Кем ул милләтче?

Кем ул милләтче?

Соңгы елларда милләтебезнең чәчәк атуы, үз дәүләтчелегебезне булдыру өчен көрәшеп йөргән билгеле шәхесләр әкренләп көн сулышыннан төшеп кала бирәләр. Күрәсең, Мәскәүдән Татарстан җитәкчелегендәге аерым шәхесләргә карата күрсәтмә яисә боерык килә. Президент киңәшчесе булып, татар милләтенең язмышына битараф булмаучы һәм аның киләчәге турында төпле фикер йөртүче Рафаэль Сибгатовны вазифаларыннан бушаттылар. Бәлки, Минтимер Шәймиевкә күп акыл биргәне ошап җитмәгәндер Мәскәүгә.
Президентның вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов та, яңа Президент сайлангач, үз урынын бушатты. Назыйф Мөҗәһидан улы милләтебез үсүенә һәм чәчәк атуына күп көч куйды шул, кемнәргәдер ошамаган, күрәсең. Күп еллар элек Назыйф Мириханов нәсел шәҗәрәсен төзергә уйлый. Озак еллар тарихи документларны татарчага тәрҗемә итү турында хыяллана. 1999 елда аның «Род», «Нәсел» исемле чикләнгән күләмдәге китабы чыкты.
Әлеге кулъязманың нигезендә фәнни даирәләрдә билгеле булган нугай бәге Гирәйт би (XV гасыр) нәселе аның тугыз улында дәвам иткән, Ык бассейнындагы Урал итәге татарларының этник һәм мәдәни формалашуына сизелерлек өлеш керткән Пугачев гаскәренең легендар полковнигы Нугайбәк Хәсәновка (1736-1802) кадәрге шәҗәрә ята.
Назыйф Мөҗәһидан улы чыгышы буенча минем дә туган авылым булган Урсайдан. Бу шәҗәрә нигезендә «Нугайбәкләр нәселе» исеме астында дүрт китап яздым (Ардинат Нугайбәков – «Елховнефть» җитәкчесе, Гыймад Нугайбәков – лингвист-галим, тәрҗемәче, Инсаф Солтанов – Азнакай идарә итү компаниясенең генераль директоры, Дамир Гыйләҗев исә Азнакай районы һәм шәһәре мәгариф бүлеге җитәкчесе – алар барысы да Нугайбәкләр нәселеннән).
Ата-баба турында белү мәдәниятлелекне күрсәтә. Бер-берсе белән танышканда, кешеләр иң элек аларның нинди нәселдән икәнен сорашып белә.
Назыйфның татар халкының бердәмлегенә һәм бөтенлегенә кагылышлы аңлатмаларын карыйк. Аның фикеренчә, федераль үзәк белән милли җәмгыятьләр арасындагы каршылыклар «безнекеләр» яисә «безнеке түгелләр» булганнан түгел, ә, бәлки, федераль үзәк белән милли-мәдәни җәмгыятьләрнең максатлары төрле булганнан килеп туа. Федераль түрәләрнең күбесе өчен милли мәсьәләнең торышы теге яки бу төбәктә яисә тулаем илдә этносәяси низаглар булу-булмау белән бәяләнә. Әгәр илдә милли җирлектә берләшмәләр булмаса, димәк, барысы да яхшы һәм милли мәсьәлә хәл ителгән. Ә милли-мәдәни җәмгыятьләрне бу нәрсә генә борчымый. Чөнки тулаем Русиядә милләтара капма-каршы тору юк. Татар җәмгыятьчелеген ассимиляция, үзенең юкка чыгу куркынычы борчый. Без сакланып калырга телибез. Татар халкының максаты әнә шул. Моның өчен, барысыннан да элек татар халкының бөтенлеген сакларга кирәк. Халыкны саклауның икенче юнәлеше – аның телен саклау. Милли мәгарифкә һәм икътисадый һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә төрки-татар телен куллануга кагылышлы күпләгән проблемалар шуның белән бәйле. Илдә этно-икътисадый программа эшләнергә тиеш.
Н.Мириханов характерындагы бик тә әһәмиятле һәм ачык сыйфат – аның татар этносының милли мәнфәгатьләрен яклау, үз халкына хезмәт итү сәясәте. Хәзер бер милли идея мәсьәләсен карыйк. «Национальная идея РФ «Концепция государственной национальной политики России – основная ее задача – «формирование единого многонационального общества» при консолидирующей роли русского народа». Бу проектта ачыктан-ачык: рус милләте канаты астында башка милләтләр (рус телле) берләшергә тиеш булып чыга, ягъни советлар чорындагы шикелле, бердәм совет халкы (бу урында рус халкы) булып чыга. Күпсанлы интервьюларның берсендә Н.М.Мириханов: «Бүген Русия Федерациясендә дәүләт милли сәяси концепциясе юк», – ди. Бу исә татар мәсьәләсе дип аталган күп күренешләрдә бик тә ачык күренә. Мисалга паспортта милләтне язмау, Татарстанның латин графикасына күчә алмавы, уку-укыту программаларыннан милли-җирле компонентны кысрыклап чыгару, Русиянең бердәм уку-укыту стандартын кертү, БДИны бары тик русча гына тапшыруны китерергә була…
Гади авыл малае Назыйф югары дәрәҗәле идарәче, дәүләт масштабындагы бурычларны хәл итәргә сәләтле, М.Шәймиев командасы әгъзасы булып үсте. 2002 елда Назыйф Мириханов докторлык диссертациясе яклый. Монда да халык, барыннан да элек эзләнүче-тикшерүче эшендә аның халкы чагыла. Татар халкының язмышы турындагы уйлар аңны кузгата, җанны тынычсызландыра. үзләренең тамырын оныткан татар балалары, үз халкыннан, нәсел-нәсәбеннән аерылган этник ассимиляция борчый аны.
Гасырлар эчендә югалып калган, Европа аңында Чыңгыз ханга буйсынган «Тартария»нең иге-чиге булмаган кыргый киңлекләрдә, татар-монгол яуларына бәйле ниндидер томанлы күренешләрдә генә чагылыш тапкан бит татар тарихы. Шуңа күрә, мескен рустан калган: «незваный гость – хуже татарина», «яисә татар барда – хәтәр бар» дигән ярлык ябыштырганнар үзенә. Тар фикер йөртүче тарих белгечләре, этнографлар, узгынчы журналистлар гына республика турында, анда да әле, күбесенчә Казан һәм Мәскәү арасындагы сәяси мөнәсәбәтләр кискенләшкән чагында гына, язганнар һәм хәзер дә шулай итәләр.
Казан суверенлык алгач (татарның башка шәһәрләрен, җирләрен белмиләр иде), Европа сәясәтчеләре, бердәм кызыксынып, башкалабызны картадан эзли башлады. Казан белән Казахстанны бутаучылар күп иде. Алар фикеренчә, ул кайдадыр Урта Азиядә, әллә соң Монголия янәшәсендә булырга тиеш иде. Шулай ук, милли мөнәсәбәтләр буенча кайбер белгечләр Татарстанда котылгысыз рәвештә милләтара сугышлар юлына илтүче сәяси каршылыклар турында күрәзәлек итәргә кереште. Казан – исламның көньяктагы Мәккәсе, ләбаса. Ул православие динен тотучылар белән чолгап алынган, димәк, каршылыклар котылгысыз.
Татарстанда һаман да «цивилизацияләр бәрелеше» ап-ачык күренеп тора, дип уйлыйлар. Ләкин аларның уй-фикерләре тормышка ашмады, киресенчә килеп чыкты. Халкыбызның хәтерен яңартып, тиңе булмаган Кол Шәриф мәчетенең ярымайлары милләттәшләребезгә иман нуры сибә. Изге Болгар иле торгызылды, шуның белән бергә, Казан ханлыгын бастыруда терәк-крепость булган Зөя утравында корылмалар, чиркәүләр яңартылды.
Казан ханнарының кабер ташлары белән төзелгән булса да, Кремльдәге Благовещенск соборы, тарихи истәлек буларак, православие динендәгеләренә кире кайтарылды. Изге гыйбадәтханәләр ачуны ике дин арасындагы каршылыкларны бетерүгә юл икәнен аңларга була.
Казанның 1000 еллык юбилеен тантаналы билгеләп үтү бөтендөньяга ишетелде. Җир шарының бик күп почмакларыннан кунаклар килде. «Татарстан моделе» башка каршылыклы регионнар өчен дә үрнәк өлгегә әверелде. Эчке сәясәттә булып, Русия белән мөнәсәбәтләрдә булсак, Татарстанның, һичшиксез, уңышлары бар. Ул үзенең тыныч шартларда үсәргә тырышуы белән тарихка керде.
Безнең Русиядә милләтчелектә гаепләү бик ансат. Әгәр дә син үз милләтеңнең, халкыңның мәнфәгатьләрен яклап язасың яисә сөйлисең икән, син – «». Тарих таягының да ике башы бар бит. Уңышлар белән бергә, 90нчы еллар башындагы яулап алынган мөмкинлекләрне, ирекләрне югалттык бит, җәмәгать. Милли хәрәкәт, милли үзаң дигән төшенчәләр юкка чыгып бара.
1552 елда Казан ханлыгы яулап алынган булса, без ирекле рәвештә Русиягә кердек: Татарстанның яңа Конституциясе нигезендә, «Русия Федерациясенең тулы хокуклы субъекты»на әверелдек. РФ белән ТР арасында вәкаләтләрне бүлешү нигезендә, Татарстан Русиянең бер генә законын да читләтеп үтә алмый. «Суверенлык» сүзе төшеп калды. Хәзер безнең җитәкчеләр һәм депутатлар «дәүләт» сүзе калганга сөенеп туя алмый. Ике бүре башы бер казанга сыя алмый, дигән гыйбарәдән чыгып, Татарстан Президенты дигән вәкаләт тә бетереләчәк, кем ничек исем бирер тагын?..
Дәүләт органнары прокуратура, суд, милиция, мәгариф, таможня, салым һәм башкалар, шулай ук, Татарстанда җыелган барлык салымнарның 80%ы – Русия карамагында. Русиянең бөтен семинарлары, конференцияләре, симпозиумнары Татарстанда уза. Хәтта Казанны Русиянең өченче башкаласы, дип тә атыйлар.
Дәүләт оешмаларында, учреждениеләрдә татарча язылган документларны кабул итмиләр, кире борып чыгаралар. Казан, рус шәһәре буларак, элеккеге чиркәүләрне тергезеп, сөенә-сөенә чаң кага. Татар архитектура истәлекләрен җимереп, евробиналар калкып чыга.
Телевидениедәге Татарстан каналының эмблемасын – тюльпан чәчәген дә «өзеп» ташладылар. Аның урынына Русия әләме пәйда булды.
Дөньяда мондый уникаль күренеш, ягъни үзе яшәгән дәүләтнең телен белмәү – бары тик Татарстан җирендә генәдер, шәһәрләрдә яшәүче татарларның 80%ы татарча белми яисә белмәгәнгә сабыша. Җыелышларда, семинарларда, очрашуларда татарча сөйли башласаң, милләтчелектә гаепләп, лаф оралар.
Татар халкын инкыйраздан ничек коткару хакында уйлаганда исә, беренче чиратта, мәгариф системасының милли үзенчәлеген саклап калу зарури. Ул булмаса, милләт юкка чыгасын төшендереп торуның кирәге юк.
Милләт өчен янып-көеп йөргән, аның киләчәге өчен армый-талмый көрәш алып барган һәм үзеннән зур өлеш керткән шәхесне, чыннан да, милләтче дияргә була. «Русская зима», «русский чай», «русская баня», «русская җенщина», «Россия – это русская страна» дип йөрүчеләрне дә милләтчелектә гаепләргә, һичшиксез, була. Барлык милләтләр һәм кешеләр дөньяга тигез, ирекле итеп яратылган, хокуклары да бер үк. Әгәр кеше үзен башка милләт кешеләреннән өстен куя икән, чыннан да, ул – «милләтче», шовинист. Русиядә алар җитәрлек…
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии