- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
(Чын хикәя)
Элек СССР дип аталган илебездә Политбюро дигән «коммунизм каланчасы» булган. Анда түшләргә орден-медальләр тагып, үзләрен фәрештәләргә тиңләп, 15 карт утырган. Араларында татар аксакалы булмаган. Шуңамы, СССР таркалган, каланча ишелгән.
Хәзер исә космонавтлар исемлегендә татар фамилиясе юк. Әллә шуңа кайбер ракеталар орбитага күтәрелмичә, җиргә егылып төшәләр шунда, аңламассың.
Безнең милләттән берьюлы ике чит ил разведкасына эшләгән полковник Пеньковский кебек шпион, Америкада качып ятучы КГБ генералы Олег Калугин шикелле хыянәтче дә чыкмады. Алар бит сатлыкҗаннар. Ә ил күләмендә танылган каһарманнарыбыз күп. Димәк, без бөек милләт икәнбез.
Мәскәүдәге җитәкче даирәләргә омтылучы яшьләрне алдан ук кисәтәм: юлларыгыз чәнечкеле булачак. Дөрес, бик теләгәндә аларны читләтеп тә узарга мөмкин. Минем каениш, фәннәр кандиаты Васил Ярмиев шулай итте. Көтмәгәндә ул Мәскәүдә туып-үскән чибәркәйгә өйләнеп куйды. Башта хатынының коммуналь бүлмәсенә пропискага керә алмыйча, аннан соң һөнәре буенча эш таба алмыйча интекте. Ришвәт түләргә акчасы җитмәгәч, урам себерүче булып урнашты.
Очрашкач, түзмәдем, әйттем: «Галим башың белән урам себереп йөрмә, фамилияңне Ярмичуккамы, Ярмиевскийгамы үзгәрт, славяннар токымыннан дип уйласыннар. Карга күзен карга чукымый».
Быел кунакка баргач, шаккаттым: матурлап бизәлгән өч катлы үз йортларында яшиләр, ә каениш олигарх карамагындагы зур офиста менеджер булып эшли. «Мин бит хәзер Василий Еремеев», – ди. Менә бит адәм баласы белән ничек уйный ул фамилия дигән нәрсә.
Каениш тора-бара Ермишин дигән фамилиягә күчәчәк, чөнки бөек җитәкчеләрнең, күренекле кешеләрнең фамилиясе «ин»га бетә: Ленин, Ельцин, Путин, Мөхәммәтшин, Метшин…
2024 елда булачак Президент сайлауларында минем каениш Василий Ермишин җиңеп чыкса, бер дә гаҗәпләнмәгез, җәмәгать! Шуннан соң фамилияләрне урысчалатырга кирәк булмаячак. Йөрербез урамда, мәйданда, транспортта: «Әссәламегаләйкем, Гаяз әфәнде Солтаный»,«Вәгаләйкемәссәлам, Чәчкә туташ», – дип керфек сирпеп, елмаеп.
Уйлавымча, чама белән 2029 елда Русия татар телле дәүләткә әйләнәчәк, чөнки мәшһүр урыс тарихчылары үзләре үк: «Һәрбер урыс кешесендә татар каны ага», – дигәннәр. Чуаш милләтеннән булган күршем Андриан карт әйтмешли, кан тартуына каршы көрәшү – файдасыз эштер.
Кичә каениш сөенечле хәбәр җиткерде: малае туган! Аның исем-фамилиясен гүзәл киләчәгебез бәрабәренә Нурислам Ярми дип яздырган.
Котдус БАТЫРОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии