«Безнең гәҗит»кә ак юл

 «Безнең гәҗит»не туган көне белән котлыйм! Гәҗитебезне инде бик күп еллар, беренче саннары басылып чыга башлаганнан бирле укып барам. Үземнең дә язмаларым басылып чыгып тора. 20 ел аз гомер түгел, гәҗит битләрендә нинди генә язмышлар яктыртылмады. Кыерсытылган кешеләр редакциягә шалтыратып яки хатлар язып ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, бер кешене дә кире какмыйча, ерак чакрымнар үтеп, яннарына барып, кулларыннан килгәнчә булышып йөргән журналистларга да җиңел түгел.

Илфат энем! Дөреслек өчен көрәшү бер кешегә дә җиңел генә бирелми. Бу эшегездә күпме йокысыз төннәр үткәргән вакытлар булгандыр. Гәҗиттә басылып чыккан кайбер язмалар өчен рәхмәт сүзләре генә җиткереп тормаганнарын беләбез. Барысын да үз йөрәгегез аша үткәрергә туры килгәндер. Моңа үз эшенә бирелгән, ихлас күңелле кеше генә түзәдер. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

«Безнең гәҗит»кә ак юл дип язуым шул, «Аллага шөкер, газетабызны бөтен Русиядә укыйлар. Камчаткадан алып Кара диңгез буйларына кадәр язылалар», дип язгансыз. Гәҗитебезнең бөтен ягы да ошый, халыкчан, нәкъ без теләгәнчә. Башка укучыларыбыз да шундый карарда торалар, басылып чыккан язмаларда да күренеп тора.

Куян елы булса да, арысландай кыю булып, кыерсытылганнарны яклап, дөреслекне ачып, укучыларыбызны шатландырып, армый-талмый эшләргә язсын. Аллаһы Тәгалә авыр-кыю юлыгызда ярдәмче булсын.

«Безнең гәҗит»нең барлык хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, фидакарь эшләрендә уңышлар. Әле озак еллар оныкларыбыз да «Безнең гәҗит»не яратып укысыннар дигән теләктә калам.

 Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии