Татар куркакмы?

Куркып калган чаклар булгалый шул. Бер тапкыр милли җыенында Әзһәр Шакиров та татарга хас сыйфатларның берсе итеп куркаклыкны күрсәтте. Кайчандыр бабаларыбыз дөньяны тетрәтеп яшәгән. Әле Икенче Бөтендөнья сугышында да безнекеләр беренче булып Берлин Рейхстагына байрак кадаган. Элегрәк тә татарлар, Французларны куркуга салып, Парижга беренче булып кергән.

Ә хәзер татарлар үз җирләрендә кемнәрдән дә булса куркып яшәргә мәҗбүр икән, бу хакта уйланырга кирәк. Чөнки ил эчендә хакимияттәгеләр кешеләрне куркытып яшәүнең әмәлен уйлап таба тора. Аларга шундый яшәеш кулай.

Мисалга Сталин заманын алыйк. Ул чакта татарларның күпчелеге авылларда яшәде. Репрессияләр котырынып арта барган чакта, игенне мул итеп үстергән колхозчылар бер уч башак алырга да курыкты.

Хәзерге чорда үзебездәге кешеләр арасындагы эшсезлекне арттырып, Урта Азиядән һәм Кавказдан эшче көчләрне китереп тутырдылар. Безнең үз халкыбыз, эшсез калудан куркып, хакимияттәгеләр җырын җырлады.

Халыкка ихлас сүз җиткереп торучы «Татарстан» радиосының чыбыгын өзү дә юкка гына түгел. Ә ТВ каналларындагы тузга язылмаган сүзләрне кешеләр туйганчы тыңларга тиеш. Кайбер каналлар быел Хәтер көнендә 150, 200 генә кеше катнашты дип халыкка җиткерде. Миңа бу хакта хәрби полковник Рифкат әфәнде Еремеев: «Хәтер көнендә кимендә 2000 кеше митингта катнашты», – диде. Кем алдаша?

Төрле чаралар ярдәмендә алдашу, халыкны адаштыру бара. «Безнең гәҗит»тә «Изгеләр чишмәсендә булдым!» дигән мәкалә (№39, 3 октябрь, 2012 ел) басылды. Барысы да дөрес монда, тик Хуҗалар тавы дигән сүз генә юк. Ә бит Изгеләр чишмәсе Хуҗалар тавында. Халык мең ел инде бу изге урынны Хуҗалар тавы дип йөрткән. Шунда Урта Азиядән дөяләр белән килеп, корбан чалганнар. Себердән дә, Мәскәүдән дә килә торган булганнар. Ә хәзер Хуҗалар тавы дигән сүзне беркайда күрмәссең, аны музейдан гына белеп була. Тик халыкның малы чамалы. Экскурсиягә килүче туристларга музей хезмәткәре моны 80 сумлык билет сатып алучыларга гына сөйләргә мөмкин.

Ялганга корылган, илне исерекләр баскан заман үтеп китәр әле. Халык ул кадәр аңгыра түгел. Вакыты җиткәч, кемнең куркак, кемнең батыр икәне дә беленер. ИншаАлла, җитәр андый заман.

Сәяр ӘСРАРОВ.

Татар куркакмы? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии