытлы матбугат битләрендә: “Үлгән сыер бетле иде, бетле булса да сөтле иде”, – сыманрак сагынулары ешаеп китте. Чын әдипкә урынлы-урынсыз елау-зарлану бөтенләй килешми. Ыңгырашу-уфтанулар – көчсезлек билгесе. Шуңа да әдипләрнең инде биш ел буена сузылган “Уфтану маршы” астында татарларның Тукай белән бәйле булган мәдәни бинасы сүтелеп, нигез тузаннары Кабан төбенә чумды.

“Кабан тирән ул, барысын да сыйдырыр. Әйдә, чума бирсеннәр. Үз проблемаларыбыз да җитәрлек. Әнә анда без язган әсәрләрне укучы юк. Күпме көч куеп чыгарган китап киштәләрдә тузан җыеп ята…” Имәндә икән чикләвек, дигәндәй, үзен танылган язучы дип йөртүче әдипне рәтләп укымыйлар икән бит! Чыннан да, хәзер татар китапларының очсыз булуына карамастан, укучысын таба алмавы – чынбарлык. Сәбәпләре нидә?

Бүген татар әдәбияты һәм тәнкыйте өлкәсенә караган фәннәрнең аксавы көн кебек ачык. Узган гасырның 90нчы елларыннан башлап татар филологиясендә галимнәребез активлыгы нык арту күзәтелә. Фәнни эшләр генә түгел, бу өлкәдә эшләүче галимнәр төркеменә диссертация яклап килеп кушылган яңалары гына да йөзгә якынлаша бугай. Әмма аларның абсолют күпчелеге архивтан казып чыгарылган борынгы чор әдәби документлар тикшерүгә кайтып кала. Милләтнең үткәнен дә халыкка кайтарырга кирәк. Әмма бүгенге чор әдәбиятына принципиаль, төпле, аналитик хезмәтләргә галимнәребез теше үтми, ахрысы. Булганнарын да тиешле дәрәҗәдә эшләнгән, халыкка ирештерерлек дәрәҗәдә гади телдә язылган фәнни хезмәт дип карарлыкмы? Соңгы интервьюларының берсендә Мөдәррис Әгъләмов: “Әдәбият дәресләрендәге Мөдәррис Әгъләмов иҗаты турындагы өлешен ачып карасаң, пеләш башыңа чәч үсә, билләһи. Андагы мәгънәсезлек! университетында “Мөдәррис Әгъләм поэмалары һәм балладалары” дигән 80 минутлык ике лекция бар. Икесен дә кереп тыңладым. Аллага шөкер, мин алар сөйләгәнчә язмыйм икән әле, дип сөенеп куйдым”, – дигән иде. Әгәр дә татар әдәбияты Мөдәррис Әгъләм пеләшенә чәч үстерерлек дәрәҗәдә булган икән, мин мәктәптә ниләр укыдым икән, дип яңадан әдәбият китапларын карап чыгарга булдым.

11 сыйныф әдәбиятында Мөдәррис Әгъләм иҗатына багышланган урыннарыннан өзек: “Тарих белән киләчәк, үткән белән хәзергенең якынлыгын сиземләү, чорлар һәм аралар бәйләнешен тоеп, үз урыныңны билгеләргә омтылу М.Әгъләмов поэзиясе алдында торган изге бурычларның иң мөһиме” яисә “Кара туфрак, тыйнак, эшчән татар карчыгы, халык иҗаты әсәрләре – аның өчен яшәү һәм илһам чыганагы” кебек сүз уйнатулы сафсатаны ничегрәк ми күзәнәкләренә сеңдереп, мәгънәсенә төшенеп була икән? Укучыга мондый теле кебек авыр фәнни тел урынына популяр, һичьюгында, фәнни-популяр телдә язып булмыймыни? Бу җөмләне редакцияләүче ул вакытта нәрсә турында уйлады икән? Кайда монда Мөдәррис Әгъләм иҗаты, шигъриятенең бөеклеге, туган тел матурлыгы? Һәм андый пеләш башка чәч үстерә торган шампунь күбекләре бит саен диярлек. Әллә бу мәкаләләрне көчкә-өчкә укучы филология студенты рефератыннан күчерәләрме, дип уйлап куясың. Болай да киселеп-кыскартылып барган сәгатьләрен шундый юк-барга сарыф итү әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли аламы? Бүгенге язучыларның иҗатын түгел, хәтта исемнәрен дә рәтләп белмәүче укучыларыбыз үсүендә, татар әдипләренең табадан яңа төшкән китаплары сатылмыйча киштәләрдә тузан җыеп яту сәбәпләренең берсе шул түгелме икән?

Моны расларлык икенче дәлилне китерергә телим. Хәзерге мәктәп әдәбият китапларының тышы ялтыравыклы булса да, эченнән көзге урман эче кебек моң-сагыш бәреп тора. Укучы күңелен биздерә торган, елдан-ел шул бер үк кабатланган исемнәр: Фатыйх Кәрим (8, 10 кл), Каюм Насыйри (7, 9кл), 6, 7, 10 сыйныфларда бер-бер артлы кабатлана торгач, укучы башында укмашып, бер Дәрдмәндгә әйләнгән С. һәм З.Рәмиевлар, 7 сыйныфта Һадидан 8 сыйныфта Мөхәммәтһадига, аннан 10 сыйныфта Мөхәмматҗан үзгәрешләре кичергән Такташ… Язып китсәң, Роберт Миңнуллинга килеп терәлгәнче саныйсы. Ел саен укырга Шәриф Камалның “Акчарлаклар”ы (8, 10 кл) Габделфәт Сафинның “Акчарлак” газетасы түгел ич! Ә 6 сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслегенә кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов ни сәбәпле кереп оялаган? Әти-әнисе, әби-бабасы татар милләтеннән булганнар безнең татар әдәбиятына керә икән, ник Белла Әхмәдуллина, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәримнәрне өйрәнмибез?! Кайда монда яңалык, әдәби мохит тәрбияләү өчен шартлар? Хәтта әдипләрнең биографиясе кабатланып бирелә. Тик җөмләләрдә “вафат булды” – “үлде”, “әтисеннән белем ала” – “атасыннан белем ала” (К. Насыйри) кебек сүз уйнатулар, әдипләрнең “хан заманында” төшкән шул ук бер төссез фотосурәтләр. Роберт һәм Туфан Миңнуллиннар фотосурәтенә тукталган укучылар, аларның мыегындагы балалык төкләренә карап: “И мескеннәр, болар да Тукай яшенә җитәр-җитмәс җан тәслим кылган икән!” – дип елап утырмыймы, дип уйлап куясың. Бер генә төсле иллюстрациясе дә булмаган, елдан-ел кабатланган “бер сарык башы” кемдә әдәбият укуга, туган телгә мәхәббәт уятсын соң? Кайда ул Тукаебыз язган “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”? Бәлки, бу җыерчык-җитешсезлекләр дәресләрендә “үтүкләнә” торгандыр? Кулга эләккән беренче китап – 7 сыйныфның татар теле дәреслеген ачам да, кәефем күтәрелеп, күңелгә якын шигъри юлларны йотлыгып укыйм:

“Халык сүзен безнең отасы бар,

Сүз түтәлен чүптән утыйсы бар”, – дип эндәшә 7нче биттә З.Мәҗитов.

“Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә”, – дип киңәш бирә Х.Туфан 5нче биттә.

“И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!” – дип кисәтә 25нче биттә Р.Фәйзуллин.

Ә шуның каршында ук 24нче биттә “Сөйләмнең интонацион-мәгънәви буыны синтагма дип атала” дигән, баланың төшеп бетмәгән сөт тешләрен коеп баш миенә кереп урнаша торган чиреге – татарча, чиреге – русча, чиреге – грекча, чиреге латинча кагыйдә язылган. Андый аңлаешсыз, еш кына ахырына барып чыкканда башында ни турында сүз барганы онытыла торган озын җөмләле, бала башын иңке-миңке итә торган кагыйдәләрнең иге-чиге юк. Фәнни һәм чит ил төшенчәләре белән шыплап тутырылган мондый “милли абракадабралар”ны укыганчы, берничә мең иероглифтан торган кытай телен өйрәнү кулайрак түгелме икән? – дигән гөнаһлы уйлар уза баштан. Әйтерсең татар галимнәре бу дәреслекләрне борынгы акыл иясе Аристотельнең: “Укучыны укудан биздерүче сәбәпләрнең иң мөһиме – мәҗбүри уку”, – дип язып калдырган сүзләренә таянып язган. Нигәдер, бүгенге көн таләбенә туры килгән әдәбият дәреслекләре күренми. Бәлки, телебез галимнәре илдә кризис үткәнен көтәдер? Әмма кризис үткән вакытта татар теле кризистан узып, телсезлек чорында калмабызмы?!

Ләйсән МӨГЪТӘСИМОВА.

районы, Алгай авылы.

Комментарии