Империягә кергәнче, уйлашыйк

Бөтендөнья татар конгрессының беренче Корылтаеннан соң 20 ел узып та китте. Шул вакыт эчендә булган вакыйгаларны күз алдына китерсәк, сорау туа: алга таба татарлыкны ничек саклап калырга?

Узган гасырның 1990нчы елларында демократиянең җылы җилләре Удмуртиядә дә исә башлады. Тик ул озакка сузылмады. Шулай итеп, язмыш милләтне йокысыннан уяту өчен, нибары 10 ел вакыт бирде.

Шул еллар эчендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге бик зур кыенлыклар белән булса да күп кенә урыс мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачты, балалар бакчаларында милли төркемнәр оештырды. Ижау шәһәрендәге педагогия училищесында һәм Удмуртия университетында татар теле бүлекләре эшли башлады.

Русиядә беренчеләрдән булып, татар телендә мәгълүмат чаралары (радио, телевидение, газета) оештырылды һәм алар аркылы милли хәрәкәт халык белән элемтәгә керә башлады.

1998 елда Ижау шәһәрендә татар гимназиясе беренче укучыларын кабул итте.

Милли мәсьәләләрне чишү өчен дәүләт органы оештырырга кирәк иде. Бу бик мөһим эштә дәүләт түрәләре иң башта катгый каршы булдылар. ТИҮ вәкилләре пикетлар оештырганнан соң гына алар безнең таләпне хуплады. Тиз арада Удмуртиядә беренче тапкыр Милләтләр министрлыгы барлыкка килде.

Татар иҗтимагый үзәге башка бик күп эшләр дә башкарды һәм, нәтиҗәдә, урыслашып бетә язган меңләгән балалар татар телендә сөйләшә башлады.

Инде тормыш үзгәрер дип көткәндә генә Русия тәхетенә Путин утырды. Аның «Русиядә демократия юлы белән барып булмый әле», «без бер үзәктән генә идарә итәрбез», «милли республикаларда сепаратизмның оясы» дип әйткән сүзләрен искә алсак, вертикаль башына кемнең килүен аңлау кыен түгел иде. Ул хакимияткә килү белән милли уҗымга кырау төшә башлады. «Не комплектный» дип, күп мәктәпләрдә татар сыйныфлары, Удмуртия Мәгариф министрлыгы кадрлар вакансиясе исемлеген бирмәгәч, Удмурт дәүләт университетында һәм педучилищесында татар бүлекләре ябылды. Югалтуларыбызның сәбәбе шунда: без башкарган милли эшләр Федерация кануннары белән ныгытылмый.

Русиядә ачык милли сәясәт юк. Мәскәүдә, Дәүләт Думасында 10 елдан артык, «Төрки халыкларның культура үсеше» дигән программа киштәдә аунап ята. Ул беркайчан кабул ителмәячәк, чөнки Думада аны яклардай төрки депутатлар юк.

Киләчәктә үзебезне яклау өчен, һичшиксез, төрки халыклар фракциясе булырга тиеш. Ни өчен татарныкы түгелме? Чөнки Русиядә 5 миллионнан артык татар булса, төрки халыклар 15 миллионнан артыкка җыела.

XX гасыр башында Дәүләт Думасында 35 депутаттан торган мөселман фракциясе булган. Аның хакында хәтта бер урыс депутаты: «Мөселман фракциясе бик көчле, ул мөселман дөньясы белән идарә итә», дигән сүзләр язып калдырган. Хәзер Русиядә милли партияләр булдырмау турында канун булса да, төрки халыклар арасында бердәмлекне ныгыту юлларын эзләргә кирәк. Аның өчен Казан телевидениесе «Төрки дөнья» дигән тапшыру әзерләсә, радио да шундый темага тапшырулар алып барса яхшы булыр иде. Төрки халыклардан катнаш ансамбльләр оештыру да, аларга конференцияләрдә җыйналып катнаш мәдәният үсеше турында карарлар кабул итү дә мөһим дип саныйм.

Тарих безгә уйлап тору өчен күп вакыт бирмәде. Хәзер Русия ике юл чатында тора. Беренче юл – чын федератив демократик дәүләт төзү. Бу юнәлештә без, татарлар, Татарстанны губерна-марионетка итеп түгел, ә Русия составында чын суверен дәүләт итеп күрәбез.

Икенче юл – Русиянең яңадан империягә әверелүе. Алай булса, башка милләтләр икенче һәм өченче сорт халыкка әйләнәчәк. Бүген Русия шул юлыннан бара. Күптән түгел ул Көньяк Осетияне һәм Абхазияне үз составына кертте. Сугыш кораллары ясау өчен бюджеттан күп акча алыну, хәрби блоклар төзү дә юкка түгел. Кыскасы, без төрки халыклар, шомлы киләчәгебезне күреп тә хокукларыбызны яклау өчен бөтен Русия күләмендә берләшү мәсьәләсен ашыгыч рәвештә чишмәсәк, тарихта бу бик зур хата булачак.

Мәсгүд ГАРАТУЕВ,

Удмуртия иҗтимагый үзәгенең беренче президенты.

Ижау шәһәре.

Империягә кергәнче, уйлашыйк , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии