Татарлык җитми

, милләт турында еш сөйләшәләр. Телне, милләтне ничек саклап калырга? Моның өстендә кем эшләргә тиеш? Балалар бакчасымы, әллә мәктәпме? Әмма күп әйбер үзебездән торганын онытып җибәрәбез. Ким дигәндә сөйләм телен саклап калу өчен гаиләдә дөрес тәрбия бирү мөһим.

Юлия – кызы. Казахстаннан. Татарның мәркәзендә туып-үскәннәр авыз тутырып бер җөмлә әйтә алмаганда, ул безнең белән иркен итеп телендә аралаша. Хәтта безнең сөйләмебездән төшеп калган, әби-бабайларыбыздан да сирәк ишетергә туры килгән сүзләрне куллана. Без аңламыйча торсак, шуны да белмисезмени, балалары, дип шаярта.

Әйбернең кадерен ул югалгач кына беләсең бит. Чит илләрдә яшәүче татар халкы туган телнең кадерен белеп яши.

Бу чая кыз белән имтиханнар биреп йөргәндә таныштым. Йөзенә карауга татар дип әйтеп тә булмый. далалары җиле үз өлешен кертми калмаган. Урысчалатып исемен сорадым. Юлия, ди. Нинди милләт вәкиле? Татар, ди. Юля татар исеме түгел бит, дип гаҗәпләнгән идем. Менә шулай танышып киткән идек. Инде ике ел узган.

– Менә син Татарстаннан бик еракта туып-үсеп тә, татар телендә иркен аралашасың. Татар телен ничек, кайдан өйрәндең, моңа кемнәр сәбәпче булды?

– Туган телемне үз гаиләмдә өйрәндем. Әби-бабайларым минем белән гел татарча сөйләште. Ә әнием татар мәктәбен тәмамлаган. Туган телгә мәхәббәт миңа гаиләмнән күчте. Бәләкәй чактан ук казах халкын татар шигырьләре белән таныштырдым. Татар халык биюләрен биедем, концертлар куйганда сәламнәрне татар телендә дә җиткердем.

– Үзең белән якыннанрак таныштырып китсәң иде.

– Казахстанда, Чингирлауда тудым. Шунда 21 ел яшәдем. (Хәзер 24 яшь. – Авт.) Кечкенәдән бию түгәрәкләренә йөрдем, гел сәхнәдә булдым, ягъни мәдәният дөньясында кайнадым. Мәктәпне тәмамлагач, мәдәният-сәнгать университетына укырга кердем. Анда татар мәдәни мәркәзендәге кичәләрдә еш катнаштым. Үзем сценарийлар төзедем. Университетта төрле милләтләрнең ассамблеясы эшләп килә. Шунда татар бүлегенең тәкъдим итүчесе булдым. Төрле халыкларның дуслык бәйрәмнәрен үткәрдек.

– Казахстан татарлары ни хәлләрдә яшәп ята? Ниләр белән шөгыльләнәләр?

– Казахстан татарлары үзләренең гореф-гадәтләре, теле, дине өчен нык тора. Төрле мәдәни кичәләрдә еш катнашалар. Бер-берсенә һәрвакыт ярдәмләшеп яшиләр. Якшәмбе мәктәпләре эшли. Анда бөтен татар шагыйрьләрен өйрәнәбез, шигырьләрен укыйбыз.

– Иң яраткан шагыйрең кем?

– Әлбәттә, Габдулла Тукай. Иң беренче аның шигырьләре белән таныштым.

Казахстанда яшьләр нинди телдә сөйләшә?

– Нигездә, казахча һәм урысча сөйләшәләр. Әмма хәзер казахлар үз телен үстерүдә бик күп эшли. Казахстан белән Татарстанны чагыштырсак, казахлар һәр казах баласы үз телендә сөйләшсен өчен тырыша. Бөтен мәктәпләрдә дә дәресләр казах телендә. Алар үзләрен саклап калу өстендә нык тора. Мәктәпләр, документлар, даруханәдәге дару кәгазьләре казах телендә. Мәдәни-сәнгати яктан бик нык үсеш алганнар.

– Татарстанга килгәнче татарлар турында фикерең нинди иде? Ике ел Казанда уку дәверендә шул ук фикердә калдыңмы?

– Казан инде ерактагы татарлар күңелендә татарның мәркәзе булып тора. Килгәч тә бер атна татарча белдерүләр күргәч, әбиләрнең татарча сөйләшүен ишеткәч сөендем. Тора-бара аңладым, мин боларны ишетергә, күрергә теләгәнгә генә шулай тоелган. Бактың исә татарлар йоклый, актив түгелләр, үзләренең татарлыгын танымый. Бик аяныч: татар илендә булып, монда татарлыкны сизмим. Казахлар арасында яшәп, казах исен сиздем. Әгәр алар белән урысча сөйләшсәң, нигә казахча сөйләшмисең, дип ачуланалар иде.

– Татарстанда гаилә корып яшәп калу теләге бармы?

– Әйе, татар егетенә кияүгә чыгып, чын татар балалары үстерәсем, үземне татар итеп чын дәрәҗәдә тоясым, гореф-гадәтләрне саклап каласым килә. Шунысы куркыта, әгәр мин Татарстанда калып, вазгыять үзгәрмәсә, балаларым татар мәктәпләрендә укып, татарча сөйләшерме?

– Әйтәсе килгән теләкләрең?

– Мин казахларны яратам, чөнки алар киң күңелле халык, үз телен, илен яраталар. Илләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен барысын да эшлиләр. Татарларның да шундый булуын телим. Һәм шулай ук динебезгә ныклап тотынсак иде. Әгәр кешенең дине юк икән, аның милләт дигән төшенчәне аңлавы да түбән булачак.

– Зур рәхмәт. Теләкләрең чынга ашсын!

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА,

КФУ студенты.

Татарлык җитми , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии