- 04.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
«Җирәнгеч татарлар?!« (№39, 3 октябрь, 2012 ел) язмасында урыслар төшергән «Орда» фильмы турында сүз барган иде. Анда «Вакыйгалар Алтын Урда башкаласы Сарай-Бату шәһәрендә бара» дип язылган.
Язманың исеменнән үк аңлашыла, фильмда татарларны бик вәхши итеп күрсәткәннәр. Моның чынбарлыкка туры килүяки килмәвен тарих белгечләре бәяләргә тиеш. Мин үзем әлеге фильмны карамадым. Шулай булса да, газетада язылганнарга ышанам, чөнки бу «перестройка»дан соң намус дигән нәрсәнең «н» хәрефе дә калмады.
Без, татарлар, Иделгә Чулман кушылган җирдә яшибез, ә фильмда Сарай-Бату шәһәрендәге татарлар күрсәтелгән. Аерма бик зур. Сарай-Бату бездән бик еракта, хәзерге Әстерхан өлкәсендә урнашкан булган. Без хәзерге көндә Әстерхан өлкәсенең халкы, Урта Азия халкы белән ничек яшәсәк, элек тә шулай булган. Алар үзләренчә гомер итә, без үзебезчә. Телләре безгә бик якын булса да, безгә кушылып, татарга әйләнергә җыенмыйлар.
Сарай-Бату шәһәре вакытында татарлар бик күп булган. Урта Азиядә, Кавказда яшәүче барлык төрки халыклар татарлар дип аталып йөртелгәннәр. Белүемчә, Октябрь инкыйлабына кадәр азәрбайҗаннарны да урыслар «татар» дип атаган. Хәзер исә без – Татарстан татарлары, Кырым татарлары һәм Себер татарлары гына булып калдык. Кырым татарларын безнең туганнар дип әйтеп булмый. Алар безгә урыслар таккан кушамат белән генә якын. Ә менә Себер татарлары – безнең туганнар! Анда безнең Татарстаннан киткән татарлар күп яши.
Хәзергә без татарлар, шуңа күрә бу фильм безне дә мыскыл итә. Мин үземне татар дип йөрим, ә чынлыкта исә мин татар түгел. Без бу җирләрдә Батый хан басып алганчы ук яшәгән җирле халык, Болгар дәүләтендә яшәгән кешеләр нәселеннән. Безгә Батый хан туган түгел, ул монгол нәселеннән. Монголлар, Урта Азиядән халыкны җыйнап, бик күп җирләрне басып алган. Урыслар монголлар кул астындагы бөтен төрки халыкны да татар дип йөрткән. Вакыт узу белән, монголлар империясе көчсезләнгән. Шул вакытта урыслар бу империянең җирләрен басып ала башлаган. Иң беренче безнең җирләр басып алынган. Басып алуларны аклау өчен, безгә татар исеме такканнар. Хәзер дә урыслар безне Урта Азиядән килгән татарлар дип йөртә бит. Урта Азиядә татар дәүләте юк, булмаган да. Ул чагында кайдан күчеп килгән соң безнең халык? Беркайдан да күчеп килмәгән, без – җирле халык. Урта гасырда басып алулар бик күп булган. Мисал өчен, римлылар бик зур территорияләрне үзләренеке иткәннәр. Тик алар басып алган җирләрдә бернинди дә римлылар дәүләте юк, чөнки басып алучыларның үз дәүләтләре бар. Ул – Италия!
Татар сүзе – безгә тагылган кушамат. Моның турында академик Әбрар Кәримуллин бик җентекләп, һәр кешегә аңлашылырлык итеп язган. Теләгән кеше «Татарлар. Исемебез һәм җисемебез», «Язмыш, язмыш…», «Тел – милләтнең сакчысы» китапларыннан укып белә ала. Бу турыда Г.Хәлилнең «Мы – болгары, а не татары», Ф.Нуртдиновның «Булгарский вопрос», А.Халиковның «Кем без: болгармы, татармы?» дигән китаплары да бар.
Татар сүзенең кушамат кына булуын дәлилләү өчен, Ә.Кәримуллинның «Татарлар. Исемебез һәм җисемебез» китабыннан берничә өзек китерәм.
«Финляндиядә яшәүче татарлар да, финнар да үзләрен «татар» дип атамый, ә «Казан төрекләре» дип күрсәтә. Финляндия татарлары үзләренең татар түгеллеген аңлатып, фин телендә берничә тапкыр «Казан төрекләре кемнәр?» дигән китапны бастырып чыгарды, аны швед һәм инглиз телләренә тәрҗемә иттеләр. Финляндиядә «татар» дип чегән халкын атыйлар».
«Революциядән соң күп кенә «татар» халыклары, колониаль сәясәт тарафыннан тагылган кушаматларыннан аерылып, башта үзатама сыйфатында «төрки» этнонимына күчәләр, ә аннары үзләрен башка тугандаш төрки халыклардан аерып таныту өчен «азәрбайҗан», «үзбәк», «казакъ» һ.б. кебек асыл үзатамаларына кайталар».
Тагын бер цитата китерәм. «Халыкның үзен монголлардан аерганы, үзен һәм башка төркиләрне монгол-татарлар белән бутамавы турында сөйләүче фактларны без халык иҗатында да очратабыз. Хәзерге заман татарларының мәкаль һәм әйтемнәрендә халыкның монголларга, ягъни «татарларга» мөнәсәбәте бик ачык чагыла. «Татар анасын сатар», «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә», «Татар атка менсә, атасын танымас», «Татар акылы төштән соң», «Татар ашар да чабар», «Татар барда хәтәр бар» һ.б. мәкальләрне генә искә төшерик. Кайсы гына халык үзе турында шундый «абруйлы» сыйфатлар уйлап чыгарыр иде икән? Халык хәтерендә сакланып калган бу бәяләр болгарларның «татар»га, бу исемгә мөнәсәбәте турында теләсә нинди фәнни трактатлардан да ачыграк, икеләнергә урын калдырмыйча сөйли.
Тик без болгарга күчә алмабыз шул. Ник дигәндә, безнең милләттә бернинди дә алга китеш юк. Латин графикасына күчә алмадык, һәрвакыт татарча гына күрсәтә торган телеканалыбыз юк, милли университетлар телдә генә, Конституциябез дә урыс телендә генә, кесәбездә 4 тәреле паспорт.
Фәрит Мөхәммәтшин «Булдырабыз» ди дә, бер дә булдырмый: Дәүләт Советында урысча «сиптерә» генә, бу бит безне – татарларны, хөрмәт итмәү. Урысларның безгә кирәксез законнарына каршы бер дә Европа судына мөрәҗәгать иткәнен белмим. Андый законнарының берничәсе: 309нчы маддә, безнең Конституцияне бетерүче законнар, Русия Федерациясендә урыс алфавиты нигезендә генә алфавит куллану (шуңа да бездә латин графикасын кертмәделәр), сайлауларда «Против всех» графасын бетерү (ә безнең илдә бу бик кирәк әйбер иде)…
Русия Федерациясендә Президент итеп В.Путинны сайладылар. Мин кайчагында халыкка шаклар катам! Безгә 4 тәреле паспорт тоттырган Путинга, татарлар, урыслардан да уздырыбрак, күбрәк тавыш биргән. Күпләр сайлауларны дөрес тә түгел ди. Тик коммунистлар сайлау процессын бик җентекләп тикшереп тора бит.
Шәймиев исә тырыша-тырыша Зөя кирмәнен төзи. Бу хакта Туфан Миңнуллин 26нчы апрельдә, Дәүләт Советындагы чыгышында:
– Безнең мәдәнияткә кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады. Болгар каласын, Зөя кирмәнен торгызу турында сөйлибез. Ярый, Болгар Болгар инде ул. Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Ул нинди изге урын булсын? Бу мәдәниятебезнеңдәрәҗәсен күрсәтә торган мисал: кеше җирен яулап алу өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый! – диде.
Чыннан да, мондый эшне татар кешесенең оештыруы безнең халыкны тагын да хурлый. Болай итеп без болгарга әйләнгәнче, анасын саткан татарга әйләнмәбезме икән?
Ф.АБЗАЛ.
Яр Чаллы шәһәре.
Кем без: болгармы, татармы? ,

Комментарии