Татар теле укытучылары: «Дәрестә клоун булырга туры килә»

Татар теле укытучылары: «Дәрестә клоун булырга туры килә»

Дүрт ел элек шушы вакытта Татарстан мәктәпләре татар телен югалтты, «Родной язык» белән яши башлады. Моңа китергән вакыйгалар чылбыры шактый озын, берсен генә аерып алып, менә шул көнне татар теленең язмышы хәл ителде, дип әйтү дөрес тә булмас. Ләкин без бер датаны истә калдырдык. 29нчы ноябрь – Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «татар теле бары тик ихтыяри рәвештә генә укытылачак» дип күрсәтмә биргән көн тарихка кара тамга белән кереп калды.

Дүрт ел эчендә татар теле дәресләре ничек үзгәргән, татар теле укытучылары ничек яши, балаларның мөнәсәбәте нинди – Казан мәктәпләрендә эшләүче яшь белгечләрдән шуны сораштык.

Казанның Совет районындагы күп профильле «Унбер» лицеенда 929 укучыга – дүрт татар теле укытучысы. «Ике ир-ат, ике хатын-кыз. Үзебез махсус шулай сайлап алдык. Дәресләрне кызыклы итеп алып бару өчен, яшь укытучылар булсын, дидек. Алар дәрестә уеннар уйнаталар, чәк-чәк, өчпочмаклар белән бергәләп чәй эчәләр, заманча фильмнар карыйлар. Нәтиҗәсе дә бар: классташларына кызыгып, 20 укучы татар төркеменә күчте», – дип сөйләде лицей директоры Алмаз Хәмидуллин.

Ул мактаган татар теле укытучыларының берсе – Рашат Якупов. Аны тел активисты, «Сәлам» дәреслеге авторларының берсе буларак та беләбез.

– Татар теле укытучыларының эше бик катлауланды. Чөнки безгә хәзер укытырга гына түгел, кызыктырырга да туры килә. Дәресеңне кызык үткәрмисең, бала яратып калмый икән, ул урыс теленә китеп бара. Бер яктан бу – бик начар хәл. Икенче яктан, безгә этәргеч тә булды. Әлбәттә, татар телен укытуның ихтиярига калуын хупламыйм. Ләкин дәресләрне кызыклы итеп, балалар үзләре яныңа йөгереп килерлек итеп үткәрүне үзебезгә максат итеп алдык. Миңа шулай берничә урыс баласы килде. Татарча бөтенләй белмибез, ләкин сезгә йөрисебез килә, диләр, чөнки дәресләрнең ничек кызык үткәнен классташларыннан ишетәләр. Дөрес, бала өчен гаризаны ата-ана яза. Һәм алар күпчелек очракта баланың теләген исәпкә ала. Кискен рәвештә «юк, татар теленә бармыйсың» дип әйтүчеләр дә бардыр, әмма минем андыйларны күргәнем юк.

Киләчәктә татар теле дәресләре һәм укытучылар белән нәрсә буласы ике факторга бәйле. Беренчесе, татар теле укытучыларының нык торулары, мотивацияне югалтмыйча эшли белүләре, яңа технологияләрне, алымнарны өйрәнеп, оста итеп кызыктырулары. Икенчедән, дәүләтнең дә тырышлыгы бик кирәк. Өстән дә моның әһәмиятен гел әйтеп тору, әти-әниләр белән эшләү, укытучыларның мотивациясен күтәрү зарур. Бу мәгариф идарәләре, министрлыкларның эше булырга тиеш. Хәзер бездә туган телләр елы, шуңа күрә татар теленә игътибар бар. Мин быел рәхәтләндем – нинди генә чара узмады бит! Ләкин күңелдә курку бар: декабрь ахырында туган телләр елы бетә, шуннан соң барысы да элекке хәленә кайтмасмы? Укытучы кайвакыт «бу миңа гына кирәк, ахрысы» дип үпкәли, чөнки игътибар, ярдәм күрми. Шуңа күрә дәүләттән «сез зур эш эшлисез» дигән игътибар бик кирәк, – ди Рашат.

Ләйлә Хәбибуллина Казанның Идел буе районындагы 19нчы гимназиядә татар теле укыта. 2017нче елгы хәлләр башланганда, бер ел эшләп калган булган, таякның авыр башы безгә төште, ди. Аларның уку йортында балалар саны күп – 1600дән күбрәк, шуңа татар теле укытучылары да – 14. 35 яшькә кадәр бер Ләйлә генә.

– Бер яктан сәгатьләр саны кыскарса, балалар кимесә, икенче яктан дәресләрнең сыйфаты артты. Чөнки хәзер татар телен өйрәнергә теләгән балалар килә һәм алар белән эшләү җиңелрәк. Балалар синнән китмәсен өчен, укытучыга бик тырышырга кирәк. Башка төркемнәрдән күчүчеләр күбрәк. Узган ел, мәсәлән, беренче класста бер дәрестән соң миңа урыс теле төркеменнән тугыз бала күчте. Алтынчы класста да дүрт-биш бала килде. Шулай һәр класста күчеш булды, әле менә тагын ике бала күчәргә тиеш. Быел бер балам урыс теленә китте. Алар гаиләдә татарча өйрәнмиләр, шуңа күрә аңа дәрестә авыр иде.

Бер генә дәреслек буенча укытмыйбыз. Башлангычта һәм югары классларда – Хәйдәрова, урта классларда Нигъмәтуллина дәреслеген кулланам. Барысына да бер үк автор булса, бик яхшы булыр иде дә бит, ләкин алай юк. Шулай ук «Сәлам» дәреслеген куллану мөмкинлегебез дә бар. Дәрестә нәрсә генә эшләмим! Башлангычлар белән күбрәк җырлыйбыз, биибез, уйныйбыз, шул рәвешле сүзлек запасын баетабыз. Гомумән, хәзер методикалар бик күп.

Татар теле укытучыларына икенче сорт итеп карау бар, ул сизелә. Ләкин бөтен кешедә дә түгел. Бигрәк тә кечкенәләр, урта класслар дәресне көтеп ала, «ура, татарский!» дигән фраза ишетелгәли, – ди Ләйлә.

Совет районындагы 180нче полилингваль гимназиядә инглиз һәм татар телләрен укытучы Заһир Хәсәнов – шулай ук «Сәлам» дәреслеген язуда, аннары аны сынап карауда катнашкан кеше. Татар телен тотрыклы рәвештә укыта башлавына ике генә ел әле.

– 2017нче елгы хәлләрдән соң беренче чиратта балаларның карашы үзгәрде. Аларның элек тә татар телен өйрәнергә теләкләре зурдан түгел иде. Хәзер бәйдән ычкындырып җибәргән эт кебек. Ачык рәвештә сайлау мөмкинлеге бирелгәч, теләгәннәрен эшлиләр. Күп бала татар төркеменнән – урыс-татар төркеменә, урыс-татар төркеменнән гомумән «Родной русский»га күчте.

Мин «Сәлам» дәреслегеннән укытырга тырышам. Әмма дәреслек буенча гына бару дөрес түгел. Тел – ул бит корал. Аны көндәлек тормышта кулланырга кирәк. Шуңа күрә мин дәрестә файдалы контент булдыру яклы. Мәсәлән, балалар белән мультфильмнар тәрҗемә итәбез, аларны тавышландырабыз. Инглиз теле дәресләрендә кулланган методикаларны монда да кулланам.

Дүрт ел элек булган вакыйгалар аркасында укучыларның телне өйрәнергә мотивациясе кимеде, шул сәбәпле укытучыларныкы да кимеде. Әгәр син дәрескә кергәндә балаларның күзләре янып тора икән, син үзең дә дәртләнеп китәсең. Ә монда киресенчә, син керәсең, алар «йә, нәрсә өйрәтәсең инде безгә бүген?» дигәндәй карап тора. Төрлечә була, әлбәттә. Кайвакыт укучылар дәртләнеп тә китәләр. Мин укыткан төркемнәрдә былтыр урыслар, әрмәннәр, Урта Азиядән килүчеләр бар иде. Быел бер төркем – чиста татар төркеме. Икенчесендә – катнаш гаиләләр, таҗик кызы да бар, әтисе йә әнисе татар булганга килгәннәр. Беренче төркемгә дәреслекләр, әсбаплар бар. Ә икенчесен электрон форматтагы дәреслектән укытырга туры килә, – дип сөйләде Заһир.

2017нче елгы хәлләр башлангач, татар теле дәресләрен һәм укытучыларын бер генә директор ачыктан-ачык яклап чыкты. Ул – «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков. Әлеге мәктәптә татар теле укытучы Ләйсән Гәрәева белән сөйләштек.

– Татар теле укытучысының эше элек тә авыр иде, хәзер дә җиңеләймәде. Мин үзем берничә мәктәптә укытам. Һәм минем дәресләремә керү гариза язып түгел, мәҗбүри. Коммерция мәктәпләрендә дә, «СОлНЦе» мәктәбендә дә татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла. Балалар башлангыч этапларда аяк терәп «зачем мне этот татарский?» дип гауга чыгаралар, гаиләләрендә дә «ник татар теленә вакыт сарыф итәргә, нинди файдасы бар аның?» дигән сүзләр ишетелә. Балаларның гомумән укуга исләре китми. Шуңа күрә мондый негатив мәсьәләләргә игътибар итмичә, башка юанычлар табып эшләргә тырышабыз.

Дүрт ел эчендә бик күп әсбаплар барлыкка килде. Хәзер татар телен сыйфатлы, кызыклы итеп укыту өчен шул хәтле күп мөмкинлек бар! Куллан гына!

2017нче елгы яралар басылды, онытылды. Әлбәттә, ниндидер сызлану калды. Әмма тормыш дәвам итә. Бирелгән сәгатьләрне әрәм итмичә, дәресләрне сыйфатлы, кызыклы, файдалы итеп оештырырга тырышабыз, – ди Ләйсән.

 

Татар теле укытучылары арасында ишеткәннәрдән: «Хәзер безгә, баланы үзебездә «тоту» өчен, дәрестә клоун булырга туры килә».

 

ХРОНОЛОГИЯ

Мәктәпләрдә татар телен юкка чыгаруның иң төп этаплары:

2017нче ел, 20нче июль – Русия Президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында, урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип белдерү ясады;

28нче август – Русия Президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң, социаль челтәрләрдә «Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк» дигән өндәмәләр тарала башлады;

2нче октябрь – Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты;

29нчы ноябрь – Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт Шурасы утырышында республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләренә йомгак ясады, татар теленең бары тик ихтыяри, ата-аналар гаризасы нигезендә генә укытылачагын белдерде.

 

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

«Интертат» электрон газетасы Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова белән сөйләшкән иде. Аның татар мәктәпләре турындагы җавабын тәкъдим итәбез:

– Татарстанда татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 629 уку йорты эшли, шуларның 511е – юридик зат, калганнары – филиаллар. Канун буенча, уку йортлары төрләргә бүленми. Милли мәктәп, этномәдәни мәктәп дигән төшенчә, гомумән, закон тарафыннан каралмаган. Әмма республикада туган татар телендә белем һәм тәрбия бирүче уку йортлары челтәре саклана, һәм без аларны татар мәктәбе дип атап йөртәбез.

«Әгәр фәннәр урыс телендә укытыла икән, ник андый уку йортын милли мәктәпләр исемлегеннән алмыйсыз?» – дигән мөрәҗәгатьләр килә. Алуы җиңел, булдыруы кыен.

Уку йорты өчен «татар мәктәбе» исемен йөртү аеруча җаваплы. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә. Әти-әниләр белән һәрдаим бу өлкәдә эшчәнлек алып бару сорала, әйткәнемчә, бүген белем алу телен әти-әни билгели. Әлеге уку йортларында фәннәрне мөмкин кадәр туган телдә алып бару, барлык укучылар тарафыннан «туган тел һәм әдәбият» кысаларында татар телен һәм әдәбиятын уку, телне тирәнтен өйрәнү һәм дәресләрнең күләмен саклау сорала. Күбесендә дәресләр саны да үзгәрешсез калды. Мәктәптә үткәрелә торган чаралар да татар телендә алып барыла.

Әлеге уку йортларының эшчәнлеге һәрдаим күзәтү астында, бар яклап игътибар үзәгендә. Мәктәп директорының да хәлен аңларга кирәк. Ул канун буенча башка милләттән булган баланы мәктәпкә алмыйча кала алмый. Кызганычка, мәктәпләрнең уставларында да белем бирү теле күрсәтелми. Бүген канун буенча, сез татар мәктәбе, монда татарча гына укытыгыз, дип әйтә алмыйбыз.

Уку-укыту процессы 100 процентка татар телендә генә алып барылган мәктәпләребез дә саклана. Актаныш, Арча, Биектау, Әтнә, Азнакай, Балтач районнарында тулы канлы татар мәктәпләре эшли.

Казанда да милли мохитне саклаучы уку йортлары эшләп килә. Иң тырышлардан 2нче, 1нче, 27нче, 20нче, 18нче гимназияләрне, 149нчы лицейны әйтер идем. Тулысынча татарча укытуга күчәргә дә мөмкинлекләре бар, бары тик әти-әниләрнең теләк белдерүе кирәк. Әти-әниләр исә, күпсанлы сәбәпләр табып, урысча укытуны сорый, әмма бик теләп баласын татар мәктәбенә алып килә, чөнки бу уку йортларыннан тикшерү органнарының төрле исемлекләрендә торучы бер генә бала да юк. Шәһәр җирлегендәге күпчелек мәктәпләрдә укыту башлангыч сыйныфларда татар телендә алып барыла. Кайдадыр 7нче, 9нчы класска кадәр саклана. Физкультура, хезмәт һәм җыр дәресләре дә татарча, ни дисәк тә, алар тел мохитен саклый. Ә менә 10-11нче классларда фәннәр, канун буенча, урыс телендә укытыла.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии